Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие не тему "День знаний"

Внеклассное мероприятие не тему "День знаний"

Скачать материал

“Хәерле көн “ җыры

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр!

Фәния  Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?

Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Хәлимә Туган җирнең һәрбер почмагында

 Каршылыйлар белем бәйрәмен

 Яңгырый сабыйларның шат авазы,

 Кулларында - чәчәк бәйләме.

 

 Әй сентябрь, бу беренче                   Эльвира

 Көнең бигрәк матур!

 Зәңгәр күк гөмбәзен күрче:

 Гүя ефәк чатыр.

 

Һава салкыная бара,                  Ихтиер

Аяк басабыз көзгә. 
Сары төстә яфраклар да 
Чалына инде күзгә. 


Хушлаштык ямьле җәй белән,                Ания
Үтте дә каникуллар. 
Бүген бәйрәм – белем көне, 
Мәктәпкә илтә юллар. 


Ашкынамын мәктәбемә                    Руслан
Әйтерсең, туган йортым. 
Мәктәбемә илтәр сукмак 
Гел шулай нурлы булсын. 


 Балалар килә мәктәпкә                        Алмаз

 Хушлашып Җәйләр белән

 Көзге чәчәкләр һәммәсен

 Тәбрикли бәйрәм белән.

 

Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Ә хәзер кадерле укучыларыбызны котлау өчен сүз

__________________________________________________________________ бирелә. Рәхим итегез!

   Без атлаган юлларга                     Эльвира

   Алтын яфрак сибелә.

   Чыңлый көмеш кыңгырау,

   Дәшеп белем иленә.

 

   Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,              Ихтиер

   Белем ишекләрен ачтың син.

   Юлыбызны гүзәл итәр өчен

   Якты маяк булып балкыйсың.

 

    Укытучым, безнең йөрәктә                   Ания

    Син тормышка сөю уяттың;

    Күңелемдә тулы яктылык

    Әйтерсең лә яңа таң атты.

 

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”җыры

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез-

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

     Балаларның теле – кыңгырау,

     Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

     Барысына да җавап биргәнсез-

     Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез-

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

     Мактагансыз тиеш урында,

     Яклагансыз тиеш урында.

     Безнең өчен сез тир түккәнсез-

     Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

 

Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызыбыз һәм егетләребез. Ягез әле, үзләрен тыңлап карыйк.

 

1 нче сыйныфлар

Чәчәкләр тотып кулга                          Славик

  Без чыктык олы юлга.

  Һәркем белә, әлбәттә,

  Без барабыз мәктәпкә.

 

  Без мәктәпкә барабыз                       Денис

  Хәерле сәгатьләрдә.

  И мәктәбем, өйрәт безне

  Иң матур гадәтләргә.

 

 

  Өйрәтәләр хәреф танырга               Алсинә

  Алфавитны ятларга,

  Хәрефне хәрефкә ялгап,

  Сүзләр тезеп язарга.

 

  Санарга да өйрәнәләр

  Тапкырларга, бүләргә,

  Исәпли белер өчен бит,

  Кирәк саный белергә.

 

   Кичә әни белән бергә,                 Славик

   Әзерләдек сумканы.

   Пеналыма тезеп куйдым

   Карандаш һәм ручкамны.

 

   Сумка, прописи, тетрадки –                Денис

   Всё давным-давно в порядке!

   Я сегодня первый раз

   Отправляюсь в первый класс!

 

  Бүген йөзләр көләч безнең                     Руслан

  Күңел сөенә,

  Атлыйбыз тәүге адымнар

  Белем иленә.


Мәктәпкә озаткан чакта                   Алмаз
Әбием кочып сөйде 
Алдынгы булырга тырыш 
Бәбкәчем берүк диде. .

 

Укытучы, мәктәп – бу ике сүз                       Эльвира
Куңелемдә яши янәшә, 
Мәктәбем, дип әйткән чакта 
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә. 

 

Җыр: “Укытучыма”

Балачагым дөньясына

Ап-ак пар атлар җигеп,

Килеп кердең, укытучым

Алга юл салыйк, диеп

    Атлар да ныграк атласын

    Дилбегәне ватмасын,

    Без керәсе фән дөньясы

    Үзенә тартып торсын

     Үзенә тартып торсын.

Укытучым, күнелегез

Җылы  гына булсын һәрчак

Игътибарга, назлылыкка

Мохтаҗ бит ул балачак

     Пар атларда очкан чакта

     Серле фән дөньясына

     Укытучым дип яратып

     Карасын бала сиңа

     Карасын бала сиңа

 

Хөрмәтле укытучылар!                     Ихтиер
Сезгә булган хөрмәтебез 
Яши безнең йөрәктә. 
Чәчәкләрнең хуш ислесе 
Чын күңелдән - бүләккә ! 
(Чәчкә тапшыру) 

 

Бүген башлап басасың син                 Ания
Олы белем юлына. 
Белем дөньясына ачкыч- 
"Әлифба” ал кулыңа. 


"Әлифба”гыз – алтын ачкыч,                    Руслан
Аны ихлас укыгыз. 
Белем белән коралланып, 
Галәмнәрне айкагыз! 
(Әлифбалар таратыла) 

 

Бик күп нәрсә белермен мин,                   Славик

Туган илем турында

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

 

Славик шигыре (русча)

 

Сабирҗанова Ания башкаруында җыр “Скоро в школу”

 

Ант бирәбез әниләргә               Алмаз

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

 

җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, / 2

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. / 2

    Бишкә бишне кушарга

      Иҗектән сүз ясарга,

     Өйрәтәләр мәктәпләрдә, / 2

     Белер өчен бик күпне

     Яратырга китапны

     Өйрәтәләр мәктәпләрдә. / 2 *

Таңнар ничек атканны

Кояш ничек батканны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, / 2

Табарга утрауларны,

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. / 2

     Өтер белән ноктаны

     Кайчан, кайда куйганны

     Өйрәтәләр мәктәпләрдә, / 2

    Дуслык кадерен белергә

    Сузылсын дип гомергә,

    Өйрәтәләр мәктәпләрдә. / 2

Иренмичә, ялкаулашмый               Эльвира
Укыгыз фән илендә. 
Китапларны ачар өчен 
Ачкыч бирәбез сезгә. (ачкыч тапшыру)


Хәерле юл, мәктәп иленә !                  Ихтиер
Төкле аяк белән керегез. 
Алда сезне күп могҗиза көтә, 
Сау – сәламәт укып йөрегез. 


Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,                 Ания
Бу китаплар сезгә нур чәчсен! 
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр 
Иптәш булып сезгә эндәшсен. ( 1 нче сыйныфлар өчен бүләккә бирелгән  китапларны  өләшү)

 


Кояшның да бүген йомшак нуры                 Ания
Сезне бире сөеп китерде. 
Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен 
Һәм үсегез гөлләр шикелле!

 

Поскорей звени, звонок                Денис

Мы тебя заждались,

Ведь на первый наш урок

Год мы собирались!


Чакыра, тагын чакыра                Алмаз
Кыңгырау классларга. 
Бүгеннән – Белем көненнән 
Уку елын башларга!

Ә хәзер кадерле укучыларыбыз өчен беренче кыңгырау яңгырый. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә укучыларыбыз, хәерле сәгатьтә!

(кыңгырау тавышы)

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие не тему "День знаний""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Копирайтер

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 159 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.09.2016 394
    • DOCX 51.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирзянова Халима Фагалевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирзянова Халима Фагалевна
    Сабирзянова Халима Фагалевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8357
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 416 человек

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 258 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Мини-курс

Концепции управления продуктом и проектом: стратегии и практика.

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегрированное управление бизнес-процессами

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе