Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
Тимершык урта
гомуми белем бирү
мәктәбе
Эшне башкаручы: 4 нче сыйныф
укучысы Галәүтдинов Ислам
Җитәкчесе: II кв. категорияле
укытучы
Рахимуллина Гүзәл
Миннерәшитовна
Миңгәр – 2014
Эчтәлек.
Кереш өлеш
..................................................................................................
3
1. Яшелчә турында мәгълүмат................................................................
4
1.1. Кыяр үстерү тарихы..........................................................................
4
1.2. Кыярның файдалы үзлекләре...........................................................
5
2. Бүлмә шартларында кыяр үстерү буенча эксперименталь
эшчәнлек
...........................................................................................................................5-7
а) 1 нче эксперимент. Орлыкларны бүрттерү. Көн
яктысының тәэсирен тикшерү........................................................................................................
5
б) 2 нче эксперимент.Балчыкны әзерләү.................................................
6
в) 3 нче эсперимент. Үсемлекнең үсешен күзәтү.....................................
7
3. Кыяр үстерү өлкәсендә һөнәри юнәлеш
.............................................
8- 11
4. Нәтиҗә .....................................................................................................
12
5. Кулланылган әдәбият .........................................................................
13
6. Кушымта.......................................................................................................
Кереш.
Кешеләр өйләрендә төрле декоротив үсемлекләр, гөллләр үстерергә яраталар. Хәтта
пальма, лимон кебек агачлар да күрергә мөмкин. Ә менә бүлмәдә яшелчә
культураларын сирәк үстерәләр. Шуңа да карамастан, мин бүлмә шартларында кыяр
үстереп карарга уйладым. Минем мондый фикергә килүемә авылыбызда ел әйләнәсе
эшләүче теплица да йогынты ясады.
Мин үз алдыма максат куйдым: бүлмәдә тиешле шартлар булдырып, кыяр үстереп
карау.
Бурычлар:
-
өйрәнелүче яшелчә турында фәнни әдәбият
белән танышу;
-
бүлмә шартларында кыяр үстерү шартларын
белү;
-
бүлмәдә кыяр үстерү буенча практик эш
башкару:
а)
орлыкны бүрттерү, аны чәчү вакытын билгеләү; көн яктылыгының тәэсирен күзәтү;
б)
балчыкны орлык утырту өчен әзерләү;
в)
үсемлекең үсешен күзәтү;
-
кыяр үстерү өлкәсендәге һөнәрчелек белән танышу;
-
тупланган материалны өйрәнү, системага салу.
Гипотеза: әгәр дөрес шартлар булдырсаң, өйдә дә кыяр үстерергә мөмкин.
Проектның чыганаклары:
халыктан тупланган мәгълүмат, күзәтү, фәнни чыганаклар, интернет.
Проектның
этаплары:
1.
Мәгълүмат туплау.
-
интернет
-
китаплардан мәгълүмат алу
-
мәктәп укучыларыннан сораштырулар
-
теплица эшчеләре белән очрашу.
2.
Системага салу.
3.
Нәтиҗә ясау.
1.Үсемлек турында мәгълүмат.
Әдәби чыганаклардан укып, үз күзәтүләремнән чыгып, мин кыярның иң
таралган
яшелчә культурасы икәнен белдем. Кыярны без ел әйләнәсе
ашыйбыз.
Аны шул килеш, тозлап яки маринадлап кулланырга була.
Кыяр-җылылык, дымлылык, яктылык яратучы, уңдырышлы туфракта үсүче яшелчә.
1.1. Кыяр үстерү тарихы.
Укытучы апабыз әйтүенчә, кыяр җылылык яратучы үсемлек. Кыяр орлыгын чәчү һәм
аның үсүе өчен иң яхшы температура +25С. Ә температура +15С тан түбән булса,
кыярның үсеше әкеренәя, шулай ук кырауларга да бирешә.
Интернет
мәгълүматлары аша мин кыярның туган җире Һиндстан икәнен белдем. Менә ни өчен
җылылык һәм дым ярата икән ул. Мин мәктәбебездәге укучылар арасында сораштырулар
үткәрдем. Кыярның безгә кайдан килгәнен берсе дә белмәде, 5 укучының 3 се кыяр,
ә 2 се помидорны күбрәк яратуын әйтте.
Кыяр үстерү тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Аның яшен
4000 елдан алып 6000 елга кадәр дип исәплиләр. Кыярның туган җире- Һиндстанның
тропик һәм субтропик районнары. Хәзерге вакытта кыярның кыргый туганы –
Хардвика кыяры джунглида һәм авылларда гирлянда кебек эленеп үсә.Нәкъ менә
Һиндстаннан бу культура Кытайга, ә аннары Төркиягә тарала.
Кыяр рәсеменең египет һәм
грек храмнарында табылуы аның нинди әһәмиятле яшелчә булуын раслый. Аристотель
үзенең хезмәтләрендә кыярның файдалы үзлекләре турында язган, ә Гиппократ
дәвалау үзлекләрен өйрәнгән.
Руська кыярның килеп керү
вакыты төгәл билгеле түгел. Шулай да немец сәяхәтчесенең 17 гасырда язылган
кулъязмасында мәскәүлеләрнең кыярны күп итеп үстерүе турында телгә алына.
Петр I , патша бакчасында
кыяр һәм кавынны теплицада үстерү турында указ чыгара.
Практик эшкә тотынганчы,
мин шушы мәгълүматны белдем.
Кыярны үстерер алдыннан, мин нинди балчык, нинди орлык кулланылуы
турында әнидән сорадым, интернеттан укыдым. Орлык тишелеп чыксын өчен иң
беренче шарт булып туфракның минераль ашламалар белән тукландырылуы тора.
1.2. Кыярның файдалы үзлекләре.
Кыяр- кабакчалар семьялыгыннан бер еллык үләнчел үсемлек . 30 лап төре бар. Кыярның
туклыклылыгы зур түгел, әмма аның тәм һм диетик сыйфатлары югары. Без аны менә
шуның өчен дә яратабыз. Аның составында шикәр, аксым, А,С һәм В группасы
витаминнары , шулай ук бераз күләмдә организм өчен файдалы тимер, калий,
магний, фосфор тозлары бар.Кыяр ашказаны- эчәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Кыярны
яхшылап юып, кабыгын чистартмыйча файдаланырга кирәк, чөнки аның файдалы
туклыклы матдәләре кабыгында була.
2. Бүлмә шартларында кыяр үстерү буенча
эксперименталь эшчәнлек.
Эксперимент үткәрү өчен мин әнием
ярдәмендә 40-43 көн эчендә өлгерүче, теплица өчен чыгарылган “Кураж ”орлыгын
сайладым.
а) әгәр орлыкны берничә көн
дымландырып торсаң, ул шытым чыгара һәм тизрәк тишелә.
7 март көнне мин
орлыкларны сулы тәлинкәгә салдым. Көн саен орлыкларны дымландырып тордым. 10
көн үткәннән соң гына орлыклар шытым чыгарды, чөнки март аенда көннәр
күбесенчә болытлы булды.
Нәтиҗә:
Май аенда чылатылган орлыкларга караганда, март аендагылары озаграк вакыт
эчендә шытым чыгарды. Димәк, кояш яктылыгы аларга турыдан-туры йогынты ясый.
б) Балчыкны орлык
утырту өчен әзерләү. Орлыкларны утырту өчен мин торттан бушаган савыт
әзерләдем. Көздән помидор утырту өчен алып калган балчыкны алдым, бөҗәкләр
калмасын өчен аңа кайнаган су сиптем. Бу балчыкны кибеттән алынган торф белән
бутадым. Савыт төбенә вакланган салам, аның өстенә балчык салдым. Орлыкларны
чәчтем һәм савыт өстен пакет белән капладым. Болай эшләгәндә савыт эче җылырак
була. 5 көннән соң орлыклар тишелеп чыкты.
Нәтиҗә: Һәр
үсемлекнең орлыктан тишелеп чыгуы өчен уңдырышлы, дөрес итеп әзерләнгән
балчык кирәк.
в) Үсемлекнең үсешен күзәтү.
Утыртылган 4 орлыкның 3 се тишелеп чыкты. Башта озынрак саплы булсалар,
берничә көннән матурайдылар һәм өченче яфракларын чыгардылар. Кыяр үсентеләре
әкренләп булса да, өскә күтәреләләр.
Нәтиҗә:
утыртылган орлыклар озак вакыт эчендә тишелделәр һәм әкренләп үсә башладылар.
3. Кыяр үстерү өлкәсендә һөнәри эшчәнлек.
Мин сыйныф
җитәкчем белән бергә авылыбызда урнашкан теплицада булдым. Монда апалар һәм
абыйлар хезмәт куя. Алар безне ачык йөз белән каршы алдылар.
Гөлнара апа безне
теплицада башкарыла торган эшләр белән таныштырды.
Һәр кыяр аерым
капчыкларга утыртылган. Капчыкның төбенә салам, салам өстенә торф, балчык
салынган.
Һәр кыяр төбенә
нечкә шланг куелган, кыярларга шул рәвешле су сибелә икән. Кыярлар берникадәр
үскәннән соң, өскә беркетелгән тимерләргә бау бәйләп куялар.
Чәчәк атып,
кыярлар барлыкка килгәннән соң, бер ботакта 3 кыяр калдырып, калганнарын кисеп
алалар. Болай эшләгәндә кыярлар көчле була, күбрәк уңыш бирәләр икән. Гөлнара
апа ярдәмендә мин дә берничә сабакны кисеп карадым.
Теплицада
умарталар да күренә. Монда бал кортлары, өч ай яши торган шөпшәләр китерелә икән.
Монда шулай ук рәт
араларын чүптән арындыру, кыяр авыруларына карата , мәсәлән, ончыл чыкка каршы
агулау эшләре үткәрелә.
Ончыл чык ачык
һәм ябык грунтта кабакчалар семьялыгына кергән барлык үсемлекләрне зарарлый.
Яфракның өске ягында ак яки аксыл төстә порошок сыман кунык барлыкка
килә.Башта алар кечкенә генә тап сыман булалар , ә аннан соң яфракның бөтен
өске ягын биләп алалар һәм яфрак вакытыннан алда корый. Шулай ук сабакларны,
бик сирәк кенә җимешләрне зарарлый. Кыярның авыруга бирешүчән сортларын
үстергәндә , уңышның 50-70%ы юкка чыгарга мөмкин.Теплицаларда һәм якын- тирәдә
чүп үләннәрен юк итү, санитария кагыйдәләрен саклау авыруны булдырмаска
мөмкинлек бирә.
“15 мартта беренче уңыш алдык.
Хәзер көн саен иртә блән эшне кыяр җыюдан башлыйбыз, 200-300 кг кыяр
җыябыз”,-ди Гөлнара апа.
Әйе, зур уңыш алу өчен, тырышып
эшләргә, һәр эшнең рәтен белергә кирәк.
Без кергәндә теплицада 22 С җылы
иде. Димәк, өй температурасында минем кыяр үсентеләрем дә кыяр бирерләр.
4. Нәтиҗә.
“Кечкенә генә
йортның эче халык белән тулган” . Әйе, табышмакның җавабы кыяр. Гап-гади,
безнең өстәлдәге традицион яшелчәгә әйләнгән кыяр. Шушы проект эшенә
тотынганнан соң , бу яшелчә турында мин бик күп мәгълүмат белдем.
1) Кыярның ватаны-
җылы як, шунлыктан ул салкынны, караңгылыкны яратмый, кырауга тиз бирешә. Күп
су сипкәнне ярата. Кыяр үсентеләрен теплицага апрель уртасында, май уртасында
ачык грунтка пленка астына,ә май ахырлары- июнь башларында ачык грунтка
утырталар.
2) Кыярның файдалы
үзлекләре бик күп. Шуңа күрә аны төрле өлкәләрдә: ашау өчен, косметикада
кулланалар.
3) Сыйныф җитәкчем,
әнием ярдәмендә эшләгән практик эшем кызыклы булды. Кыяр үстерү өчен нинди
шартлар кирәк булганын ачыкладым. Минем эксперимент уңышлы башланып китте.
Көннәр озаеп, кояш тагы да җылырак карый башлагач, кыяр үсентеләрем мине нәни кыярлары
белән сөендерерләр дип ышанам.
4) Кыяр үстерү
өлкәсе дә һөнәри юнәлеш булып тора. Татарстанның Яшел Үзән районында “Майский”
теплица комбинаты эшли. Ул 9 цехны үз эченә алган 49 гектар җирне били. Монда күп төрле һөнәр ияләре хезмәт куя.
Проект эшчәнлеге
белән без атнага бер тапкыр дәрестән соң шөгыльләнәбез. Бу эшчәнлек безне
эзләнергә, максатчан булырга, күп укырга, интернет- ресурслар белән эшли
белергә өйрәтә.
“Кыяр үстерү
серләре” дип аталган проект эшен башкарганда мин куелган бурычларны үтәдем,
максатыма өлешчә ирештем дип саныйм.
5. Кулланылган
әдәбият:
1. Интернет.
2. Татар халык
иҗаты. Табышмаклар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел.
3. Ф.Зыятдинов “Ямь
һәм тәм яки яшелчә бакчасы” , Казан, “ЯЗ” нәшрияты, 2011 ел.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.