Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Проектная работа "Минем гаиләм"

Проектная работа "Минем гаиләм"


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КАРАМАЛЫ АВЫЛЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ









ӘТИ,ӘНИ ҺӘМ МИН-

СӘЛАМӘТ ГАИЛӘ ПРОЕКТЫ.





Эшләде : Карамалы гомуми урта

белем бирү мәктәбенең

3 нче сыйныф укучысы

Багманова Лилия

Җитәкчесе: Карамалы гомуми урта

белем бирү мәктәбенең

1 нче категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Баһманова Раушан Ракитовна





Эчтәлек.



1.Минем гаиләм-минем терәгем

2. Гаиләм тарихы.

3. Йомгаклау.


Эзләнү эшенең максаты:


1) Гаиләбез тарихы материаллары белән тирәнтен танышу;


2) нәселебез кешеләрен барлау, шәҗәрәне өйрәнү;

.

Эзләнү эшенең бурычлары:


  1. туган авыл тарихы, шәҗәрәләр турындагы белемнәрне арттыру.


2) тарихыбызны ,килеп чыгышыбыз турындагы эзләнү эшләрен алып бару күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту.


















Минем гаиләм-минем терәгем.

Гаилә - кеше өчен иң мөһим,иң

җаваплы эш. Гаилә кешегә бәхет

китерә, ләкин һәр гаилә,беренче

чиратта дәүләт күләмендә

мәгънәгә ия булган зур эш булып

тора.

А.С.Макаренко.

Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын,иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәбез.

Гаилә ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Абый-апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә- ул олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Минемчә, гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен мин ничек аңлыйм соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы–зыгыларында да үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп һәм яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштырыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп сыйфатларда чагылыш таба. Минем уйлавымча, безнең илебездә бәхетле гаиләләр күбрәктер.

Бу заманда, һәр кешегә кайтып сыенырлык ныклы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый. Гаиләне учак белән тиңлибез. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә,кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын,матурлыгын үз балаларына бирә, ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар.

Мин үземнең бәхетле һәм тату гаиләм турында сөйлисем килә. Беренчедән, мин сезне аның белән таныштырып үтәм. Минем әниемнең исеме - Раушан, ул бик әйбәт укытучы һәм иң яхшы әни! Әтиемнең исеме-Рифгат, дөньяда иң йомшак күңелле һәм иң игелекле кешеләрнең берсе. Тагын минем ике абыем бар.Радик абый Әлмәт политехника техникумында 2 курста укый. Раил абый 8 класста белем ала.

Без гел бергә булабыз, бергәләп авылга кайтабыз, булган проблемаларны бергәләп хәл итәбез, ә иң мөһиме - без бер-беребезне аңлыйбыз. Мин үземне бәләкәй бала итеп кабул итмим, үземә һәм башкаларга мөнәсәбәтемне һәм үз фикеремне белдерә алам. Хәзер минем өчен иң мөһиме- әти белән әнинең мәхәббәте түгел, ә бер - берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәүләре. ”Дүшәмбегә кадәр яшик әле”/Доживем до понедельника»/ фильмын искә төшерегез. Анда бик дөрес җөмлә бар: -“Бәхет - ул сине аңласалар”. Элек мин каршы әйтә алам идем:”Минем өчен кайгырмагыз, сездән башка да яши алам!” – дип. Һәм шунда мин үземне балалар йортындагы берәр бала урынына куеп карадым. Ул бала әнисенең игътибарын җәлеп итәр өчен күпне бирер иде... Бер мәкаль бар бит : “Булганны сакламыйбыз, югалткач елыйбыз”. Мин шуның дөреслегенә ышанам. Шуңа да мин әниләрем белән әйбәт мөнәсәбәтне сакларга тырышам.

Әниләрем белән бәхәсләшкәндә, мин үземнең эмоцияләремне контрольдә тотам, чөнки мин начар тотышым белән үземнең иң якын кешеләремне үпкәләтергә мөмкинмен. Һәм истә тотарга кирәк: ата-ананың хисләре белән уйнау бик куркыныч. Сүз ярасы- йөрәк ярасы, физик көч кулланып ясалган авыртудан да авыррак. Күпме гафу үтенсәң дә, яраның эзе кала, ата-ана мәңге яшәми, алар үлемсез түгелләр. Үзегезнең хисләрегез һәм эмоцияләрегез белән сак булыгыз. Бер –берегезне саклагыз, яратыгыз һәм хөрмәт итегез. Беркайчан да әти- әниләрегез белән бергәләп үткәргән вакытларны онытмагыз. Балачак һәм гаилә турында хатирә гомер буе күңелне җылыта бит!

Бигрәк тә мин, бергәләп эшләгән эшләрне яратам. Мондый чаклар күбрәк җәй көне була.

Умартачылык, безнеңчә, ул – сәламәтлек! Җылы һәм тыныч һава торышы булганда, бигрәк тә кичтән, авыр эш көненнән соң, бал корты оялары кырыенда булу бик рәхәт. Һәм, минемчә, без бөтенебез дә бал яратабыз. Балдан башка баллырак нәрсә юктыр! Шулай ук бал- балалар һәм зурлар өчен иң тәмле дару. Бергәләп эшләгәндә, вакытның үткәнен сизми дә калабыз.

Бернинди дуслар да миңа әти белән әнине алыштыра алмыйлар. Алар минем иң якын кешеләрем. Алар мине беркайчан да бәлада калдырмыйлар, һәрчак гафу итәрләр, аңларлар, минем өчен кайгырырлар, якларлар... Авыр чаклар булганда, әти-әниләр һәрчак безне тыңларга һәм киңәш бирергә әзерләр. Нинди хәлдә булсам да, иң башта алар мине тынычландыралар, елмаерга мәҗбүр итәләр. Беркайчан да алдамыйлар, дөресен сөйлиләр. Минем әти - әнием кайда гына булмасыннар, алар миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Мин үземнең гаиләм турында кыю итеп әйтә алам:минем гаиләм-минем терәгем һәм аны җимерергә беркемнең дә хакы юк.

Гаилә-ул җылы учак.Учак янына аның әгъзалары җыела.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыятьтә нык дигән сүз .Әти-әни аның тоткасы булса, балалар-гаиләнең көзгесе. Гаиләдә бер-береңне хөрмәтләп яшәргә кирәк.




Гаиләм тарихы.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – дхолыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, – дип халык юкка гына әйтмәгән.

Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә.

Бүгенге заманда һәр кешегә: балаларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, хәтта зур урында эшләүчеләргә дә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк.

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә – изге урын. Анда бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә яши.

Бөек мәгърифәтчебез, дин галиме Р.Фәхретдин үзенең “Үгет-нәсыйхәтләр” китабында болай дип язган: “И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрен кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүне дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез!

  • кешенең итәгатьле булуы күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр – ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә, һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелегездә дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти-әниләр булырсыз, шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр.

  • туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Шуның өчен адар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызга итәгатьле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз. Кечеләренә карата шәфкатьле булыгыз.”

Бу нәсыйхәтләрне без үтәргә диешбез.

Кеше әллә ничә гасырлар буе яшәми, ә вафат булган әби-бабаларыбызны, туганнарыбызны, кардәшләребезне дә без белергә тиешбез. ә без аларны кайдан беләбез? Әлбәттә, шәҗәрәләрдән.

Шәҗәрә – нәсел –ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.

Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә:

Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел, – дип юкка гына әйтмәгәндер. Тамырлар никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак, җил давылларга бирешмәүчәнрәк булалар. Үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында бирешмичә шаулап утырачак.

Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, шәҗәрәне тикшерү зур кызыксыну уятты. Нәселемне тикшерү-өйрәнү барышында үрнәк алырлык, идеал булган шәхесләр табылды. Авылыбыз тарихында әйтелгәнчә, авылыбызның исеме – Октябрь-Бүләк – 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе һәм, “данлы” нәсел –Бүләков- нәселен мәңгеләштерүдән килеп чыккан. Мин дә шушы ыруның бер оныгы булам, данлыклы Бүләков нәселеннән. Минем сигезенче буын бабам Бүләк исемле булган, аннан соң Мәэмин, Надерша, Мөхәммәтша, Әхматша, Баһман (безнең фамилия бишенче буын бабабызның исеменнән калган), Равил, Мәгъсүм.

5нче буын бабам турында ишеткәннәремне язасым килә. Әхматша бабай якын-тирә дә үзенең танылган оста булуы белән дан тоткан. Ул балта остасы булган. Хәзерге Азнакай – Ютазы трассасында күпер бар. Шул күперне бабай иң элек агачтан, олы итеп салган була. Шул күпер астыннан чишмә ага. Чишмә буенда бабамның зур умарталыгы була. Юлчылар үтеп киткәндә шунда тукталып ял итә торган булалар. Хәзерге көндә дә бу күперне бабам исеме белән мәңгеләштереп “Әхмәтша күпере” дип йөртәләр. Әйтеп үткәнемчә –ул балта остасы, умартачы булган. Бу сәләтләр безгә нәселдән –нәселгә килә торгандыр күрәсең. Мәгъсүм бабамның кулыннан бүгенге көндә дә балтасы төшми. “Авылыбызның йортларының барысын да салырга ярдәм иттем”, –дип сөйли бабам. Без яши торган өйне дә берүзе эшләгән ул. Шулай ук умартачы да ул. Элек-электән килгән кәсепләрне нәселебез һаман дәвам итә. Әтием дә, бабаларыма охшап, алтын куллы минем. Кулыннан килмәгән эше юк. Минем киләчәктә балаларыма ядкәр итеп сөйләрлек, горурланырлык кешеләрем бар. Әтиемнең эшләрен сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

Мин дә үзебезнең нәсел агачының бер ботагын гына бу агачта күрсәттем. Безнең нәсел агачыбыз бик зур. Без аны махсус кешедән эшләттек. Ул агачка Карамалы авылы, Октябрь-Бүләк авылы кереп беткән диярлек. Без ул агачны нәселебезнең ядкәре итеп саклыйбыз. Ул безнең бабабызның барлык балаларында да бар.

Безнең халкыбыз “Җиде буыныңны бел” – дип юкка гына әйтми ул. Үткәнне белмичә яшәү беркемгә дә гафу ителми. Мөселман – ислам дөньясы үзенең мәдәни –рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән, һәр мөселман үзенең җиде буынга кадәр белеп, аларга рухына дога укырга тиеш. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. ә мин бүгенге көн дә үземнең сигез буын бабамны беләм һәм алар белән горурланып яшим. Чыннан да, шәҗәрә ул – нәсел агачы. Буыннарыңны онытмас өчен, үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Кызыксыныйк, өйрәник, эзләник, белик! Белгәннәребезне киләчәк буыннарга тапшырыйк.























hello_html_m395e1e55.jpg


hello_html_5133da16.jpg


hello_html_31c931c2.jpg


hello_html_m375ae44.jpg

Бабам Мәгъсүм һәм әбием Рәйсә.


hello_html_mfbc9c43.jpg

hello_html_m3cf13b80.jpg


Автор
Дата добавления 30.03.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров279
Номер материала ДВ-568706
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх