ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ
[ м] авазы, М, м хәрефләре.
Арча районы Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш гомуми белем мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
С.Д.Фатихованың 1нче класста
әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе
|
Тема: Әйтелгән сүздән аерым сызык яки авазны ишетеп аерып алу. [ м] авазы, М, м хәрефләре. |
|||
|
Тема максаты: Аваздарны дөрес итеп әйтергә өйрәтү. [ м] авазы, М, м хәрефләрен сөйләмдә тану,уку күнекмәләрен үстерү. Логик фикерләүне ,игътибарны үстерү,сөйләм кимчелекләрен бетерү өстендә эшләү. Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү. |
|||
|
Төп төшенчәләр: аваз, хәреф, дәреслек. |
|||
|
Предметара: татар теле,рус теле.
|
Эш формасы: индивидуаль, күмәк, төркемләп.
|
Материал: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Грифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова Әлифба дәреслеге.Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты,2011ел. Җиһазлау:Рәсемле әлифба, хәреф кассасы, проектор, диск (“Әлифба “ дәреслегенә кушымта), смайликлар. предмет рәсемнәре, презентация,төрле төстәге фишкалар. |
|
|
I этап Эшкә кызыксыну тудыру |
|||
|
Укытучы эшчәнлеге: 1.Сәламләү. -Елмаеп карагыз дөньяга Рәхәт бит яшәве, шулаймы?! Елмаеп яшәсәң көн саен, Укырга,уйларга бик җайлы. 2. Укучылар бер-брегезгә карап елмаегыз да матур итеп утырыгыз. 3.-Укучылар кәефләрегез ничек?
4.Сөйләмдәге кимчелекләрне бетерүгә күнегүләр.(Тел чарлау.) -Җил ничек исә? -Елан ничек ысылдый? -Карга нәрсә дип кычкыра? -Бака ничек кычкыра? -Үрдәк ничек бакылдый? -Каз ничек каңгылдый?
|
Укучы эшчәнлеге: -Елмаерга өйрәнергә кирәк, Ачулыга бездә урын юк. Матур сүзләр әйтеп елмаегыз, Андый сүзләр бездә бик тә күп.
-Укучылар кәефләре нинди булуга карап смайликларын күтәрәләр. Укучыларның җаваплары тыңлана.
|
||
|
II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру |
|||
|
Сингапур структурасы .Конэрс. Укытучы эшчәнлеге: 1.Өйрәнгән сузык авазларны искә төшерү. Укучыларга предмет карточкалары алалар.(Алма,әтәч,эт,утын,очучы,өй,ылыс, имән). Нечкә сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар бер почмакка , калын сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар икенче почмакка басыгыз
-Укучылар предмет исеме башланган авазга анализ ясыйлар.
2.Парларда карточка буенча эш. Өйрәнелгән авазлар язылган тасма өләшенә. -Укучылар нечкә сузык аваз хәрефләренә кызыл төстәге фишкалар куегыз. -Хәзер калын сузык аваз хәрефләренә зәңгәр төстәге фишкалар куегыз. -Игътибар белән карагыз әле ,тагын нинди хәрефләр калды? -Әйе тартык аваз хәрефләре калды. 3.Узган дәрестә без нинди авазның хәрефен өйрәндек?
Алдагы дәрес материалы презентация ярдәмендә ныгытыла.
Экранга л хәрефе кергән сүзләр чыга.
3.- Мин сезгә табышмаклар әйтәм , игътибарлы булыгыз. 1)Чылт чылт күзле, Адәм йөзле, Үчекләшер үзе, Ходайның боерыгы Бардыр койрыгы.
2)Күтәреп була Ыргытып булмый.
3) Җаны юк,каны юк, Үзе тимерне тарта.
4)Урманда кызыл читлек эленгән.
-Димәк без бүген сезнең белән [ м] авазы , М,м хәрефләре белән танышырбыз. Укытучы укучыларны М,М хәрефләре белән таныштыра. -[м ] авазын колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле яңгыраумы, саңгыраумы?
|
Укучы эшчәнлеге:
Укучылар почмак сайлыйлар.
Һәр укучы ни өчен шул почмакка басканын исбатлый.
Укучыларны тыңлау. -Алма [ а]-калын сузык аваз; -Әтәч [ ә]-нечкә сузык аваз; -Эт [ э]-нечкә сузык аваз; -Утын [ у]-калын сузык аваз;
Укучылар биремнәрне үтиләр. Эш парларда алып барыла.
Укучыларның җаваплары тыңлана. -Тартык аваз хәрефләре калды.
-[ л] авазының хәрефен өйрәндек.
Укучылар экрандагы сүзләрне укыйлар. Биремнәрне үтиләр.
Укучылар җавабы тыңлана.
Укучылар басма хәреф элементлары белән М,м хәрефләре төзиләр.
-Яңгырау тартык аваз.
|
||
|
III этап Физкультминутка ( музыка астында хәрәкәтлә ясала)
|
|||
|
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
|||
|
Укытучы эшчәнлеге: 1. -Ә хәзер дәреслектәге предмет рәсемнәре астында бирелгән сүзләрне иҗекләп укыйбыз. -Дәреслектә бирелгән йомык һәм ачык иңекләрне уку. _Укучылар, ал тасмада нинди сүзләр язылган. Алар нәрсә белән аерыла? - Укучылар, зәңгәр тасмада нинди сүзләр язылган. Алар нәрсә белән аерыла? |
Укучы эшчәнлеге:
Укучылар кычкырып бергәләп укыйлар. Сорауларга җавап бирәләр. Бирелгән сүзләрне чылбырлап укыйлар.
|
||
|
VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү . Физминутка |
|||
|
Укытучы эшчәнлеге: 1.Сингапур структурасы. Музыка уйный. -Хәзер [м] авазы кергән сүзләр уйлагыз. Беренче булып һәр пардагы озынрак буйлы укучы җавап бирә. 2.Экранга сүзләр чыгарыла. 3.Парларда эш -Ә хәзер кисмә хәрефләрдән хәрефәрдән сүзәр төзегез. |
Укучы эшчәнлеге: Музыкага укучылар хәрәкәтләр ясыйлар. Музыка туктагач катып калалар. [м ] авазы кергән сүзләр уйлыйлар.
Укучылар чылбырлап бирелгән сүзләрне укыйлар. .Укучылар парларда эшлиләр. Кисмә хәрефләрдән сүзләр төзиләр. |
||
|
VII этап Рефлексия |
|||
|
Укытучы эшчәнлеге _Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык? Бу аваз турында нәрсәсә әйтә аласыз? -Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән? -Сез бик тырыш булдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә.Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.
|
Укучы эшчәнлеге:
Җаваплар тыңлана.
Смайликлар белән кәефләрен күрсәтәләр.
|
||
Тема максаты: Аваздарны дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
[ м] авазы, М, м хәрефләрен сөйләмдә тану,уку күнекмәләрен үстерү.
Логик фикерләүне ,игътибарны үстерү,сөйләм кимчелекләрен бетерү өстендә
эшләү.
Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
В каталоге 6 713 курсов по разным направлениям