Татар
теленнән тестлар 4 нче класс
1.Кайсы рәттә сүзләр алфавит тәртибендә
язылган?
1) чөгендер, кәбестә, суган, кишер
2) кәбестә, кишер, суган, чөгендер
3) кишер, кәбестә, суган, чөгендер
4) кәбестә, кишер, чөгендер, суган
2.Нечкә сузыклар гына булган сүзләр рәтен
билгеләгез
1) чия, бүләк, җиләк, кишер
2) сыерчык, күл, куркак, яфрак
3) белем, җылы, болын, өокы
4) зәңгәр, йолдыз, җепшек, көн
3. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне
билгеләгез
1) болыт
2) бәхет
3)егет
4) усак
4. Мәкальдә төшеп калган антонимнар рәтен тап:
“ .........сөйлә, .........тыңла”.
1) кыска-озын
2) аз-күп
3) яхшы-начар
4) дөрес-ялган
5. Күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзтезмәне
табыгыз.
1) киң болын
2) киң юл
3) киң күңел
4) киң бүлмә
6. “Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә
төсмере бирә торган сүзләр..............дип атала”. Нинди сүз төркеме турында
сүз бара?
1) алмашлык
2) кисәкчә
3) бәйлек
4) фигыль
7. Чыгыш килешендәге исем
кергән сүзтезмәне аерып күрсәтегез.
1) тынычлыкны ярату
2) аланнарда йөрү
3) шугалакка бару
4) әнисеннән сорау
8. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз
1) кып-кызыл
2) зәңгәрсу
3) кызыграк
4) ачык
9. Үткән заман хикәя фигыльь кергән җөмләне
табыгыз
1) Алар инде әллә кайчан дуслаштылар.
2) Төзүчеләр биш катлы йорт җиткерәләр.
3) Малайлар кызып бәхәсләшәләр.
4) Ул бакчасына төрле яшелчәләр утыртыр.
10. Кыш ерткыч җәнлекләргә дә тынычлык
бирми җөмләсендә ерткыч сүзе нинди сүз төркеменә карый?
1) исем
2) алмашлык
3) сыйфат
4) сан
11. Җөмләдә сүзтезмәләр санын билгеләгез. Язгы
урман төрле тавышларга күмелде.
1) 2
2) 3
3) 4
4) 1
12. Тойгылы җөмлә нәрсәне белдерә?
1) хәбәрне
2) сорауны
3) көчле тойгыны
4) дөрес җавап юк
13. Кайсы сүздә [ г ]
авазы әйтелә?
1) гыйнвар
2) горур
3) гафу
4) гәүдә
14.Хаталы сүзне күрсәтегез.
1) кәгазъ
2) мәсьәлә
3) игълан
4)Яхъя
15. Тамырдаш сүзләр булган рәтне табыгыз.
1) белемнең, белемнәр, белеме
2) бел, белем, белемле, белгеч
3) беләм, белдем, беләбез
4) белемле, белемлеләр, белемлеләргә
2 нче
өлеш
Әлеге өлешне
биремнәргә җавапны җавап бланкына бирем саныннан уң якка беренче шакмактан
башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифрны аерым шакмакка языгыз. Сүзләр яки цифрлар ,
санап үтелгәндә , аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны
язганда буш шакмаклар калдырырга кирәкми.
1) Машина, атлы
арба да үтмәгән урманнарда төрле-төрле гөмбәләр үсә. 2) Яше-карты бер сәгать
эчендә чиләк-чиләк хуш исле гөмбә җыеп керә. 3) Коры елгаларда, болыннарда дару
үләннәре үсә.
4) Аланнарда , тау
битләрендә җир җиләкләре пешкән. 5) Тигез җирдәге зәңгәр мәтрүшкәләрне чалгы
белән чабып алырлык. ( Р.Гарифтан)
16. Сан сүз төркеме
булган җөмлә номерын языгыз. Җавап: 2 нче җөмлә
17. 1 нче җөмләдән
баш кисәкләрне языгыз. Җавап: гөмбәләр үсә
18. 1 нче җөмләдән
юлдан-юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзләрне язып алыгыз. Җавап: да, үсә
19. 4 нче җөмләдән [
w ] авазы булган сүзне язып алыгыз. Җавап: тау
20. 1 нче җөмләдән
ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзне табып языгыз. Җавап: атлы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.