Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Статьи / Выступление на тему "О воспитании любви к родному языку"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Директору, завучу

Выступление на тему "О воспитании любви к родному языку"

библиотека
материалов

hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifС.С.Кильдебаева

Пермь крае, Барда районы, Акбаш авылы


ТУГАН ТЕЛЕН ЯРАТУЧЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛИК


В своей работе я остановилась на некоторые проблемы, которые, по-моему, беспокоят всех учителей родного языка:

- сохранение культурного наследия татарского народа, распространение знаний о прошлом и настоящем своего народа;

- приобщение учащихся и молодежь к национальной культуре, его духовности и нравственным ценностям, ее обычаям и традициям;

- формирование познавательного интереса к своему предмету, развитие творческих способностей, осознанных мотивов ученика.

На каждых уроках и во внеурочных мероприятиях стараюсь привить любовь к традициям своего народа и изучение ее в школе, воспитание бережного отношения, уважения чувства гордости к родному языку и национальной культуре.


Һәр халыкның үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле бар. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан.

Безнең туган телебез – татар теле – борынгы һәм дөньяда киң таралган телләрнең берсе. Тел – аралашу, фикер алышу, белем һәм тәрбия бирү чарасы. Ул туктаусыз үсә, байый, шомара. Телебезне өйрәнү, үстерү, киләчәк буынга тапшыру һәм аны дөньякүләм дәрәҗәсенә күтәрү өстендә бик күп галимнәр, тел белгечләре эшләгәннәр (Хәлфин, Мәрҗәни, К.Насыйри, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт кебек бөек телчеләр). Татар теле патша Россиясендә дә Көнчыгыш илләр белән аралашуда дипломатия теле булган, татар теле ЮНЕСКО тарафыннан иң камил 14 тел рәтенә кертелгән.

Мин – гади авыл мәктәбендә белем бирүче ана теле укытучысы. Минем максатым – белемле, хәзерге заман шартларына яраклашып яши белүче, туган җиренә тугрылыклы, үзен гомуми үстерә белүче, үз милләтен, туган телен яратучы, башка милләтләргә ихтирамлы, сәламәт шәхес тәрбияләү. Җәмгыятьтәге барлык уңайлыклар, авырлыклар, яңалыклар да таныш миңа.

Бүген математика, химия, физика кебек фәннәрне русча укытсак та, мәктәптә милли тәрбия бирү юнәлешендә эшләргә, татар теле – милли телебез рухын сакларга тырышабыз. Укыту-тәрбия эше – бердәм процесс. Дәрескә кадәр, дәрес вакытында, озын тәнәфестә, дәрестән соң да балалар белән эшлибез. Федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән дәреслекләр,укыту программалары төзелде, укыту-методик комплектлары яңартылды. Куелган максатыма ирешергә барлык мөмкинлекләр дә бар кебек. Ләкин туган телебезгә карата салкынлык көннән-кән сизелә. Үземне борчый торган кайбер мәсьәләләргә тукталып китәсем килә:

1) Федераль дәүләт стандартларына күчү белән татар теле дәресләре кимеде, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре күп мәктәпләргә килеп җитмәде;

2) Бүгенге дәресләрне компьютер технологияләреннән башка үткәрү өстенлек итә. Тик кайбер укучыларга бүгенге технология кирәк, ә кайберләре укытучының җылы сүзләренә мохтаҗ. Техниканың җаны юк бит;

3) Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә генә тапшырылуы татар мәктәпләренең саны кыскаруга китерде. Хәтта татар районнарында да татар балалары рус мәктәпләрендә белем алалар. Нигә рус теленең үсеше башка милли телләрнең абруе , әһәмияте кимү исәбенә барырга тиеш?

4) Бүгенге көндә яшүсмерләрнең сүлпәнлеге, битарафлыгы, матур әдәбият укудан бизүе, компьютер алдында озак утыруы борчый. Бу вакытлыча гына күренеш булыр дип ышанасы килә;

5) Хәзерге яшьләр, телне бозып, татарчаны русчага әйләндереп сөйләшергә ярата. Үз теленнән оялумы бу, әллә инде үз телеңнән ваз кичүме? Базарда үзбәге, таҗигы үз телендә сөйләшә. Ә татар, нигәдер, рус телендә авыз боргалый. Туган телебезне яратабыз, беләбез икән, шул телдә аралашырга нигә оялырга кирәк?

6) Ата-аналар” киләчәктә балага татар теле кирәк түгел” дигән фикердә булып, балаларда татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата ныклы караш тәрбияләмиләр;

7) Тел байлыгы елдан ел саекканы сизелә. Без тел байлыгыбызны саклый алмыйбыз икән, үзаң бер-ике буын дәвамында гына барырга мөмкин, аннары юкка чыга. Тел бетте икән, милләт милләт булудан туктый;

8) Әгәр мәктәп баскычында балаларны милли үзаңга ия шәхесләр итеп үстерү, формалаштыру мөмкинлеген кулдан ычкындырабыз икән, моны киләчәктә төзәтә алмаячакбыз.

Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, барлык кыенлыкларга бирешмичә, мәктәптә телне тиешенчә үзләштерү – безнең изге бурычыбыз һәм шуның белән бергә, катлаулы процесс та. Шулай итеп, замана куйган таләпләргә бирешмичә, яңа туган проблемаларны җиңеп, оптимистик рухта эшләргә генә кала.

Хәзерге көндә татар теле белән кая барып була?” дигән сүзләргә каршы килеп, укучыларыма : “Безнең туган телебез бай һәм кызыклы телләрнең берсе: аны белсәң, башка телне өйрәнү дә җиңеләя,”- дигән төшенчәне җиткерергә һәм туган телебез белән горурлану хисе тәрбияләргә омтылам. Ә бу хисне тәрбияләү туган телебезнең Тукай теле булуын, Тукай – телебезнең көзгесе, горурлыгы икәнлеген төшендерү белән үрелеп барырга тиештер дип уйлыйм. Шуңа да Тукай иҗатын дәресләремдә бик еш кулланырга тырышам. Әдәбият дәресләрендә укыган әсәрләрдән алынган өзекләрне татар теле дәресендә файдаланабыз. Сезнең игътибарыгызга шул юнәлештә 6 нчы сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе үрнәген тәкъдим итәм.

Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Дәреснең максаты:

1) алмашлыкларны кабатлау, алган белемнәрне системага салу;

2) алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

3)туган телебезгә һәм Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Татар теле, 6 сыйныф, 2010; Г.Тукай. “ Әсәрләр”, 1985; индивидуаль карточкалар; презентация.

Җиһазлау: такта, компьютер.

Дәреснең формасы: А.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төркемнәрдә эш.

Дәрес төре: үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль биремнәр үтәү, дидактик уеннар.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

- Исәнмесез, балалар!

- Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләрбез һәм дәресне әдәбият белән үреп алып барырбыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Анда кемне күрәбез? (Тукай фотосы)

- Аның турында нәрсәләр әйтә алырсыз? (төркемнәрдә эшләү)

- Тукай турында булган белемнәрегез кулланып, кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз.

1. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)

2. “Шүрәле” поэмасында нинди авыл турында сүз бара? (Кырлай)

3. Әнисенең исеме. (Мәмдүдә)

4. Г.Тукай иҗатына багышланган скульптураны ясаган атаклы сынчы. (Урманче)

5. Усал карчыкның исеме. (Шәрифә)

6. Тукайның туган авылы. (Кушлавыч)

7. Тукай Җаекта укыган мәдрәсә. (Мотыйгия)

8. Шагыйрьнең музее нинди урамда урнашкан? (Тукай)

(Төркемнәргә кәгазьләрдә бирелә. Эшләп бетергәч, экранга карап тикшерелә).


А

п

у

ш


К

ы

р

л

а

й



М

ә

м

д

ү

д

ә

У

р

м

а

н

ч

е



Ш

ә

р

и

ф

ә

К

у

ш

л

а

в

ы

ч

М

о

т

ы

й

г

и

я

Т

у

к

а

й







- Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Тема, максатларны әйтү).

- Дәрес нинди язучы иҗаты белән үрелеп барыр? (Үзбәя)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)- Алмашлык нинди сүз төркеме? (төркемнәрдә кагыйдәсен чыгару) (Үзбәя)

2)- Укучылар, безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле: “Балалар, зинһар, хуҗам турында язган хикәямне төзәтеп бирегез”, - дигән. Булышабызмы Шүрәлегә?

Текст. Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, Г.Тукайны хөрмәт итәбез.

- Текст матур яңгырыймы? Төзәтеп языгыз.

Текст (үзгәртелгәч)

Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Ул исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, аны хөрмәт итәбез.

- Шулай итеп, алмашлык нинди әһәмияткә ия?

(Сөйләмдә кабатлаулардан коткаралар, җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр, җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы да).

3)-“Яңгыр илә кояш” шигырен тыңларбыз (1 укучы яттан сөйли).

- Бу шигырьдә алмашлыклар бармы?

- Укучылар, күргәнегезчә, алмашлыклар бик күп төрле. Аларның төркемчәләрен искә төшерик (Схема).

Зат Күрсәтү


Билгеләү



Билгесезлек Юклык Тартым

Физкульминутка “Ишкәкче”

Ишкәк ишә ишкәкче, (Ишкәк ишү хәрәкәтләре ясау)

Иделләргә җитмәкче. (Ике кулны да алга сузу, сузылу)

Агымсуга каршы барып, (Аякларны аерып басып, як-якка чайкалу хәрәкәтләре)

Дулкыннарны җиңмәкче. (Аякларны тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга охшаш хәрәкәтләр ясау)

Кояш елмая күктә, (Кулларны югары күтәрү)

Су өсте җем-җем итә. (Кулларны алга сузылган хәлдә, кул чукларын дүрт тапкыр әле аска, әле өскә әйләндерү)

Ишкәк ишү, суда йөзү - (Ишкәк ишү, йөзү хәрәкәтләре ясау)

Үзеңне сәламәтләндерү.

4) Бу юллардан алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгеләргә (Тукай шигырьләреннән өзекләр бирелә).

1. Балтасы кулда, Егет эштән

бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы

әллә нәрсә кычкыра.

2. Айрылып китсәм дә синнән

гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым

сөеп тагын да мин.

3. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?

Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез,

әллә нинди нәрсә бу!

4. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (Үзбәя)

5) Алмашлыкның җөмләдә нинди кисәк булуын ачыкларга.

300 нче күнегүне эшләү. (Үзбәя)

6) Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

1) Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.

2) Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр. (Үзбәя)

IV. Рефлексия.

-Тема буенча дәрескә уку мәсьәләсе һәм нинди максатлар куйган идек?

- Куелган максатларга ирештекме?

- Дәрес уңышлы, файдалы уздымы?

- Үзбәягә куелган билгеләрне карап, үзегезгә дәрес өчен билге куегыз. (Үзбәя)

V. Өй эше, билгеләр кую.

1) модель буенча алмашлык турында сөйләргә өйрәнергә;

2) алмашлыклар кергән 5 мәкаль яки әйтем язып килергә;

3) алмашлыклар кулланып, шигырь язарга.

Авыл мәктәбе туган телен саклаучы бердәнбер үзәк булып калып бара. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, милләтебезнең бар чишмәсе – авылда. Туган телебезнең тарихын, аның байлыгын, гореф – гадәтләрен, халкыбызның асыл сыйфатларын югалтмыйк. Нинди генә проблемалар булса да, авыл укытучыларының җаваплы эшен дәүләтебез күрәчәк һәм югары бәяләячәк, дип

ышанасы килә, чөнки без илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбиялибез, илнең киләчәге бездән тора.


Файдаланган әдәбият:

  1. Авторы кирщкТатар теле. 6 сыйныф. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001.

  2. Әдәбият. 5 класс. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

  3. Г.Тукай. Сабыйга. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.

  4. Г.Тукай. Мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976.



Заявка на участие в конференции

Фамилия, имя, отчество

Кильдебаева Самига Самиковна

Город, район, село

Бардымский район, с. Акбаш

Место работы

МБОУ “Акбашевская ООШ”

Должность

Заместитель директора по ВР, учитель татарского языка и литературы

Секция

Состояния преподавания родного языка и литературы в общеобразовательных организациях

Название статьи

Туган телен яратучы шәхес тәрбиялик.

E-mail и телефон

akbash09@mail.ru 34(292) 55 424

Адрес

618157 Пермский край, Бардымсикй район,

с. Акбаш, ул Школьная, 12

Форма участия

Презентация

Телефон

34(292) 55 47 4






E:\чек.jpg

Автор
Дата добавления 03.03.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Статьи
Просмотров110
Номер материала ДВ-501990
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх