Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарие праздника Элифба бэйрэмэ

Сценарие праздника Элифба бэйрэмэ

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәби-музыкаль кичә.

 

 

“ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түр стенада «Рәхмәт сиңа, Әлифба» дип язылган плакат эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән күргәзмә оештырыла.

 

Җыр: «Хәерле иртә».Шәрипов көе,Л.Лерон сүзләре.

 

1 укучы.

2 укучы.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

 

3 укучы.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Безнең «Әлифба бәйрәме»

Котлагыз безне бүген.

 

4 укучы.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә-

Әлифба бәйрәме!

 

5 укучы.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

 

Җыр: «Әлифба» (Р.Вәлиев сүзләре, М. Мусин көе)

 

Укытучы:

Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» диләр. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәр бала укый, яза, саный белә. Чын күңелдән котлыйм, сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.

 

Убырлы керә.

Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне. Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

 

Укучылар.

Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.

 

 

Убырлы.

Ярар инде, тик бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шунда  сезгә бик кирәкле сүз чыгачак. Шул сүзне тапсагыз, дәвам итәрсез!...

 

Укучылар.

Әйдә, Убырлы карчык, сынап кара үзебезне.

 

Убырлы.

Табышмакларым әкият геройларына багышлана.

 

(Экранда кроссворд чыга. Җаваплары экранда язылып барыла.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


1.     Карурманда йөридер, кети –кети уйныйдыр. (Шүрәле).

2.     Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр).

3.     Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган? (Икмәк).

4.     «Попугай белән леопард» әкиятендә леопард өстенә кем су сибеп торды? (Фил)

5.     Арыш арасындагы капкынга нинди әйбәт хайван эләкте. (Болан).

6.     Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (Су анасы)

 

Убырлы.

Ой, молодцы! Бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Укыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?

 

Укучылар.

Ә - л – и – ф – б – а.

 

Убырлы. Укучылар, бик тырыш, белемле икәнсез. Мин бик шат. Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

 

Укучылар.

Сау бул, Убырлы!

 

 

6 укучы.

Тышты ап – ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә.

 

7 укучы.

Бүген бездә зур тантана.

Моңсу да ул ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

 

8 укучы.

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән үз,

Әлифба бәйрәме!

 

(Залга Әлифба керә.)

 

Әлифба.

Мин Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм, дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр ышанам

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар, булдыгыз сез

Төрле – төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

 

9 укучы.

Әлифба, әлифба!!!

Иң яхшы дусларың

Булдык гел без синең

Һәр хәреф елмаеп,

Әйтте үз исемен.

 

10 укучы. («Ә» хәрефе)

«Әни», - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

«Ә» хәрефен язмаган.

 

1 укучы («Л» хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

 

2 укучы («И» хәрефе)

«И» хәрефе ипидә бар

Бар ул ил һәм икмәктә

«И» хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

 

3 укучы («Ф» хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

 

4 укучы («Б» хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә

Мин бит әле бик нәни.

 

5 укучы («А» хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә

Алма, акбур, агачта

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.

 

Барысы бергә.

Һәммәбезнең үз урыны

 Барыбыз да кирәкле

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

 

6 укучы.

Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

 

7 укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек

Сүзләр тезеп уйнадык

Көн дә иртән сагынып килдек.

Мәктәптән без туймадык.

 

Җыр: «Карлыгачлар»

 

8 укучы.

Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

 

9 укучы.

39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

 

Барысы бергә.

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

 

10 укучы.

Сәнгатьле итеп сөйләргә

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син,Әлифба.

 

1 укучы.

Өйрәтте Әлифба безне

Табиатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул, син, дустым, дияргә.

 

2 укучы.

Өйрәтте чиста булырга

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечеләрне якларга.

 

Әлифба.

Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

 

3 укучы. («Азбука» ны җитәкләп алып керә.)

Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

 

Җыр: «Пусть всегда будет солнце».

 

4 укучы.

Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле.

Сәламәт, җитез булырга

Өйрәтте алар безне.

 

 (Акрын гына «Туган тел» көе яңгырый.)

 

Әлифба.

Дусларым, ишетәмсез,

Нинди көй яңгырый?

Әйтегез, кем белә?

Үтенеп мин сорыйм.

 

5 укучы.

Бу көйне, бу җырны

Беләбез, Әлифба,

Әйдәгез, җырлыйбыз,

Кушылсын һәр бала.

 

Җыр: «Туган тел».Г.Тукай  сүзләре,халык көе.

(Туган тел керә.)

 

Туган тел.

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәме белән

Мин котлыйм ихластан

Кадерле дусларым

       Уңгансыз  һәр яктан.

 

Әлифба.

Яратып укыгыз, туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер,

Ватанны сөяргә

Табигать – ананың

Кадерен белергә.

 

Җыр: «Туган тел». Д.Абдуллин сүзләре,М.Минһаҗев көе.

 

Әлифба.

Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти - әнине,

Сөекле туган телне.

Әти - әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр.

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

«5» ле белән дус булыгыз,

«3» ле эләктермәгез.

 

Барысы.

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

 

Әлифба.

Нәни дусларым,

 Рәхмәт сезгә дә.

Әлифбаны нык

Үзләштергәнгә

Белем сараен

Керергә ачып

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч

Нәни дусларым

Шуны белегез:

Фәкать Әлифба

Белемгә нигез.

 

6 укучы.

Әлифба, Әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

 

Җыр: «Әлифба» (З. Туфайлова сүзләре, Л. Хәйретдинова музыкасы).

 

Укытучы.

Укучылар,  әйдәгез матур итеп Әлифбаны озатыйк.

 

Барысы бергә.

Рәхмәт, сиңа,

Хуш, сау бул, Әлифба. (Әлифба чыгып китә).

 

Туган тел.

Син яраткан иң матур сүз,

 Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

 

7 укучы.

Иң назлы сүз, иң якын сүз

Ул матур сүз - әнкәем.

 

Туган тел.

Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?

 

8 укучы.

 Ул матур сүз, ул якын сүз - әткәем.

 

Туган тел.

Үскәнем, я инде, син әйт.

 

9 укучы.

 Ул матур сүз – илкәем,

Анда син, мин – һәммәбез дә,

Анда әткәем, әнкәем.

 

10 укучы.

Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен

Дуслашырбыз, серләшербез

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

 

Укытучы.

 Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти - әниләребез. Әйдәгез, аларга да зур рәхмәтебезне белдерик.

 

1 укучы.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

 

(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшыралар).

 

Туган тел.

Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

 

Азбука.

Почмакларын бөкләмә

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

 

Туган тел.

Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны

Ялгыш язып куйма син.

 

Математика.

Кат – кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, 1 кат кис.

 

Туган тел.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

 

Укытучы.

Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бэйрәмебез ахырына якынлашып килә.

 

Барысы бергә.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

«2» ле алмаска,

Тырыш булырга,

«5» кә укырга.

 

Җыр: «Өйрәтәләр мәктәпләрдә».М.Плясковский сүзләре,В.Шаинский көе.

 

Мәктәп дирекциясе,шефлык итүче сыйныф укучылары балаларны бәйрәм белән котлыйлар һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар.

 

 Кичәнең икенче өлешендә балалар һәм әти-әниләр

катнашында концерт  номерлары.

Соңыннан чәй табынына утыралар.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарие праздника Элифба бэйрэмэ"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 542 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.03.2019 313
    • DOCX 72.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абзалетдинова Рамиля Абдулбариевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2873
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 484 человека

Курс повышения квалификации

Особенности развития критического мышления обучающихся в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 257 человек

Мини-курс

Психологические основы профессиональной деятельности педагога-психолога

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление стрессом и эмоциями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 129 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 74 человека

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе