Казан шәһәре Совет районының “Татар
телендә тәрбия һәм белем
бирүче 60 нчы номерлы катнаш төрдәге
балалар бакчасы”
мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
“Җиңү кайтавазы”
Төзеде: тәрбияче
Фазылҗанова Динә
Сәләхетдин кызы
Татарстан Республикасы, 2019 ел
Тема:
“Җиңү кайтавазы”
(Мәктәпкә
әзерлек балалары өчен Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган чара. Әлеге
чарада 20 бала катнаша.)
Бурычлар:
1.
Балаларда патриотик хисләр, туган якка,
туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
2.
Мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә
туплый белү сәләтен үстерү.
3.
Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында
күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү.
Залга
ике кыз һәм 3 малай солдат киеменнән киенеп керәләр. Малайлар уртага, кызлар
ике яктан басалар. Малайлар сугышта катнашкан бабалары турында слайдлар,
рәсемнәр күрсәтеп сөйлиләр. Соңыннан ике кыз шигырь сөйли.
1 кыз
Постта тора
солдат
Илем чигендә.
Шатланып
яшимен
Туган илемдә.
Постта тора
солдат
Безне саклый
ул.
Ил каршындагы
бурычын
Шулай аклый
ул
2 кыз
Җиңү көне иң
зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.
Сөйләп бетергәч, балалар музыка астында чыгып китәләр. Музыка
астына кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, бәйрәмчә киенгән 10 кыз керә һәм бию
башкаралар.
Кызлар чәчәк бәйләмнәре белән бииләр.
Кызлар
биеп бетергәч, ике якка колонна ясап басалар.
Поезд
тавышы килә, пәрдә ачыла. Поездда 8 малай һәм ике кыз солдат киеменнән каршы
алучыларга сәлам бирәләр. “День победы” музыкасы астында балалар поезддан
төшәләр. Ярымтугәрәк ясап, поезд алдына чыгып басалар. Кызлар солдат
малайларына чәчәк бәйләмнәрен тапшыралар, ә малайлар чәчәк бәйләмнәрен ике
солдат кызына бирә.
Малалайлар солдат биюен башкаралар.
Биеп бетергәч, ярымтүгәрәккә
басалар. 3 бала шигырь сөйли.
1 бала
Бердәм булыйк, дуслар,
кайгыларда,
Шатлыкларда бергә кайнашыйк.
Нинди генә хәлдә калсак та
без,
Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.
2бала
Төрле милләт халкы булсак та
без
Илебезгә телик тынычлык.
Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр
мул,
Яшик, дуслар, күрми кыенлык.
3 бала
Диннәр төрле, ләкин теләкләр
бер,
Без тынычлык кына телибез.
Һәр туар таң бәхет алып
килсен,
Чәчәк атсын туган илебез.
Шигырьдән соң попурри башкаралар.
“Солдатта булган, диләр...”
Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
“Мирные небеса”
Горят
вокруг огни, купаемся в любви
Нам счастье подарили на Земле
Ведь прадеды, деды устали от войны
Их любят, почитают дети все
Каждый день, каждый час
Улыбаться будем вам
Мирные небеса
Посылают счастье нам
“Кояшлы ил”
Кояшлы ил – безнең ил,
Күге
аның гел аяз.
Кыш
китерсә кыш бабай,
Чәчәк
алып килә яз.
Һавасы да җире дә,
Салават
күпере дә,
Яңгыры
да, кары да –
Безгә
якын бары да.
Сандугачлы
урманы,
Ашлык
тулы кырлары,
Бөтен
җиргә яңгырый
Безнең
бәхет җырлары.
Балалар матур
итеп тезелешеп, музыка астына чыгып китәләр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.