Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Татар теле "Киләчәк заман хикәя фигыль " 4 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Татар теле "Киләчәк заман хикәя фигыль " 4 класс

библиотека
материалов

Татар теле 4 класс


Укытучы: Мухаметшина Гөлия Язкар кызы


Дәрес темасы: Киләчәк заман хикәя фигыль.


Максат: Хикәя фигыльнең заман формаларын искә төшерү; киләчәк заман хикәя фигыль

формалары ясалышын аңлау, дөрес куллану.


КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү,

тыңлый белү, фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек күрсәтү.


ТБУУГ: җөмлә эчендә хикәя фигыльнең заман формаларын танып белү, төп билгеләрен аерып

күрсәтү.


РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; үзконтроль һәм үз

эшчәнлегеңне бәяли белү.


ШУУГ: үзмаксат кую, үз уңышларың һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер

йөртү.


Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация, биремнәр язылган карточкалар, музейдан алынган

экспонатлар, светильник, үтүк.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштерик!”


Дәрес барышы.


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге


Укучылар эшчәнлеге

I.Оештыру. Эшкә кызыксындыру тудыру.

Максат: дәрес эшчәнлегенә кереп китү өчен шартлар булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

(1 слайд)

Кояшлы көн телик һәр кешегә

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

- Хәзер безнең татар теле дәресе, дәресне башлыйбыз.

- Утырыгыз.


Укучылар бер-берсенә елмаялар һәм бер-берсен сәламлиләр.





Укучылар хор белән “Татар теле” шигырен сөйлиләр.

Уыннарына утыралар.

II.Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

- Сез өйдә элеккеге татар халкының яшәү рәвешен чагылдырган рәсем буенча хикәя төзеп килдегез.

(2 слайд)

- Бу эшне башкарып килгән һәр укучы өстәлдәге үзбәя битендә үзенә бәя бирә.

- Хәзер берәр укучының хикәясен тыңлап узыйк. Башкалар игътибар белән тыңлагыз.

- ...... , үзенең хикәясендә нинди фигыль формаларын кулланган?

- Өстәлдән кызыл карточкаларны алабыз һәм төркемнәрдә сорауларга җавапны әзерлибез.

- Һәр төркемнең 2 номерлы укучысы җавап бирә.






Үзбәя.


Бер укучы хикәясен укый.


- Үткән заман хикәя фигыль.

Төркемнәрдә эш.


Укучылар карточкадагы сорауларга җавап бирәләр.

Үзбәя.


III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; дәреснең темасын максатын билгерәү.

- Халкыбызның үткән тормышын искә төшергәнбез икән инде, менә бүгенге дәрескә мин ике укучыга авыл китапханәсендә урнашкан музейдан экспонатлар алып килергә кушкан идем.

- Айназ, син нәрсә алып килдең? Шуның турында безгә сөйлә әле.

(тактага “үткән заман” дигән таблица эленә)


- Үтүк сүзенә туры килә торган үткән заман хикәя фигыльне уйлап языгыз.

- Замана алга барган саен безнең тормыш тагын да яхшыра, камилләшә. Хәзер инде без заманча “пар үтүкләре” кулланабыз.

(Укытучы заманча үтүк күсәтә, аны “хәзерге заман” дип язылган карточка астына куя)

- Үтүк сүзенә туры килә торган хәзерге заман хикәя фигыльне языгыз.



Димәк, бүгенге дәрестә кайсы заман хикәя фигыль турында сөйләшербез икән?

(Тактага “киләчәк заман” дигән карточка эленә)

(3 слайд)

- Әйдәгеә, хыялланып алыйк әле. Киләчәктә үтүкләр нинди булыр икән?

- Үтүк сүзенә туры килә торган киләчәк заман хикәя фигыльне уйлап языгыз.


- Камил, син нәрсә алып килдең, шуның турында сөйлә әле.

- Керосин лампасына туры килә торган үткән заман хикәя фигылен уйлап языгыз.

- Хәзерге заманда ничек дип әйтербез?

- Киләчәк заманда ничек булыр?

- Үтүкләячәк һәм яндырачак фигыльләрен кайсы карточка астына язарсыз?


- Шушы фигыльләргә карап дәреснең максатын билеләгез әле, бүгенге дәрестә без нинди сорауга җавап эзләрбез?







Айназ сөйли. (үтүк)


Айназ үтүкне шул таблица астына илтеп куя.


Бер укучы чыгып яза

үтүкләгән







Бер укучы чыгып яза

үтүкли



- Киләчәк заман хикәя фигыль.




Балаларның җавабы.


Бер укучы чыгып яза

үтүкләр


Камил сөйли (керосин лампасы)

Бер укучы чыгып яза

яндырган

яндыра

яндырыр

Укучылар чыгып язалар.



Көтелгән җавап: “ Киләчәк заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?”


IV. Ял минуты.


V. Яңа белемнәр бирү.

Максат: яңа белемнәрне укучыларның үзләреннән таптыру.

“Әпипә” көе куела.

(4 слайд)

- Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, числоны һәм класс эше дип язабыз.


Тугызынчы декабрь.

Класс эше.

Матур язу минуты:

Күп укыган, күп белер.


- Киләчәк заман хикәя фигыль турында Әмир белән Әминәнең сөйләшүен тыңлыйк әле.


- Нинди кагыйдәләр турында сүз бара, әйдәгез әле бу кагыйдәләрне үзебез әйтеп карыйк. Моның өчен тактага язылган киләчәк заман хикәя фигыльләрнең кушымчалары астына сызыйк әле. Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган икән?

Кашыклар ярдәмендә көйне сугып уйныйлар.




Укучылар дәфтәргә числоны һәм мәкальне күчереп язалар.

Мәкальнең мәгънәсен аңлаталар.

Бер укучы Әмир, икенче укучы Әминә сүзләрен укый.


Бер укучы кушымчалар астына сызып чыга:

үтүкләр

яндырыр

үтүкләячәк

яндырачак

Укучылар кагыйдәне әзләре әйтеп карыйлар.

Чагыштырып дәреслектән кагыйдәләрне укыйлар.


VI. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

Максат: укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

(5 слайд)

- Нокталар урынына киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төр кушымчаларын куеп мәкальләрне укыгыз.


- Шушы алты мәкаль арасыннан үзегезгә ошаган ике мәкальне дәфтәрегезгә язып алыгыз.


- Беренче төр киләчәк заман хикәя фигыльләрнең төрләнеш үрнәген карагыз.

(6 слайд)

- Шушы үрнәккә нигезләнеп, алдыгызда яткан зәңгәр карточкаларда бирелгән сүзләрне төрләндереп языгыз.

- Дөреслеген тикшерәбез.

(7 слайд)



Укучылар чиратлап мәкальләрне укыйлар һәм нинди кушымча ялганганын аңлаталар.

Мәкальләрне дәфтәрләренә күчереп язалар.


Үзбәя.


Бер укучы укый.



Биремне үтиләр.


Үзбәя.


VII. Рефлексия.

Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Йомгаклау.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


- Укучылар, бүгенге дәреснең темасы нинди иде?

- Без үзебезнең алга куелган сорауга җавап таптыкмы?

- Җөмләне дәвам итегез:

Мин белдем...

Бу белемнәр миңа кирәк була...


- Үзбәя битләрен алабыз һәм бүгенге дәрестәге үзебезнең эшчәнлекне бәялибез.

- Афәрин, укучылар. Мин сезнең бәяләрегез белән килешәм.

- Киләчәк заман хикәя фигыль.

- Әйе.


Укучыларның җавабы.





Үзбәя.





Өй эше бирү.

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

- “Мин үскәч кем булырга телим?” дигән темага кечкенә хикәя языгыз. Хикәягездә хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыльләрен кулланыгыз.


- Дәрес тәмам.

Укучылар өй эшен көндәлекләренә язалар.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров698
Номер материала ДВ-387958
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх