Инфоурок Начальные классы КонспектыТатар теле дәресе эшкәртмәсе "Сүз теркемнәре"

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Сүз теркемнәре"

Скачать материал

Дәрес планы

 

I.                    Оештыру

1.Исәнләшү, психологик уңай халәт тудыру.

2.Укучыларны барлау, дәресне башлау.

II.                 Актуальләштерү

Сорауга җавап

III.              Өй эшен тикшерү

1.336 күнегү, 137 бит. Ребусны чиш. Җаваптагы сүзләр белән сүзләр төзеп яз.

IV.              Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек

Теманы әйтү, максат бурычларны җиткерү

V Ял минуты

VIII. Ныгыту

Сүз төркемнәре иленә сәяхәт.

IX. Өй эше турында информация.

Бүгенге сәяхәттән алган үзеңнең хис-кичерешләреңне язып кил. Хикәядәге сүз төркемнәрен билгелә.

X. Йомгаклау

- Бүген без дәрестә нинди эшләр башкардык?

- Сезгә дәрес ошадымы?  Бүгенге дәрес турында сез ниләр әйтә аласыз?

Бәяләү, саубуллашу.

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы

 

I.                                      Оештыру

1.      Исәнләшү, психологик уңай халәт тудыру.

1 нче слайд.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр Сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә!

Кәефләрегез ничек? Сез бүгенге дәрескә әзерме?

2.Укучыларны барлау, дәресне башлау.

Биредә барыгыз да бармы, дәресне башлыйбыз!

II.                                   Актуальләштерү

        2 нче слайд

Сорауга җавап

-    Узган дәрестә без нинди сүз төркеме белән таныштык? Рәвеш нәрсәне белдерә? Ул нинди сорауларга җавап бирә? Рәвеш сүз төркеме төрләнәме?

III.                                Өй эшен тикшерү

336 күнегү, 137 бит. Ребусны чиш. Җаваптагы сүзләр белән сүзләр төзеп яз.

1. Бераздан. Бераздан кунаклар да килеп җитәрләр. 2. Күп. Тукай кечкенә чагыннан ук кайгыларны күп күргән. 3. Кызу. Сабир мәктәптән кызу атлап кайтты. 4. Кичен. Кичен без, җыелышып, сериал карыйбыз.

IV.                                Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек

Теманы әйтү, максат бурычларны җиткерү

2 нче слайд

Укучылар, рәвештән кала, без тагын нинди сүз төркемнәрен беләбез? Нәрсә ул исем (сыйфат, зат алмашлыклары, фигыль), ул нинди сорауларга җавап бирә?

Шулай итеп, без сезнең белән сүз төркемнәрен өйрәнеп бетердек.

3 нче слайд

Ә бүген Сүз төркемнәре иленә сәяхәткә барырбыз, алар белән тагын да якынрак танышырбыз, искә төшерербез, сүз төркемнәре буенча булган белемнәребезне ныгытырбыз.

V.Ял минуты: Алда безне зур эшләр көтә. Юлга чыкканчы әйдәгез әзрәк ял итеп алыйк.

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәябез)

Килде яз, килде яз (Кул чабу хәрәкәте)

Елмаеп тора кояш (Кулларны өскә күтәрәбез)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр) (Очу хәрәкәте).

VIII.                          Ныгыту

         4 нче слайд

Сүз төркемнәре иленә эләгү өчен, безгә поездга билет алырга кирәк булыр.

5 нче слайд

Билет алу өчен, безгә бер биремне чишәргә кирәк:

1.      Һәр сүзнең нинди төркемнән булуын әйтегез: кеше, яз, матур, син, кача-кача, салкын, яшел, бераздан, алар, кошлар, бераз, аз-маз, без, кызарган, караңгы, көнчыгыш, ясалма.

      6-7 нче слайдлар

Билет безнең кулда! Хәзер әйдәгез сүз төркемнәре иленә юл тотыйк.

8 нче слайд

Менә без Сүз төркемнәре иленең Мөстәкыйль сүз төркемнәре республикасына килеп төштек.

9 нчы слайд

Поездның ишеге ачылсын өчен, безгә гади генә сорауларга җавап бирергә кирәк: Мөстәкыйль сүз төркемнәренә нәрсәләр керә? Алар җөмлә кисәге була аламы?

10 нчы слайд

Менә поездның ишекләре ачылды, без республиканың кайсы шәһәрендә икән? Бәлки әлеге ребусны чишеп, без моны аңларбыз? (Исем).

11 нче слайд

      Сакчы ник безне шәһәр капкасыннан кертми икән?

12 нче слайд

Димәк, безгә алдагы биремне үтәргә кирәк булыр: Бирелгән рәсемнән мөмкин кадәр күберәк исемнәрне язып алырга.

Укучылар, сез бер әйберне сиздегезме: бу илдә нәрсәдә булса эшләр өчен, акча түләргә түгел, ә бирем үтәргә кирәк икән.

13 нче слайд

 Безнең алда Исем шәһәре, әйдәгез аның белән танышыйк, биредә ниләр бар икән?– Тукай, җәлилчеләр, Чаллы, казанлылар, актанышлы, Америка, америкалы, тимурчы, гагаринчылар, Канада, Мәскәү, төркияле. – Болар нинди исемнәр? – Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. – Уртаклык исемнәр нинди юл белән ясалганнар? – Ялгызлык исемгә -чы/-че, -лы/-ле кушымчалары ялганып.

 Безгә тагын бер бирем әзерләп куйганнар, әгәр моны дөрес чишсәк, безне сюрприз көтә.

14 нче слайд

Бирем. Баш яки юл хәрефләрен дөрес итеп урнаштырырга:

1.Төз утыр, (Б,б)өгелмә. (Б, б)өгелмә - минем туган җирем. 2. (А,а)лсу битле кыз су алып кайта, (А,а)лсу су алып кайта. 3. Минем (А,а)лмаз абый (А,а)лмаз руднигында эшли.

        15 нче слайд

Сюрприз итеп безгә Сыйфат шәһәренә билет бирделәр. Әйдәгез шунда юл тотыйк. 

16-17 нче слайдлар

Түгел мамыклы һәм йомшак,

Булды хәзер ул ябышкак,

Күзәнәкле һәм сөрмәле...

Түгел чаңгыда йөрмәле.

Хәзер инде ул ак түгел,

Карасу, соры һәм юеш.

Ул карт хәзер, бозлы, сулы,

Челтәрле, елак һәм юаш. (Язгы кар)

Бирем. Җавабын табыгыз, табышмакта булган барлык сыйфатларны да билгеләгез.

18 нче слайд

Менә безгә Сыйфат шәһәренең ишеген дә ачтылар. Ягез, шәһәр белән танышыйк.

19 нчы слайд

Бирем. Сыйфатларны, мәгънәләренә карап, ике төркемгә бүл:

Кызыл, каты, көзге, бакчадагы, кыю, атналык, ашарлык, яшел, кечкенә. – Боларны нинди төркемнәргә бүлербез икән? – Саф билгене белдерүче һәм бер әйбернең икенче әйбергә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтүче.

20 нче слайд

Безгә бит Сыйфат шәһәрендә дә сюрприз әзерләп куйганнар, әмма аны алыр өчен алдагы биремне дөрес итеп үтәргә кирәк. Рәсемдәге сыйфатларны кулланып җөмләләр уйларга.

21 нче слайд

Шулай итеп, без Зат алмашлыклары шәһәренә билет оттык һәм шунда юл алабыз.

22 нче слайд

Шәһәргә керү өчен, безгә зат алмашлыларын санап чыгарга кирәк – Мин, син, ул; без, сез, алар.

23 нче слайд

 Шәһәр капкасы ачылды, безне алда тагын нинди кызыклы маҗаралар көтәр икән?

24 нче слайд

Бирем. Зат алмашлыкларының кайсы килештә килүен әйт:

Сездән, аңа, миннән, бездә, аларга, сезнең, аның, сине, минем, миндә, аннан, анда, бездән, аны, сиңа, безне, аларда, синнән, безнең.

25 нче слайд

Безгә бүләккә тагын билет – Фигыль шәһәренә билет!

26 нчы слайд

Шәһәр капкасындагы язуга игътибар итегез әле. Нәрсә дигән? – “Шәһәргә керү өчен, алдагы биремне үтәү мәҗбүри” – Карыйк әле, нинди бирем икән?

27 нче слайд

Бирем. Рәсемнән мөмкин кадәр күбрәк фигыльне белдергән күренешләрне табыгыз!

28 нче слайд

Бирем. Һәр фигыльнең үз кәрзинен табыгыз:

Яз, күмәкләш, үз ит, матурла, кул куй, бар, җырла, тын ал, бәрел-сугыл,  кушучлап, аңла, кит, этел-төртел, күз сал, шаула-гөрлә

Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә фигыльләр.

Безнең тагын бер барасы шәһәр калды – ул Рәвеш шәһәре.

29 нчы слайд

Әйдәгез әле Фигыль шәһәре вокзалыннан Рәвеш шәһәренә билет алыйк:

Фигыльләрнең антонимнарын табып ата:

Бир, чык, кит, кыскарт, шатлан, ят, йокла.

30-32 нче слайдлар

Менә без, ниһаять, Рәвеш шәһәренә дә килеп җиттек. Капкадан керү өчен, монда да бирем үтәргә кирәк икән:

Бирем. Сорауларга җавап бир:

1.Нәрсә ул рәвеш?

2.Рәвеш күбесенчә нәрсәне ачыклый?

3.Ул нинди сорауларга җавап бирә?

4.Рәвеш сүз төркеме төрләнәме?

Афәрин, без барлык шәһәрнең капкасын да унышлы гына ача алдык.

33 нче слайд

Безне алда тагын бер бирем көтә икән бит: рәвешләрне тап, нинди җөмлә кисәге булып килүен әйт:

1.Тау елгасы кызу ага.

2.Беренче басу авылга якын, икенчесе ерагырак.

3.Бу – Рөстәмнең дусларча бүләге иде.

Шулай итеп, без Сүз төркемнәре иленең Мөстәкыйль сүз төркемнәре республикасының барлык шәһәрләрендә дә сәяхәт иттек, ә икенче республика Ярдәмлек сүз төркемнәре дип атала. Анда сез алдагы сыйныфларда сәяхәт итәрсез.

34 нче слайд

 Ә хәзер безгә үзебезнең мәктәпкә кайтыр өчен билет кирәк. Әйдәгез шуның өчен соңгы биремне чишик:

Бирелгән рәсемнән, ким дигәндә, һәр суз төркеменә өчешәр мисал тап!

Менә без үз мәктәбебезгә исән-имин генә сәяхәт итеп кайттык. Шуның белән бүгенгә маҗараларга нокта куеп торыйк һәм өйгә эш алыйк.

IX.              Өй эше турында информация.

35 нче слайд

Бүгенге сәяхәттән алган үзеңнең хис-кичерешләреңне язып кил. Хикәядәге сүз төркемнәрен билгелә.

X. Йомгаклау

- Бүген без дәрестә нинди эшләр башкардык?

- Сезгә дәрес ошадымы?  Бүгенге дәрес турында сез ниләр әйтә аласыз?

36 нчы слайд

Бәяләү, саубуллашу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                     Актаныш районы  Шәрип башлангыч мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

              Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

               Тема:

            Сүз төркемнәрен кабатлау

                            ( IV класс)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                Укытучы :Гарипова Л.К

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Сүз теркемнәре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Овощевод

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 132 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2015 1237
    • DOCX 63.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Лайсан Котдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарипова Лайсан Котдусовна
    Гарипова Лайсан Котдусовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9385
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1474 человека из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 804 человека

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 304 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 201 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 206 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 444 человека

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Финансовые аспекты и ценности: концепции ответственного инвестирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 112 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 54 человека