Тема:У,у һәм
Ү,ү хәрефләренең язылышы.
Максат:Авазга
тулы характеристика бирә һәм язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен
формалаштыру.
Калын һәм нечкә
сузык авазларга карап, тартык авазларның үзгәрешен күзәтү.
Чагыштыра белү
күнекмәләрен үстерү.
Татар халык мәкальләрен
белү, урынлы куллану ихтияҗы тудыру. Яңа сүзләр уйлап табу.
Интегральләшкән: матур
әдәбият, математика.
Җиһаз:Хәрефләр
,сигнал карточкалары, слайдлар.
Барышы: Балалар
матур итеп утырдык кунаклар белән исәнләштек. Хәзер миңа игътибар белән
карыйбыз.
Слайд 1.
-Урманда кып –кызыл кура җиләктә
җир җиләк
Күз ачып йомганчы җыярсың бер
чиләк.
Балалар бу юллар кайсы әсәрдән?
“Шүрәле” әсәренең авторы кем? Әйе халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукай.Балалар
игътибар белән тыңлагыз әле мин сезгә бу юлларны тагын бер тапкыр укыйм. Безгә
таныш булган тылсымлы у, ү авазлары кергән сүзләр бармы бу юлларда? Кайсы
сүзләрдә бар?(урман, кура, күз)
Урман сүзен кайсы фишка белән
билгелибез? Ягез күрсәтегез әле.Ни өчен зәңгәр белән? Чөнки ул кырыс сүз.У
авазы сүзнең кайсы урынында килә? Сүзнең алдында беренче урында.
Кура. Бу сүз ничә иҗектән тора?Ике
иҗектән. Бүлеп карыйбыз.Ничә сузык аваз бар?(ике)Алия у авазы сүзнең кайсы
урынында килә?(уртасында)
Күз. Күз сүзен кайсы фишка белән
билгелибез? Ни өчен? Чөнки ул ягымлы сүз.
Күз сүзендә нинди тылсымлы сузык
авазны ишетәсез? Ү авазын. Карточкаларыгызда күтәрегез әле.Ү авазы нинди аваз
Илүзә? Ягымлы нечкә әйтелешле сузык аваз.Күз сүзе ничә иҗектән тора Риназ? Яле
бүлеп кара әле.(Бер иҗектән тора, бер сузык аваз бар)
Балалар бу сүзләрдә тагын без
белгән нинди тылсымлы сузык авазлар бар?(а)
Слайд 2
Әлифбадагы беренче биремне карыйк
әле. Бу рәсемнәрдә без өйрәнгән у,ү авазлары бар .Кайсы рәсемнәрдә сез у авазын
ишетәсез.(гармун, укучы,бозау) ү авазын кайсы рәсемнәрдә ишетәсез.(үлчәү,үтүк,
күлмәк)
Айгиз син ике у авазын кайсы
рәсемдә ишетәсең? Ләйлә үлчәү сүзендә ничә ү авазы бар?(икәү)
Күлмәк сүзендә ү авазы сүзнең кайсы
урынында килә Риназ?
Ә хәзер карандаш белән уһәм ү
авазларының урыннарын билгеләп схемага язып чыгабыз. Нинди төсле карандаш
алабыз. Ни өчен кызыл төсне?
3 слайд
Дөреслеген тикшерәбез.Кемнең хатасы
бар тиз генә төзәтеп куя.
Крассворд чишү хәтерне яхшырта,
зирәклекне арттыра. Әйдәгез бездә бергәләп чишеп карыйбыз.
4 слайд
Бу крассвордта рәсемнәргә туры
килгән сүзләрне табып рәсем белән тоташтырырга кирәк. Мөстәкыйль эш.Барыбызда
уйлап эшлибез.
5 слайд
Дөреслеген тикшерәбез.Кемдә хата
бар кул күтәрә.
1курчак- Ләйлә укый 2кәтүк-Илүзә
3автобус-Айгиз 4 күбәләк-Динә 5Шүрәле-Наил 6 күркә- Алия.
Тактада эш. Зәңгәр һәм яшел фишка
белән.
Наил –курчак ( у-а)
Ләйлә-күркә сүзендәге сузык
авазларның урынын билгелиләр. (ү-ә)
Ә сез балалар , алар дөрес
эшләсәләр кул чабасыз, ялгышсалар аяклар белән тыпырдыйсыз.
Ни өчен шулай куйдыгыз?( чөнки а-у
калын ү-ә ничкә сузык авазлар)
Гөбер-гобара кызыл
күрсә кабара.Ул
нәрсә балалар? Әйе күркә. Күркә нинди кош?(Йорт кошы) Сез тагын нинди йорт
кошларын беләсез? Тавык белән күркә арасында аерма бармы?Күркә нинди?(зур,
купшы,усал,чукый)Без куп кенә мәкалләр беләбез ә бүген куркә турындагы мәкальне
өйрәнербез.Сез аның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
“Күрше тавыгы күркә булып күренә.”
Ял итеп алабыз. Матур
сүзләр уйладык
Ял итәргә тукталдык
Җилкәләрне турайттык
Тирән итеп суладык
Башны як-якка бордык
Чүгәләдек тордык
Бер урында йөгердек
Аннан соң сикердек.
Безнең хәрберебезнең исемнәре бик
матур.Без өйрәнгән у-ү авазлары кемнең исемендә бар икән. Булган бала үзенең
хәрефен ала.
А-Ә –Ү авазлары кемнең исемнәрендә
бар. Айгиз син ни өчен зур а ны алдың?
Ике командага бүленеп
брейн-ринг уены уйнап алабыз.Сүзнең ахырыгы авазын үзгәртеп яңа сүз
табабыз. Кайсы команда күбрәк сүз табар.
Тул-тун, туң,тур, туш, туз,тук,туа
Түк-түз, түр, түл түм,түш
Шөгыл тәмам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.