Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе «Яңа Әлем балалар
бакчасы»
«Кошлар – безнең дусларыбыз»
(Зурлар
төркемендә йомгаклау шөгыле)
Тәрбияче: Султанова Л.Х.
Максат: биш эчендәге саннарны тану, бишкә кадәр санау, сан
ягыннан тигез төркемнәргә бер предмет өстәп яки алып, төркемнәрдә тигезлек
булдырырга мөмкин икәнлекне аңлату;
Белем бирү бурычы: тәүлек бүленешен атарга өйрәтү, бишкә кадәр санау
күнекмәсен үстерү, кошларны танып белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм
дөрес итеп төзергә өйрәтү;
Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт
тәрбияләү.
Методик алымнар һәм
чаралар: сүзле
уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.
Белем бирү өлкәләренең
интеграциясе : уеннар,
аралашу.
Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Белем бирү өлкәләре:
танып –
белү үсеше,сөйләм үсеше, физик үсеш, эстетик сәнгать үсеше, комуникатив үсеш.
Җиһазлау: дидактик уеннар: дидактик уеннар “Атнада ничә
көн?”, “Тәүлек бүленешен ата!”, “Ел фасылларын әйт”, “Предметлар нинди
геометрик фигурага охшаган?”; сыерчыкка кием; магнитофон; проектор, ноутбук,
предметларны геометрик фигуралар белән тоташтыру өчен балалар санынча
карточкалар; төзү өчен тарату материаллары.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез,
балалар.
Балалар: Исәнмесез,
хәерле иртә!
I кереш өлеш.
Д/к уен. “Атнада
ничә көн?”
Тәрбияче: Балалар,
бүген атнаның ничәнче көне әле ?
Балалар: Бүген атнаның
дүртенче көне.
Тәрбияче: Ягез,
дүртенче көнне кайсыгыз “сәгатьтән” күрсәтә?
Балалар: Такта янына
чыгып күрсәтә.
Д/к уен: “Тәүлек
бәленешен ата!” (төсле
карточкалар)
Тәрбияче: Балалар, сез
бүген балалар бакчасына кайчан килдегез?
Балалар: Иртә белән.
Тәрбияче: Әйдәгез, бу
рәсемнәргә карап, тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтеп күрсәтегез әле.
Балалар: Иртә.
Тәрбияче: Иртә белән
нишлибез, балалар?
Балалар: Иртә белән
йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.
Тәрбияче: Иртәдән соң
кайсы вакыт килә?
Балалар: Көндезге
вакыт.
Тәрбияче: Көндез икәнен
каян белеп була?
Балалар: Көндез балалар
уйныйлар, ашыйлар.
Тәрбияче: Тагын нинди
вакытны атамадыгыз?
Балалар: Кичке вакыт.
Тәрбияче: Кич белән
кешеләр нәрсә эшлиләр?
Балалар: Кич кешеләр ял
итәләр, телевизор карыйлар.
Тәрбияче: Тагын
тәүлекнең нинди вакыты калды ?
Балалар: Төн.
Тәрбияче: Төнлә кешеләр
нишли инде?
Балалар: Төнлә белән
кешеләр йоклыйлар.
Тәрбияче: Бу рәсемнәр
бөтенесе бергә нәрсәне аңлата?
Балалар: Бер тәүлекне.
Тәрбияче: Тәүлек сүзен
ничек аңлыйсыз?
Балалар: Ул - бер көн
дигән сүз.
Тәрбияче: Әйе, балалар,
көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең белән ел фасылларына бүлеп
өйрәнәбез.
II Төп өлеш.
Тәрбияче: Табышмак
әйтәм балалар, игътибар белән тыңлагыз.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара.
Балалар:Бу яз вакыты.
Тәрбияче:Кем язган әле
бу шигырьне?
Балалар: Габдулла
Тукай.
1.слайд.Тукай
портреты.
Тәрбияче : Кем соң әле
ул, Габдулла Тукай?
Балалар: Ул татар
халкының бөек язучысы.
Тәрбияче: Аның нинди бәйрәме
булып үтте.
Балалар:Туган көне.
Тәрбияче: Әйе, ямьле яз
вакытында туган безнең Габдулла Тукай.
Тәрбияче: Ә хәзер елның
кайсы вакыты булды инде, балалар?
Балалар: Яз вакыты.
Тәрбияче:Тагын нинди ел
вакытларын беләсез?
2 слайд.Ел
фасыллары. (чыгып күрсәтәләр.)
Балалар: Көз вакыты.
-Кыш вакыты;
-Җәй вакыты;
-Яз вакыты;
3слайд. Яз картинасы. “Яз билгеләрен ата!” Туп белән уен.
- Карлар эри;
- Сулар ага,
- Тамчылар тама;
- Кошлар кайта;
- Агачлар йокыларыннан
уяна;
- Үләннәр шытып чыга;
- Кошлар кайта...
Тәрбияче.Яз айлары искә
төшерик әле?
Балалар: март, апрель,
май.
Тәрбияче: Язны авылга
кемнәр алып килә?
Балалар: Яз
хәбәрчеләре, кара каргалар, сыерчыклар.
Магнитофонда
күчмә кошлар тавышы ишетелә.
Тәрбияче: Кошлар адашканнар әле, юнәлешләр
күрсәтеп алыйк.
Физкультминут (Балалар басалар)
Юнәлешләрне
билгеләү,хәрәкәтләр белән күсәтү.
Өс,ас, уң, сул, ал,
арт, ян, киң, тар, биек, тәбәнәк.
Сюрпризмомент.
Сыерчык очып килеп керә.
Тәрбияче:Нинди кош
килгән безгә, балалар?
Балалар: Сыерчык
килгән.
Сыерчык: Исәнмесез,
балалар? Сезне сагынып килдем мин, урманда калган дусларымнан сезгә хат
китердем.
Балалар:Исәнме, сыерчык, без дә сезне сагынып көттек,
оялар ясап элдек.
Сыерчык: Авылда матур оялар күп, урмандагы дусларыма оялар
җитмәде.
Менә сезгә алардан
хат китердем.
Тәрбияче укый: -
Исәнмесез, балалар. Безгә оялар ясап ярдәм итмәссезме? Сезгә биремнәребез дә бар.
Тәрбияче :-Булышабызмы?
Балалар: Булышабыз.
4слайд. 1 бирем
Дидактик уен “Бер
сүз белән әйт!”
Төзү материалларын ,
саннарны, йорт хайваннарын, йорт кошларын,
җиләк җимешләрне ата!
2 бирем. 5 кә кадәр уңай һәм кирегә
санау.(бармакларын күрсәтеп саныйлар)
3 бирем.Төзү
материалларының исемнәрен ата! (төзү материаллары өстәл өстендә)
4бирем. Йортларны
үсә бару тәртибендә дөрес урнаштыр.
5 бирем. Хәзер өстәлегездәге карточкалардагы рәсемнәрне, аңа
охшаган геометрик фигура белән тоташтырасыз.
Тәрбияче: Өстәлдә
тәлинкәдә геометрик фигуралар бар.Шул геометрик фигуралардан сыерчыкларга оя
ясап куегыз. Сыерчыклар шатлансыннар.
III Йомгаклау.Төзү .
Сыерчыкка оя.(өстәлдә эш)
Тәрбияче: Без сыерчык
турында җыр да беләбез. Әйдәгез, җырлап күрсәтик әле.
Җыр: Сыерчык.
III Йомгаклау.
Тәрбияче :– Нинди
шөгыль булды әле безнең хәзер? Сезгә
ошадымы?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.