Инфоурок Дошкольное образование КонспектыИнтегрированное занятие "Татар халкының милли киемнәре"

Образовательная деятельность "Татар халкының милли киемнәре"

Скачать материал

 

 

Тема: Татар халкының милли киемнәре.

Максат: татар халкының милли киемнәре , гореф-гадәтләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтү; татар милли киемнәренең исемнәрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү; милли киемнәрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, алъяпкычка бизәкләрне зәвык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү.

Үстерешле бурычлар: балаларның сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычы: татар халкының милли киемнәренә, гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, нәфис-нәфасәти.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, танып белү.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, мактау,күрсәтү.

Җиһазлау: проектор,экран, татар милли киемнәре, алъяпкыч үрнәге,  

Эшчәнлек барышы:

1.Татар милли киемнәре турында сөйләү.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле нинди матур киемнәр кигән малай һәм кыз курчаклар.Алар кайсы халык киемендә  икән?

Балалар.Татар киемнәре кигәннәр.

Тәрбияче.Әйе, алар татар халык киеме кигәннәр.Безнең татар халкының үз милли киеме, гореф-гадәтләре бар.Бүген без шул турыда сөйләшеп үтәрбез.

(Ишек шакыйлар.Бүлмәгә татар киеме кигән кыз белән малай керәләр).

Тәрбияче: Карагыз әле  Рәзилә белән Раязны, татар милли киемнәре кигәннәр, үзләренә ничек килешеп тора.

 

Рәзилә:

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул

Татар кызы дисеннәр.

 

 

 

 

 

 

 

Раяз:

 Кәләпүшемне мин кидем

Көзге каршына килдем

Менә шундый була ул

Татар малае, дидем.

Тәрбияче:Менә татар халкы,татар малайлары һәм кызлары менә шулай киенеп йөргәннәр.Әйдәгез карап үтик әле, нинди киемнәр кигәннәр икән алар.

Балалар: алъяпкыч,калфак,күлмәк,читек,камзул,чалбар,түбәтәй.

Тәрбияче: Түбәтәй, калфак- алар нинди киемнәр?

Балалар: Баш киемнәре.

Тәрбияче: Ә читек?

Балалар: Аяк киеме.

Тәрбияче: Хәзер, балалар, татар киемнәрен экраннарда күрсәтеп үтәм(экранда слайдлар күрсәтелә).

Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәребездә төрле милләт халыклары яши.Алар: марилар, чувашлар,татарлар, руслар, башкортлар һ.б.халыклар.Алар үзара бик тату.Сез татар халкын милли киеменә карап аера аласыз.

Хәзер “Татар милли курчакларын тап” дигән дидактик уен уйнап алабыз.

2.Татар милли уены уйнау.

Тәрбияче: Без сезнең белән элекке әби-бабаларыбыз ничек киенеп йөргәннәрен белдек, ә хәзер аларның яратып уйнаган уеннарын да искә төшереп үтик.Ял да итеп алырбыз.

 “Түбәтәй” уенын уйнау (татар көе астында түбәтәйне бер-берсенә тапшыралар, кемдә түбәтәй кала, шул балага җәза бирелә )

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Әйт, кемдә тукталды.

Беренче балага җәза бирелә- эндәш  сөйли: 

Кояш, чык, чык,

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

 

 

 

 

Икенче балага җәза бирелә-шигырь сөйли:

Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы – гөлле чәчәк төшкән-

Бик ошады үземә.

 3.Татар халык бизәкләре белән алъяпкыч бизәү.

-Балалар, әйдәгез әле татар халкының милли киеме – алъяпкыч бизибез.

- Экранга карагыз әле, алъяпкычны бизәгәндә татар орнаментлары кулланырбыз: лалә, кыңгырау чәчәкләре һәм яфраклар.

-Сезнең каршыгызга  алъяпкыч үрнәкләре һәм татар бизәкләре  куелган.

Мин экранда эшләү тәртибен күрсәтәм, сез күрсәтелгән үрнәк буенча эшләрсез (экранда эш тәртибе күрсәтелә).

( Талгын гына музыка астында алъяпкыч бизәү.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар . Нинди матур алъяпкыч килеп чыкты.

  4.Йомгаклау

  Тәрбияче:  Балалар, бүген  без  сезнең  белән  нәрсә  турында   сөйләштек?

  Балалар:  Милли киемнәр турында сөйләштек, алъяпкыч бизәдек.

Тәрбияче:

Белегез сез борынгы әби-бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре  “Катнаш төрдәге 17 нче   “Аккош” балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

 

Татар халкының милли киемнәре

(уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль)

 

 

 

Тәрбиячеләр:  Мавлитова Э.Ф.

Фазлыева Л.Р.

Үткәрү вакыты: 25.03.16.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Азнакай, 2016 нчы ел

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Интегрированное занятие "Татар халкының милли киемнәре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по футболу

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 123 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.11.2016 1518
    • DOCX 64.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мавлитова Эльвира Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мавлитова Эльвира Фаритовна
    Мавлитова Эльвира Фаритовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16370
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация услуги по воспитанию детей в специальной (коррекционной) школе-интернате

Специалист в области воспитания

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 10 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека

Курс повышения квалификации

Организация образовательного процесса ребенка дошкольного возраста с особыми образовательными потребностями

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 341 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы организации безопасной среды в дошкольном образовании

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 41 человек

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Профессиональное развитие бизнеса: стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Успешая команда: опросы, сторис

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе