Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Барлык Һөнәрләр дә яхшы,
Барлык һөнәрләр кирәк!
2 слайд
Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле.Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек,тырышып белем алырга кирәк.
Укытучы һөнәре – нинди һөнәр соң ул? Укытучы балаларны язарга, укырга,җырларга,биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә өйрәтә.
Тәрбияче һөнәре – мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Ул балаларны тыйнак, әдәпле, ягымлы, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтә.
Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.Без авырган чакта гел табиб янына барабыз.Табиблар төрле була: күз табибы,теш табибы,колак-тамак –борын табибы,эчке авырулар табибы.Балалар өчен дә аерым табиб бар. Ул – “педиатр” дип атала.Табиб кеше авырган кешегәһәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.
Полиция хезмәткәре – ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Кешегә куркыныч янаса, әйберләр урласалар, юл кагыйдәләрен бозсалар безгә ярдәмгә полиция хезмәткәре килеп җитә.
3 слайд
Халыкта мондый мәкаль бар: һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс
4 слайд
Табиб
Сәламәт тәндә
Сәламәт акыл.
Саф һава –
тәнгә дәва.
5 слайд
Укытучы
Уку – энә белән
кое казу.
Укусыз белем юк,
Белемсез көнең юк.
6 слайд
Тәрбияче
Кешене беләсең килсә,холкына кара,
Баланы беләсең килсә, уенына
кара.
Уйна да көл,
эшләргә дә бел.
7 слайд
Полиция хезмәткәре
Хезмәте барның хөрмәте бар.
Батыр иле өчен үләр.
8 слайд
Әйдәгез һөнәрләр турында табышмаклар чишик.
Әйтегезче, кем соң шулай
Тәмле ашлар,
Хуш исле котлетлар,
Салат, венегретлар
Әзерләп, безне сыйлый? (Повар-пешекче).
Без иртә торабыз.
Безнең бурыч-
Сезне эшкә өлгертү. (Шофер-автобус йөртүче).
Хат, газета- журналларны
Ул бар өйгә тарата.
Пенсия биргәнгә күрә,
Бар өлкәннәр ярата. (Почтальон).
9 слайд
Һөнәрләр турында шигырьләр карап китәрбез
10 слайд
Укытучы.
Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларың аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.
Тәрбияче
Хуш, күңелле бакчабыз!
Рәхмәт сезгә, апалар!
Без мәктәпкә барабыз,
Безне көтә парталар.
Шофер булам
Мин дә, әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп шофер булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
Доктор.
Малайлар, юкка сез
Доктордан куркасыз.
Бик әйбәт ул, димен:
Әни бит ул минем.
11 слайд
Илгә кирәкле булу,
Яхшы теләкле булу.
Илдә һөнәрле булу-
Ак бәхетләр түгелме?
Һөнәрләрнең барысы да
Тигез кеше каршында.
Күңел тарткан бер һөнәр сайла,
Сине кешеләр
“Алтын куллы”, - дисеннәр.
12 слайд
13 слайд
14 слайд
15 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 863 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Абзалова Гузель Фаргатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.