Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по литературному чтению на татарском языке

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке

Скачать материал

                                    

                                                           

  2 нче сыйныф өчен уку фәненнән эш программасы

 

                                                                         I.АҢЛАТМА ЯЗУЫ

2 нче сыйныф өчен уку фәненнән эш программасы түбәндәге документларга

·        Россия Федерациясендәге мәгариф турында” 29.12.2012 ел №273 – ФЗ Федераль Законына;

·        “Мәгариф турында” 22.07.2013 ел №68-ЗРТ (ред. 23.07.2014) Татарстан Республикасы Законына

·        Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утверждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;

·        “Татарстан Республикасының халык телләре турында Законына (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г. “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”);

·        Дәүләт белем стандартларының (ФГОС) Федераль һәм региональ компонентларына. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы. М., “Просвещение”, №373, 06.10.2009.

·        Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)

·        Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә.

·         “МББУ “Яңа Дума төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2017нче уку елы өчен эш программалары турында положение”сенә (Приказ№75-осн.,25август 2017ел)

·        Р.Х.Ягъфәрова,Р.И.Раскулова “Уку китабы” 2 кисәктә

( Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

    

 

 

Программа атнага 2 сәгать исәбеннән төзелә,уку елына барысы 68 сәгать.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын авазлаштыру. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең ни­гезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп буры­чы— укучыларда аңлап-төшенеп, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү оста­лыгы тәрбияләү. Уку күнекмәсе — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор, киләчәктә төпле белем алуларына нигез. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрык­лы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте нәкъ шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныф­ларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү җитди мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә 2—4 нче сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

-баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

-төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

-яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат уку­га теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

-әсәрне уку — аның «серенә» төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү,автор белән аралашу өчен уку;

-әдәби әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

-укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

— әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыя­рын, хисләрен, хыялын һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

                                     

II. ПЛАНЛАШТЫРЫЛА ТОРГАН НӘТИҖӘЛӘР:

Танып белү универсальуку гамәлләре:

-дәреслектә ориентлаша белү;

-шартлы билгеләрнең телен белү;

-рәсем һәм схемалар нтгезендә биремнәр үтәү;

-төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

-материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү.

Регулятив универсальуку гамәлләре:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз эшчәнлегеңне контрольга алу,биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

-дәреслек геройларына,күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

-үз уңышларың(уңышсызлыкларың) турында фикер йөртү;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-үз эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-күршең белән хезмәттәшлек итү;

-үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру;

-уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

-сөйләмнең диалог формасын үзләштерү.

 

 

           III.ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ.

 

Эчтәлек

 1. Белдекле Керпедә кунакта (21 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек,җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч Һ.6.), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак,көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык Һ.6.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелүе).

Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

       Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Дәреслекнең төзелешен белергә,әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аерырга,эчтәлек битендә ориентлаша алырга, халык һәм автор әкиятләрен аерырга, иллюстрацияләр аша  әкиятләрне танырга,әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белергә,кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белергә, әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белергә ,укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аера белергә,җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белергә,автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белергә.

         Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу

2. Белмәмештә кунакта(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Шигъри формада язылган әсәрләр(Р. Вәлиева, Ф. Яруллин, Җ. Дәрзаман ,Йолдыз).             Йолдыз “Белмим” Р.Вәлиева “Замана баласы” Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк” Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

         Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга,кабатлану алымын таба белергә,мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрә белергә, әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белергә, үз эшләрен анализлый белергә,күзәтүчән, иг-лы була белергә,татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белергә,рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтә белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,үзеңдәге тискәре сыйфатларны бетерергә кирәклеген аңларга.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.                                                                  

   3. Укымышлы Ябалак янында   (4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Тукай ,Н.АхуноваА., Р Вәлиева,Р.Файзуллин, Э. Шәрифуллина әсәрләре; Г.Тукай ”Буран”; кыска шигырьләр;Н.Ахунова “Хоккулар”;Э.Шәрифуллина “Алтын балык”

 Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: күзәтүчән, игътибарлы була белергә,үзеңдәге тискәре сыйфатларны аңлау һәм  бетерү өстендә эшләргә,хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыкларга,күзәтүләр аша гомумиләштерергә,әсәрләрдән тиешле урыннарны таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

4. Аю өнендә    (8 сәгать)                                                  

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Л. Лерон,И.Туктар,Р.Миңнуллин әсәрләрен уку.

Л.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”

И.Туктар “Урман букеты”.

Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Кеше һәм табигать бергәлеген, дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзалларга,әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандырырга. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны аерырга, автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны,чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белергә, аңлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерүергә(темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

  5.  Күрү ноктасы (17 сәгать)                                                                                                                                                                      

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Р.Харис,Ш.Галиев,Ф.Садриев,Р.Миңнуллин, Р.Сарби,Г.Юнысова,Г.Гыйльманов,Н.Арсланов,

М.Әгъләмов,М.Шабаев,Н.Мадьяров,З.Минһаҗева,Г.Шаһи,Ф.Зыятдинов,Р.Файзуллин, Г.Тукай,Р.Хафизова,Җ.Дәрзаман,Б.Рәхмәт,Р.Корбан,ЛЛерон,Ә.Моталлапов, Г.Афзал,Р.Валиева әсәрләрен уку.

Үзбәя бирә белү,табигатьне җанлы итеп күрә белү ,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белү,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү. гади генә предметлардан да тылсым күрә белү ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү,матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү ,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү,тема һәм фикер уртаклыгын таба белү ,авторның төп фикерен аңлый белү.

 Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

  Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

«Эчтәлек» кә карап кирәкле әсәрне китаптан таба белергә, өй, мәктәп китапханәләреннән файдаланырга, фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләргә.

Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белергә. хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә. Үзбәя бирә белергә,табигатьне җанлы итеп күрә белергә,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белергә,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белергә. гади генә предметлардан да тылсым күрә белергә ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңларга, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белергә,матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белүергә,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белергә,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итә белергә,тема һәм фикер уртаклыгын таба белергә ,авторның төп фикерен аңлый белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

  Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

6. Балалар газета-журналлары(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын,яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация,тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку.Укылган әсәргә анализ ясау.Татар телендә чыга торган балалар журналларын белү. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштырырга(интонация,тон, темп саклап кычкырып уку),автор бирергә теләгән картинаны күзалларга, эчтән укый белергә күнегергә, чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча укырга,укылган әсәргә анализ ясый белергә,татар телендә чыга торган балалар журналларын белергә. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

    Милли төбәк компоненты: Балалар газета-журналлары белән танышу.

  7. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Морат, Г.Хәсәнов, Ә.Еники, Р.Мингалим, Йолдыз, Ф.Сафин, М.Фәйзуллина, Р.Газизов, С.Урайский, Л.Лерон, М.Галиев,М.Шабаев, Э.Шәрифуллина, Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева, Р.Корбан әсәрләре.

Әсәрләрне анализлый белү, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белү,картиналардагы матурлыкны күрә белү, табигатьнең матурлыгын күрә белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Әсәрләрне анализлый белергә, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белергә,картиналардагы матурлыкны күрә белергә, табигатьнең матурлыгын күрә белергә.

 Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

8. Кызык һәм көлкеле хәлләр(6 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Л.Лерон,М.Галиев,М.Шабаев,Э.Шәрифуллина,Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева,Р.Корбан,Йолдыз әсәрләре.

Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңлау,үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңлау, бетерү өстендә эшләү,язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенү,юмор хисен аеру, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнү,чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыклау.

Төрле эшләрне бәяләү критериесе: :үзләштерүнең, эшнең дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.

Укуны бәяләү:

“5”- текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле сөйләү, укуган текстка исем кую,сорауларга төгәл җавап бирә белү;

 “4”- текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда,  шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү, кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алыштыру;

“3”- текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлү һәмисем куч алмау,сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзтү;

“2”- текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,  укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, тестны кисәкләргә бүлә алмау.

Диалогик сөйләмне бәяләү:

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

 Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә:яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру.

                       

 

 

 

   Тематик планлаштыру

 

№ п/п

Бүлек исеме

Сәгатьләр саны

1

Халык авыз иҗаты

11

2

Автор әкиятләре

7

3

Әдәби жанрлар

45

4

Библиографик культура

5

5

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

һәр дәрестә

Барлыгы

68

 

 

       

   

Календарь  - тематик планлаштыру

 

 

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Д       Үткәрү

         вакыты

План

факт

1.

 

Белдекле керпедә кунакта.

1

 

 

2.

Автор  әкиятләре.  Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкияте

1

 

 

3.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге

1

 

 

4.

 Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы. 

1

 

 

5.

Хайваннар турында татар халык әкиятләрендә төп герой, аның характеры. “Батыр әтәч” татар халык әкиятен уку.

1

 

 

6.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку. “Әтәч патша” әкияте.

1

 

 

7.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке”. Борынгы әкиятләр

1

 

 

8.

 Риваять турында гомуми күзаллау. Аз булса да үз акылың булсын.М. Гафури “Тавык белән үрдәк” шигъри әкияте, “Тавык нигә суда йөзә алмый?” риваяте

1

 

 

9.

Россия халыклары әкиятләре.  Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте “Хәйләкәр керпе”

1

 

 

10.

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр. Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы.

1

 

 

11.

 

12

Тылсымлы әкиятләр.  Сюжет куелышы.   Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). “Гөлчәчәк” әкияте

1

 

 

13.

Тылсымлы дөньядагы предметлар, булышчылар.”Өч кыз” әкияте өстендә эш.

1

 

 

14.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

1

 

 

15.

 Юмористик әсәрләр. Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр.

1

 

 

16.

Юмористик әсәрләр. Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

1

 

 

17.

 

18.

Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”. Әкияти вакыйгалар.

1

 

 

19.

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур  ”Кырмыска һәм малай”

1

 

 

20.

Автор һәм халык әкиятләрендә охшашлык.”Музей йортына сәяхәт” Г.Вәлиева “Су әкияте”

1

 

 

21.

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү.  Йолдыз “Белмим” әсәрен уку.

1

 

 

 

22.

Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Р.Вәлиева “Замана баласы”.

1

 

 

23.

Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”.

1

 

 

24.

Җанлы сөйләмнең мөһим чаралары . Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”..

1

 

 

25.

Дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуы.”Музей йортына сәяхәт”.

1

 

 

26.

Хоккулар. Кыска шигырьләр. Н.Ахунова “хоккулар”ы

1

 

 

27.

Лирик герой. Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”. Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

1

 

 

28.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

1

 

 

29.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”

1

 

 

30.

”Музей йортына сәяхәт”. “Музей йорты”. Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

1

 

 

31.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”.

1

 

 

32.

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу. Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

1

 

 

33.

Күзәтү ноктасы. Р.Харис “Төсле рәсем”.

1

 

 

34.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары. Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”.

1

 

 

35.

Хыялда тудырылган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем”.

1

 

 

36.

”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”.

1

 

 

37.

Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен  уку.

1

 

 

38.

Чагыштыру, контраст, җанландыру. Н.Арсланов “Сезнеке”

1

 

 

39.

Дөньяга төрлечә караш. М.Әгъләмов “Ямь-яшел”.

1

 

 

40.

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге) Н.Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”.

1

 

 

41.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Ф Садриев “Боз өстендә”

1

 

 

42.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”

1

 

 

43.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Фәйзуллин “Бинокль”

1

 

 

44.

Син-миңа, мин сиңа карыйм. Р.Хафизов “Күңел күзе”

1

 

 

45.

Алар-безгә,  без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”

1

 

 

46.

Әсәр геройларының тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау. Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”.

1

 

 

47.

”Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”

1

 

 

48.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”

1

 

 

49.

Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”.

1

 

 

50.

”Музей йортына сәяхәт”.Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”

1

 

 

51.

 

52.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”

1

 

 

53.

Үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”,”Юкка малай булганмын”

1

 

 

54.

Хикәя герое. Р.Вәлиева “Шатлык кызы”.

1

 

 

55.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”.

1

 

 

56.

Балалар журналлары.

1

 

 

57

Балалар газеталары

1

 

 

58

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”.

1

 

 

59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья.Г.Хәсәнов “Имән каргасы”

1

 

 

60.

Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт.

1

 

 

61

Кышкы урман матурлыгы. Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.

1

 

 

62

Якты күл сагышы. Ф.Сафин”Якты күл сагышы” М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”.

1

 

 

63.

Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер”

1

 

 

64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”

1

 

 

65.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәри-фуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”

1

 

 

66.

Искитмәле тамаша-лар.М.Галиев “Тамаша”, М.Мөхәммәтшин ”Көчле булсам”.

1

 

 

67.

“ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр.

1

 

 

68

Җәйге биремнәр.

“Сабантуй”газетасында кунакта

 

 

1

 

 

                                                     

 

 

 

 

 

 

                                                                                      

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 296 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.10.2017 1537
    • DOCX 169 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кабирова Ильсеяр Минсалиховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кабирова Ильсеяр Минсалиховна
    Кабирова Ильсеяр Минсалиховна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7391
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 163 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 305 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 203 человека

Мини-курс

Стратегия продаж и продуктовая линейка: успех в современном бизнесе

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Реклама для роста бизнеса: эффективные стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 19 регионов

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 112 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 57 человек