Дәрес
этабы
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
УУГ
ШУУГ – шәхескә кагылышлы
универсаль уку гамәлләре
РУУГ - регулятив универсаль уку
гамәлләре
ТБУУГ - танып белү универсаль
уку гамәлләре
КУУГ - коммуникатив
универсаль уку гамәлләре
|
I. Оештыру. Эшкә
кызыксыну тудыру
Максат: психологик уңай халәт
барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.
|
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү
халәте тудыру.
- Шушы күтәренке кәефтә
дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.
- Дәрес ахырында һәркем үзенең
тырышлыгын бәяләр.
|
|
КУУГ: классташлар һәм укытучы
белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
II. Актуальләштерү.
Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар
кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү.
|
Телдән
исәпләү
1. Саннар
рәтен дәвам ит
20,
40, 60, ... .
Зирәклеккә
мәсьәләләр–
1.
Бакчада
2 чыршы, 4 алмагач, 5 чия үсеп утыра. Барлыгы ничә җиләк-җимеш агачы үсә?
2.
–
Алиянең 5 алмасы һәм тагын 4 ярты алмасы бар. Алиянең ничә алмасы бар?
3.
–
Апасына 9 яшь, ә энесенә 3 яшь. 5 елдан соң апасы энесеннән ничә яшькә олырак
булыр?
- Бу
мәсьәләләрне, мисалларны нинди максаттан чыгып чиштек?
|
-9
- 7
- 6
- Зирәклекне,
тапкырлыкны арттыру өчен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өчен.
|
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне
истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә
һәм коллектив фикер алышуда катнашу
|
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: элек үзләштергән
белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,
яңа белемнәр кабул итүне оештыру
һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен
анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
|
2.Мәсьәләне
чишегез:
- 5 киштәнең һәркайсында
10ар китап. Киштәләрдә барлыгы ничә китап?
- Нинди гамәл
белән таптыгыз.
- Бу аңлатмадагы
саннарның исемнәрен әйтеп чыгыгыз.
- Нәрсә ул 50?
- Без әле генә
нәрсә чиштек?
- Мәсьәләне
нинди гамәл үтәп чиштек?
Тактадагы
мисаллар белән эш.
- Бүген нинди
тема өстендә эшлибез икән?
- Дәрестә
үзебезгә нинди максат куярбыз?
|
- 50
- Тапкырлау
гамәле белән
- Беренче
тапкырлаучы, икенче тапкырлаучы, тапкырчыгыш.
- Тапкырчыгышның
кыйммәте
- Мәсьәлә
- Тапкырлау
гамәле белән
- Түгәрәк
саннарны тапкырлауга мисаллар, мәсьәләләр чишәбез.
- Түгәрәк
саннарны тапкырлауның мәгънәсен аңлап,тапкырлауга мисаллар, мәсьәләләр чишә
белергә.
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен
мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне
истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда
катнашу
|
IV. Белемнәрне
ныгыту.
Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне
ныгыту мөмкинлеге булдыру;
тапкырлау гамәле белән чишелә
торган мәсьәләләр, мисаллар чишә белү
|
1. Дәреслек,
№ 1, 19 бит
Үзара тикшерү:
бер-берсе белән дәфтәрләрен алыштырып тикшерәләр
ДИНАМИК ПАУЗА
2. Дәреслек,
№2, 19 б.
КҮЗЛӘРГӘ
ГИМНАСТИКА
|
Төркемләп эшлиләр
Үзлектән эшлиләр
|
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне
үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып
белү инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара
хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
|
V. Белемнәрне мөстәкыйль иҗади куллану.
Максат: яңа белемнәрне
мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
|
1.Дәреслек белән эш: № 3,4 19 бит
2 № 5 телдән эш
3. Эш
дәфтәре 34-35 бит
|
Мәсьәләгә
сорау куеп чишү.
Мәсьәләнең төшеп калган санын
сайлап куеп чишү.Бергәләп төркемдә эш.
|
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне
белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр
төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм
дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек
итү
|
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Максат: дәрестәге эшчәнлекне
анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз
фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны
киләчәктә куллана белү
|
- Дәрес
башында нинди максат куйган идек?
- Максатыбызга ирештекме? Ни
өчен?
- Син бүген үзеңне нәрсә өчен
мактый аласың?
- Синең фикереңчә бу дәрес безгә
ни өчен кирәк иде?
- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек
бәяләр идегез?
Белемнәрне бәяләү һәм үзбәя:
- Үзегезгә билге куегыз, ә аннары
бергәләп киңәшербез.
|
- Түгәрәк саннарны тапкырлауга мәсьәләләр
чишәргә өйрәнергә
Укучыларның җаваплары
|
ШУУГ: үз уңышларың /
уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә
алу
|
VII. Өй эше.
Максат: укучыларның белемнәрен
үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен
дөрес башкару
|
21 нче бит № 8,9
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.