Балык Бистәсе
районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы
Үзлектән белем күтәрү планы.
Тема: “Балалар
бакчасында балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә фольклорның кулланылышы”.
2016-2017 нче уку елына.
Тәрбияче: Галиуллина М.К.
Максат:
Әдәплелек,
инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;
Гореф-гадәтләрен,
йола бәйрәмнәрен өйрәнү. Балаларны халкыбызның милли бәйрәмнәре,йолалары,
гореф-гадәтләре белән таныштыру.Халкыбызның традицияләре белән горурланырга
өйрәтү.
Балаларны ачык
күңелле, кунакчыл, олыларны хөрмәт итә белергә өйрәтүне дәвам итү. Әдәп-әхлак
кагыйдәләренә төшендерүне ныгыту.
Үз буыныңны,
нәселеңне белергә өйрәтү.Туганнарны хөрмәт итәргә, олыны олыларга, кечеләргә
ярдәм итәргә өйрәтү.
Бурычлар:
-Балаларны
халкыбызның милли бәйрәмнәре,йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.
-Халкыбызның
традицияләре белән горурланырга өйрәтү.
-Уеннар аша балалрны
иҗади фикерләргә, уйлана белергә өйрәтү.
-Җырлы – биюле
уеннарга кызыксыну уяту;
-Гореф-гадәтләрен,
йола бәйрәмнәрен өйрәнү;
-Халкыбызның
көнкүреше, яшәеше,кул эшләре,бизәкләре белән танышу.Үз халкыңның хезмәте белән
горурланырга өйрәтү.
-Халкыбызның күңел
серләре,уйлары,уңганлыгы бизәкләрдә чагылуын аңлату.
-Балаларда татар
милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү.Милли киемнәрнең
исемнәрен , ни өчен кулланылышын аңлату.
-Балаларда матурлыкны
күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү.
Теманың
актуальлеге:
Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата –ананың шәхси үрнәге,
йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгалләмәсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә.Ни
кызганыч күп гаиләләрдә хәзер шул җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа” ,
баласын кешедән ким-хур булмасын дип киендерә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә
аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакытлары да калмый.
Әхлак тәрбиясе
процессында тәрбиячеләрнең роле зур.Алар тиешле шартларны тудыра, эшне
оештыра,балаларның хезмәте, ялы.уены һәм төрле эшчәнлеге дәвамында әхлак
мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.
Әхлак тәрбиясе
бирүнең төп бурычлары балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан
аера, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә кечкенәдән тәрбияләнә. Ул
аларны көндәлек тормышы, уены, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара.
Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Яшь
буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә
халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Җанлы һәм тапкыр
сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак ,әкиятләр балаларда
табигатьнең матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген
үстерәләр.Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар
тәрбияләү буенча табигатьне күзәтеп гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз
иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре
дә табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә булыша.
Халкыбызның рухи
мирасын китаплардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең төбәкнең табигатен, милли
гореф- гадәтләрен өйрәнү аша тормышка якынырак килергә, әби-бабай,
әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.
Бер
елга эш бүленеше.
Бүлекләр
|
Вакыты
|
Эшнең эчтәлеге
|
Тарату.
Куллану.
|
Әдәбият өйрәнү
|
Сентябрь-май
|
Бергәләп
тәрбиялибез. Г.Х.Измайлова Казан Из-во”Мәгариф” 2006 ел
|
Дәресләр,
әңгәмәләр.
|
Көя күбәләге.
Нурзия Сергеева
|
Бизәкләргә
аңлатмалар, үрнәкләр.
|
Татар балалар фольклоры.
Р.Ягъфәров
“Раннур” нәшрияты 1999 ел.
|
Уеннар, әкиятләр,
такмаклар,җырлар
|
Гаиләдә һәм балалар
бакчасында әхлак тәрбиясе.
К.В.Закирова,
Р.Ә.Кадыйрова, Р.А.Низамова Казан”Мәгариф”нәшрияты 1999ел.
.
|
Дәресләр
|
Балаларга
үгет-нәсыйхәт
Н.Ибраһимов,К.Бикчәнтәев,
Ә.Мәдияров, А.Низамиев.Казан “Дом печати” нәшрияты 2001ел
|
Әңгәмәләр.
|
Н.Исәнбәт
Балалар дөньясы.
Казан: Татар.китап нәшер.1970 ел
|
|
|
Татар халык иҗаты.
Х.Гатина, Х.Ярми.
Казан: Татар. кит.нәшер. 1977 ел
|
Әкиятләр.
|
Уйнап өйрәнәбез.
Р.Ягъфәров
|
Уеннар
|
Балалар белән
эш.
|
сентябрь
|
Белем бәйрәме үткәрү.
Балаларның бакчага
ияләшүе, бакчада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
Җәмәгать
урыннарында үзеңне тоту әдәбен аңлату.
“Без авылда
яшибез”авылыбызның матур урыннарына сәяхәтләр оештыру: 1.Иске мәчет янына.
2Авылыбыз урамына.
3Мәдәният үзәгендә
оешкан музейга экскурциягә бару.
Өлкәннәр һәм
тәрбиячеләр көненә әзерләнү.
|
Бармак уеннары
картотекасы булдыру.
Төркемнәрдә татар
теле почмаклары булдыру.(кечкенә музей)
|
Октябрь
|
Өлкәннәр көненә багышланган
музыкаль кичәдә катнашу.
“Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек” темасына
әкиятләр уку.
“Булыйк һәрчак әдәпле”
Түгәрәк өстәл
артында әңгәмәләр.
“15
октябрь-
Хәтер
көне”
Искә алу кичәсе.
“Без
тынычлык яклы!”.24 октябрь-
тынычлык өчен бөтен
дөнья хәрәкәте көне.
Әңгәмә :“Әхлак
тәрбиясенең нигезе-хезмәттә”
Ата-аналар
белән:
Төркемнең ата-
аналар комитетын сайлау.”Балалар иминлеген саклау”
Күзгә-күз: кичә
“Балалык-кеше
тормышының иң мөһим чоры”
Әңгәмәләр:
“Кайгыртучанлык-мөһим
сыйфат”, ”Вөҗданы пакь-йөзе ак”.
“Ныклы
гаилә-җәмгыять нигезе”
Тәрбиячеләр
белән:
Киңәшмә:”Шәхес
тәрбияләү-уртак бурычыбыз”
|
Күргәзмә:”Әдәпле
бала” балалар рәсемнәреннән.
|
|
Ноябрь
|
Әңгәмәләр:
“Синең хокукларың
һәм бурычларың”,
“Тәртип бусагадан
башлана”
“Мин нинди һәм
нинди булырга телим”
“Тылсымлы
сүзләр,яхшы эшләр” Рәсемнәр буенча дид. уен.
“Җәннәт-аналарның
аяк астында”.
Әниләр көненә кичә.
“Данлыклы
шәхесләр”музейга сәяхәт
”Туган җирем,синнән
алам,мәңге сүнмәс яшәү көчен”Әдәби-музыкаль кичә
Ата-аналар
белән:
“Ана ул-бөек исем“
Аналар көне гаилә
клубы
“Балаларда әхлакый
кыйммәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү турында”җыелыш.
“Син балаңны
беләсеңме?” ата-аналар белән анкета
Тәрбиячеләр
белән:
20 ноябрь-халыкара
бала хокуклары көне тугәрәк өстәл.
“Бәхет биргән
җирем-Татарстан
брейн-ринг.
“Халкыбызның күңел
җәүһәрләре” муз.кичә
Ата-аналар
белән:
“Кулларыннан гөл
тама”.
Иҗади эшләр
конкурсы
|
Ата-аналар
белән:
“Кулларыннан гөл
тама”.
Иҗади эшләр
конкурсы
|
Декабрь
|
“Татар фольклоры”призентация
”Туган җирем,синнән
алам,мәңге сүнмәс яшәү көчен”Әдәби-музыкаль кичә
|
Балалар иҗаты: “Фольклор
бәйрәмнәре” альбомын бизәү.
|
Январь
|
”Нәрсә ул
бәхет?”кара-каршы тапшыруы.
“Әдәп-гаиләдән
башлана” мастер класс
|
Семинар:”Фольклор уеннары”
|
Февраль
|
“Батырлар даны
мәңгелек”
“Иле ныкның- биле
нык.”кичә
,,Иле иркеннең –
көне иркен” мәкальләр кичәсе
“Җитезрәк!Биегрәк!
Көчлерәк!”Ярышлар
”Халкым улы”
М.Җәлилне искә алу
кичәсе
|
Рәсем
конкурсы:”Әниемең кочагы-изгелекләр учагы” республика да катнашу.
|
Март
|
Презентация:”Халкыбыз
мирасы”
”Туган ягың тарихын яхшы бел”әңгәмә.музейга бару
” Нәүрүз
мөбәрәкбад!”
Нәүрүз бәйрәме
Балаларның рәсем
конкурсы «Әгәр мин тылсымчы булсам!»
Күргәзмә:”Якташларыбыз
театр сәхнәсендә
|
Күргәзмә:
”Шәҗәрәңне
беләсеңме?”
|
Апрель
|
Буыннар бердәмлеге”
фольклор бәйрәме
Йолдыз
сәгате:”Фольклор нәрсә ул?”
“Хәтерләргә уелган
ул көннәр”
“Туган
телем-татар теле”
Туган
тел көне
“Без
тынычлык телибез”. Рәсем конкурсы
|
Буыннар бердәмлеге”
фольклор бәйрәме мәктәп белән берлектә
|
Май
|
Әңгәмәләр:
“Акыл кадере әдәп белән”, "Әдәп төбе матур гадәт”
“Сез нинди
әти-әни? Балагызны беләсезме?” (тестлар)
|
Әңгәмәләр
картотекасы булдыру.
Викторина:”Фольклор нәрсә ул?”
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.