Инфоурок Начальные классы Конспекты3нче сыныйфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

3нче сыныйфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Скачать материал

ТемаР.Хафизованың “Песнәк” хикәясе

Максат:

- кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү һәм сөйләмнәрен үстерү, кыска җөмләләр төзи белү, балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү;

- къ авазын әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү, образлы фикерләү күнекмәләре булдыру һәм хәтерләрен камилләштерү, теманы үзләре ачуга ирешү; 

- әхлак тәрбиясе бирү; балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Җиһазлау: ручка, карандаш, презентация, компьютер, проектор, экран, язучының портреты,  тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат, тест;

Предметара бәйләнеш. Татар теле, табигать белеме, рус теле, уку.

 

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы.

а) - Хәерле көн, укучылар, яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз.

Матур үтсен көнебез,

Көләч булсын йөзебез.

Дөрес матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

- Укучылар, бүген без дәрестә сәнгатьле итеп укырга, авазларны дөрес әйтергә тырышырбыз, сүзлек байлыгын үстерү һәм сөйләм телен үстерү өстендә эшләрбез. Сез бүген тәнкыйтьче (критик) дә, тәрҗемәче дә, тыңлаучы да, сорау бирүче дә булырсыз.

 

ә) Фонетик зарядка. Тизәйткеч. (Кара карга кардан бара канатларын кага-кага.)

 

1 слайд. Теләкләр.

б) – Экрандагы теләкләрне кычкырып укыгыз.

- Бүгенге дәрестә кыюрак бул!

- Белемеңне күрсәтүдән курыкма!

- Башкаларга булышырга әзер бул!

- Игътибарлы булырга онытма!

- Урыннан кычкырмаска!

 

II. Актуальләштерү.

2        слайд. Кыш рәсеме.

1)      “Баскыч” уены. Хәзер нинди ел фасылы? Кыш билгеләрен искә төшерәбез. (Бер укучы

чыга һәм кыш билгесен атый. Икенче укучы чыгып беренче укучының җөмләсен кабатлый һәм беренче укучының алдына басып башка кыш билгесен атый. Соңгы укучы барсының җөмләләрен дә кабатлый.)

 

2) Өй эшен тикшерү.

- Без узган дәрестә күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белдек. Әйдәгез аларны искә төшереп үтик. (Балалар бер-бер артлы проект эшләрен ятлыйлар һәм кышлаучы кошларны бер якка, күчмә кошларны икенче якка элә баралар.)

 

3 слайд. Кызыл китап турында.

 

III. Яңа тема аңлату.

- Без бүген тагын бер кош турында сөйләшербез. Нинди кош икәнен белү өчен сез бирелгән хәрефләрдән аны үзегез җыегыз.

 

4 слайд. Песнәк.

1. - Без бүген Роза Хафизованың “Песнәк” хикәясе белән танышабыз.

5 слайд. Автор турында мәгълүмат. (Роза Хафизова (1929-2005)

6 слайд. Сүзлек.

2. Яңа сүзләр белән танышу һәм аларны сүзлек дәфтәрләренә яздыру.

томшык - клюв

түш - грудь

акация - сәрви

яңак – щека

 

7 слайд. Дөрес укы.

3. Түшләре, түбәтәй, тезгән, төймәдәй, Идрис, дусты, сәрви, валчыкларын.

 

4. Дәреслек белән эш.
- укытучы укуы;
- сүзләрне дөрес әйтү:
- эчтән уку;
- “чылбыр” буенча уку.


8 слайд. Физкультминутка. “Очты-очты” уены.


5. Сорауларга җавап бирү.
- Сезнеңчә, хикәянең төп геройлары кемнәр?  (Идрис белән песнәк.) 

- Бик дөрес. Идрис нинди малай? (Акыллы, ярдәмчел, тәрбияле, кошларны ярата.)

- Песнәк нинди? (Кечкенә, матур, сары түшле, чиста, түбәтәе бар, Идрисне ярата.)   

- Укучылар, кышын кошлар нәрсәдән һәлак була?
- Ә сез кошларга  ярдәм итәсезме? Ничек?

- Сез бу хикәяне ничек дәвам итәр идегез?


9 слайд. “Хатаны тап” уены.

6. 1). Идрисләрнең ян тәрәзә каршында шомырт агачы үсә.

    2). Чыпчык Идриснең ишек янына килүен көтеп кенә тора.

    3). Әнисе белән абыйсы эшкә киткәч, Идрис өйдә берүзе кала.

    4). Песнәк Илдусның тәрәзә янына килүен көтеп кенә тора.

 

10 слайд. Сүзләрне язып бетерәбез.

7. Песнәкнең түше..., койрыгы ... , яңаклары... , башына ... кигән кебек, күзләре... охшаган.
11 слайд. Җаваплар.

12 слайд. Парларда эш. Кошлар турында тест сораулары

1. Кышлаучы кошны табыгыз.         

а) песнәк

ә) сыерчык

б) торна

в) сандугач

2. Күчмә кошны табыгыз.

а) тукран

ә) сыерчык

б) саескан

в) күгәрчен

3. Кайсы кош карга чумып йоклый?

а) карабүрек

ә) тукран

б) көртлек

в) сандугач

4. Кайсы кош оясын балчыктан ясый?

а) карлыгач

ә) сыерчык

б) тургай

в) сандугач

5. Кайсы кошның түше сары?

а) күгәрчен

ә) сыерчык

б) песнәк

в) торна

6. Кайсы кош ауга төнлә чыга?

а) тукран

ә) чыпчык

б) ябалак

в) сыерчык

13 слайд. Тестның җаваплары.

 

«Дүртенчесе артык» уены.

1) карлыгач, кызылтүш, күгәрчен, песнәк

2) тургай, сандугач, сыерчык, чыпчык

 

VI. Рефлексив бәяләү этабы

1. - Әйтегез әле, сез, дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз? Дәрестә нәрсә яхшы килеп чыкты? Без бүген дәрестә нинди яңа  белем үзләштердек? (Роза Хафизова иҗаты турында өйрәндек, аның “Песнәк” хикәясе белән таныштык, кошлар - безнең дуслар икәнлеген, аларга ярдәм итәргә, кошларны сакларга кирәклеген белдек).

- Укучылар, сез,  барыгызда бик актив булдыгыз, дәрестә катнашып утырдыгыз. Сез барысын да булдырдыгыз!

 

2. Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую.

- Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Урман, кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур аһәңгә күмә. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

 

14 слайд. Өй эше.

1. Тексны укырга, 56 бит. Сорауларга җавап бирергә.

2. Иң ошаган өлешенә рәсем ясарга.

 

15 слайд. Үзбәя. Билгеләр куйдыру. Һәр укучы үзенә билге куя.

- Дәрес бетте. Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "3нче сыныйфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Старший рекрутер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Башлангыч сыйныф укучылары кошлар, җәнлекләр турында хикәяләр, шигырьләр укырга бик яраталар. Проект эшләрен дә бик теләп башкаралар. Мондый темалар алдыннан укучылар белән экскурсияләргә чыгабыз, табигатьне күзәтәбез, җимлекләр, оялар ясыйбыз. Әти-әниләр дә бик теләп булыша. Гомумән, бу темага төрле уеннар кертеп, дәресне кызыклы һәм файдалы уздырырга мөмкин.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 117 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.02.2018 452
    • DOCX 29.9 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Магинур Абрамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гараева Магинур Абрамовна
    Гараева Магинур Абрамовна
    • На сайте: 6 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2083
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 450 человек

Мини-курс

Работа с детьми с особыми образовательными потребностями

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 354 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 178 человек

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 85 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Архитектура мира: от Крита до Австралии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек