Инфоурок Начальные классы Научные работыПроектная деятельность учащихся в условиях ФГОС ООО

Проектная деятельность учащихся в условиях ФГОС ООО

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

Проектная работа

Проектная деятельность учащихся в условиях ФГОС ООО

 

 

                                            

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Работа выполнена: Нуреевой Чулпан Загировной, учителем татарского языка и литературы МБОУ «Школа № 169» Советского района г.Казани РТ

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек

 

Кереш.............................................................................................................3

I Бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуның сыйфатын үстерүдә проектларның әһәмияте, аларның төрләре

    II Бүлек. Проект эшчәнлегенең эш  этапларына  күзәтү  ясау.

Йомгаклау.................................................................................

Кулланылган әдәбият

Кушымта.....................................................................................

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

Эшнең актуальлеге. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку - укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту - тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы. Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган проектлар технологиясен куллану уңай күренеш дип саныйбыз.

Эшебезнең максаты - татар теленнән белем сыйфатын күтәрүдә проектлар технологиясенең тоткан урынын, нәтиҗәлелеген билгеләү.

 Әлеге максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны куйдык:

 - Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуның сыйфатын үстерүдә проектларның  әһәмиятен билгеләү;

-Проект эшчәнлегенең эш  этапларына  күзәтү  ясау.

Эзләнү объекты. Рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләре. Тикшерүнең методлары. Хезмәттә, нигездә, анализлау һәм чагыштырма методлар кулланылды.

Хезмәтнең структурасы. Тикшерү эше керештән, төп өлештән, йомгактан hәм библиографиядән тора.

I Бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуның сыйфатын үстерүдә проектларның әһәмияте

 

 Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә  карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

        Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне  аңлата Проект сүзе өч мәгънәдә йөри:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

Проект методын  куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

• предметара (берничә предметка нигезләнү).

          Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамалләр үтәргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә.

   Проектның төп билгеләре:

-чикләнгәнлек

-тулылылык

-эзлеклелек

-нигезле булу

-катнашучыларның хәбәрдарлыгы

 

Проектның структурасы:

-         Проектның исеме

-         Проблема кую

-         Проектның максаты

-         Проект булдыру сәбәпләре

-         Катнашучылар

-         Төп фикер

-         Проектның этаплары, формасы, эчтәлеге, оештыру алымнары

-         Кулланмалар

-         Көтелгән нәтиҗә

-         Эш программасы

        Проект эшчәнлегенең бурычлары:

- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

       Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Проект төрләре:

Web- сайт

-         Видеофильм

-         Күргәзмә

-         Газета, журнал

-         Уен

-         Әдәби кичә

-         Бәйрәм

-         Укыту ярдәмлеге

-         Белешмә

 

-         Эшлекле уен

-         Тамашачылар белән уен

-         Чыгыш

-         Фәнни конференция

-         Пресс- конференция

-         Рольле уен

-         Ярыш

-         Спектакль

-         Телетапшыру

 

          Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.

           Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.Аның нигезе - тикшеренү эше.

          Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.                                                   Проект эшчәнлегенә түбәндәге бурычлар куела:

-үтелгән тема буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү;

-укучының аңында дөньяның информацион картинасын формалаштыру;

-укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

-иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

-компьютер белән эшләү, мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү күнекмәләрен булдыру;

-тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү; димәк, команда белән эш итәргә өйрәтү;

-уйлап табучанлык сәләтен үстерү.

   Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

 

           Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешүгә кызыксыну булганда гына, проблеманы чишүдә уңай  мотивация тудырып, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән проект-эзләнү эше алып барганда, аларның белем дәрәҗәсенең югары булмавын, дөньяны күзаллауларының, мөстәкыйль анализлау һәм игътибар туплау сәләтенең тиешенчә формалашып җитмәвен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә укытучы башлангыч сыйныф укучыларын эзләнү эшчәнлегенең беренче адымнары һәм алгоритмнары белән таныштыра. Проект методының төп өстенлеге, минемчә, укучыларның яңа белем  туплап кына калмыйча, белем туплауның, бердәм хезмәтнең нәтиҗәсен булдыруда.

    Башлангыч сыйныфларда түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

     -тикшеренү (проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү, көндәлек тормышта кирәк булырдай программалар тәкъдим итү);

      -иҗади (бәйрәмнәр яки конкурслар өчен презентация, музыкаль бизәлеш, фото коллаж, видеоклип һ.б.);

      -мәгълүмати(темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, нәтиҗә ясау);

      -практик ориентлашкан(практико-ориентировочные);

       -уен-проектлар.

   Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр буенча да проект эшчәнлеге оештырырга мөмкин.Ә иң беренче проектның проблемасы яки идея барлыкка килергә тиеш.

               Балалар эшенең күрсәткече

1-4 классларда рәсем, инша,табышмак, шигырь, сүзлек  һәм башкалар булырга мөмкин.

               Проект эшенең нәтиҗәсе

-                     1-2 классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом,

-                     3-4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм, каталог һ.б ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Иҗади проект булганда спектакль, концерт отышлырак тоела.

Проект эшчәнлегендә уңай нәтиҗәгә ирешүнең төп кагыйдәләре:

1.           Группада  лидерлар юк. Барлык катнашучылар да тигез.

2.           Группалар ярышмый.

3.           Барлык группа членнары да бер-берсе белән аралашудан канәгать булырга тиешләр.

4.           Һәр укучы үз-үзенә нык ышанырга һәм үзеннән канәгать булырга тиеш.

5.           Һәр укучы актив булырга һәм күмәк хезмәткә өлеш кертергә тиеш.

6.           Проект эшчәнлегенең ахыргы нәтиҗәсе өчен барлык группа членнары да тигез дәрәҗәдә җаваплы.

 


II Бүлек. Проект эшчәнлегенең эш  этапларына  күзәтү  ясау

   Проект эшләүнең түбәндәге этапларын билгеләп үтәргә мөмкин.

1. Әзерлек этабы, аны “кереш өлеш” яки “проектка кереп китү” дип тә атарга мөмкин:

-проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;

-проблеманың әһәмиятен нигезләү;

-проект башкару өчен укучыларның шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәргә бүлү.

            Укытучы бу этапта укучыларга проект өчен төрле темалар тәкъдим итә. Укучылар үзләре тәкъдим иткән темалар карала. Бу этап проектның иң демократик өлеше булып тора.Теге яки башка теманы сайлату өчен укучыга басым ясау, укучы башкарырга теләгән проектны кире кагу рөхсәт ителми.Укытучы ярдәме белән, укучылар үзләре кабул иткән проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгелиләр, куелган максатны тормышка ашыру юлларын эзлиләр.

            Проект һәр укучы тарафыннан аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләнергә мөмкин.

2.Эшчәнлекне планлаштыру һәм проблемаларны чишү этабы яки “эшчәнлекне оештыру” дип тә атасак була (информация эзләү да шушында керә ала):

      -мәгълүмат чыганакларын барлау, аны җыю  һәм туплау;

-проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү;

-киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлау.

               Укучылар бу этапта мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; укытучы белән киңәшләшеп, киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру эшенә үзбәя бирәләр.

3.Проектны тормышка ашыру(продукт дисәк була):

-анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү, нәтиҗәне дәлилле аңлату.

      Укучылар үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар, нәтиҗә чыгаралар.

4.Проектны яклау, проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы.

      Укучылар проектны презентациялиләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр, эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.

       Бу этап бигрәк тә әһәмиятле булып тора.Һәрбер проект уңышлы тәмамланырга тиеш. Бала эшләгән эшеннән канәгатьләнү хисләре кичереп калсын.Эш тәмамланганда төрле выставкалар үткәрсәң, балаларга грамоталар,сертификатлар, медальләр бирсәң отышлы була. Төрле формадагы презентацияләрне кулланырга була: спектакль, күргәзмә, викторина, гомуми темага мини-проектлар, викторина һ.б.

  Проект 2 яки 3 төп өлештән торырга мөмкин:

1)теоретик өлеш ( әдәбияткә күзәтү);

2)практик өлеш (күзәтүләр нәтиҗәсе,тәҗрибә,эксреримент һ.б.)

3)проект өлеше.
 Проект эшчәнлеген  ничек оештырырга соң?

   Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле.

      Укытучы проект белән җитәкчелек итү барышында төрле рольләргә керергә тиеш була:

-энтузиаст ( үз эшен чын күңелдән бирелеп башкаручы);

-берничә фән өлкәсендә белем һәм күнекмәләре булган белгеч;

      -эшне оештыручы консультант-киңәшче;

-вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче;

      -хаталарын һәм җитешсезлекләрне күрсәтүче, сораулар бирүче;

      -төркемнәрнең координаторы;

     -башкарылган эшне анализлаучы эксперт- тикшерүче.

         Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле.

                    Укытучы:

-                     киңәшче, юнәлеш бирүче, төзәтмәләр кертүче, рухландыручы,

-                     илһам өстәүче.                            

                 Укучы:

-                     эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче,

-                     күзәтүләр нигезендә модель төзүче, барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы, тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы, проектны яклаучы.

                     Ата- ана:

-                      укучыга кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, идеяләрне тулыландыручы, иҗади бала белән бергә кызыксынучы, бала белән көндәлек аралашучы ролен үтәүче.

-                          Проект эшенә ата-аналарны да җәлеп итү бик отышлы, ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый.

 Проект эше гадәттә аерым төгәлләнгән дәрес темасы буенча башкарыла. Төрле бәйрәмнәр буенча эшләнә. Ул, эчтәлегенә карап, кыска вакытка исәпләнгән булырга да, ел дәвамында да һәм берничә ел дәвамында башкарылырга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау

Проект һәм фәнни тикшеренү нигезендә эшләп, укучылар тирән белем һәм күнекмә алалар.Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-коллективта да мөстәкыйль эшли алу;

 -эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;

-йөкләгән эшкә җаваплы карау;

 -аралашу;

-тупланган тәҗрибәне өйрәнү;

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар һәм фәнни тикшеренү методларын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора.Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларда татар теле һәм әдәбияты буенча яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 1. Вәлиева Ф. С. Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.-475 б.

 2. Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. “Мәгариф” журналы, 2011 №12, -3 б. 96 б.

3. Мөхәммәтҗанова Ф. Г. Вәлиева Т. Г. Дифференияләштерел гән укыту проблемалары.-Алабуга, 1999.-134 б.

 4. Рахимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. – Уфа, 2004.

 5. Сәмигуллин Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә.-Яр Чаллы, 2006.-94 б Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. –Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 542 б.

 6. Хайдарова Р. З. Научно – педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. –г. Набережные Челны, 2006.- 197 с.

7. Харисов Ф. Ф. Харисова Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан, 2006.-183 б.

 8. Хәбибуллина З. Н. Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез.-Казан, 2002. -190 б.

9. Эльконин Д.Б, Занков Л.В. Проблемы развивающего обучения Москва, 1986

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проектная деятельность учащихся в условиях ФГОС ООО"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Электронный архивариус

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 805 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.09.2016 475
    • DOCX 43.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нуреева Чулпан Загировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нуреева Чулпан Загировна
    Нуреева Чулпан Загировна
    • На сайте: 7 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4353
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 17 регионов

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по физической культуре у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 176 человек

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1106 человек из 80 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 292 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 206 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 442 человека

Мини-курс

Реклама для роста бизнеса: эффективные стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 20 регионов

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 675 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 384 человека

Мини-курс

Теория и практика инвестиций в контексте устойчивого развития

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе