ИҢ ЗИРӘК УКУЧЫ
( БӘЙГЕ )
МАТЕМАТИКА
1. 925042 санында ничә дистә?
а) 92504 б) 9250 в) 92 г) 4
2. 6 минут 15 секундта ничә секунд бар ?
а) 615 б) 6015 в) 395 г)
375
3. Рәсемдә ничә кисемтә бар ?
а) 6 б) 8 в)
10 г) 12
4. Рәсемдә ничә өчпочмак бар ?
а) 4 б) 6 в)
8 г) 10
5. Дөресен сайлап ал:
а) сан төшерелеп калдырылган мисал
тигезләмә дип атала;
б) билгесез компонентлы аңлатма
тигезләмә дип атала;
6. Яклары 7 см һәм 3см булган
турыпочмаклыкның периметрын табыгыз:
а) 10 см б) 20 см в) 21 см г)
28 см
7. Яклары 3м һәм 8м булган турыпочмаклыкның
мәйданын исәпләгез:
а) 20 м б) 22м в) 24 м
г) 28 м
8. 6 саны кайсы санның бишенче өлешен тәшкил
итә:
а) 11 б) 20 в)
30 г) 35
9. 340 000 саны 340 тан ничә тапкыр
зуррак ?
а) 10 б) 100 в)
1000 г) 1000
10. 2 метрда ничә миллиметр ?
а) 20 мм б) 200 мм в) 2000мм г)
20 000 мм
11. Турыпочмаклыкның мәйданы 30 см . Аның
яклары нинди озынлыкта булырга мөмкин?
а) 4 см һәм 5 см б) 5см һәм 6см в)
9см һәм 6см г) 13см һәм 2см
12. Турыпочмаклыкның периметры 30см. Аның
яклары озынлыгы күпме ?
а) 4см һәм 5см б) 5см һәм 6см в) 9см
һәм 6см г) 15см һәм 2см
ТАБИГАТЬ
БЕЛЕМЕ
1. Кояштан 4 нче планета :
а) Җир б) Марс в) Юпитер г) Венера
2. Иң зур күл:
а) Байкал б) Ладога в) Каспий г)
Онега
3. Арктикада яшәүче җәнлек:
а) зубр б) дөя в) тукран г) морж
4. Тундрада үсә торган үсемлек:
а) кымызлык үлән б) лалә в) күк җиләк
г) карагай
5. Раиф тыюлыгы кайсы табигый зонада
урнашкан?
а) дала б) чүл в) тундра г) урман
6. Түбәндәге файдалы казылмаларның кайсысы
корыч җитерү өчен чимал булып тора?
а) ташкүмер б) известняк в) тимер
рудасы г) гранит
7. Туфрактагы кайсы элемент аны уңдырышлы итә
?
а) ком б) балчык в) черемә г) су
8. Кайсы чәчәк болында үсә ?
а) кабар агачы б) зелпе в) дөя
чәнечкесе г) кыңгырау чәчәге
9. Терлекчелекнең кайсы тармагында бройлер
үрчетү белән шөгыльләнә?
а) йорт куяннары үрчетү б) сарык
үрчетү в) ат үрчетүчелек г) кошчылык
10. Нинди туфрак иң уңдырышлы?
а) көлсу б) болын в) кара туфрак г)
кызыл балчык
11. Тундрада яшәүчеләрнең төп хезмәте:
а) урман кисү б) сазлыклар киптерү
һәм культуралы үсемлекләр үстерү
в) болан асрау һәм үрчетү г) сарык
һәм ат үрчетү
12. Гранит таркалганда нәрсә барлыкка килә ?
а) известняк б) торф в) ташкүмер г)
ком
КҮРСӘТМӘЛЕ ГЕОМЕТРИЯ
1. Өй икенче якка карап торырлык итеп бер
таякчыкның урынын алыштырыгыз.
2. Ачкычка охшаган фигураның дүрт таякчыгын
күчереп, өч квадрат төзегез.
3. Көрәктәге чүпне төшерү өчен, иң кимендә
ничә таякчыкны күчерергә кирәк?
4. Сыер икенче якка карап торсын өчен ике
таякчыкны күчерегез.
5. Дүрт тигез дүртпочмак килеп чыксын өчен,
бирелгән фигурадагы өч таякчыкны күчерегез.
6. Ук сурәтләнгән фигурадан дүрт өчпочмак
килеп чыксын өчен, дүрт таякчыкны күчерегез.
7. Дүрт квадраттан төзелгән фигурадан шундый
ук өч квадрат барлыкка килсен өчен, өч таякчыкны күчерегез.
8. Алты таякчыкны күчереп, корабльдән танк
ясагыз.
9. Биш таякчыкны күчереп, вазадан телевизор
ясагыз.
10.Алты квадраттан төзелгән фигурадан дүрт
квадрат калсын өчен, өч таякчыкны алып куегыз.
ТАТАР ТЕЛЕ
1. Кем белән
кем янәшә?
Сак -..., Йосыф-..., Гали-...,
Аглый-...,Таһир-..., Ай-..., Былтыр-..., Әби-..., Кыш бабай-...
2. Диктант язу.
Ай, кояш, йолдызлар – халык авыз
иҗатында иң яратып кулланыла торган образлар.
Матурлык символлары алар. Кызларыбызның йөзе-
айга, кояшка, күзләре йолдызларга тиңләнә бит. Туган як, аны сагыну, моңлану,
өметләнү һәм башка хис-кичерешләрне гәүдәләндерә алар.
3 нче бәйге. “Минем
яраткан шөгылем.”
( Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү.)
4 нче бәйге. Иҗади эш башкару.
(Тәкъдим ителгән темага 5-6 җөмләдән
торган хикәя язу.)
Музыкаль тәнәфес. Укучылар концертка әзерләнәләр.Тиздән әниләр бәйрәме.
5 нче бәйге. “ Кече олимпиада.”
1. Сүзтезмәләрнең мәгънәсен аңлатыгыз:
исең-акылың китү, иске авыздан яңа сүз, авыз пешү, каты куллы, тел озайту.
2. Балалар язучыларыннан, шагыйрьләреннән
кемне беләсез?
3. Тел турында мәкальләр языгыз.
4. Бирелгән иҗекләрдән шигырьне укыгыз.
Яз- ө, я, чен, сар, мә, көй;
Көз- ө, ал, а, чен, ма, шар;
Су- ө, пакь, не, чен, ләр, тән;
Ай- ө, сак, җир, чен, лар,
не;
5. Исемнәрнең синонимнарын әйтегез: бала,
батыр, белем, гасыр, вакыт, кеше, гәүдә, кул чабу, сурәт, эш, байрак, тавыш,
тоткын, сөенеч, хөрмәт.
6. Тамгаларны укыгыз: 6н, к3, т10, 5ек,
100ек, 5мәт, б6рган, 100ә, 1дәм, 1лек, 1үк.
7. Кеше исемнәренең мәгънәсен аңлатыгыз:
Ләйсән, Булат, галим, Йолдыз, Алсу, Ирек, Азат, Тимер, Рәис, Туфан, Әнис...
8. Табышмаклар:
Алган саен зурая. Ул нәрсә?
Нинди йөзсан түгел?
Бер йомгакта мең энә, сиңа
тими, син тимә.
Бушка килә, акчага китә.
Әбидә бер- бабайда ике.
Көн белән төн уртасында нәрсә
бар?
9. “А” хәрефеннән башланган сүзләр табыгыз:
Шәһәр-...
Диңгез-...
Ил-...
Җимеш-...
Елга-...
Үсемлек-...
Тау-... Хайван-...
Язучы-...
Машина-...
Кием-...
Чәчәк-...
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.