Инфоурок Директору, завучу СтатьиВыступление на тему "Использование на уроках народное творчество"

Выступление на тему "Использование на уроках народное творчество"

Скачать материал

С.С.Кильдебаева

Пермь крае, Барда районы, Акбаш авылы

Укыту һәм тәрбия эшендә халык авыз иҗатыннан файдалану.

Кечкенәдән телемне ихтирам итеп, аның белән горурланып яшим. Шуңа да Оса педагогия училищесын тәмамлап кайтканнан бирле, туган авылымда ана телемдә балаларга белем һәм тәрбия бирәм. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, тәрбия эше буенча директор урынбасары итеп билгеләндем. Телебезнең өйрәнүгә карата төрле каршылыклар очрап торган заманнарда, ана теле укытучысы буларак, минем беренче бурычым – балада үз милләтенә уңай караш, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

Дәресләрдә һәм тәрбия эшендә туган телгә булган мәхәббәтем укучыларга барып ирешсен өчен, мин төрле алымнардан файдаланырга тырышам. Максатыма ирешүдә халык авыз ижаты әсәрләреннән файдалану уңышлы нәтиҗәләр бирә. Балалар халык авыз иҗатының барлык төрләрен дә бик яраталар, алар укучыларның туган тел белән кызыксынуын көчәйтә, ана теленә ихтирамны арттыра, сөйләм телен баетуда, зиһенен ачуда, күңелләрен күтәрүдә дә зур роль уйный.

5 сыйныфта тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышына караган дәресләрне “дәрес-табышмак” формасында үткәрү, 6 сыйныфта сүз төркемнәрен өйрәнгәндә мәкаль, табышмаклар, сынамышлар файдалану, 7 сыйныфта “Эндәш сүзләр” темасына - эндәшләр, “Тиңдәш кисәкләр” темасы үткәндә санамышлар куллану, 8 сыйныфта халык авыз иҗаты материалларына туры китереп төзелгән карточкалардагы биремнәрне үтәү ( табышмакның җавабын табу, җөмлә буларак, аңа фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясау; мәкаль, сынамышлар, юраулардагы кушма җөмләләрнең төрләрен билгеләү), 9 сыйныфта “Мәкальне дәвам ит..”, “Мәзәкне дәвам ит..” дигән иҗади эшләр башкару тел дәресләрен җанлы һәм кызыклы итә. Ә физкултьминуткаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарын, тизәйткечләр һәм халык җырларын кулланам.

Әдәбият дәресләрендә әсәрләрдә күренгән халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында фикер алышуга, аларның хәзерге көндә саклану дәрәҗәсен билгеләүгә зур әһәмият бирергә тырышам.

Халык традицияләренә таянып үткәрелгән чаралар балаларда күркәм сыйфатлар - әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык тәрбияләргә ярдәм итә. Хәзерге кырыс шартларда кешеләрдә бу сыйфатлар югала бара. Дәрестән тыш чараларны шул мөмкинлектән тулырак файдаланып үткәрергә тырышам: драма түгәрәгендә кечерәк әсәрләрне, күренешләрне сәхнәләштерәбез, иҗади концерт номерлары үзерлибез.

Класс җитәкчесе буларак, тәрбия сәгатьләрен дә халык педагогикасына таянып уздырырга тырышам. Шул юнәлештә бер дәрес үрнәген тәкъдим итәм.

Тема: Саулык - зур байлык

Максат: - укучыларның сөйләм телен баету;

- балаларда сәламәт яшәү рәвеш күнекмәләрен үстерү;

- укучыларда милли хәзинәбезгә карата ихтирам тәрбияләү.

Бурычлар: - укыту-тәрбия өлкәсендә халык тәҗрибәсен өйрәнү;

- укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасына нигезләнү.

Җиһазлар: компьютер, магнитофон, "Сәламәтлек" поездының хәрәкәт маршруты, витаминлы үсемлекләр (киптерелгән), карточкалар, китаплар, журналлар күргәзмәсе (дәрестә укытучы компьютерны үз карамагыннан чыгып куллана).

Дәрес барышы.

1. Укытучының кереш сүзе.

- Кеше кайчан үзен бәхетле тоя?( сәламәт булганда)

- Әйе, тормышта тазалык - кешенең үзенә генә бирелгән хәзинә ул. Шулай итеп, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (тазалык)

- Нәрсә ул хөзинө?(байлык)

- Дәреснең темасын билгелик (Тазалык - зур байлык).

- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Уставында болай диелә: "Сәламәтлек ул кешедә төрле чирләр һәм физик кимчелекләр юклыгын гына түгел, бәлки бөтен яктан да (психик һәм социаль) имин булуны аңлата". Сәламәтлек турында күбрәк белү өчен, "Сәламәтлек" поездында сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәттә озак яшәүнең серен белербез. Поездның маршруты белән танышыйк:

Гигиена--Даруханә--Кафе--Спорт--Зарарлы гадәтләр--Авырма

- Һәр станциядә төрле чаралар булыр, дөрес җавапларга жетоннар бирелә, ахырда сәламәтлек турында күп белүчене билгеләрбез. Вагоннарга утырыштык, сәяхәткә кузгалабыз ("Яшел вагон" көе яңгырый).

2. "Гигиена” станциясе. (Экранда сораулар, соңыннан дөрес җаваплар чыга).

1) Нәрсә ул гигиена? (сәламәтлекне саклау, авыруларны булдырмау чаралары турындагы фән).

2) Шәхси гигиена таләпләрен искә төшерик.

3) Тормыш-көнкүрештәге чисталык, пөхтәлек турында халкыбызның акыллы гыйбарәләре, зирәк кисәтүләрендә чагыла. Аларның сәламәтлегебез өчен нинди эчке мәгънәсе булуын ачыклагыз:

  • Мунчада су эчмә, эчең авырта торган булыр (ярым караңгыда су эчеп, пычрак кертүең бар);

  • Утка төкермә, авызың кутырлар (ут булган җирдә тереклек бар, ата-бабаларыбыз аңа табынганнар, утны ихтирам ит);

  • Мәчене кочаклап йоклама, албасты басар (халык инфекция, микроб, төрле тире авыруларыннан сак булуга ишарә итә);

  • Чәчеңне, тырнагыңны чүплеккә ташлама, авыру булырсың (эчеңә керсә, череми, ашказаныңда кала);

  • Ишек алдыңа саескан төшсә, кунак килер (өй тирәңне, өеңне чиста тот, кунак бүген килмәсә, иртәгә килер!) һ.б.

- Әйдәгез, вагоннарга утырдык, поезд кузгала. Юлда мин сезгә сәламәтлек турында мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез тәмамлап куегыз (Байлык бер айлык, ә саулык - ...........(гомерлек) һ.б.).

3. “Даруханә” станциясе.

- Даруханә сүзе нәрсәне аңлата? (аптека, дару сату кибете). Без даруханә йортында. Биредә кипкән үсемлекләрнең җимеше, яфрагы, чәчәге бар. Халык аларны сәламәтлекне саклауда файдалана. Сез аларның файдасын, кайчан, нинди авырулардан куллану үзенчәлекләрен әйтегез (шомырт, мәтрүшкә, каен яфрагы, үги ана яфрагы, каен җиләге, кура җиләге, карлыган, сары мәтрүшкә ).

- Тазалыкны саклауда халык медицинасы да бик файдалы икән. Вагоннарга утырабыз, поезд кузгала. Киләсе станциягә барганчы, халык җырларын тыңлап, җырлап ял итәрбез.

4. “Тәмле тамак” кафесы” станциясе.

- Кафега керү өчен, ике табышмакны чишәргә кирәк.

1) Кызыл кызкай җир астында,

Чәчләре җир өстендә. (кишер)

2) Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

(Дөрес җавап бирүчеләр такта алдында шул яшелчәләрне ашыйлар).

- Менә такландыгыз, ә нәрсә ул туклану? (“Аңлатмалы сүзлек”тән карау)

- Озак яшәүнең сере буларак, сәламәтлеккә зарарсыз итеп туклану турында нинди кагыйдәләр китерер идегез? (Туклану кагыйдәләрен билгеләнә).

- Кафега зур рәхмәт әйтеп, вагоннарга утырыйк. Юлда халкыбызның “Йөзек салыш” уенын уйнап алырбыз.

5. “Спорт” станциясе.

- Ни өчен халык: ”Хәрәкәттә бәрәкәт”,- дигән?

(“Татар халык биюе” көенә физкультминутка)

- Поезд кузгала, урыннарга утырдык. Юлда В.Казыйхановның “Белдек” шигыре укыла (Бирем: зарарлы гадәтләрне билгеләргә).

6. “Зарарлы гадәтләр” станциясе.

- Кешенең тазалыгын югалтуга сәбәп булган нинди зарарлы гадәтләрне билгеләрсез? (Карточкаларда сораулар таратыла, җаваплар тыңлана).

(Зарарлы гадәтләр: карандаш, ручка очын авызга кабу, тырнакларны чәйнәү, тәмәке тарту, борынны казу, исерткеч эчемлекләр эчү, наркотиклар куллану һ.б.).

- Зарарлы гадәтләрдән аз булса да арындык. Юлыбызны дәвам итәбез. Юлда кем безгә мәзәк сөйләр?

  • Укытучы:

  • Укучылар, “гигиена” нәрсә дигән сүз ул?

  • Кирәк булганнан да ешрак юыну дигән сүз.

  • Кичке аш алдыннан әнисе:

  • Улым, кулыңны юдыңмы? – дип сорый.

  • Кичә үк юып куйган идем , әнием.

- Менә сез елмайдыгыз, көлдегез. Елмаю да кеше сәламәтлегенә уңай шарт булып тора. Усаллык сәламәтлекне какшата. Якыннарыгызга күбрәк елмаю бүләк итегез!

7.“Авырма” станциясе. Рефлексия.

- Бу станциядә сәяхәттә күргән һәм сөйләнгәннәрне тагын бер искә төшерербез.

Викторина тәкъдим ителә.

- Укучылар, сәяхәт ошадымы? Күңелле булдымы?

- Нинди файдалы нәрсәләр алдыгыз?

- Озак шәүнең сере нәрсәдә? (Кагыйдәләрне истә төшерү).

- Димәк, кешенең саулыгы үз кулыңда, тазалык – зур байлык.

(Жетоннар санала, җиңүче билгеләнә). Дәрес В.Казыйхановның “Иң бай кеше” шигыре белән тәмамлана.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: бүгенге шартларда халык педгогикасына ешрак мөрәҗәгать итү укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Чөнки халыкның рухи хәзинәсе – зирәк акыл, сәламәт әхлаклылык чишмәсе ул.

Файдаланган әдәбият:

  1. Бала бишеге – гомер бишеге. - Яр Чаллы. “Идел йорт” нәшрияты, 2000.

  2. В.С.Казыйханов. Әхлак дәресләре. - Яр Чаллы, 1998.

  3. Мәгариф” журналы, 2000, №12; 2001, №1,2,7; 2002, №11, 12.

  4. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. – Казан, “Раннур”нәшрияты, 1999.

  5. Халык медицинасы: рецеплар, рецеплар... - Барда, 1992.

  6. Халык авыз иҗаты. Табышмаклар. - Казан, 1977.


Заявка на участие в конференции

Фамилия, имя, отчество

Кильдебаева Самига Самиковна

Город, район, село

Бардымский район, с. Акбаш

Место работы

МБОУ “Акбашевская ООШ”

Должность

Заместитель директора по ВР, учитель татарского языка и литературы

Секция

Национально-региональный компонент в образовании и воспитании учащихся.

Название статьи

Укыту һәм тәрбия эшендә халык авыз иҗатыннан файдалану.

E-mail и телефон

akbash09@mail.ru 34(292) 55 424

Адрес

618157 Пермский край, Бардымсикй район,

с. Акбаш, ул Школьная, 12

Форма участия

Презентация

Телефон

34(292) 55 424





















F:\чек.jpeg








9


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление на тему "Использование на уроках народное творчество""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по учету энергопотребления

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 849 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2016 455
    • DOCX 361.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тагирова Лилия Мухамазакировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42452
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продвижение: от бесплатной рекламы до постоянных клиентов

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Методы анализа и прогнозирования по финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Гуманизм Эриха Фромма и возможности гуманизации образования

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология личностного развития: от понимания себя к творчеству

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Классики и современники: литературные портреты и психология творчества

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек