Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалы2 нче класслар өчен диктант текстлары

2 нче класслар өчен диктант текстлары

Скачать материал

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Иске Киязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 

 

 

 

       2 нче класс укучылары өчен язма эш    текстлары.

 

 

 

2 нче класс укучылары өчен язма эш текстлары.

1. “Сузык авазлар “ темасы буенча ирекле диктант

Әби кеше һәм онык

   Бер әбинең оныгы булган.Кечкенә кызчык йоклаган да йоклаган.Әбисе бөтен эшне үзе эшләгән.Ул икмәк пешергән,  өй җыештырган, юган, теккән.        Соңыннан әбисе картайган.Инде хәзер әбисе йоклаган да йоклаган. Аның оныгы үсеп җиткән. Хәзер бөтен эшне әбинең оныгы эшләгән. (Лев Толстой буенча) 

 

2. “Тартык авазлар “темасы буенча контроль диктант.

Керпе

     Тышта октябрь ае.Җиргә яфрак түшәлә.Әнә керпе яфракта тәгәри, энәләре белән   яфрак җыя. Аннары, кечкенә бүрек хәтле булып, оясына йөгерә.Шулай оясын  җылыта  ул.Керпе тиздән йокыга талыр.  (30 сүз)

Бирем.

1.     Яфрак, түшәлә, оясына сүзләрен юлдан-юлга күчерү өчен бүлеп яз.

2.     Соңгы җөмләдәге сүзләрдә тартык аваз хәрефләре астына сызарга.

 

 

3. “Авазлар һәм хәрефләр” темасы буенча контроль күчереп язу.

Файдалы азык

    Яшелчә – кеше өчен файдалы азык.Ул витаминнарга бай.Кем яшелчәне күбрәк  ашый, ул сәламәт һәм таза булып үсә.Яшелчә ашаган кешенең тешләре бозылмый. Яшелчәләрне, ашар алдыннан яхшылап юарга кирәк.     (30 сүз)

4.” Сузык һәм тартык”авазлар темасы буенча контроль диктант.

Көз

      Әле генә ямьле җәй иде. Кошлар җыры гөрли иде. Бөдрә  каеннар җилфердәп тора иде. Хәзер дөнья тынып калды. Көз килде. Ул каен яфракларын сары буяуга манып китте. Җил  яфракларны җиргә койды. Каен ялангач калды. Кошлар ерак илләргә китеп баралар. (40сүз.)

Грамматик бирем.

1.Тексттан юлдан-юлга күчереп булмый торган  ике иҗекле ике сүз табып языгыз.

2. 2нче җөмләдә тартык аваз хәрефләренә сызарга.

                          

5.  “Кушымчалар “темасы буенча искәртмәле диктант.

Агачлар

   Менә урманга барып керәсең.Кулың белән агачларны сыйпап куясың. Иске дусларның аркаларыннан чәбәкләгән кебек итәсең. Агачларның кәүсәсе җылы була.Алар чак кына чайкалып торалар. Сулыш алган кебек булалар. Агач башлары назлы һәм шомлы итеп шаулый. Яшел телле яфраклар серләшә.Агачлар белән бергә булу күңелле.

 

 

6."Предметны белдергән сүзләр” темасы буенча искәртмәле диктант.

Куян көндәлеге

     Кышын куяннар көндәлек яза.Кайларда булуын, ни эшләвен, кай җиргә китеп баруын аяклары белән кар өстенә яза ул. Укы, тәрҗемә итә бир: кар өсте куян язулары белән бизәлгән. Менә юл буена язганнар. Аннан куянның юл кырыена утырганын аңлыйбыз.

     Бирем.Кушымча ялганмаган, предметны белдергән сүзләр астына бер сызык сызарга.

7.Баш хәреф белән языла торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант.   

Зөя елгасы.

     Тәтеш – Идел буендагы шәһәр. Хафиз абый Зөядә туып-үскән, хәзер  ул Тәтештә укый. Ул Идел буеннан Зөяне сагынып кайта.

    Хафиз абыйның балалары Зөяне бик ярата. Җәй көне Рәдиф белән Ләйсән Зөя буена баралар. Алар елгада балык тоталар, су коеналар. (38 сүз.).        

 

Бирем:  3 сүз өстәп  язарга:

Шәһәр исемнәре:

 Елга исемнәре:

 Кеше исемнәре  :   

Авыл исемнәре:

 

8. “Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр” темасы буенча контроль диктант.    

                                                 Авыл өе.

     Менә мин авылның бер  өендә утырам кебек.Өстәлдә  зур самовар шаулап тора кебек.Яңа гына мичтән чыккан бодай икмәгенең тәмле исе бөтен өйгә таралган.Тышта җәйге караңгы төн. Ачык тәрәзәдән тыныч кына урман шаулавы ишетелә.Елга ягыннан салкынча-дымсу җил исеп куя.

 

9. “ Билгене белдерә торган сүзләр “темасы буенча контроль диктант.

Кар ява.

     Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар. Зәп-зәңгәр күк йөзен тоташ болыт каплап ала. Аның болыты да юньләп күренми. Ә кар төшә дә төшә. Әйдә күбрәк яусын ул. Ашлыклар мул булып үсәр.       (37 сүз.) (Абдулла Әхмәт)

Грамматик бирем.

1.Билгене белдергән сүзләр астына дулкынлы сызык сызарга.

 

 

10. “Җөмлә “темасы буенча контроль күчереп язу.

Балыкчылар.

    Өч малай елгага балык тотарга китте. Алар кармакларын суга ташладылар. Балык чиртүен көтә башладылар. Менә Мансурның калкавычы су астына чумды. Ул чабакны тартып чыгарды. Сабир бер алабуганы       яр читенә алып ташлады. Вәлигә генә балык капмады. (36 сүз.)

Бирем:

1. Эшне белдергән сүзләрне табып, астына ике сызык сызарга.

2. Предметны белдергән сүзләрне табып, астына бер сызык сызарга.

 

 

 

11. “Сүз” темасы буенча контроль диктант.

 

Тынычлык

     Бу сүз һәркем өчен кадерле һәм якын. Тынычлык булганда гына, кешеләр рәхәтләнеп эшлиләр. Тынычлык булганда гына, кешеләр бәхетле яшиләр.

 Илебез тынычлык өчен көрәшә. Без матур яшәсен өчен бабаларыбыз сугыш кырында һаләк булган. Безгә сугыш кирәкми! (36 сүз)

Грамматик бирем

1.Тексттан предмет исемен белдергән 5 сүз язарга.

2.Соңгы җөмләдәге сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен иҗеккә бүлеп язарга.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "2 нче класслар өчен диктант текстлары"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист-аналитик

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 234 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.11.2016 6528
    • DOCX 164.1 кбайт
    • 194 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10808
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 152 человека из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 223 человека

Курс повышения квалификации

Теория, методика и практика обучения младших школьников основам шахматной игры в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 188 человек

Курс повышения квалификации

Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе школьного образования в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 532 человека

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 58 регионов
  • Этот курс уже прошли 42 человека

Мини-курс

Экономика и управление

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Рациональность и творчество в педагогике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе