Татарстан
Республикасы Балтач муниципаль районы
муниципаль
бюджет гомуми белем учреждениесе
“Советлар
Союзы Герое Г.Г.Гарифуллин исемендәге
Яңгул
урта гомуми белем мәктәбе
Әнием – күз нурым
(әниләр
көненә багышланган кичә)
Төзеде: I квалификацион
категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Ризванова Л.И.
Максат:
укучыларда әниләргә ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре,
әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Үткәрү формасы: кичә;
Күрсәтмәлелек: Әниләр турында плакатлар, мәкальләр,әйтемнәр.
Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Әниләр турында плакатлар
эленә, талгын музыка яңгырый.
Туарына бер көн кала
бала Алладан сораган: “Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр. Мин анда ничек
яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?” Алла әйткән: ”Мин сиңа, сине
көтеп торучы һәм синең турында кайгыртучы бер фәрештә бүләк итәрмен.” Бала
уйланган һәм яңадан телгә килгән: ”Синең янда мин җырлыйм һәм көләм. Бәхет өчен
миңа шул җиткән. ”Алла: ”Синең фәрештәң бары синең өчен генә җырлар һәм көлер,
син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың.” “О, мин аны ничек аңлармын, мин
бит аның телен белмим? Ә сиңа мөрәҗәгать итәсем килсә мин нишләрмен?” - дигән
бала. Алла әкрен генә баланың башыннан сыйпап: ”Синең фәрештәң сиңа дога
өйрәтер. Шул догалар аша без синең белән аралашырбыз. ” Аннан соң бала сорады:
” Җир йөзендә явызлык бар дип ишеттем. Мине кем саклар?” “Үз тормышын
кызганмыйча, фәрештәң сине саклар” - диде Алла. “Сине күрмәгәч миңа бик ямансу
булыр.” ”Фәрештәң сиңа минем турында сөйләр. Мин гел синең яныңда булырмын. ”
Шул чакны Җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады: ”Аллам,
фәрештәмнең исемен эйтче?!” Алла әкрен генә тавыш белән: ”Аның исеме бик гади
генә - Әни” - диде.
Чәчәкләр баш калкытып,
Нурга күмелгән мәлдә
Бар табигать җанланып,
Җырга төренгән мәлдә
Бәгырьне парә- парә
Җан ачысы телде дә
Җанлыдан җан яралды
Җиргә – күккә, тирә – юньгә
Яңа аваз таралды
Сабый бала туды. Кешелек дөньясына яшь буын вәкиле килде.
Ул – һәрбер ананың бәгырь кисәге, шатлыгы, өмете, киләчәге. Ул – безнең
алмашчыбыз, ышанычыбыз.
Сабыйның дөньяга
туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә
жәмгыятъкә файда китерердәй кеше итеп үстерү - һәр ананың изге бурычы. Шулай
булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.
Кадерле әниләр! Сезне әниләр көне белән чын
күңелебездән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек
һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.
Ана! Һәркем өчен
иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары
белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп
уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә
багышлыйбыз
Җыр: “Кояш
гомере”
Елмайса йозеннэн анлыйм
Энкэемнен телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Энкэемнен йорэген,
Энкэй, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энкэем, гомерлэрен.
Яшәгез Сез мәңге яшь
булып
Туган йортыгызга ямь
булып
Сез булсагыз таза-
сәламәт
Балаларыгызга булыр бик
рәхәт.
Кем дөньяга кеше бүләк
итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек
кайнар,
Эретерлек гранит ,
кыяны.
Кем күңеле тулган айдай
серле,
Язлар сыман назлы,
ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга
бүлеп,
Кайгыларга түзем,
сабырлы?
Кем елмая җәйге таң
аткандай,
Балкып китә шундук
тирә-як?
Нәфислеге гөлләр
сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр
юк.
Карлар каплый.әле
кыр юлларын
Әмма
вакыт кышка әйләнде
Бәйрәм
белән сине әнием,
Котлы
булсын дөнья бәйрәмең.
Ямь
өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар
яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш,
назлы гүзәл әниләрне,
Котлый
бүген ул һәм кызларың.
Кайбер чакта кырыс та
син,
Гадел хөкем итүчем.
Уем буталган чакларда
Дөрес юл күрсәтүчем.
Сер саклаучы киңәшчем
син,
Моңымчы таратучы.
Назлап башымнан сыйпаучы.
Иркәләп яратучы.
Кайбер чакта биек тау
син,
. Бураннардан саклыйсың.
Адашырга чамаласам
Юл күрсәтеп атлыйсың.
Нур сибәсең, әйтерсең
лә,
Якты Кояш, тулган Ай.
Без, балаларың хакына,
Исәнлек бирсен ходай.
Әнием минем матур,
Күзләре якты,көләч,
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып
кергәч.
Мин елышам
әнигә,
Әни миңа елыша
Битләре аның кайнар
Ә куллары йоп-
йомшак.
Конфет та кирәк
түгел
Кирәк түгел курчак
та,
Чөнки мин әниемне
Алдым инде кочаклап.
Син, әнием, минем
өчен
Бу
дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек
җырларыңны
Елавым
басылган бит.
Телем дә минем иң элек
“Әннә” дип ачылган бит.
Җыр “Әниләр
бәйрәме”
Бүген
әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң
түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
1нче
сыйныфларның театры “Койрыклар”
- Күрәсезме, залда
күпме шарлар. Бу гади шарлар гына түгел, бу тылсымлы шарлар. Аларда табышмаклар
1. Лампа түгел,
яктырта
Мич түгел,
җылыта.
Нәрсә ул? (
кояш)
2. Яз килсә, киенә,
Көз килсә,
чишенә. ( агач)
3. “Алма!” – дисәң дә
алалар
Нәрсә соң ул,
балалар? ( алма)
4. Җәен иртә уяна,
Кышын иртә
югала. (кояш)
5. Агач түгел –
яфраклы,
Тун түгел –
тегелгән,
Кеше түгел –
сөйли. (китап)
6. Тоз түгел –
ак,
Бал түгел –
баллы. (шикәр)
7. Нинди ике нота
бакчада үсә? (фасол?)
. Бер анадан биш
бала. (кул, бармаклар)
9. Ул булса, көн
була,
Ул булмаса, төн
була. (кояш)
10. Йомшактыр куллары,
Җылыдыр сүзләре,
Йөрәккә якын
Кем ул? (әни)
11. Һәркемдә дә бар. (Исем)
12. Күңелсезгә юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)
13. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый (тоз)
14. Күпләрдә акыл чүлмәге, кайберәүләрдә муенның дәвамы. (баш)
15. Чебеннән туа торган хайван. (фил)
2нче сыйныф укучыларының әкиятләре”Дуслык хакы”
1 уен. “Супер
табышмаклар”
Супер табышмакларга
җавап бирергә ( берничә җавабы булган табышмаклар) - Тешләре бар, авызы юк
(Тарак, пычкы, тырма) - Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый (калак, кашык,
чәнечке) - Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да (керпе, чыршы, нарат)
- Яза белә, ә укый белми ( ручка, карандаш, акбур) - Тавышы нык, дөньяны
яңгырата Безне иртән йокыдан уята (будильник, быргы, әтәч) - Аяклары булмаса да
, көне-төне йөгерә (су, сәгать) - Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла (ишек, күз,
авыз,тәрәзә) - Икесе дә вак, икесе дә ак. Аерыйм дисәң авызыңа кап (песок, тоз)
- Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы (лимон, суган, сарымсак)
3нче сыйныф
укучыларының әкиятләре :“Бер алманы бишкә бүләек”
Әниләр белән уен.
Уен. “Әйе, юк”. ( Әйе-тыныч кына утырабыз, юк- аяклар белән
идәнгә тибү хәрәкәтләре ясыйбыз.)
Тиз генә җавап бирергә.
-
Ашар алдыннан кулларны
юарга кирәк. (Әйе)
-
Җәй артыннан кыш килә.(Юк)
-
Куянның колаклары кыска,
койрыгы озын. (Юк)
-
Китап- кешенең дусты.(Әйе)
-
Татарлар ике куллап
исәнләшәләр. (Әйе)
-
Әтәч йомырка сала. (Юк)
-
Боз кардан тизрәк эри.
(Юк)
4 сйныф
укучылары башкаруында “Дуслык”
Әниләр җырлый беләләрме икән
Әниләр көче белән кечкенә генә концерт.
Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле
әниләребез! Хәзерге заманда
барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап
соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз!
Сез аңа лаек!
Гомер юлларыгыз озын булсын ,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.