Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Педагогик киңәшмә тарафыннан расланды

Беркетмә № 1, 29 август 2015 нче ел

Мәктәп директоры Миннибаев

__________

имза Ф. И. О

175 боерык тарафыннан кабул ителде

29 нчы август 2015 ел



2 нче А сыйныфындататар теленнән эш программасы

атнага -3 сәг.,барлыгы -105 сәг.

Төзүче: Мингазова Фәния Ризвановна

Директор урынбасары белән килешенде ______ Лысюк Р. М.



Башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсендә каралды һәм кабул ителде

Беркетмә № 1 «29 август» 2015 ел _________ Зиннатуллина Ф.Р.

имза Ф.И.О



Яр Чаллы

2015

АҢЛАТМА ЯЗУЫ


2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2010)

2. Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре “3нче урта белем бирү мәктәбе” Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе” нең 2015-2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына нигезләнеп төзелде.


Сәгатьләр саны: атнасына 3 сәгать исәбеннән елына 105 сәгать.

Укыту – методик комплекты:

  1. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен “Татар теле һәм әдәбияты” Үрнәк программалар. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. Татарстан китап нәшрияты, );

  2. Ф.Ф.Харисов. Ч.М.Харисова, Е.А.Панова, Татар теле Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел

  3. Ф.Ф.Харисов. Ч.М.Харисова, Е.А.Панова, Татар теле Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел










2 нче сыйныфлар өчен төзелгән татар теле программасы алдына түбәндәге бурычлар куела:

1.Күптөрле халыклар яши торган илнең гражданнары буларак, туган телне өйрәнү аша укучыларда үзара дуслык һәм татулык хисләре тәрбияләү, төрле мәдәниятләрне өйрәнү нәтиҗәсендә яшь буында үз милләтеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Татар теленең түбәндәге бүлекләреннән укучыларга белем бирү дәвам иттерелә:

2.1. Фонетика, орфоэпия һәм орфография буенча:

- сузык авазлар һәм аларның хәрефләре, сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы;

- тартык авазлар һәм аларның хәрефләре, тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы;

- сүз басымы.

2.2. Морфология буенча:

- берлек һәм күплек сандагы исемнәр, баш хәреф белән белән языла торган исемнәр;

- хикәя фигыльнең заман мәгънәләре;

- сыйфатлар һәм аларның мәгънәләре.

2.3. Синтаксис буенча:

- сүзтезмә һәм җөмлә төшенчәләре;

- җөмләнең баш кисәкләре, аларның белдерелүе, татар һәм рус телләрендә урнашу тәртибе.

3. Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

4. Күләме буенча зур булмаган татарча текстларны аңлап уку һәм эчтәлеген сөйләү.

5. Укучыларның яшенә һәм кызыксыну даирәсенә туры килгән темаларга әңгәмәләр кору,бу вакытта тел чараларыннан тиешенчә файдалану.

6. Укучыларның төрле мәдәниятләргә, шул исәптән татар милли мәдәниятенә карата мәгълүматларын үстерү.



Программаның эчтәлеге


Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1.

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

7 +3 (БСҮ)

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелгән язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

2.

Авазлар һәм хәрефләр

37+6(БСҮ)

Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. [а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Я, ю, е хәрефләре. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыклары, аларны белдергән хәрефләрне дөрес язу. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.

3.

Сүз

5+3(БСҮ)

Сүзләрнең төрле мәгънә белдерүе. Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзелү. Татар телендә сүз басымы.Аны дөрес куярга өйрәнү.Рус телендәге сүз басымының урыны.

4.

Морфология

21+4(БСҮ)

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту, рус теле белән чагыштыру. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Баш хәреф белән белән языла торган исемнәр.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары турында өйрәнгәннәрне ныгыту. Заман формалары турында төшенчә бирү, рус теле белән чагыштыру.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру, өйрәнелгәннәрне ныгыту, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Антоним сыйфатлар.Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Бирелгән җөмләләрдән яки әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен табу, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

5.

Синтаксис

11+2(БСҮ)

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру.

6.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1+4(БСҮ)

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

22

Укытучының (иптәшеңнең) сорауларын аңлап, гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән далогны (монологны) дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар, изложение һәм сочинениеләр язу.

Аерым рәсемнәр яки предметларны сурәтләгәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану.

Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнекмәләре булдыру.

Сөйләм үстерү өчен темалар:

  • Уку-язу әсбаплары.

  • Яшелчә бакчасында.

  • Әниемә булышам.

  • Милли ризыклар.

  • Шәһәр транспорты.

  • Туган як табигате.

  • Туган көнем.

  • Яраткан ризыгым.

  • Безнең мәктәп.

  • Якын дусларым.

  • Татар теле дәресендә.

  • Җәйге ял.



Барлыгы

105
























2 нче сыйныф укучыларының белем , осталык һәм күнекмәләренә таләпләр

Татар алфавитын яттан белү. Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларыңның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру, татар телендәге сүзләрнең калын яки нечкә әйтелеше сузыкларга бәйле булуын аңлату.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру; ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Я, ю,е хәрефләрен дөрес язу.

Сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтү; авазларны шартлы билгеләр белән күрсәтү.

Татар телендә сүз басымын дөрес кую, рус сүзләре белән чагыштыру.

Өйрәнгән темаларны файдаланып, орфографик хаталары булган сүзләрне (җөмләләрне) төзәтә белү.

Сүзнең мәгънәләре төрле булуын белү; укытучы биргән яки дәреслектә очраган сүзләрне “Дөрес әйт, дөрес яз!”, “Татарча-русча”, “Русча-татарча”, “Аңлатмалы сүзлек”ләрдән табып әйтү, өйрәнелгән тема буенча төрле биремнәр үтәү.

Сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, фигыльләрнең мәгънәләрен аңлап, сораулар кую, аларны җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, баш хәреф белән языла торган исемгәрне истә калдыру. Фигыль сорауларын, заман мәгънәләрен аеру (терминны әйтмичә).

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның белдерелүен күзәтү .Баш кисәкләрнең татар һәм рус телләрендә төрлечә урнашуын аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аңлау.

Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән тизәйткеч, табышмак, мәкаль-әйтемнәрне ятлау һәм аларны язу.

15-20 сүз чамасы булган текст буенча, укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар (яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10-15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20-25 сүз.






Календарь-тематик план

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль диктант


Сүзлек диктант


Күчереп

язу


Сочине

ние


Изложе

ние


План төзү



БСҮ

Дәреслекнең авторы, елы

Тәрҗемәкүн.


диалог

монолог


Татар теле

2

105

3










Ф.Ф.Харисов,

Ч.М.Харисова,

Е.А.Панова 2013 ел





2015-2016 нчы уку елына методик темалар

Шәhәрнеке

Мәктәпнеке

Укытучыныкы

II буын дәүләт стандартларын тормышка ашыру һәм белем бирү сыйфатын күтәрүдә методик эшчәнлекнең стратегик юнәлеше буларак, педагогларның өзлексез үсеш процессы.

II буын дәүләт стандартларын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыруда педагогларның, укучыларның, ата-аналарның нәтиҗәле эшчәнлеген формалаштыру, үстерү аша белем сыйфатын күтәрү.

Яңа технологияләргә нигезләнеп укучыларның иҗади фикерләвен үстерү.






Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра,уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру. Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү.модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.

Укучыларның 2нче сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.





Календарь – тематик план

Т/С

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг

са-ны


Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

КИМ

Махсус белем һәм күнекмәләр




Белем

Күнекмә

универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ)

план

факт

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (10 сәг.)

1

1

БСҮ. “Исәнме,мәктәп!”.


1

01.09


Сүзләр, сүзтезмәләрне, җөмләләрне кабатлау.

Сүзләр, сүзтезмәләрне дөрес уку һәм язу.



К.:

- әңгәмәдешең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

Ш.:

-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;


2

2

Сүзлекләр.

1

03.09


Сүзлекләрдә сүзләр алфавит тәртибендә урнаша. Сүзләрнең әйтелеше белән язылышы туры килү-килмәүне күзәтү

Сүзләрне сүзлекләрдән таба белү.


3

3

Иҗек

1

04.09


Сүздә ничә сузык аваз булса, шуның кадәр иҗек була. Иҗек чиген сүзне укып, әйтеп карап та билгеләргә мөмкин.

Иҗек чиген билгели ала, сүзләрне иҗекләргә булеп яза.


4

4

Сүзләрне юлдан- юлга күчерү

1

8.09


Сүзләрне иҗекләргә бүлү күнегүләре

Татар теленең иҗек калыпларын белү Иҗек чиген билгели ала, сүзләрне иҗекләргә булеп яза




5

5

Предметны, билгене, эшне белдерә торган сүзләр

1

10.09


Предметны, билгене, эшне белдерә торган сүзләр

Сүз төркемнәрен аера белү

Р.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү;

Ш.:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

К.:

-парларда һәм күмәк эшли белү;



6

6

Баш хәрефтән языла торган сүзләр Шәһәр, авыл, елга исемнәре, хайван кушаматларында баш хәреф.

1

11.09


Кеше исемнәре, фамилияләр баш хәреф белән языла. Шәһәр, авыл, елга исемнәре, хайван кушаматлары баш хәреф белән языла.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне дөрес язу. Шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын дөрес яза.



7

7

БСҮ “Яшелчә бакчасында”.

1

15.09

17.09

Яшелчә бакчасында” дигән темага хикәя язарга өйрәнү.

Бирелгән рәсем буенча бергәләп җөмләләр төзү.


8

8

Кереш контроль эш.

1

17.09

15.09



Кереш контроль эш.


9

9

Җөмлә.

1

18.09


Җөмлә тәмамланган уйны белдерүче сөйләм берәмлеге.

Җөмләләрне дөрес төзи белә.



10

10

БСҮ. “Укыган мәктәбем”.

1

22.09




Мәктәп турында сөйләү.



Авазлар һәм хәрефләр. (43 сәг.)




25.09


11

1

Татар теленең алфавиты.

1

25.09


Татар алфавитында 39 хәреф бар. Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә языла. Һәр-бер хәрефнең үз урыны һәм исеме бар.

Алфавитны яттан белә.

Ш.: - шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

К.:- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

Т.:- дәреслектә бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаша диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.



12

2

Сузык авазлары һәм аларның хәрефләре

1

29.09


Татар телендә сузык авазлар ике төркемгә бүленә: калын сузыклар - [а], [у], [о], [ы]; нечкә сузыклар - [ә], [ү], [ө], [э(е)], [и].

Сузык авазлар классификациясен белә.



13

3

Күчереп язу. “Туган җиребез”.

1

01.10




Күчереп язу.


14

4

Хаталарны анализлау.

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

02.10


калын сузыклар - [а], [у], [о], [ы]; нечкә сузыклар - [ә], [ү], [ө], [э(е)], [и].

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру.



15

5

Сингармонизм законы.

1

06.10


Татар телендә сузык-ларның калынлыкта яки нечкәлектә ярашуы.

Калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтә белә. Татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына бусынуын яки буйсынмавын аңлату.

Т.:- кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

К.:- әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

- аерым темаларга сорауларга җавап бирә белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Р.: -өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;



16

6

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре.

1

08.10


А хәрефе [а] авазын белдерә. [а] – сузык аваз. Аны әйткәндә тел артка таба хәрәкәт итә, телнең арткы өлеше йомшак аңкауга таба күтәрелә. Татар телендәге [а] авазы рус телендәге [а] га караганда арттарак ясала. Татар сүзләрендә беренче иҗектә [а] авазы [о] авазына якын әйтелә.

Татар телендә [а] авазын дөрес әйтә.



17

7

[a] авазы. А хәрефе.

1

09.10


Дөрес язу.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

К.:- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

Т.:-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сөйләү;

- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга;



18

8

[ә] авазы. Ә хәрефе.

1

13.10


Ә хәрефе [ә] авазын белдерә. [ә] авазын әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итә, телнең очы аскы кискеч тешләргә тиеп тора, авыз киң ачыла.

[ә] авазын дөрес әйтә.



19

9

[о] авазы. О хәрефе.


1

15.10


[о] авазы – кыска, калын сузык аваз. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. [о] авазы кергән татар сүзләрендә икенче, өченче иҗекләрдә [ы] авазы о-лаша.


Өйрәнгән авазларны сөйләмдә куллана ала.


Т.:- кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:

- парларда һәм күмәк белән эшли белү;

-үрнәк буенча эшли белү;

- тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

П.:

- яңа сүзләрне , сүзтезмәләрне бер-берсеннән аера белү;



20

10

БСҮ. “Уку-язу әсбаплары”.

1

16.10


Көндәлек тормышта файдалана торган уку әсбапларын куллана диалог сөйләме.

Белемнәрне практикада куллану.




21

11

[ө] авазы. Ө хәрефе. Сүзлек диктанты.

1

20.10


[ө] – кыска сузык аваз, [о]ның нечкә пары. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә, нечкә әйтелешле сүзләрдә языла.

[ө] авазын дөрес әйтә.

Сүзлек диктанты.


22

12

[у], [ү] авазы. авазы. У, ү хәрефләре.

1

22.10


[у] әйтелеше белән рус телендәге [у] кебек. У хәрефе калын әйтелгән иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла. [ү] – озын сузык. Ү – нечкә әйтелгән иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла.

Авазларны дөрес әйтә.



23

13

Контроль диктант “Көзге урман”.

1

23.10






Ш.:

- татар теленә ихтирам тәрбияләү;

М.:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

П.:- әңгәмәдәшең биргән сорауга тулы җавап бирә белү;

- ишетү хәтеренең күләмен үстерү;

Контроль диктант


24

14

Хаталарны анализлау.

[ы] авазы. Ы хәрефе.

1

27.10


Ы хәрефе ике аваз белдерә. Татар сүз-ләрендә ул кыска, тар итеп әйтелә - [къыш]. Рус сүзләрендә киң итеп әйтелә: - [сыр]. Иркен рәвештә сүз башында, сүз уртасында килә ала.

Дөрес әйтә.



25

15

[э] авазы. Э хәрефе.


1

29.10


Язуда [э] белдерү өчен, сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла (элмәк, күгәрчен).

Дөрес әйтә.



26

16

Татар һәм рус телләрендә сузык авазларның үзенчәлекләре

1

30.10


Татар һәм рус телләрендә сузык авазларның үзенчәлекләре аера белү




27

17

БСҮ. Диалогик сөйләмне үстерү. “Туган көнем”.

1

10.11


Туган көнем” темасы буенча сөйләшү.

Диалог төзи белә.

Ш.:

- татар телен куллануда уңай караш булдыру;

М.:

- укылнган мәглүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- эш тәртибен үти белү;

- әңгәмәдәшең белән аралашу күнекмәсен камилләштерү;

П.:- әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга өйрәтү;



28

18

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре.

1

12.11


Яңгырау тартыклар яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр. Саңгырау тартыклар шаудан гына торалар.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның бүленешен белә.



29

19

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

13.11


Яңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. Саңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Яңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру. Саңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.



30

20

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар темасын ныгыту.

1

17.11




Ш.:-татар теленең ролен аңлау;

М.:

- уку эшчәнлеген оештыра белү;

-укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

П.:

- ситуатив күнегүләр аша диалогалар төзү;

- грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;



31

21

[к] авазы, [къ] авазы.

К хәрефе.

1

19.11


К хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри [къар], [кер]. Рус теленнән кергән сүзләрдә к хәрефе рус телендәгечә әйтелә.

Калын һәм нечкә сузыклы сүзләрдә [къ] авазын дөрес әйтү.



32

22

БСҮ “Милли ризыклар”

1

20.11


Татар халык ашлары.

Татар халык ашларын атау.



33

23

[г] авазы, [гъ] авазы. Г хәрефе.


1

24.11


Г хәрефе татар телендә калын сүзләрдә ул [гъ] авазын, нечкә сүзләрдә йомшак [г] авазын белдерә.

Авазларны дөрес әйтә белә.



34

24

[в] авазы, [w] авазы. В хәрефе.


1

26.11


В хәрефе ике авазга билге булып йөри. Татар һәм гарәп сүзләрендә В хәрефе [w] авазын белдерә. Калын сүзләрдә [w] - [у], нечкә сүзләрдә [ү] авазына якын әйтелә.

Татар һәм гарәп сүзләрендә [w] авазын дөрес әйтә.

Ш.:- аралашуда татар теленең мөһимлеген аңлау;

М.:

- күнекмәләрен системалаштыру;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

П.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыру;

-программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;



35

25

Хаталарны анализлау.

[һ] авазы, [х] авазы Х, һ хәрефләре.


1


27.11


В в хәрефен дөрес язу, авазын дөрес әйтү

[һ] авазы – шаулы саңгырау тартык. Татар телендә ул башлыча гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла. [х] – шаулы, саңгырау тартык.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

Х, һ хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы үзләштерелә.




36

26

БСҮ. “Шәһәр транспорты”.

1

01.12


Юл йөрү кагыйдәләре.

Белемнәрне практикада куллану.




37

27

[җ] авазы. Җ, хәрефләре.

1

03.12


[җ] авазын әйткәндә, телнең очы аскы кискеч тешләр артында була, ә алгы һәм урта өлеше, каты аңкауга таба күтәрелә.

Җ кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү.



38

28

[ң] авазы. Ң хәрефе.

1

4.12


[ң] – яңгырау, борын авазы. Бу аваз ясалганда кече тел телнең арткы өлешенә таба төшә, һава агымының бер өлеше борын куышлыгы аша уза.

ң хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү.

Ш.:

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу;

М.:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

П.:

- татар хәрефләрен бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;




39

29

Й хәрефе.

1

8.12


[й] – яңгырау тартык. Бу аваз ясалганда, тел очы аскы теш казналарында була, ә телнең урта бер өлеше каты аңкауга таба күтәрелә, ярык барлыкка килә. Үпкәдән килә торган һава шул ярыктан өрелеп чыга. Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Й хәрефенең дөрес язылышын үзләштерү.



40

30

[йа] , [йә] аваз кушылмалары. Я хәрефе.

1

10.12



41

31

[йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефләре.

1

11.12


Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.




42

32

[йы], [йэ] аваз кушылмалары.

Е хәрефе.

1

15.12






43

33

Ь хәрефе ( нечкәлек һәм аеру билгесе).

1

17.12


Иҗекнең нечкә әйтелешен белдерүе.

Нечкәлек һәмаеру билгесен белдерүе.

Рус теленнән кергән сүзләрдә тартык авазның нечкәлеген белдерүе.

Ъ, Ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Ш.: -татар теленә карата ихтирамла караш булдыруны дәвам итү;

- шәхси гигиена мөһимлеген аңлау;

М.:

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү кунекмәләрен камилләштерү;

- парлап эшләү;

- рәсем буенча җөмләләр төзи белү;

П.:- дөрес сорау куя белү кунекмәсен камилләштерү;

- аңлаган мәгълүмат турында фикер йөртергә өйрәтү;

- бирелгән тема буенча сорау куя бирә белү күнекмәсен камилләштерү;



44

34

Контроль диктант. “Бакчада”.

1

18.12




Контроль диктант


45

35

Хаталарны анализлау. Күнегүләр эшләү.

1

22.12



Белемнәрне практикада куллану.




46

36

Калынлык (ъ) хәрефе. Сүзлек диктанты.

1

24.12


К, г хәрефләренең калынлыгын белдерүе.

Калынлык һәм аеру билгесен белдерүе.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.





47

37

БСҮ. Монологик сөйләм үстерү. “Татар теле дәресендә”.

1

25.12


Татар теле дәресендә” темасы буенча сөйләшү.

Бирелгән темага 4-5 җөмлә төзеп әйтә белә.



48-49

38-39

[ц], [щ] авазлары. Ц,щ хәрефе.

2

12.01

14.01


Ц, щ хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

Щ хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укый һәм яза.

Ш.:

- бәйрәмнәрнең җәмгыяттәге ролен аңлау;

М.:

- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү;- күмәк эшибелү;

-рәсем буенча җөмләләр төзү күнекмәләрен арттыру;

П.: - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларга таянып сораулар куя бирү;

-сүзлек байлыкларын үстерү;



50

40

Ныгыту дәресләре.

1

15.01






51

41

Сүз ахырында яңгырау тартыклар.

1

19.01


[п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [гъ] яңгырауларына әйләнә: [китап] - [китабыбыз.]

Дөрес һәм пөхтә яза, дөрес әйтә белә.



52

42

Сүз ахырында саңгырау тартыклар.

1

21.01


Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру.

Белемнәрне практикада куллану.




53

43

Авазлар һәм хәрефләр. Гомумиләштереп кабатлау.

1

22.01



Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү.



Сүз һәм җөмлә (8 сәг.)




29.01

54

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

26.01


Сүздә ничә сузык булса, шуның кадәр иҗек була.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

Ш.:

-үз-үеңне тоту кагыйдәләре белән танышу;

- татар милләтенең мәдәнияте белән кызыксындыру;

М.:

- куелган сорауларга җавап бирә белү;

П.:

- өйрәнгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең сүзләрен кире кага, ралый белү;



55

2

Татар теленең иҗек калыплары.

1

28.01


Ачык, ябык, калын, нечкә иҗек калыплары турында белемнәрне барлау.

Алган белемнәрне куллана.



56

3

БСҮ “Туган як табигате” рәсем буенча сөйләү.

1

29.01


Рәсемгә нигезләнеп үз фикерен әйтә белү




57

4

Татар телендә сүз басымы.

1

02.02


Басым һәрвакыт сузык авазга төшә.

Сүзләргә дөрес басым куя.



58

5

БСҮ. Изложение “Кышкы урман”.

1

4.02





59

6

Хаталарны анализлау. Рус телендәге сүз басымының урыны.

1

5.02


Рус телендәге сүз басымының урынын төшенү.

Белемнәрне практикада куллану.




60

7

Сүз” темасын кабатлау.

1

9.02






61

8

БСҮ. “Туган көнем”.

1

11.02



Сорауларга тулы җавап бирә.



Морфология (26 сәг.)




19.02

62

1

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

1

12.02


Сүзләр төрле мәгънәгә ия. Алар предмет, затны, предметның билгесен, эшен белдерәләр.

Сүз төркемнәрен аеру.

Ш.:

- әхлакый кагыйдәләрнең мөһимлеген аңлау;

М.:-тыңланган мәгълүмат эчтәлегенә бәя бирү;

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү;

П.:

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

- сүзлзрне бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;



63

2

Исем.

1

16.02


Предметны белдереп, кем? нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләр исем дип атала.

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу.



64

3

Кем? Нәрсә? сораулары.

1

18.02


Татар телендә кешеләргә карата гына кем? соравын куеп була.

Кем? соравына җавап биргән кеше исеме, фамилияләре баш хәрефтән языла.



65

4

БСҮ. “Яраткан ризыгым”.

1

19.02


Үзенең яраткан ризыгы турында сөйли белү

Сөйләм телен үстерү



66

5

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

1

25.02


Күплек сандагы исемнәргә –лар, -ләр кушымчалары ялгана. Борын аваз хәрефләренә беткән исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана.

Исемнәрнң берлек һәм күплек сан формалары

Кушымчаларны дөрес ялгый белә.

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.



67

6

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы.

1

26.02


Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы.

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышын үзләштерү.

Ш.:- җәмгыять урыннарында узеңне тоту кагыйдәләре белән танышу;

- татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

М.:

- эш урынын тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- үрнәк буенча эшли белү;

П.:

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү;



68

7

Күплек сан кушымчаларын рус теле белән чагыштыру

1

01.03






69

8

Исемнәрне кабатлау.

Сүзлек диктанты.


1

03.03


Исем. Аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту.

Бирелгән темага 4-5 җөмлә төзеп әйтә белә.

Сүзлек диктанты.



70

9

Фигыль.

1

04.03



Дөрес һәм пөхтә яза белә.



71

10

Нинди? Кайсы? сораулары.

1

10.03


Сыйфат сораулары белән таныштыру.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану.



72

11

Фигыльләрнең заман белән төрләнеше.

1

11.03


Фигыль заман белән төрләнә.

Рус теле белән чагыштыра белә.

Ш.:

-шәхесара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

М.:

- әңгәмәдәш белән аралашу күнекмәсен ныгыту;

- билгеле темаларга каралган сорауларга җавап бирә белү;

П.:

- терәк сүзләр ярдәмендә даилоглар төзү;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне ишетү аша аера белү күнекмәсен ныгыту;



73

12

Үткән заман.

1

15.03


Үткән заманда килгән фигыль эшнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда, элек булганлыгын белдерә һәм нишләде? нишләгән? кебек сорауларга җавап була. Үткән заман хикәя фигыльләренә юклыкта -ма, -мә кушымчаларына ялгана.

Бирелгән җөмләләрдән, аерым тексттан үткән заман хикәя фигыльне таба белү.



74

13

Хәзерге заман.

1

17.03


Хәзерге заманда килгән фигыль эшнең сөйләү вакытында эшләнүен күрсәтә һәм нишли? нишлим? нишлибез? сорауларына җавап бирә.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.



75

14

БСҮ. “Әниемә булышам”.


18.03






76

15

Киләчәк заман.

1

31.03


Киләчәк заманда килгән фигыль эшнең киләчәктә булачагын белдерә һәм нишләр? нишләячәк? Сорауларына җавап була.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.



77

16

Контроль диктант

1

1.04





Контроль диктант


78

17

БСҮ. Диалогик сөйләм үстерү “Җәйге ял ”.

1

05.04


Татар теле дәресендә” темасына сөйләшү.

Бирелгән диалогны дәвам итә белә.



Ш.:

- эстетик тәрбия бирү;

М.:

- рәсем буенча җөмләләр төзү;

-ситуатив күнегүләр аша аралашу күнекмәсен ныгыту;

П.:

- татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү;

-дәреслектәге бирелгән үрнәк диалогларның эчтәлеген сөйли белү;



79

18

Фигыльләрне кабатлау. Сүзлек диктанты.

1

07.04



Сүзлек диктанты.


80

19

Фигыльләрнең заман формаларын рус теле белән чагыштыру

1

8.04



Өйрәнелгән грамматик калыпларны сөйләмдә куллана.



81

20

Сыйфат.


1

12.04


Предмет билгеләрен белдергән сүзләр нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә һәм сыйфат дип атала.

Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу.




82

21

Нинди? Кайсы? сораулары.

1

14.04


Сыйфат сораулары белән таныштыру.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану.



83

22

Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләре.

1

15.04


Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш була.

Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләре.



84

23

Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, сөйләмдә дөрес куллану.

1

19.04


Эшне, хәрәкәтне һәм хәлне белдергән сүзләр фигыль дип атала.


М.:

-әңгәмәдешең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

Ш.:

-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;




85

24

Сыйфат” темасын кабатлау.

1

21.04


Бирелгән җөмләләрдән, аерым тексттан сыйфатларны таба белү.

Сыйфатларны русчадан татарчага тәрҗемә итә белү.



86

25

БСҮ “Тәрҗемә күнегүләре”.

1

22.04


Туплаган белемнәрне гамәлдә куллану белү




87

26

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

1

26.04


Сүз төркемнәрен аера белү.

Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.



Синтаксис (13 сәг.)





30.04

88

1

Сүзтезмә һәм җөмлә.

1

28..04


Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең үзара мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе сүзтезмә дип атала.

I зат тартым кушымчаларын сөйләмдә куллана.

Ш.:- әхлакый кагыйдәләрдә ориенлашлашу, аларна үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.: -үрнәк буенча эшли белү;

- тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

П.:- яңа сүзләрне , сүзтезмәләрне бер-берсеннән аера белү;



89

2

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

1

29.04


Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.




90

3

Җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

03.05


Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмәт бирү.




91

4

БСҮ. Сочинение. “Безнең якта яз”.

1

5.05


Бакчада” темасына сөйләшү.

Мөстәкыйль эшли.



92

5

Хаталарны анализлау. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

6.05


Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату.

Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

П.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү;

Ш.:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:

-парларда һәм күмәк эшли белү;



93

6

Ия.

1

10.05


Кем? яки нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүз ия дип атала.

Сорауларга тулы җавап бирә.



94

7

Хәбәр.

1

12.05


Иянең эшен белдергән сүз хәбәр була.




95

8

Ия, хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре.

1

13.05


Җөмләнең баш кисәкләренең урнашу тәртибе.

Җөмләнең баш кисәкләрен рус теле белән чагыштыру.



96

9

Җөмләдә баш кисәкләрнең урнашу тәртибе.

1

17.05


Җөмләнең баш кисәкләренең урнашу тәртибен күзәтү.

Җөмләдә бер сүздән икенче сүзгә сорау куя һәм җөмләнең баш кисәкләрен сорауларга карап таба белә.



97

10

Җөмләдә баш кисәкләрне рус теле белән чагыштыру.

1

19.05


Җөмләнең баш кисәкләрен рус теле белән чагыштыра белү.


П.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү;

Ш.:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:

-парларда һәм күмәк эшли белү;



98

11

Контроль диктант “Җәй”.

1

20.05


Синтаксик анализ үрнәге белән таныштыру.


Контроль диктант


99

12

Хаталарны анализлау.

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре.

1

24.05



Тәрҗемә күнкекмәләре булдыру.



100

13

Синтаксик анализ.

1

26.05


Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.




Ел буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (5 сәг.)


101

1

Авазлар һәм хәрефләр.

1

27.05


Авазларның сузыкларга һәм тартыкларга бүленеше.

Авазларны аерып таный белә.

М.:- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

П.: -дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сөйләү;

- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга;



102

2

БСҮ. Җәйге ял турында әңгәмә

1

28.05


диалогик һәм монологик сөйләм

Бәйләнешле сөйләмне үстерү



103

3

БСҮ. “Туган як табигате”

1

30.05


Бәйләнешле сөйләмне үстерү

Рәсем буенча сөйли алу



104

4

БСҮ. Җөмлә, тыныш билгеләре

1

30.05


Бәйләнешле сөйләмне үстерү

Тыныш билгеләрен дөрес кую



105

5

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре.

1

31.05


Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм монологик сөйләм

Бәйләнешле сөйләмне үстерү





Телдән җавап бирүне бәяләү:



Тыңлап җавап бирүне бәяләү:

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. тулаем аңлады”;

  2. өлешчә аңлады”;

  3. аңламады”.


Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5”ле куела.

2 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 7-8 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса,4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, “3”ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2”ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5”ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса,2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, “4”ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә,сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләрҗибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, “3”ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белә җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, “2”ле куела.






Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. Татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. Сорауларга җавап язу;

  3. Сүзлек яки контроль диктантлар язу;

  4. Изложение язу;

  5. Сочинение язу.

Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме


Сыйныф

Эш төрләре

2

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение


7-10 сүз

20-25

15-20

10-15


Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме


Сыйныф

Эш төрләре


2

Сүзләр

Җөмләләр


8-13

4-5


Күчереп язуны бәяләү

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.


Диктантларны бәяләү



Сыйныф

Эш төрләре

2

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение


7-10

20-25

15-20

10-15


2 нче сыйныфта орфографик хаталар гына искә алына.

Хатасыз яки тупас булмаган 1хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктацион хаталы эшкә “3”ле куела.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.


Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзлешендә) хата җибәрелсә, “5”ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлекле сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4”ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3”ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.


Грамматик күнекмәләрне бәяләү

Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язмача тикшерелә.


Грамматик белемнәрне бәяләү

Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга 1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, “5”ле куела.

Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, “4”ле куела.

Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, “3”ле куела.

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә, “2”ле куела































Татар теленнән практик эшләр







Эш төре.


Сәгать саны

1нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Сәгатьләр

саны

Күчереп язу.







Контроль диктант







Сүзлек диктанты.







Изложение.







Сочинение.







БСҮ

Тәрҗемә күнегүләре







Диалог







План төзү







Монолог







Барлыгы













Сүзлек диктанты. №1



Көз, балалар, мәктәп, гаилә, өй, китап, болыт, яшен, күкри,урман, тукран, корт, гөл, яфрак.







Контроль диктант №1

Бакчада.

Асияләрнең өй артында бакча бар. Анда төрле агачлар үсә. Менә бу агачта алма пешә. Ул – алмагач. Ә болары кечкенә агачлар. Алары карлыган бирә. Бакчада чия дә бар. Ә түтәлләрдә гөлләр үсә. (31 сүз) (з.Әхмәров буенча)



Искәрмә. Сызык искәртелә.

Бирем. Беренче җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына сызарга.







Изложение №1

Песнәк.

Алтын көз артта калды. Кошлар җылы якка киттеләр. Ә песнәк туган ягыбызда калды. Җәен урманда азык күп була. Шуңа күрә песнәкләр җәен урманда яшиләр. Кышын азык табуы кыен. Балалар бу дусларына ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, бодай, солы, арыш бирәләр. Песнәк- безнең дустыбыз. (47 сүз.)

План. 
1. Көз үтте.
2. Песнәк туган ягыбызда калды.
3. Балалар кошларга ярдәм итәләр.
4. Песнәк - безнең дустыбыз.





Контроль диктант №2

Тынычлык

Бу сүз һәркем өчен кадерле һәм якын. Тынычлык булганда гына, кешеләр рәхәтләнеп эшлиләр. Тынычлык булганда гына, кешеләр бәхетле яшиләр.

Безнең илебез тынычлык өчен көрәшә.(24 сүз)

Искәрмә. Тыныш билгеләре искәртелә.



Контроль күчереп язу. №1

Мәскәү.

Мәскәү – Россиянең башкаласы. Аның уртасында Кремль урнашкан. Мәскәүдә Кызыл мәйдан бар. Бәйрәм көннәрендә анда парад була. Мәскәүгә илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар килә. (22 сүз.)



Иҗади диктант. №1

Йорт хайваннары.

Ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз, эт, мәче йорт хайваннары була. Алар кешеләргә хезмәт итә һәм файда китерә.

Җөмләләрне дәвам итегез.

Ат йөк йөртә.

Сыер ... ... .

Сарык ... ... .

Кәҗә ... ... .



Контроль диктант. №3

Җәй килде.

Язның соңгы ае бетте. Майда зур бәйрәмнәр булды.

Матур җәй килде. Безнең Карлыгач авылында бакчалар күп. Менә Рәхим белән Илһам түтәл ясыйлар. Бакчада тиздән хуш исле чәчәкләр үсәр. Бакча тырыш кешеләрне ярата. (32 сүз.)



Аңлатмалы диктант. №1

Казан.

Без Казанда булдык. Казан Идел буена урнашкан. Шәһәр яныннан Казансу елгасы ага. Казан уртасында Кабан күле бар. (17 сүз.)



Изложение. №2

Бал дәвалый.

Булатка салкын тиде, аның тамагы шеште. Менә табиб килде. Ул Булатны тыңлады һәм: - Бал белән дәвалагыз,- диде. Әнисе Булатка җылы сөт белән бал бирде.Гаҗәп! Малайның хәле бик тиз яхшырды.Әнә нинди икән ул бал!(35 сүз.) (Альберт Хәсәнов буенча.)

План. 
1. Булат нишләде?
2. Табиб нәрсә диде?
3. Әнисе Булатка нәрсә эчерде?
4. Булатның хәле яхшырдымы?



Тикшерү диктанты.№1

Яз килә.

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

Бик күңелле тышта:

Кар эри, боз китә,

Чабышып йөриләр

Малайлар тышта. (23 сүз.)

Искәрмә. Тыныш билгеләренә игътибар юнәлдерелә.

Ия астына – бер, хәбәр астына ике сызык сызарга.



Контроль диктант№4

Экскурсия.

Ял көне иде. Без бик иртә тордык. Киендек тә мәктәпкә киттек. Укытучы Мәрьям апа да килде. Без, рәткә тезелеп, төзелешкә экскурсиягә киттек.

Төзелештә эш гөрли. Эшчеләр йорт салалар. Анда зур машиналар эшли. (32 сүз.)







Контроль–дидактик материал

1.М.Җ.Ахиярова,И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина “Татар теленнән иҗади сочинениелар һәм изложениеләр язарга өйрәтү” 1-4 класслар Казан “Мәгариф” нәшрияты.2009

2.Җ.З.Багаева “Татар теленнән грамматик биремнәр”Яр Чаллы 2002

Информацион - методик әдәбият

1. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова“Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы”Казан “Мәгариф” нәшрияты.

5. И.Х.Мияссарова “Азрак ял итеп алыйк” Физкультминуткалар,сүзле-хәрәкәтле уеннар

6. И.Х.Мияссарова, , Ф.Ш.Гарифуллина “Тизәйткеч- телебезне төзәткеч”

7. Татар теленнән таблицалар

8. Интернт-ресурслар



Автор
Дата добавления 18.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров106
Номер материала ДВ-350797
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх