Инфоурок Начальные классы КонспектыТема: ”Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту

Тема: ”Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту

Скачать материал

Сингапур структураларын кулланып 3 класс өчен татар теленнән “Исем” темасына дәрес эшкәртмәсе

Газизова.Р.А.

 

             Тема: ”Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Жиһазлау:презентация, карточкалар, таратма материал,музыка

 Кулланылган сингапур структуралары: Конэрс, Модель фрейер,Тик-Тэк-Тоу, Микс-Фриз-Груп, Континус –раунд Робин

Дәреслек: Татар теле:рус телендә башл., гомуми белем бирү мәкт.3 нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова –Казан:Татар.кит.нәшр.,2013

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн,укучылар!

- Каршы як партнерларыгызга елмаегыз!

-Җилкәдәш иптәшләрегезгә “биш” бирегез!

- Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә тырышып эшләвегезне һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.

1. Матур язу күнеүләре.

Кк кк ка ку кы ак ук үк КК Кк

Кышкы кар – көзге икмәк.(Мәкаль)

1.           Балалар, бу мәкальнең мәгънәсен ачыклыйк,ни өчен шулай дип әйтәләр?

-         Кыш көне яуган кар басудагы икмәк өчен дымны бирә. Ә бу дым икмәкнең үсүенә китерә. Без ул икмәкне көз көне җыеп алабыз. Шуның өчен дә кышкы кар-көзге икмәк дип әйтелә.

2. Сүзлек диктанты.

Төзүче, керпе, уйный, соры, авыл, йоклый, тозлы, төлкеләр, Габдулла, укытучы.

-         Экраннан карап сүзләр язылышының дөреслеген тикшерегез.

-         Ә хәзер бу сүзләр арасыннан исем сүз төркеме асларына гына сызыгыз.

-         Ничек сайлап ала алдыгыз? Һәр сайлап алынган сүзгә сорау куеп карыйк.

-         Ни өчен төлкеләр сүзенә нәрсәләр? соравы куелды? Бу сүз турында сез тагын нәрсә әйтә аласыз?

-         Габдулла сүзе ни өчен баш хәрефтән язылды?

-         Димәк, бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында алган белемнәребезне ныгытачакбыз?

II. Актуальләштерү. Конэрс структурасы.

1.           - Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. ... номерлы партнер башкаларга берәр карточка өләшә. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы сүз нинди сорауга җавап булып килә? (15 сек. звонок)

-         Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе кем?, икенчесе нәрсә? Сүзегезнең кайсы сорауга җавап бирүенә  карап үз почмагыгызга барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар)

-         Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез. Тагын шундый өч сүз уйлагыз. Сезгә 30шар секунд бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. (30 сек. звонок)

-         Икенче партнер (30 сек. звонок)

-         ... үз җавабыңны укып кит. (2-3 укучы, дөрес җавапка кул чабалар)

-         Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

-         Димәк, нәтиҗә ясап әйтә алабыз, исем сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

-         Нинди сүзләргә кем? соравы куела?

-         Нинди сүзләргә нәрсә? соравы куела?

III.. Дәреслек белән эш.

- Исемнәр нинди саннарда килә?

- Берлек сандагы исем ничә предметны белдерә?

- Күплек сандагы исем ничә предметны белдерә?

- Күплектә килгән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

- Борын авазларына беткән исемнәргә нинди кушымчалр ялгана?

 Хәзер сезнең исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын белүегезне тикшерер өчен дәфтәрләрдә дәреслектәге 66 битнең 151 нче күнегүен эшлибез. (Күнегү тикшерелә)

 IV. Тема өстендә эш. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  структурасы.

- Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исем дип язабыз. Беренче баганага исемнең сорауларын,икенче баганага нинди саннарда килүен, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы 3 минут вакыт бирелә.(таймер куела)

 


         Сораулары                                             Саны

                                                             


                                                  Исем

                                              

      Мисаллар                                                Капма-каршы мисаллар

Күнегү тикшерелә.(берничә укучыдан сорала)

V. МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы.

- Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Аңа җавап берәр сан була. Җавапны сез миңа, бер сүздә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз.

Ә хәзер барыбызда торабыз.Урындыкларны этеп куябыз. Музыка.

1.            Китап сүзендә ничә иҗек бар? (2)

2.            “Кояш” сүзендә ничә хәреф бар? (4)

3.           “Юлчы” сүзендә ничә аваз бар? (5)

VI. Бәйләнешле сөйләм үстерү.ТИК- ТЭК- ТОУ(крестики нолики)  структурасы.

- Моның өчен сезнең өстәлләрегездә карточкалар куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

-Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.

-          Башка сүзләр өстәргә ярый.

-         Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела). Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасыярдәменә  командада бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрегезне укыйсыз. Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез.  Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

-         Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)

 Молодцы ! Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берничә  укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

VII. Өй эше.

  -  Уку китабыннан берлек яки күплек саннарда килгән исемнәр кергән 3 җөмлә язарга..       

- Кем?нәрсә? соравына җавап булып килгән 5әр сүз язарга.

- Исем сүз төркемнәрен кулланып“Кыш” темасына рәсемле хикәя төзергә.

 

VIII. Рефлексия.

-Укучылар, сезгә дәрестә нәрсә ошады?

әрестә сезгә нәрсә авыр булды?

Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

·                  Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

·                  Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тема: ”Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель ремонтной службы

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 123 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.11.2015 844
    • DOCX 36.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизова Рамзия Асфановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Газизова Рамзия Асфановна
    Газизова Рамзия Асфановна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 11709
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1179 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 576 человек

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 104 человека

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе