Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Урок по математике.Тема"Сантиметр тошенчэсен ныгыту"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок по математике.Тема"Сантиметр тошенчэсен ныгыту"

библиотека
материалов

hello_html_m58e12c45.gifhello_html_31bc4952.gifhello_html_m79dfff3c.gifhello_html_m55ec90c1.gifhello_html_4ed9eaa2.gifhello_html_m11519ff1.gifhello_html_31bc4952.gifhello_html_m296f2f28.gifhello_html_m207ca8be.gifhello_html_m51c8f20d.gifhello_html_m2323fead.gifhello_html_1b7e5a29.gifhello_html_m323aaca9.gif











Сантиметрны ныгыту

1 сыйныфта математика дәресе





C:\Users\Серега\Pictures\сова.gif









Тема: Сантиметрны ныгыту.

Максат: Озынлык үлчәү берәмлеге сантиметрны ныгыту.

Бурычлар: 1) Кисемтәләрнең озынлыгын сантиметрларда сыза һәм үлчи белүләрен, күппочмакларның якларын сантиметрларда үлчи белүләрен ныгыту;

2) Алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү;

3) 10 эчендә телдән мисалларны чишү осталыкларын, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;

4) Цифрларны кабатлау;

5) Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм тәмамлый белүләрен үстерү.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлау: Таратма материаллар (лента), биремле карточкалар, үзбәя өчен кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, санлы карточкалар, эш дәфтәре, ноутбук, кайчылар.

Кулланылган сингапур структуралары: Тэйк Оф -Тач Даун, Фолоу зе лидер, Конэрс

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси уку эшчәнлеге: укучыларда уку эшчәнлегенә, дәрес темасына кызыксыну уяту, дәрескә карата уңай мөнәсәбәт булдыру.

Танып – белү эшчәнлеге: линейка инструментының стандартлылыгын һәм универсальлеген “ачу”.

Регулятив уку эшчәнлеге: биремнәрнең үтәлешенә үзбәя куя белү.

Коммуникатив уку эшчәнлеге: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру, мотивлаштыру.

  1. Исәнләшү. Сыйныфташларны сәламләү (кара-каршы, җилкәдәш күршеләрне сәламләү).

  2. Уңай психологик халәт тудыру.

Ә хәзер бер-беребезгә карап, уңышлар теләп елмаябыз.

  1. Телдән исәпләү. Тэйк Оф –Тач Даун





(Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала).

  • 2 гә 2 не кушкач - 4 була. Әйе

  • 5 кә 5 не кушкач – 10 була. Әйе

  • 1 гә 6 ны кушкач – 8 була. Юк ( 7 була)

  • 8 дән 2 не алгач – 6 була. Әйе

  • 3 кә 4 не кушкач – 7 була. Әйе

  • 6 га 3 не кушкач – 9 була. Әйе

  • 8 дән 4 не алгач – 2 кала. Юк (4 кала)

  • 0 гә 9 ны кушкач – 9 була. Әйе

  • 2 гә 7 не кушкач – 9 була. Әйе

  • 5 тән 0 не алгач – 0 кала. Юк (5 кала)

  • 3 кә 3 не кушкач – 6 була. Әйе

  • 7 дән 2 не алгач – 5 кала. Әйе III. Тема буенча эш.

-Укучылар, үткән дәрестә без нинди озынлык үлчәү берәмлеге белән таныштык? (сантиметр).

- Без линейка белән нәрсәләрнең озынлыкларын үлчәдек? (карандаш, кисточка, кадак, шөреп, кисемтә).

- Ә бүген без дәрестә ниләр эшләрбез икән? (сантиметрны кабатларбыз).

1. Дәфтәрләрдә эш.

1) Матур язу. (2 ле санын язу)

- Кайсы сан бик матур һәм дөрес килеп чыкты, астына карандаш белән сызып куябыз.

- Бүгенге числоны язабыз.

2) 1 нче биремне эшләү.

- Дәфтәрләргә 7 см лы һәм 5 см лы ике кисемтә сызабыз, өсләренә ничә сантиметр икәнен язып куябыз. Сезгә 1 мин вакыт бирелә.

- Кисемтәләрегезне үлчәп карагыз әле, дөрес сыздыгызмы икән? - Ә хәзер дәфтәрләрне җилкә күршеләргә бирәбез. Алар тикшереп карасыннар.

Укытучы эшләрне карап чыга, 7 см лы кисемтә белән 5 см лы кисемтә чагыштырыла, чагыштыру дәфтәрләргә языла. 7 см > 5 cм



3) 2 нче биремне эшләү.

-Дәфтәрләргә 1 шакмак киңлегендә 9 см лы тасма сызабыз. Шул тасманы 4 см лы һәм 5 см лы итеп ике кисәккә бүләбез. Сезгә 2 мин вакыт бирелә.

- Тасмаларыгызны үлчәп карагыз әле, дөрес сыздыгызмы икән? - Ә хәзер дәфтәрләрне каршы як күршеләргә бирәбез. Алар тикшереп карасыннар.

Укытучы балаларның эшләрен карап чыга.

IV. Физкультминутка. Фолоу зе лидер

( 1 нче сандагы укучы - лидер башкарган хәрәкәтләрне һәр укучы кабатлый (бии), көй алышынганда лидерлык 2 нче сандагы укучыга күчә, аннары 3 нче, 4 нче укучыга күчә).

2. Карточкалар белән эш.

- Иң беренче эш итеп карточкаларга номерларыгызны язып куегыз.

-Карточкаларга геометрик фигуралар (дүртпочмаклар, турыпочмаклыклар) ясалган. Аларның якларын үлчәп, һәр ягының ничә сантиметр икәнлеген язып чыгарга кирәк. Сезгә ярты минут вакыт бирелә.

-Эшләрегезне тикшерегез, аннары җилкә күршеләрегезгә бирегез. Алар да тикшереп карасыннар.

Укытучы да балаларның эшләрен карап чыга.

3. Алган белемнәрне практикада куллану.

-Мин сезгә тасмалар бирәм. Үлчәп 10 см озынлыгында тасма кисеп аласыз һәм үз номерыгызны язып куясыз. Сезгә ярты минут вакыт бирелә.

-Тасмаларыгызны үлчәп карагыз әле, дөрес кистегезме икән? -Ә хәзер тасмаларыгызны каршы як күршеләрегезгә бирегез, тикшереп карасыннар.

Укытучы да балаларның эшләрен карап чыга.

V. Үткәннәрне кабатлау. Конэрс

1) Саннарны, цифрларны беләбезме икән?

(Укытучы әйткән сорауларга җаваплар буенча укучылар төрле почмакларга баралар).

-10 санмы ул, әллә цифрмы? (9,0,6,8,11)

-Алинә,ни өчен шулай уйлыйсың?



2) Телдән 1 гамәлле мәсьәләләр чишү.

а) Агачта 7 чыпчык утыра иде. Тагын 3 чыпчык очып килде. Хәзер агачта ничә чыпчык булды? (10)

б) Тәлинкәдә 8 алма бар иде. Балалар шуның 3 сен ашадылар. Тәлинкәдә ничә алма калды. (5)

в) Алсуның 5 открыткасы бар иде. Әнисе аңа тагын 2 открытка алып кайтты. Алсуның ничә открыткасы булды? (7)

VI. Рефлекция, бәяләү.

  1. Дәрескә гомуми йомгак.

-Дәрестә ниләр эшләдек?

-Нәрсәләрне ныгыттык?

- Нәрсәләргә өйрәндек?

2. Укучылар дәрестә үзләренең эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.

-Укучылар, сезнең алда 3 түгәрәк тора. (Кызыл, яшел, сары). Дәрес сезгә ошаса, сез барысын да аңлагансыз икән – кызыл, аңлашылып бетмәгән нәрсәләр калган булса – яшел түгәрәк күтәрерсез. Инде берни дә аңламаган булсагыз – сары түгәрәк күтәрегез.

Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Булдырдыгыз.

Ә хәзер бастык. Дәрес тәмам, чыгарга була.





C:\Users\Серега\Downloads\i.jpg





















Мәсьәләләр чишү

2 сыйныфта математика дәресе





C:\Users\Серега\Downloads\5831_aa76566fc2abf77a90d2b02f5574592d.jpg

















Тема: Мәсьәләләр чишү.

Максат: 1. Берничә тапкыр арттыруга, берничә тапкыр киметүгә мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;

Бурычлар: 1. Җәяле һәм җәяләрсез аңлатмаларны чишү күнекмәләрен ныгыту;

2. Турыпочмаклык, тигезлек һәм тигезсезлекләрне кабатлау;

3. Балаларның эзлекле фикер йөртү һәм уйлау сәләтләрен үстерү;

4. Алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: Телдән исәпләү плакаты, №393 нче мәсьәләгә сызым, фигуралар рәсеме ясалган плакат, тигезлек һәм тигезсезлекләр плакаты, өстәмә материал язылган плакат, компьютер, дәреслек (87-88 битләр)

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, мотивлаштыру.

  1. Укучыларны тынычландыру.

  2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

  1. Матур язу.

  1. Саннар язу: 7 8 7 8 7 8 7 8 7 8

  2. Число язу.

III. Телдән исәпләү.

Әйләнмәле мисаллар”. Өйрәнгән типта + һәм – га мисаллар чишү. 12:3=4х2=8х3=24-4=20+16=36:4=9

10х4=40:1=40:10=4+96=100

(Укытучы мисалны укый, балалар кул күтәреп җавабын әйтәләр, укытучы фломастер белән язып бара.)

IV. Тема буенча эш.

-Укучылар, үткән дәрестә без нинди типта мәсьәләләр чишәргә өйрәндек? (Берничә тапкыр арттыруга, берничә тапкыр киметүгә мәсьәләләр чиштек)

-Ә бүген без дәрестә ниләр эшләрбез икән? (Мәсьәләләр чишүне ныгытырбыз.)

1. Дәреслек белән эшләү.

1) № 392 (язмача)



-укучылар мәсьәләне эчтән укыйлар;

- бер баладан кычкырып укыту;

- мәсьәләне анализлау, сызымын дәреслектән карау;

- тактада һәм дәфтәрләрдә чишү.

3 х 2 = 6 (флаг)

6 + 9 = 15 (йолдыз һәм флаг)

Җавап: 15 йолдыз һәм флаг ясады.

2) № 393 (язмача)

-укучылар мәсьәләне эчтән укыйлар;

- бер баладан кычкырып укыту;

- мәсьәләне анализлау, сызымын плакаттан карау;

- тактада һәм дәфтәрләрдә чишү.

18 : 3 = 6 (бала)

18 + 6 = 24 (бала)

Җавап: 24 бала чаңгы шуа.

  1. Физкультминутка.

3) № 394 (язмача)

-укучылар мәсьәләне эчтән укыйлар;

- бер баладан кычкырып укыту;

(Укучылар мөстәкыйль рәвештә мәсьәләне черновикларда чишәләр, укытучы тикшерә. Мәсьәләне алдан чишкән балалар өстәмә эшләр дәфтәрләреннән тапкырлауга мисаллар эшлиләр. (Укытучы алдан тапкырлауның таблица очрагына мисаллар язып куйган була). Дөрес чишмәгән балалар булса укытучы белән берлектә кыскача шарт төзелә, мәсьәлә аңлатылып чишелә.)

8 х 4 = 32 (яшь)

Җавап: Әнисенә 32 яшь.

VI. Үткәннәрне кабатлау.

  1. Турыпочмаклык турында кабатлау.

а)- плакаттагы фигураларның кайсылары турыпочмаклык?



-турыпочмаклыкның почмаклары нинди була? (туры була)

- турыпочмаклыкның капма-каршы ятучы яклары нинди була? (тигез була)

б) № 396 ( язмача)

- бер баладан укыту;

- анализлау: - нәрсә сызарга кирәк?

- якларын ничәшәр сантиметрлы итеп?

2) Тигезлек һәм тигезсезлекләрне кабатлау.

а) плакаттан тигезлекләрне һәм тигезсезлекләрне табу

7+8=8+7 20-2=20 2х5>2х4 3х8<3х6

-Кайсысы дөрес тигезлек? - Кайсысы дөрес тигезсезлек?

б) № 398 -тигезлек һәм тигезсезлекләр дөрес булырлык итеп саннар кую.

VII. Өстәмә материал.

  1. Һәр рәсемгә туры килүче аңлатманы тап 4х2=8 3х3=9 5х1=5

















  1. Кагыйдәне тәмамла.

-Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырудан ................................... .

-Әгәр тапкырчыгышны беренче тапкырлаучыга бүлсәң ............................. .



-Әгәр тапкырчыгышны икенче тапкырлаучыга бүлсәң ................................ .

3. № 395 (мәсьәлә)- эчтән укыйлар, бер бала кычкырып укый, черновикларда чишәләр, укытучы тикшерә.

VIII. Өй эше бирү.

397, 88 бит (язмача)

IX. Рефлекция, бәяләү.

  1. Дәрескә гомуми йомгак.

-Дәрестә ниләр эшләдек?

-Нәрсәләрне ныгыттык?

- Нәрсәләргә өйрәндек?

2. Укытучының билге куюы.

Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Булдырдыгыз.

Ә хәзер бастык. Дәрес тәмам, чыгарга була.





C:\Users\Серега\Downloads\13114_html_69c4d26b.png













Сибгат Хәким шигырьләре

4 сыйныфта әдәби уку дәресе



C:\Users\Серега\Pictures\балалар китап белэн.jpg





















Тема: Сибгат Хәким шигырьләре

Максат: Сибгат Хәкимнең шигырьләрен анализлау.

Бурычлар: 1) Сибгат Хәким турында алган белемнәрне, аның иҗатын ныгыту, системалаштыру;

2) Укучыларда С. Хәкимнең иҗаты белән, шигырьләре белән кызыксыну булдыру;

3) Аңлап уку һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: С. Хәким портреты, китаплар күргәзмәсе, кроосворд язылган плакат, компьютер, “Әй, язмыш, язмыш” җыры язмада, С. Хәкимнең шигырьләр китабы 83-84, 140, 148 битләр.

Дәрес барышы

  1. Оештыру, мотивлаштыру.

-Барыбыз да матур итеп бастык, тынычландык, әкрен генә утырабыз. Матур

итеп утырдык. Дәрескә барыбыз да әзерме? Әзер булсак, дәресне башлыйбыз.

  1. Теманы, максатны ачыклау.

  • Узган дәрестә без кемнең шигырьләрен укыдык? ( С. Хәкимнең)

  • Өйгә эш итеп нәрсә бирелгән иде? (С. Хәкимнең шигырьләрен укырга)

  • Бүгенге дәрестә без нишләрбез икән? (Шигырьләрен анализларбыз, алган белемнәрне ныгытырбыз)

  1. Тема буенча эш.

  1. Кошлар” шигыре буенча эшләү.

  1. Шигырьне бер баладан укыту

  2. Шигырьне анализлау

-Шигырьнең темасы нинди? (сугыш)

- Шигырьдә нинди вакыт сурәтләнгән?

-Командир нишләп йөри?

- Ул үзен нәрсә дип тирги?

  • Аның күңеле нинди?

  • Нигә боек, төшенке?

  • Ул кемнән сорашмакчы була?

  • Алар кайда басып торалар?

  • Элек монда ничек булган?



-Ни өчен командир авылны таба алмый?

  • Кошлар нишли?

  • Дошман хәзер нишли?

  • Авыллар нишли?

  • Кошлар кайда күчәләр?

  • Дошманнардан азат ителгән авыллар өчен кошлар да сөенәме?

  • Почта килеп җиткәнче , командир нәрсәләргә карый?

  • Ни өчен кошлар күренми?

  • Фронт та кая киткән?

  • Сезгә шигырь ошадымы?

  • Сездә нинди хисләр уянды? (Дошманнарга нәфрәт)

  1. Шигырьне хор белән уку.

  1. Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин, ... .” шигыре буенча эшләү.

  1. Шигырьне бер баладан укыту.

2) Шигырьне анализлау.

- Шигырьнең темасы нинди? (әни)

- Шигырьне ул кемнәргә багышлый?

- Шагыйрь кая барса да, кайда йөрсә дә әнисен ничек итеп күз алдына китерә?

- Ана су алганчы да, чиләкләрен су белән тутыргач та кая карый?

- Ни өчен ул юлга карый?

- Әниләр нинди теләкләр теләп балаларын үстерәләр?

- Әнисенең нинди сүзләре авторның гел исенә төшә?

- Нигә шагыйрь – кое янында син ишетерсең миннән сиңа хәбәр килгәнен- ди? (Чөнки ана гел суга чыга)

- Ни өчен ана гел суга чыга? (Баласының кайтканын күрмәм микән дип тә, баласын тизрәк күрәсе килгәнгә дә чыгадыр ул)

  • Ни өчен – син һәркемгә дә очрыйсыңдыр, әнкәй, мөлдерәмә килеш чиләгең – ди шагыйрь?

(Чөнки ул баласы кайтышка гел чәй куеп тора. Әниләрнең чәйләре һәрвакыт әзер була.)

  • Сезгә шигырь ошадымы?

  • Сездә ул нинди хисләр уятты? (Әниләрне ярату. Аларны хөрмәт итү.)

3) Шигырьне хор белән уку.

3. “Килә ул кояш батса да, ... .” шигыре буенча эшләү.

  1. Шигырьне бер баладан укыту.

2) Шигырьне анализлау

- Шигырьнең темасы нинди? (хезмәт)

- Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Егет кайчан килә бакчага?

- Ул бакчада ничек йөри?

- Егет ни өчен килә бакчага?

- Шагыйрь үзенең соравына үзе җавап бирәме?

- Ул нинди сорау яза?

- Нигә үстерми ул?

- Егет нәрсә дип башын ия икән, ничек уйлыйсыз?

- Ни өчен, үстермим, ди егет?

- Ә сез ничек уйлыйсыз? Ялгыз булганга үстермиме ул?

- Алма бакчасының хуҗасы аңа алма бирәме?

- Нигә бирә? (Яхшы егет булып күренә)

- Ә чынлыкта егет нинди? (Ялкау)

- Нигә соңыннан шагыйрьнең йөрәге яна? (Егет ялкау булганга)

-Бу шигырь безне нинди булырга өйрәтә?

3) Шигырьне хор белән уку.

- Сезгә шигырь ошадымы?

  • Кайсыгыз ятлап килде? (Ятлап килгән укучылар яттан сөйлиләр)

  1. Физкультминутка ясау. (С. Хәким сүзләре “Ага чишмә” җырына)

-Җырның сүзләрен кем язган?

- Җырның исеме ничек?

- Җырның көен композитор Фирзәр Мортазин язган.

V. Күргәзмә белән эшләү.

- Бу күргәзмәдә С. Хәкимнең шигырьләре тупланган. Аның шигырьләре күргәнегезчә матур, укырга кызыклы, эчтәлекле. Бу китапларны Югары Чура авылы китапханәсеннән китапханәче Азина Лидия апагыздан алып укый аласыз.

VI. Теманы ныгыту.

  • С. Хәким турында үткән дәрестә, бүгенге дәрестә алган белемнәрне кабатлап, ныгытып китик әле.

а) Кроссворд чишү, язу.

  1. С. Хәким ничәнче гасырда яшәгән? (Егерменче)-горизонталь

- Ул Татарстанның кайсы районында туган? (Әтнә)

  1. С. Хәким Әтнә районының кайсы авылында туган? (Күлле-Киме)-горизонталь

  2. Ул үз авылында ничә еллык мәктәпне тәмамлаган?-вертикаль

  3. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул укуын кайсы шәһәрдә дәвам итә? (Казан)-горизонталь

  4. С. Хәкимнең Бөек Ватан сугышында катнашканын беләсез. Ул гади сугышчы гына булмый. Ә кем була ул? (Командир) -вертикаль

  5. Сугышта күрсәткән батырлыклары, сугыштан соңгы тыныч вакытта язган шигырьләре өчен ул нинди бүләкләргә ия була? (Медаль, орден)-горизонталь

-Әйе, ул 5 орден, күп медальләр белән бүләкләнә. М. Горький, Г. Тукай премияләренә лаек була. С. Хәкимгә Татарстанның халык шагыйре дигән зур исем бирелә.

7.Ул нинди темаларга шигырьләр язган? (Тукай, авыл, хезмәт, әни, сугыш)

С. Хәкимгә сугыштан бик каты салкын тиеп кайта. Ул үпкә, бавыр авырулары белән интегә. С. Хәким 5 операция кичерә. 1986 нчы елда Казанда үлә.

б) С. Хәкимнең “Әй, язмыш, язмыш” җырын тыңлау.

Җырның көен композитор Сара Садыкова язган.

  • Җыр сезгә ошадымы?

  • Бу җыр кем башкаруында булды? (Әлфис Кыямов)

С. Хәкимнең 70 ләп шигыренә көй язылган, димәк аның 70 ләп шигыре җыр булып киткән.

в) – Сез тагын С. Хәкимнең нинди шигырьләрен яттан беләсез?

(Укучыларның яттан шигырьләр сөйләүләре)

VI. Рефлекция, бәяләү.

  1. Дәрескә гомуми йомгак.

-Дәрестә ниләр эшләдек?

-Нәрсәләрне ныгыттык?

- Нәрсәләргә өйрәндек?

- Дәрес сезгә ошадымы?

2. Нәтиҗә ясап билгеләр кую.





C:\Users\Серега\Pictures\китаплар һәм ачык китап.jpg


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 15.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров131
Номер материала ДВ-530110
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх