Тема:
«Капка төбендә»(күңел
ачу бәйрәме).
Максат: 1..Милли
мәдәният белән таныштыруны дәвам итү.
2. Күңел ачу бәйрәмнәре аркылы балаларның
күзаллауларын киңәйтү, күңелләрендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыру.
Зәй
шәһәре.
“Салават
күпере”балалар бакчасы.
Тәрбияче:
Габидуллина Л. Р
2014
ел.
Алып баручы:
- кош-кортларымны ашаттым, малларымны көтүгә куып чыгардым, капка төбен себереп
алыйм да, кереп чәй эчеп алырмын.(капка төбен себерә һәм өйгә кереп китә).
Бер төркем балалар килеп
керә.
1 бала:
- Кызлар! Малайлар! Әйдәгез әнә теге капка төбенә барып утырабыз.
2 бала:-
Әйдәгез! Бергәләп ял итәрбез: уйнарбыз, җырларбыз, рәхәтләнеп күңел ачарбыз!
(шау-гөр килеп “капка” төбенә киләләр. Балалар тавышын ишетеп
“хуҗабикә” –алып баручы
чыга).
Хуҗабикә:
-Бәрәкалла, минем капка төбенә балалар килгән түгелме соң! Нишләп йөрисез?.
Балалар:
-Исәнмесез, апа! Сезнең капка төбендә ял итеп алмакчы идек. Ярыймы?
Хуҗабикә:-
ярамаган кая!.Мин дә сезнең белән бергәләп ял итәрмен.
Бергәләп:
Кадерле кунаклар, карагыз!
Ничек без бергәләп күңел ачабыз!
Хуҗабикә:
Кердек алма бакчасына,
Алма җиргә коелган.
Бер матур җыр җырлап
алыйк
Якын дуслар җыелган.
Җыр
“Хәерле көн”.
1бала: Алма бакча
– челтәр капка, ачыла ике якка.
Килдек,
дуслар, сезнең белән уйнап күңел ачарга!
Хуҗабикә:
-Нинди уен уйныйбыз? Әйдәгез әйтешләр әйтеп уйныйбыз!
Әйтешләр
әйтү:“Куяннар”.
-Куяннар кая барасыз?
-Әбиләргә
барабыз.
-Анда нигә барасыз?
-Каз ботына барабыз.
-Аны кая куясыз?
-Кулъяулыкка төрәбез.
-Пычранса нишлисез?
- Суга кереп юабыз.
-Агып китсә нишлисез?
-Кычкырып, кычкырып
елыйбыз.
Хуҗабикә:
-без елап тормыйбыз ,ә күңел ачуны дәвам итәбез.
Бию.(татар
биюе).
Хуҗабикә:-
Ә хәзер бергәләп “Талчыбык” уенын уйнап алырбыз.Балалар, рәхим итегез!
Уен :”Талчыбык”.(Кулъяулык
хуҗасына җәза бирелә: санамыш, тизәйткеч, мәкальләр, табышмаклар, эндәшләр
әйтү, шигырьләр сөйләү, җырлау Һ.б).
Хуҗабикә:-
Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.
Телләре бик күп булса да,
һәркем аңлый, үз итә.
Елата да, җырлата да,
кирәк икән биетә.
Балалар:
гармун.
Җыр: “Бииләр итек-читекләр”.
Хуҗабикә:
- без кечкенә чагында бик яратып “Уңга кара, сулга кара” һәм “Төймәне чокырга
керт” уеннарын уйный идек. Сезгә дә әлеге уеннарны тәгъдим итәм . Уйнап
алабызмы?
Уеннар уйнау.”Уңга
кара, сулга кара”(ике бала бер-берсенә аркаларын куеп басалар. Өчкә кадәр
санагач, башларын боралар. Әгәр икесе дә бер якка карый икән, “бүләк”(приз)
бирелә, төрле якка карыйлар икән –“җәза” бирелә.).
“Төймәне чокырга керт”
(уенда 3-4 бала уйный ала. “Чокыр” казыла.Балалар чокырга төймә
ыргыталар.Кемнең төймәсе чокырга яки чокырга якын төшә, шул уенны башлый-
бармак белән чиертеп калган төймәләрне чокырга төшерергә тиеш. Булдыра алмаса,
икенче бала дәвам итә.).
Хуҗабикә:
-карагыз әле, балалар, сезнең белән күңел ачып утырып көтү кайтканын да күрми
калганмын. Минем кечкенә бәрәннәрем кая соң?(аларны чакыра: бәр-бәр-бәр.
Шулвакыт “бәрән “костюмы кигән балалар килеп керәләр һәм бии башлыйлар).
Бию: “Бәрәннәр”.
Хуҗабикә: биидек тә,
җырладык та, уйнадык та – бергәләп рәхәтләнеп күңел ачтык. Ә хәзер, әйдәгез, өйгә
кереп тәмләп чәй эчеп алыйк.
Кулланган
әдәбият: 1. К. В. Закирова“Күңел ачыйк бергәләп”,
“Мәгариф” нәшрияты,2003 ел.
2.
“Туган телдә сөйләшәбез” (Методик кулланма өчен аудио-кушымта).
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.