Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

9



Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия чараларында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.







Г.С.Садыйкова

Казан шәһәре,Киров районы, “3 нче татар телендә

белем бирүче гимназиясе”





Инсаннар үзләрен гомер буе тәрбияләргә тиешләр

Ризаэддин бине Фэхреддин.

Ризаэддин Фәхреддиннең эшчәнлеге энциклопедик характерда: ул әдип, тарихчы, дин һәм хокук белгече, мөфти, педагог, журналист, тюрколог, философ, археограф, тәрҗемәче, библиограф, архивчы, китапханәче һ.б. Бу шәхес безнең алда күптармаклы гыйльми-тикшеренү институты, Академия рәвешендә күзаллана. Аның тикшерү объекты һәм эшчәнлегенең төп адресаты – кеше, кавем, җәмгыять. Инсани башлангыч, инсани эчтәлек бу олуг зат хезмәтләренең, эш-гамәлләренең төп асылын билгели.

Каюм Насыйриның “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) исемле мәшһүр китабында (1884) шушындый хикмәтле сүзләр бар: “Әгәр берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне өйрәт, изге гадәтләреңне тот, башкалар күреп гыйлем алсыннар”. Бу яктан Ризаэддин Фәхреддин мөгаллим-остазның классик өлгесе. Шәхси сыйфатлар белән язган, сөйләгәннәрнең табигый ярашуы аның киңәш-теләкләренең, вәгазь-нәсыйхәтләренең әһәмиятен, бәясен тагын да арттыра, тагын да күтәрә.

Ризаэддин Фәхреддин мирасы гимназиядә укыту-тәрбия процессында киң кулланыла. Чөнки Риза Фәхреддин мирасы милли мәгарифнең төрле өлкәсендә эшләүчегә – әти-әнигә, укытучыга, тәрбиячегә, укучыга өстәл китабы булып торырлык.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, төп бурычым – укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә игътибарлылык, инсафлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Бу теманың актуальлеге нәрсәдә соң? Без болгавыр заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя. Ятим балаларның саны артканнан-арта. Татар халкында гомер булмаган картлар йортлары ачыла, балалары исән булып та ата-аналар картлар йортларында тәрбияләнә. Рухи ярлылык хөкем сөрә. Ә рухи ярлылык, үз чиратында, әхлаксызлыкны тудыра. Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле әхлакый тәрбиягә җитди игътибар бирергә кирәк. Бу җәһәттән Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре игътибарга лаек. “Әдәбе тәгълим” исемле китабында, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп, Р. Фәхреддин болай дип яза: “Тәрбия – акрынлык һәм тәртип белән камиллек булдыру димәктер”.

Җәвәмигуль - кәлим шәрехе” һәм “Балаларга үгет-нәсихәт” китапларын укып чыккач, Ризаэддин Фәхреддиннең кыйммәтле сүзләрен дәресләрдә, сыйныф сәгатләрендә, сыйныфтан тыш чараларда бик теләп куллана башладым.

Мәсәлән, 5 нче сыйныфта укучылар Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясен яратып укыйлар, үзләрендә булган кимчелекле якларны табалар, анализлыйлар, шуның белән бергә Нәҗипнең әнисен дә, апасын да тыңламавы, каршы сөйләшүе аларны борчый. Бу очракта “Ислам әхлагы гадәтләре”ннән киңәшләрне кулланырга мөмкин: “Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала.

Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен укыганда галимнең “Йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз” дигән сүзләрен дәрескә эпиграф итеп алып була.

7 нче сыйныфта “Кәҗүл читек” әсәрен укый башлаганчы ук, Р. Фәхреддиннең “Үгет-нәсыйхәт” китабыннан “Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре”, “Җомга көн кебек” хикәятләрен укып, әлеге дини бәйрәмнәр белән таныштырам. Тактага алдан сораулар язып куям:

  • Әсәрдә нинди дини бәйрәмнәр турында сүз бара?

  • Мала һәм гаилә әгъзалары бәйрәмгә ничек әзерләнә?

  • Ничек киенәләр, үзләрен ничек тоталар?

  • Малайларның мәчеттә үзләрен тотышлары сезгә ошыймы?

  • Сез мондый бәйрәмнәргә барасызмы?

  • Ә өйдәгеләр бу бәйрәмгә ничек әзерләнә?

Әсәр укылгач, бу сораулар буенча әңгәмә, бәхәс кебек чаралар

оештырам. Нәтиҗә ясап, Р. Фәхреддиннең “Дин әдәпләре”ннән өзекләр укыйм һәм тиешле урыннарны дәфтәргә яздырып куям:

  1. Мәчеткә кергәндә әдәп белән керегез, мәчетнең хөрмәтен җибәрә

торган нәрсәләрдән сакланыгыз.

  1. Галимнәрне тыңлагыз һәм һәрвакыт телегезне төзек тотыгыз. Күңел

төзек булса, бөтен тән төзек булыр.

7 нче сыйныфта “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә,галимнең “Ата-ана” бүлегендә бирелгән язмаларны уку әсәрнең эчтәлеген, Акъәбинең рухи дөньясын ачуга ярдәм итә. Мәсәлән, шундыйлардан:

  1. Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга

һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

  1. Ата-аналарның тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп

үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Бернәрсә дә белмисез дип алардан көләләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.

Укучыларга бу үгет-вәгазьләр бик ошый. Кайбер бүлекләрне өйдә, әти-әниләре белән өйрәнеп, фикерләрен хикәя рәвешендә язып килү өчен өй эше биреп җибәрәм.

Югары сыйныф укучылары өчен дөньяга фәнни карашларны актив формалаштыру аларның үсеше өчен характерлы үзенчәлекләрнең берсе булып тора. Яшьләр алдына “Кем булырга?” дигән сорау урынына “Ничек булырга?” дигән сорау килеп баса.

Бу очракта безгә Ризаэддин Фәхреддиннең “Шәкертлек әдәпләре” исемле хезмәте ярдәм итә. Ул бу китабында әхлакый, рухи, этик һәм эстетик тәрбия турында төшенчә бирә һәм яшь егетләргә киләчәктә һөнәр сайлауга киңәшләр тәгъдим итә. Шулай ук, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска куша.

10 нчы сыйныфта Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрен укыганда – сөннәтле булу хакында, “Тормышмы бу?” әсәрендә – гыйлем хакында, “Ул әле өйләнмәгән иде” дә – никах турында, “Зөләйха”да - ата-ана хакында әйтмичә мөмкин түгел. Билгеле, тиешле урыннарны укучылар дәфтәрләренә язып алалар. Мәсәлән, катнаш никахлар проблемасы турында сөйләшкәннән соң, галимнең “Өйләнү әдәпләре”ннән өзекләр укыйбыз: “Иргә барган чагында ир булачак кешенең акчасыннан элек холкын, нәселеннән элек динен, гүзәллегеннән элек һөнәрен сорагыз вә үзегезгә тиңдәш булганнарны сайлагыз”. “Бай углы” әсәрен укыр алдыннан әлеге хәдисне яздырып куям: “Ата-ана баланың яхшы дус табуына дикъкать итәр, чөнки начар кешеләр баланы юлдан яздырырга мөмкин.”

Татар теле дәресләрендә файдалану өчен, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләреннән торган махсус тартма карточкалар әзерли башладым. Җөмлә кисәкләрен, сүз төркемнәрен, гади һәм кушма җөмлә синтаксисын үткәндә, алар бик файдалы. Элеге нәсыйхәтләрне еш кулланганда, алар укучыларның күңелендә яхшы сакланып кала дип уйлыйм. Хәдисләрнең мәгънәләрен ачыклап сөйләгәндә, сөйләм теле дә камилләшә.

Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р. Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: “... Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?... Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер... Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә быелган балаларның күңелләренә Аллаһы Тәгаләне сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләп үстерү булачактыр...”

Мәктәбебездә тәрбия эше дә халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, тапкыр фикерләренә, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләп алып барыла.

Әхлак дәресләре өчен күп материалны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алам. Мәсәлән, “Өлкәннәрне хөрмәтләү” темасын үткәндә “Ата-ана”, “Туганнар”, “Кардәшләр” бүлекләреннән өзекләр китерәм.

“Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз”, - дигән киңәше һәр педагог өчен маяк булып торсын иде.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Буй җитмәс шәхес: Ризаэддин Фәхреддин турында уйланулар” , “Татарстан” журналы, - 1999. - № 5. -55 – 57 битләр.

  2. Исмәгыйлева С., Исмәгыйлева Ф. Тәрбия хәзинәләре. Мәгариф, 1992. -№ 10. – 4-5 битләр.

  3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк. – Казан, 2007. -192 б.

  4. Мирас. – 1995. - № 4. – 38 бит.

  5. Р. Фәхреддин. “Җәвамигуль – кәлим шәрехе”. – Казан: Рухият, 2005.

  6. Р. Фәхреддин. “Нәсыйхәт”. – Казан: Мәгариф, 2004.

  7. Р. Ш. Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. – Казан, 2007.

  8. Татар әдәбияты тарихы. VI томда. М. Гайнуллин. Риза Фәхретдинов. II том. – 319-334 битләр.









































Файдаланылган әдәбият:

  1. Буй җитмәс шәхес: Ризаэддин Фәхреддин турында уйланулар” , “Татарстан” журналы, - 1999. - № 5. -55 – 57 битләр.

  2. Исмәгыйлева С., Исмәгыйлева Ф. Тәрбия хәзинәләре. Мәгариф, 1992. -№ 10. – 4-5 битләр.

  3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк. – Казан, 2007. -192 б.

  4. Мирас. – 1995. - № 4. – 38 бит.

  5. Р. Фәхреддин. “Җәвамигуль – кәлим шәрехе”. – Казан: Рухият, 2005.

  6. Р. Фәхреддин. “Нәсыйхәт”. – Казан: Мәгариф, 2004.

  7. Р. Ш. Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. – Казан, 2007.

  8. Татар әдәбияты тарихы. VI томда. М. Гайнуллин. Риза Фәхретдинов. II том. – 319-334 битләр.



























ЗАЯВКА НА КОНФЕРЕНЦИЮ «ИННОВАЦИОННЫЕ ТЕХНОЛОГИИ В ОБРАЗОВАНИИ»

Фамилия, имя, отчество автора (полностью)

Садыкова Гульсина Султановна

Название статьи

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия чараларында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.


Номер секции

Современные методы воспитания в средней школе и в вузе.




Количество страниц

6

Место работы (учебы) (полное название учреждения, без сокращений)


Должность

Учитель

Ученая степень, ученое звание


Почтовый адрес (с индексом)


Телефон домашний


Телефон мобильный


E-mail


Количество дополнительных экземпляров сборника

(1 доп. экз. 200 руб.)


Нужен ли сертификат участника конференции (да, нет)

(стоимость 150 руб.)

да
















Автор
Дата добавления 12.01.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров201
Номер материала ДВ-329569
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх