Математик КВН.
1бирем.”Кем тапкыррак?”
1.Нәрсә авыррак 1кг мамыкмы яки 1кг
тимерме? (Тигез)
2.Бүлмәдә ике шәм яна иде . Марат
берсен сүндерде.
Бүлмәдә ничә шәм калды? (Берсе дә
калмады)
3. Рамилә белән Ирек бергә рәсем
ясадылар. Рамилә 20 минут ясады, ә Ирек ничә минут ясар? (20 мин)
5.Бүлмәнең һәр почмагында берәр песи
,ә һәр песи каршында тагын 3 песи . Бүлмәдә барысы ничә песи? (4 песи)
6.Санлы сүзләр ата. (Өчпочмак,
икееллык, бишьеллык, дүртпочмак, бишмәт, бишмармак, бервакыт, берьюлы, Өчиле,
җидегән йолдыз)
7.Булат такта кисте: биш кисәк чыкты. Булат
тактаны ничә җирдән кисте? (4 җирдән)
8.Алтын кайчан 6 була? (6 н булганда)
9.Алсуга 1яшь,ә Сылуга 12 ай .Кайсы
олырак? (Тигез)
10.Динә белән Дилә авылда кунакта
булдылар .
Динә 1атна , Дилә 7 көн булган. Авылда
кайсы күбрәк торган? (Тигез)
2 бирем.”Саннарны тап!”. Тиз санауга
конкурс.
1
|
15
|
14
|
4
|
12
|
6
|
7
|
9
|
8
|
10
|
11
|
5
|
13
|
3
|
2
|
16
|
3. “Шырпылы мәсьәлә.”
IV-
V=I Бер таякны үзгәртеп мисалны дөресләргә.
4 бирем. Ребуслар
+* 5 * 8
5 * 3 * ___________
10 2 0 9
5 бирем.
1. Матурлыкка өйрәтәсең
Һәрчак яхшыга әйдәп.
Белем алулары шундый
Күңелле синдә ... (мәктәп)
2. Бер саннан икенчесен
Һәрчак киметеп тора.
Киметүче булгач, дустым,
Бу гамәл ... була. (алу)
3. Район, авыл, урамнар,
Һөнәр ияләрен дә,
Үрнәк шәхесләрне дә
Без беләбез, өйрәнәбез
... дәресләрендә. (тормыш)
4. Китап укырга утырам
Киеп куям да күзлек.
Аңламаган сүзләр өчен
Каршымда тора ... (сүзлек)
5. Кыштан алып керә безне
Ямьле яз айларына.
Сыерчык бураны уйный
Бары бу айда гына. (март)
6. Океаннар, диңгезләр,
Елгалары булса да,
Рәхәтләнеп, колач җәеп
Йөзә алмыйбыз анда. (карта)
7. Гел яхшыга өйрәтә ул
Төшерми күңелгә тап.
Дустым, я әйт, нәрсә ул?
Белем чишмәсе – ... (китап)
8. Иртән уянамын да
Канатлар тоям иңдә.
Әтиемә, әниемә
Телим хәерле ... (иртә)
9. Усал җилләр исә тышта
Салкынайды бит көннәр.
Ни арада җәйләр үтеп
Килеп җиткән бу ... (көзләр)
10. Су буенда сазлыкта
Үсә икән бер таныш.
Яфраклары кыяклы
Аның исеме ... (камыш)
“Кем тизрәк уйлый?”. Биремне барлык командалар да үти.
Яклар суммасы 12
см га тигез булган квадрат сызарга. Җавапны жюрига тапшырырга. (Җавап: һәр ягы
3 әр см)
Буе – 5
см, иңе – 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын табарга. (Җавап: 16
см)
2. Капитаннар ярышы.
Сорауларга «әйе» яисә «юк» дип җавап бирегез.
1 нче командага.
1. 28 саны – җөп сан. (Әйе.)
2. 1 тәүлектә 24 сәгать. (Әйе.)
3. 3 м – ул 300 см. (Әйе.)
4. Кояш Җир тирәли әйләнә.(Юк.)
5. 100дән 50не алгач, 50 кала. (Әйе.)
6. 3не 7гә тапкырлагач, 27 була. (Юк.)
7. 30 – ул так сан. (Юк.)
8. Математика фәне – күк җисемнәрен өйрәнүче фән. (Юк.)
9. Умырзая җәй көне чәчәк ата. (Юк.)
10. Кышның беренче ае – декабрь. (Әйе.)
2 нче командага.
1. 42 – ул җөп сан. (Әйе.)
2. Бер атнада 7 көн. (Әйе.)
3. 5 м – ул 300 см. (Юк.)
4. Ай – Җирнең иярчене. (Әйе.)
5. 90 нан 6 ны алгач, 84 була. (Әйе.)
6. 7 не 6 га тапкырлагач, 42 була. (Әйе.)
7. 20 – ул так сан. (Юк.)
8. Җөмләнең баш кисәкләрен татар теле дәресендә өйрәнәбез. (Әйе.)
9. Чулпан чәчәге көзен чәчәк ата. (Юк.)
10. Җәйнең беренче ае – июль. (Юк.)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.