Инфоурок Дошкольное образование СтатьиРоза Солтанова иҗатында шагыйрь йөрәгенең тибеше

Роза Солтанова иҗатында шагыйрь йөрәгенең тибеше

Скачать материал

Роза Солтанова иҗатында шагыйрь йөрәгенең тибеше

 

                                                                                                           Захарова Зәлия Өлфәт кызы

                                                                                              татар теле тәрбиячесе

                                                                                                   №33«Күгәрчен кузе чәчәге»

                                                                                                           балалар бакчасы, Әлмәт шәһәре

 

                                                                                                  Ялгыз түгел минем җаным, тәнем,

                                                                                           Күңелем түгел әле бушлыкта.

                                                                                                Бөтен хикмәт яшәү мәгънәсенең

                                                                                           Олы җаннар белән дуслыкта.

Әлмәт төбәге әдәбият дөньясына бик күп талантлы шәхесләр бүләк итте. Шуларның берсе Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче мөгаллимә-шагыйрә һәм драматург Роза Солтанова.

Роза Солтанованың шигырьләре бик тә үзенчәлекле. Аларда шигъри җанлы шәхеснең тормыштагы җан әрнеткеч ачы хакыйкать белән күзгә-күз очрашуы, маңгайга-маңгай килеп чәкәләшүе, рухи һәм иҗади табышлары чагыла. “Бу дөньяда мин кем, мин ни өчен яшим, миңа нишләргә?” – дигән мәңгелек фәлсәфи сораулар җавапны ул, нечкә хатын-кыз җаны аша уздырып, өзлексез эзли.[2,с.4]

Роза Солтанова иҗатын якыннан белгән, аның шигырьләрен йөрәге аша үткәреп укый белүчеләр шагыйрьнең тагын бер үзенчәлегенә игътибар итми калмаслар: ул үзенең иң нечкә, иң нәфис хисләрен нәкъ менә шагыйрә буларак яза бит. Әлеге шигырьләрендә әйтергә теләгән фикерләре безгә, укучыларга, аның йөрәк тибеше булып ишетелә.

 “Күңелем серләре”, “Сагыну-сагышларым, югалту-табышларым”, “Балачак сукмаклары” – аның, үз-үзен кабатламыйча, яңача фикер йөртә алуын, каләменең көннән-көн шомара баруын күрсәткән ачык дәлилләр. Роза ханымның әлеге җыентыклары үтелгән тормыш тәҗрибәсен үзләрендә чагылдыручы, халык тарафыннан яратып кабул ителерлек шигырьләрдән тора.[2,с.3] Автор лирик-фәлсәфи һәм публицистик рухтагы, тезмә әсәрләрен туплап биргән. Җыр һәм бәет рухында язылган язмалар да очрый.  Алар, нинди генә кимәлдә язылсалар да, иң мөһиме, укучыны тормыш мәйданында ныклап көрәшергә чакыралар, аңа яшәү дәрте биреп торалар.

“Алар яшәргә тиешләр”, “Ялгыш адым”, “Сәрхуш чыршы эзли”, “Сез тормыш корырга әзерме?”, “Нәрсә ул бәхет?”, “Табигать законнары” исемле сценарийлары бүгенге көннең тәрбия проблемаларын күздә тотып иҗат ителгән. Шушы әсәрләр укытучылар-тәрбиячеләр өчен методик кулланма буларак хезмәт итә ала.

Шәхесне гомере буе аның бу дөньяга ник килүе, аның миссиясе, үзен камилләштерүе борчый. Берәүләр һәрдаим үз өстендә эшли, камилләшә, кешелек алдында һәм әти-әнисе каршында үз миссиясен үтәргә тырышып яши, ә кайберәүләр барга риза булып, үзенә хас сыйфатларны үстерергә уйламыйча, ничек бар шулай кабул итеп яшәргә күнегә. Өченче төркемгә караган шәхес яшәү барышында уңай яки тискәре якка үзгәрергә мөмкин. Язучы XX гасыр ахырында җәмгыятьтә инфекция формасында чәчәк аткан чирләр: алкоголизм, наркомания, фәхишәлек кебек авыруларның кешене деградациягә китерүдәге ролен укучыга җиткерергә тырыша. Әсәрдә бердәнбер уңай герой булып авторның үзенең геройларына карата булган мөнәсәбәте, тәнкыйте, җәмгыятьтәге тискәре сыйфатларны фаш итүе тора.

Без яшәгән җәмгыять бик катлаулы. Аны үзгәртеп кору, алга таба үстерү өчен әхлаклы, намуслы кешеләр кирәк. Ә аңлы, чиста рухлы кешеләрне каян алырга, аларны кем тәрбияләргә тиеш соң? Минемчә, шагыйрь-укытучының  төп бурычы – менә шушы тәрбия эшендә башлап йөрүчеләр булу. Дөрес, кешедә намуслылык, әхлаклылык тәрбияләү – катлаулы бурыч. Үзенең әсәрләре аша ул безне табигать матурлыгын гына түгел, кеше холкындагы уңай сыйфатларны күрергә дә, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә дә өйрәтә.

Үзенең иҗаты белән Шагыйрә безне сокландыра да, тәрбияли дә: матурлыкны күрергә, аның кадерен белергә, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә өйрәтә. Гади генә тоелган шигырьләре, әсәрләре аша ул безне тынычлыкны сакларга да, балаларны якларга да, шәфкатьле һәм кешелекле булырга да чакыра.

 

Кулланылган әдәбият

1.      Солтанова Р.Г.  Алар яшәргә тиешләр. – Казан: «Дом печати» нәшрияты, 2009.-184 б.

2.      Солтанова Р.Г. Мул кояшлы булсын язларым. – Казан: «Сүз» нәшрияты, 2009.-160 б.+32 б. илл.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Роза Солтанова иҗатында шагыйрь йөрәгенең тибеше"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 953 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.02.2021 124
    • DOCX 18.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Захарова Залия Эльфатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Захарова Залия Эльфатовна
    Захарова Залия Эльфатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 39820
    • Всего материалов: 20

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Решение школьных проблем: интеграция нейропсихологического подхода и подготовка детей к школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 88 человек

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени педагога-воспитателя с учетом требований ФГОС ДО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 54 человека

Мини-курс

Общие понятия и диагностика антивитального поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы классической механики

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе