Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыРеферат на тему "Укыту методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре"

Реферат на тему "Укыту методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре"

Скачать материал

 

 

 

 

 

Доклад

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема: “Укыту-методик комплекты белән эшләү  үзенчәлекләре”

 

 

 

 

                                      Башкарды: Протопопово урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле

 һәм әдәбияты  укытучысы

 Белкеева  Халидә Мөбәракша кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2016 нчы ел август.

 

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1) дәреслек ;

2) укыту өчен методик ярдәмлек. Ул үз эченә ишетеп аңлау күнегүләрен һәм еллык тематик планны ала

3) Эш дәфтәре

4)Ата-аналар өчен ярдәмлек

5)Мультимедиа .

Тәкъдим ителгән укыту- методик комплексының беренче үзенчәлеге дәреслекнең эчтәлеген сайлауга карый. Билгеле булганча, эчтәлекне оештыруда берничә юнәлеш яшәп килә: грамматик структур,тематик социаль контактлар ысулы,

проблемалы ысул. Коммуникатив технологиягә укучыларның аралашу сфераларына туры килгән социаль контактлар нигезендә эчтәлек сайлау- телгә өйрәтүнең башлангыч этабында, ә мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлеккә таянып тел өйрәтү урта һәм югары звенода кулайрак санала.

           Эчтәлек сайлауда укучыларның аралашу сфераларына, аларны кызыксындырган әхлакый проблемаларга тукталу тел өйрәтү процессын күпкә җиңелләштерә.

  Аңлашылганча, тел- аралашу коралы. Уку эшчәнлегенең психологик нигезе-танып белү мотивациясе. Әбашка телгә өйрәтү дәресләре өчен танып белү мотивациясе- укучының өйрәнелгән лексика һәм грамматиканы кулланып, төрле социаль контактларда шушы телдә аралаша алуы. Һәр өйрәнгән материал, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә калмыйча, аралашуда кулланылырга тиеш. Шул очракта гына укучы тел өйрәнүнең мәгънәсен аңлый, кирәклеген тоя,теләп, кызыксынып, яратып өйрәнә.

 Эчтәлек сайлауда икенче юл-уку текстларының проблемалы характерда булуы.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру проблемасын өйрәнүче галим А.К. Маркова хезмәтләрендә

әйтелгәнчә,телгә өйрәнү материалын мораль проблемалар тирәсендә тупласак, тел өйрәнү процессы күпкә җиңеләя.Чөнки мораль проблемалы текстларга сөйләшү мотивациясе, ягъни коммуникатив мотивация,турыдан-туры салына, аны читтән, өстәмә чаралар белән кертеп торасы булмый. Ә А.Н.Леонтьев

 

 

  әйтүенчә, мотив ул- теләсә нинди эшчәнлекнең нигезе.

               Мисал өчен, “Яңа уку елы котлы булсын!” темасына сайланган эчтәлекне күзәтик.

               

       Социаль контактлар                                     Проблема 

 

1)     Уку-язу әсбапларының барлы-               1) Укучының эш урыны 

гын-юклыгын, нинди икәнлеген                  нинди булырга тиеш?

әйтә белү, аларны сорап ала белү ;              Тәртип ни өчен кирәк?

2)     мәктәптә Белем бәйрәме белән               2)Дәрес әзерләү җиңел

котлый белү ;                                                  эшме?

3)     дәресләр расписаниесе турында             3)Дәрескә әзерләнмәү

сөйләшү ;                                                           

4)     контроль эш эшләү турында хә-

бәр итү, нинди билгеләр алу турын-

да әйтә һәм сорый белү ;

5)     төрле дәресләрдәге уку хезмәте

турында хәбәр итү һәм сорый белү.   

 

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләр-нең икенче үзәнчелеге- текст эчтәлеген үзләштерү цикллылыкка корылган булуда. Цикл- текстны укып,аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел.Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле.

Ментодик яктан күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан

тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1 нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Бу эш татар теле дәресләрендә үткәрелә. Дәрес тибы буенча, бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаш-

тыру дәресләре һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дип аталалар. Без аларны татар теле дәресләре дип атыйбыз, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин.

 

 Бу дәрестә, нигездә, турыдан- туры текстны уку, текст белән эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресе дип атыйбыз. Дәрес тибы ягыннан лексик- грамма-тик күнекмәләрне камилләштерү дәресе була. Бу тип дәрес тә, текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан- туры текста кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала.Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Аңлашылганча, тел өйрәтү процессы бердәм, шуңа күрә татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә.

Методикада синтетик уку, аналитик уку төшенчәләре яши. Укуның ситетик төре дигәннән шуны аңларга кирәк: укучы текстны аңлап укырга лексик, грамматик яктан алдан әзерләнгән була, ягъни текст тәрңемәсез генә, тел чараларын махсус анализ-

ламыйча да аңлашыла. Аналитик уку әсәрдәге лексик һәм граммати материалны текстны уку барышында искә төшерүне, анализлауны күзаллый, ягъни бу очракта текст алды дәресләре булмаска да мөмкин.

Практикада аналитик уку төре дә, синтетик уку төре дә кулланыла. Материал тел ягыннан, лингвистик яктан катлаулы булганда, әлбәттә, методика синтетик уку төрен куллануны тәкъдим итә. Ә инде гадирәк, катлаулы булмаган әсәрләрне уку барышында анализлап, ягъни аналитик уку төре аша да өйрәнеп була. Аналитик уку төре укучыны яңа материалдан курыкмаска өйрәтә.

 

Билгеле булганча, дәреснең структур берәмлеге- күнегү. Дәресне тәшкил иткән күнегүләр үзара эчтәлек һәм авырлык ягыннан бәйле. Шуның өчен дәрестәге күнегүләрнең урынын алыштырырга киңәш ителми. Ә дәреслектәге бер күнегүне төрләндерү, аны берничә төрле итеп эшләп карау, киресенчә, тел материалын өйрәнүнең сыйфатын яхшырта гына. 

Өстәмә күнегүләрнең төп максаты- бер үк материалның төрле эш аша кат-кат кабатланышын тудыру һәм истә калдыруны тәэмин итү.

Ишетеп аңлау (аудирование) күнегүләре дәреслеккә кертелмәде, ә методик ярдәмлектә бирелде. Билгеле булганча, андый күнегүләр һәр дәрестә, дәреснең төрле этапларында да кулланыла ала.

Дәреслектә киң урын алган күнегү төрләренең берсе-ситуатив күнегүләр. Бу күнегүләр коммуникатив технологиягә корылган дәресләрнең төп мәгънәсен тәшкил итә, чөнки нәкъ менә ситуатив күнегүләр балаларны тормыштагы аралашуга әзерли. Нинди дә булса бер теманы өйрәнү өчен укытучы сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәсенә, үзенчәлекләренә карап арттыра яки киметә ала.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң, текстагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру буенча төрле күнегүләр системасын оештыру- текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту максатларының берсе- аларны язма сөйләм аша аралаштырырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр дә эшләү максатка ярашлы эш төре булып тора.

-         әсәрнең планын төзү ;

-         әсәр геройлары турында үз фикереңне язу ;

-         әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя төзү ;

-         күргән, ишеткән турында хикәяләп язу һ.б.

-         укылган әсәрнең эчтәлеге буенча сочинение язу.

 

 

УМК  компонентларының берсе –ата-аналар  белән  эшләү өчен  махсус ярдәмлек.

  Рус балаларының  ата-аналары өчен  бик кирәкле ярдәмлек.   

 Бу ярдәмлектә  сүзләрнең  ,төзелмәләрнең ,диалогларның      тәрҗемәләре бирелгән. Укытучы өчен  бу ярдәмлектә һәр дәресне үткәрү  буенча методик киңәшләр,тематик план , күнегүләрдә тупланган.

 Гомумән алганда ,укыту-методик      комплектының        компонентлары  укыту   процессын  яңа стандарт  таләпләре нигезендә оештыруда тулы  бер системасын  тәшкил итә.    

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Реферат на тему "Укыту методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по работе с молодежью

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 409 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.11.2016 844
    • DOCX 52 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Белкеева Халида Мубаракшевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Белкеева Халида Мубаракшевна
    Белкеева Халида Мубаракшевна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1297
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по физической культуре у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 176 человек

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Интеллектуальная собственность: медиа и фотографии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов

Мини-курс

Профориентация детей и подростков

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек