Сабыйларга хак
тәрбия биреп,
Изгелекләр кылыйк көн дә, төн дә
Казан шәһәре Яңа Савин районы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган
170 нче гомуми урта белем мәктәбе”
Фәйзуллина
Равия Әгъзам кызы
Кешене кеше иткән - әдәп. Ә нәрсә
соң ул әдәп яисә әдәпле булу? Әдәп ул –
җәмгыятьтә үз – үзеңне тота белү
кагыйдәләре дигән сүз, ягъни аралашу оста-
лыгы, кешеләргә игътибарлы, инсафлы
мөгамәлә, табигатьне ярату һәм аңа
сакчыл мөнәсәбәт һ.б. Шуңа күрә,
мәкальдән күренгәнчә, укырга – язарга, яисә
санарга өйрәтү белән беррәттән,
балаларга әдәплелек күнекмәләре бирү дә бик мөһим. Бала күпме генә уку – язу
күнекмәләренә ия булмасын, әгәр ул әдәплелек кагыйдәләрен үзләштермәсә, аңа
тормышта үз урынын табу авыр булачак.
Сабый беренче күнекмәләрне
гаиләдә ала. Кечкенәдән үк нәрсәнең яхшы,
нәрсәнең начар икәнлеген күргән,
билгеле бер хезмәт күнекмәләре үзләштер-
гән бала рәхимсез була алмый.
Гадәттә, андый укучы мәктәптә дә намуслылык күрсәтә, үзендә җаваплылык сизә,
коллективтагы кимчелекләргә, гаделсезлекләргә, ваемсызлыкка түзеп тормый.
Укучыларның тәртибенә, әхлагына,
тәрбиясенә багышланган дәреслекләрендә олуг мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин:
“Яшь буынны тәрбияләү эше ул – бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә
укытучыларның һәм ата – аналарның даими иггътибарын таләп итә” – дигән фикер
уздыра.
Соңгы вакытта җәмгыятебездә әхлаксыз
кешеләрнең күбәюе барыбызны да аеруча бик борчый. Безнең балаларның
кайберләренә ни өчен каты күңеллелек,
усаллык сыйфатлары хас? Бу сорауга
өздереп кенә җавап бирү читен. Чөнки һәр кеше – шәхес. Аңа әйләнә - тирә мохит,
гаилә кире тәэсир итәргә мөмкин.
Шуңа күрә балаларда күркәм гадәтләр
тәрбияләү җәмгыятебезнең киләчәгенә
битараф булмаган һәр кешенеә изге
эше.
Балалар әти - әниләренең гаиләдәге
өлкән кешеләргә булган мөнәсәбәтен күреп үсәләр. Өлкән буын - җәмгыятьнең
рухи хәзинәсен яшьләргә тапшыручы ул. Алар зирәк, акыллы да. Кеше никадәр зыялы
булса, аның өлкәннәргә мөнәсәбәте дә шулкадәр ихтирамлы була.
Кеше турында кайгыртмыйча бер генә
көн дә яшәргә ярамый. Бала үзенең
әйләнә - тирәсендә ярдәмгә,
кайгыртуга, кайгысын уртаклашуга мохтаҗ кешеләр барын йөрәге белән сизсен.
Әхлак тәрбиясенең түбәндәге төп
бурычларын алдан ук билгеләү бик
мөһим: баланың күңелен кузгату,
сәләтләрен үстерү, үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләренә өйрәтү, шәфкатьлелек,
ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү. Балаларның күңеле гаять сизгер. Беренче
чиратта, укучыны ихтирам итү сорала. Укытучы сыйныфта үзара дуслык,
балаларның бер – берсенә кешелекле мөнәсәбәтен булдырып, үзе рухи - әхлакый
үрнәк күрсәтеп, тискәре сыйфатларга каршы көрәшергә тиеш. Иң мөһиме – кеше
тәрбияләү, аннары гына эшче, математик, шагыйрьне ... үстереп була. Чын Кеше
генә профессиональ осталык үрләрен яулый ала, чөнки ул кешеләр арасында гына
яшәми, ә алар өчен дә яши. Монысы тагын да җаваплырак.
Шәхес үсешендә һәм
формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы
заманнарда ук танылган. Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбия
турындагы алтын белән язарлык сүзләре
татар халкы өчен кисәтү булып яңгырый:
“Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Халык тудырган йөзләгән акыл
ияләренең акыллы, тапкыр, зирәк фикерләрен ишеткәннән соң, бер фикергә
киләсең: илдә барган аянычлы хәлләрдән яшь буында кешелеклелек сыйфатларын
ничек саклап калырга? Моны бары тик әдәплелек дәресләре аша әдәплелек
тәрбиясе биреп.Бу эшне инде берничә ел алып барабыз. Әдәп дәресләреннән соң,
укучылар белән матур әдәбиятка мөрәҗәгать итәбез.Әдәбият үзе үк әдәп сүзе.
Безгә ярдәмгә бары тик татар әдәбиятыннан иң өлге әсәрләр генә ярдәмгә киләчәк.
Балаларга әдәп - әхлак
күнекмәләре бирү максатыннан төзелгән җыентыкка
( Тәмле сүз: әдәпле булу серләре/ [
төз. Талия Шакирова;рәссамы Алсу Тимергалина]. – 2 нче басма. – Казан :Татар. кит.
нәш., 2013. – 79 б. : рәс.б- н.)
язучыларыбыз әсәрләре, мәкаль - әйтемнәр,
тылсымлы сүзләр һәм әдәплелек кагыйдәләре туплап бирелгән.Алар әдәплелек
тәрбияләүнең төрле формаларын чагылдыра һәм бүлекләп бирелә. Нәтиҗәдә әсәр
геройларының кылган эш – гамәлләре әдәплелек кагыйдәләре белән ныгытыла.
Шул рәвешчә, дәрестә дә,
сыйныфтан тыш вакытта да укучыларга әхлак тәрбиясе бирүне игътибар үзәгендә
тотарга тырышабыз.
Йомгаклап Ризаэддин Фәхретдиннең
сүзләрен китерәм: “Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия
итегез. Холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез,
гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләрнең иң беренче
дәрәҗәдә булганнары – мөгаллимнәр белән мөдәррисләр( укытучылар белән өлкән укытучылар)
икәнлекне онытмагыз”!
Кулланылган әдәбият:
1.
Ризаэддин
Фәхретдинн. Нәсыйхәт.Әхлак гыйлеменнән. Казан: Мәгариф, 2005.-184 б.
2.
“Тәрбия”
гәҗите.№7(89), 2004.
3.
Тәмле
сүз: әдәпле булу серләре/ [төз. Талия Шакирова; рәссамы Алсу Тимергалина]. – 2 нче басма. – Казан :Татар. кит.
нәш., 2013. – 79 б. : рәс.б- н.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.