Безнең гаилә - тату һәм спорт сөюче гаилә.
Хәерле кич, кадерле
балалар, хөрмәтле әти - әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар. Бүген без
сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә - тормышыбызның
нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп ,
бер- береңә ярдәмләшеп яшәү- һәр- беребезнең изге бурычы. Безнең бүгенге
бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә - тату һәм спорт сөюче гаилә ” дип
аталмый.Тату һәм спорт сөюче гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы
һәм сәламәт балалар үсә.
Менә шундый күркәм
сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзер бәйрәмебез түренә аларны
чакырабыз.Рәхим итегез! (Музыка астында гаиләләр үз урыннарына утыралар.)
1 өстәл –
Галеевлар гаиләсе
2 өстәл –
Закировлар гаиләсе
3 өстәл –
Бигимовлар гаиләсе.
Бүген безнең
конкурсны дәрәҗәле җюри бәяләячәк, җюри сайлыйбыз .
Бәйрәмебезне 1 нче
сыйныф укучылары башкаруында “Әйлән – бәйлән ” җыры белән башлап җибәрәбез.
Гаилә нык, имин
булсын өчен аның үз законнары , кануннары бар .Гаиләләр үзләре дә сизмәстән шул
законнар белән яши башлыйлар. Без аларны гаиләләрнең девизлары дип атадык.
Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
1 конкурс. “Гаилә
девизы уйларга”
Шушы девизларга
таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була.Ә инде дөньяга уртак бала тугач,
бу гаилә тагы да матурланып , тулыланып китә. Бала дөньяга аваз салганчы ук әти
- әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса мәгънәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының
исемнәре нәрсә аңлатканын беләләр микән?
2 конкурс.
“Балагызның исеме нәрсә аңлата?”
“ Сөйдергән дә тел
биздергән дә тел” диләр, гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә матур
сүзләр әйтә беләсез микән, сыныйк әле.
3 конкурс.”Кайсы
гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”
Гаилә - үзенә күрә
кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да
бар.Балалардан сорыйк әле.Сезнең гаиләдә кем баш?
Гаиләдә акчаны кем
саный? Кем акчаны күбрәк туздыра?
4 конкурс. “Кайсы
гаилә күбрәк акча эшли?”(Идәнгә вак акча сибелә. Әти җыя, бала әнигә илтеп
бирә, әни саный)
Барыбыз да беләбез,
бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчык алуга китә. Әтиләр балаларына нинди
уенчык кирәк икәнен белә микән?
5 конкурс. “Күз
бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый”(Әти баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм
балага илтеп бирә)
Музыкаль тәнәфес.
Закиров Инзар Вафин Илмирлар башкаруында җыр “Мин кемнәрнең улы”
6 конкурс.” Бантик
бәйләү”
7 конкурс. Хәзер
сораулар язылган анкеталар таратам, сорауларга гаилә белән бергәләп тиз һәм
төгәл итеп җавап бирергә кирәк.
-- Сезнең гаилә
нинди газета- җурналлар алдыра?
-- Балагыз 1
минутка ничә сүз укый?
-- Балагыз укый
торган “Уку” китабының авторлары кемнәр?
-- “Әлифба ”
китабының авторлары кемнәр?
-- Балалар өчен
чыгарылган нинди газета- җурналларны беләсез?
-- Бүген балагыз
укый торган класста нинди дәресләр үткәрелә?
-- Якташ нинди
язучыларны беләсез?
Анкета тутырылган
чакта Гарифуллина Айзилә “Конфет кадәр кыз” шигырен сөйли. Рәхим ит Айзилә.
8 конкурс. “Милли
ашларны кем яхшырак белә?”(Сорауларга җавап бирү)
-- Геометрик фигураны
эченә алган милли ризык?(өчпочмак)
-- Катлы – катлы
татлы ризык? (гөбәдия)
-- Туй табынының иң
түрендә?(чәк-чәк)
-- Ике сүздән торган
милли ризык?(кош теле)
-- Эченә бәрәңге
боламыгы салып пешерелгән ризык?(кыстыбый)
-- Көн саен кирәкле
ризык, аңа халык дан җырлый.(Икмәк)
9 конкурс.”Мәкальнең
ахырын тап”
-- Кем эшләми- (шул
ашамый.)
-- Беләге юан берне
егар-(белеме булган меңне егар)
-- Һөнәрле
үлмәс-(һөнәрсез көн кәрмәс)
-- Ана күңеле балада-
(бала күңеле далада)
-- Ата ананы тыңлаган
адәм булган – (тыңламаган әрәм булган)
-- Оясында ни күрсә -
(очканында шул булыр)
Музыкаль тәнәфес.Галеева
Виолетта башкаруында җыр “Өлкәннәр”
Бергә җыелганбыз икән
Нигә күңел ачмаска
Әти, әни, улы, кызы
Ник бергә җырламаска?
Балачакка кире кайтып
Туйганчы уйнамаска?
Ярышларыбызны дәвам
итәбез.
10 конкурс. “Горизонталь мишень”
Идәнгә салынган
кыршауга кечкенә туп атып кертү.(Башта әтиләр 8
м, аннары әниләр 6 м, соңыннан балалар 4м, һәрберсе 3әр омтылыш ясый, )
11 конкурс.
“Футболист”(әтиләр өчен)
Тупка арты белән
баса, күз бәйләп 3 адым китә, борылып килеп тупка тибә.
12 конкурс.(әниләр
өчен) Күз бәйләп кеглилар арасыннан йөрү. Очко егылмаган кегли санынча.
13 конкурс. (балалар
өчен).”Барон Мюннхаузен ядрәсе.”Ядрә урынына кабартылган шар кулланыла (Шарга
атланып билгеләнгән урынга барырга һәм әйләнеп кайтырга.)
14 конкурс.
“Күмәкләшеп сикерү уены”.
Беренче әти кеше
старт сызыгыннан ераклыкка 2 тапкыр сикерә, аның үкчәсе тигән җирдән әни кеше 2
тапкыр сикерә, аннары бала 2 тапкыр сикерә.Соңыннан һәр гаиләнең гомуми сикерү
ераклыгы үлчәнә.
15 конкурс. “Иң
матур песи.” Стенага эленгән ак биткә песи рәсемен ясарга кирәк, әти баш кеше
буларак песинең башын һәм колакларын ясый, әни кеше муенын һәм гәүдәсен , ә
бала аякларын һәм койрыгын ясый. Матурлыкка һәм җитезлеккә игътибар ителә.
16 конкурс. Скакалка
сикерү.Әтиләр өчен, 30 секунт сикерәләр.
17 конкурс. Кыршау
әйләндерү. Әниләр өчен, 30 секунт әйләндерү.
18 конкурс. Балалар өчен.
Кулларны артка куеп, идәнгә утырмыйча идәндәге кечкенә тупны алу һәм урындыкка
кую.
19 конкурс. “Бәрәңге
утырту” Билгеләнгән арага барып әни бәрәңге утырта, ул килгәч әти барып җыя,
бала барып тагы утырта , әни барып җыя. Кем алдан бетерә.
20 конкурс. “Кыршау
эчендә йөгерү.” Билгеләнгән араны кыршау эчендә әти йөгереп килә. Әти кыршау
эченә әнине алып барып килә. Кыршау эчендә өчесе бергә барып киләләр.
21 конкурс. Һәм инде
безнең соңгы ярышыбыз “Бинт бәйләү”. Менә сезгә бинтлар, шуның белән кызың яки
малаегызны бәйләргә кирәк, күзне ачык калдырырга , кем тизрәк бәйләп бетерә.Бу
эшләр күз бәйләнгән килеш башкарыла.
22 конкурс.” Безнең
гаилә” дигән темага ясалган рәсемнәргә нәтиҗә ясау.
Җюри йомгаклау
сүзен әйтергә әзерләнә.Ә 1 сыйныф укучылары сезнең игътибарга “Рәхмәт сезгә
”җырын башкара (Укучыларга күчтәнәчләр бирү)
Хәзер сүзне җюрига
бирәбез.(Һәр гаиләгә урыннар бирү, бүләкләр тапшыру.)
Йокысыннан тора кояш
Елмаеп көлеп кенә.
Болыт арасына да ул
Елмаеп килеп керә.
Шушы кояштай тормышның
Кадерен белеп кенә,
Әйдәгез, бер яшик
әле,
Елмаеп – көлеп кенә.
Барыгызга да гаилә
бәхете, тыныч һәм имин тормыш, якты өметләр телибез, рәхмәт сезгә. Бәйрәм чәй
өстәле янында дәвам итә.
-- Сезнең гаилә
нинди газета- җурналлар алдыра?
-- Балагыз 1 минутка
ничә сүз укый?
-- Балагыз укый
торган “Уку” китабының авторлары кемнәр?
-- “Әлифба ”
китабының авторлары кемнәр?
-- Балалар өчен
чыгарылган нинди газета- җурналларны беләсез?
-- Бүген балагыз
укый торган класста нинди дәресләр үткәрелде?
-- Якташ нинди
язучыларны беләсез?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.