Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Логопедия / Другие методич. материалы / Ата-аналар җыелышында чыгыш:"Артикуляцион гимнастика- нәрсә ул?"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Логопедия

Ата-аналар җыелышында чыгыш:"Артикуляцион гимнастика- нәрсә ул?"

библиотека
материалов





















Ата-аналар җыелышында чыгыш

Тема: “Артикуляция гимнастикасы – нәрсә ул?”



























Укытучы-логопед:

Шарафутдинова Л.Д























Тема: Артикуляция гимнастикасы – нәрсә ул?

Артикуляция гимнастикасы сөйләмдә авазның катлаулы хәрәкәт күнекмәсе әйтелеше ул.

Бала тел, ирен, казналык ярдәмендә күптөрле артикуль-мимик хәрәкәтләр башкара. Тел белән ясаган хәрәкәтләр баланың сөйләм үсешендә беренче баскыч булып тора: алар сөйләм органнары өчен гимнастика ролен үтиләр. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, көче һәм дифференциялелеге балада акрынлап үсеш ала. Артикуляция ясау өчен сыгылмалы хәрәкәтчән сөйләм органнары – тел, ирен, аңкау булу шарт.

Артикуляция күптөрле мускулларның эшчәнлегенә бәйле. Тавыш ясалу процессы сулыш органнары :йоткылык, трахея, бронхлар, үпкә, диафрагма, кабырга ара мускуллар катнашында башкарыла. Махсус логопедия гимнастикасы турында сөйләгәндә, күптөрле мускулларның йөз, авыз куышлыгы, кулбашы, күкрәк читлеге мускулларының катнашы турында истән чыгармаска кирәк. Сөйләм авазларының формалашуы нигезендә артикуляция гимнастикасы тора. Артикуляция аппараты органнарның хәрәкәтчәнлеген тәэмин итә торган күнегүләр, сүзләрне дөрес әйтү өчен иреннәрнең, телнең, йомшак аңкауның торышын көйли, төрле группа авазларны күпләп тә, берәмләп тә әйтергә мөмкинлек бирә.



 Артикуляция гимнастикасының максаты - авазларны дөрес әйтү өчен артикуляция аппараты органнарының аерым бер торышының тулы кыйммәткә ия булган хәрәкәтен тәэмин итү.

 

Артикуляция гимнастикасы күнегүләре

үткәрү өчен нәрсәләр белергә кирәк?

  • Балаларда барлыкка килгән артикуляция гимнастикасы күнекмәләре тагын да ныгысын өчен күнегүләрне көн саен үткәрергә кирәк. Иң яхшысы көнгә 3-4 тапкыр, 3-4 минуттан. Балаларга бер вакыт эчендә 2-3 күнегү эшләргә тәкъдим итмәскә.

  • Һәр күнегү 5-7 тапкыр ясала.

  • Статик күнегүләр 10-15 секунд дәвамында эшләнә (артикуляция позасын бер хәлдә үзгәртмичә тотып тору).

  • Артикуляция гимнастикасына күнегүләр сайлаганда, гади күнегүләрдән катлаулы күнегүләргә бару эзлеклелеген истән чыгармаска кирәк. Күнегүләр эмоциональ һәм уен формасында алып барыла.

  • 2-3 эшләнгән күнегүнең бары берсе генә яңа булса, икенчесе һәм өченчесе кабатлау һәм ныгыту өчен бирелә. Әгәр бала нинди дә булса күнегүне бик үк яхшы башкара алмаса, яңа күнегүләр өстәмичә, алдан өйрәнелгән материалны кабатлау яхшырак. Аны ныгыту өчен яңа уен алымнары уйлап табу отышлы була.

  • Артикуляция гимнастикасы утырган хәлдә эшләнелә, чөнки бу халәттә баланың аркасы туры, гәүдәсе киеренке түгел, кул-аяклар тыныч хәлдә.

  • Эшли торган күнегүләрен үзлегеннән игътибарда тоту өчен, бала зурларның да, үзенең дә йөзен яхшы күрергә тиеш. Ә аның өчен көзге булу шарт. Гимнастика иреннәр өчен күнегүләрдән башлана.

 







Артикуляция гимнастикасын

үткәрүне оештыру.

1 Күнегү уен алымнары аша эшләнә.

2. Өлкәннәр күнегүне эшләп күрсәтә.

3. Бала күнегүне эшли, өлкәннәр аны күз уңында тота.

Артикуляция гимнастикасын алып баручы кеше бала тарафыннан эшләнгән хәрәкәтләрнең сыйфатын: төгәллеген, салмаклыгын, башкаруның темпын, тотрыклылыгын, бер хәрәкәттән икенчесенә күчүен күзәтергә тиеш. Артикуляция күнегүләре симметрияле алып барылырга тиеш. Йөзнең уң ягына үткәрелгән күнегү эзлекле рәвештә сул як йөзгә дә эшләнелә.

4. Әгәр бала нинди дә булса күнегүне булдыра алмаса, аңа шпатель, махсус зонд яки башына мамык тутырылган соски белән ярдәм ителә.

5. Бала телнең дөрес торышын тапсын өчен, әйтик, өске иренне яласын өчен варенье буяп юнәлеш бирергә була. Күнегүләрне эшләтүгә иҗади якын килергә кирәк.

Күнегүләрнең башында балаларның артикуляция аппараты әгъзаларында киеренкелек сизелә. Алга таба киеренкелек югала, хәрәкәтләр иркен һәм координацияләнгән була башлый.

6. Балага “Тел хәзер ни эшли? Ә иреннәр? Тел хәзер кайда, өстәме әллә астамы?” – дигән сораулар белән юнәлеш бирергә кирәк.

7. Һәр баланың күнегү үзләштерүдә үз темпы, үз мускул әзерлеге. Әгәр дә күнегүләр эшләүдә кыенлыклар туса, баланы ашыктырмагыз, ачуланмагыз.

Артикуляция моторикасын үстерү системасы күнегүләре статик күнегүләр белән бер рәттән сөйләм хәрәкәтләренең динамик координацияне үстерү юнәлешен дә үз эченә ала.

 

Артикуляция гимнастикасы күнегүләре:

1. “Су үгезе” (Бегемот)

 Авызны тыныч кына зур итеп ачарга һәм ябарга. Күнегүне 4-5 тапкыр кабатлыйбыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


2. “Елмаю”

Кысылган тешләр күренерлек итеп ирен почмакларын җәябез. Иреннәрне янә үз хәленә кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә мөмкинлек бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

3. “Фил борыны” (Хобот)

Үбәргә теләгән кебек иреннәрне алга торба итеп сузабыз, шул рәвешле 4-5 секунд тотабыз. Иреннәрне кире тыныч торышка кайтарабыз. Балага хәл алырга һәм ял итәргә вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

4. “Әрлән баласы”

Балага авызны япкан килеш яңакларны кабартырга тәкъдим ителә. Шул рәвешле 4-5 секунд тотканнан соң һавасын чыгара. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

5. “Көрәк”

Авызны киң итеп ачарга. Йомшак һәм тыныч телне аскы иренгә куябыз. 3-4 секунд тоткарлагач, телне кире алабыз. Балага хәл җыярга һәм ял итәргә вакыт бирәбез. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

6. “Песи баласы сөт ялый”

Авызны киң итеп ачабыз, песи баласы сөт эчкән кебек телнең киң өлешен 4-5 тапкыр өскә хәрәкәт иттерәбез. Телне эчкә алабыз, авызны ябабыз. Авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне янәдән кабатлыйбыз.


 

7. “Касә”

Авызны киң итеп ачабыз, киң телне аскы иренгә куябыз, телне касә сыман итеп өскә каратып бөгәбез һәм салмак кына өске тешләргә күтәрәбез. Алга таба балага телне төшерергә, авызны ябарга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.


 

8. “Таган”

Авызны киң итеп ачабыз, аскы иренгә тыныч, йомшак телне куябыз, өске иренгә күчерәбез. Шулай итеп 6-8 тапкыр кабатлыйбыз. Алга таба телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял итәргә, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

9. “Инә”

Авызны киң итеп ачабыз, тар телне күтәреп алга таба сузабыз. Бу халәттә 4-5 секунд вакыт үтә. Телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял һәм хәл алу өчен вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

10. “Маятник”

Авызны ачабыз, иреннәрне елмаюга сузабыз, киеренке телне алга таба сузып, очын иреннәрнең йә бер, йә икенче почмагына тидерәбез. Телнең аскы иренгә тиеп түгел, ә һавада хәрәкәт итүен күзәтәбез. Аскы казналык селкенергә тиеш түгел. Балага ял һәм хәл алу өчен вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

11. “Тәмле”

Авызны зур итеп ачабыз, телнең очы белән өске ирендә сулга уңга хәрәкәт итәбез. Шул ук вакытта аскы казналыкның урынында калуын да күзәтәбез. 6-8 тапкыр эшлибез. Телне авыз эченә алабыз, авызны ябабыз. Балага ял һәм хәл алу өчен вакыт бирәбез, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.


 

12. “Күперчек”

Авызны ачабыз, телне бөгеп очын аскы тешләрнең эчке өлешенә терибез. Шул халәттә 4-5 секунд тотып торабыз. Тешләрне акрын гына якынайтабыз, кысабыз һәм авызны ябабыз. “Күперчек” ябык авыз эчендә кала. Алга таба балага телне турайтырга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.



5



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.01.2016
Раздел Логопедия
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров168
Номер материала ДВ-390077
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх