Юлыгызга
ак
җәймә
( ачык класстан тыш чара эшкәртмәсе)
Сапожникова Фәридә Азат кызы
Катнашалар: укучылар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, таякка
таянган
карчык.
(Магнитофон
язмасында җиңел музыка уйнала.)
ДАИ.
Менә сезнең мәктәптә җәяү йөрүчеләр күпме икән?! Бик әйбәт. Я, әйтегез әле,
укучылар, транспортның кайсы төрләренә утырып йөргәнегез бар?
1 укучы. Мин җәй көне әти белән самолетта Мәскәүгә бардым.
2 укучы. Ә без бөтен гаиләбез белән поездда Пермьгә
бардык.
3 укучы. Минем әби белән бабай Каран авылында яши. Без анда
машина белән барабыз.
4 укучы. Автобуста да йөрү рәхәт. Мин ел саен апам белән Чаллы
шәһәренә барам.
ДАИ. Күрәсезме, балалар, транспорт күп төрле икән:
һава, тимер юл, су һәм автомобиль транспортлары.Шулар арасында иң күп таралганы
сезнеңчә нинди транспорт?
1 укучы. Автомобиль транспорты. Алар яңгыр, кар яуганда да
йөриләр. Ә самолетлар бәләкәй генә томан төшсә дә аэропортта утыралар. Билетлар
да кыйммәт.
ДАИ. Дөрес, без бүген, балалар, автомашиналар хәрәкәте
һәм аңа бәйле рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшергә җыелдык.
( Магнитофонда төрле
маркадагы автомашиналар хәрәкәтен чагылдырган язма яңгырый).
Җыр туктауга светофорда ут
кабына. Берничә бала юлны аркылы чыга башлыйлар. ДАИ инспекторы сыбызгысын
сызгыртып аларны туктата.
ДАИ. Кая ашыгасыз сез, балалар, светофорда нинди ут янганын
күрмисезмени?
5 укучы. Һе, ут яна да, сүнә дә инде ул. Мин бит
“бишле” алырга ашыгам. “Бишле” алган саен мине бабам туңдырма белән сыйлый.
Музыка яңгырый, бию
көе уйнала.
3 укучы. Ә мин менә мондый түгәрәккә барам. (Бию
хәрәкәтләре ясый).
Апа, нишләп сез безне туктаттыгыз әле? Теге машиналар килеп .
җиткәнче без выжт кына
теге якка үтик тә китик.
ДАИ. Юк әле, үскәнем, китмик, әти -әниләрегезне хәсрәтле итмик. (Светофорга
таба кулын сузып) Мин түгел, әнә кем туктатты сезне.
Барыгыз да карагыз,
Янып тора кызыл ут.
Димәк аркылы чыгырга
Беркемгә дә рөхсәт юк.
Магнитофонда машиналар хәрәкәте
язмасы.
6 укучы. (ДАИ инспекторы янына килеп)
Минем Актүш күптән инде
Юлның теге ягында.
Кызыл утка күзне текәп,
Торыйм мени тагын да?!
(Җиң очы белән күз яшьләрен
сөртә)
ДАИ. (Иң өстенә кулын куеп)
Кызыл, сары ут янганда
Сак булыгыз, балалар,
Хәвеф - хәтәр булмасын, дип,
Сезне кисәтә алар.
(Светофорда кызыл ут яна)
ДАИ. Менә,
акыллыларым, хәзер юл ачык. Әмма аркылы
чыкканда
янәшәгездә кемнәр барын
онытмагыз.
4 укучы. Кемнәр булсын арбалы, сумкалы, төенчекле, этле,
мәчеле кешеләр
инде.
7 укучы. Авылда минем әбием бар, дип мактанган буласың, ә
шәһәрдәге
әбиләрне күрмисең. (Таякка
таянган әбине култыклап каршы
якка
алып чыга).
ДАИ. Менә бу егетләрчә, рәхмәт сиңа үскәнем.
Әби. Бик игелекле икәнсең,
Рәхмәтләр яусын, балам.
Хәзер инде рәхәтләнеп
Катык белән сөт алам.
ДАИ. Менә күрдегезме инде, балалар. Светофор сезнең якын дустыгыз. Ул
һәрвакыт аңа игътибарлы булган кешеләрне ярата. Бу инде юл йөрү кагыйдәләрен
үтәү дигән сүз. Светофорны санга сукмау аркасында тән җәрәхәтен алучылар,
имгәнүчеләр, үлүчеләр дә бар. Я, светофорсыз урыннарда сез ничек йөрисез?
2 укучы. Ә мин йөрмим, таудан гына шуам. Ул тауны моннан бишбылтыр йорт
салабыз дип төзүчеләр өеп киткәннәр иде, әле дә булса балчыгын ташыганнары юк.
Ташымасыннар соң, безгә рәхәт кенә. Анда бернинди машина да йөрми.
3 укучы. Мин дә шуа идем дә, хәзер үзебезнең тауга якын да бармыйм. Шуганнарын
телевизордан карап яткач, ничек барасың ди аны?
1 укучы. Ятам ди, менә сиңа! Беркөн чанам белән таудан төшеп тә җиттем,
тормозларын шыгырдатып КамАЗ машинасы килеп тә туктады. Котым ботыма җитте.
Машинадан шофер абый төште дә йодрыгын болгый – болгый миңа таба килә башлады.
Көчкә качып котылдым үзеннән. Хәзер инде икенче таудан шуам. Тау астыннан
машиналар да, тракторлар да йөрми.
ДАИ.
Менә, укучылар, иптәшегез үз гаебен үзе таныган. Сез дә аннан үрнәк алыгыз.
Юкса узган елларда чана, чаңгы шуганда машина астына эләгеп, гарип калучылар
шактый булды.
6 укучы. Апа, кайвакытта светофорда бернинди дә ут янмый. Мондый очракта
җәяүлеләр нишләргә тиеш?
ДАИ.
Иптәшегез бик дөрес сорау бирде. Алар машиналар туктаганын көтеп торырга,
шуннан соң гына каршы якка чыгарга тиешләр. Мондый хәлдә машиналарның туктавы
мәҗбүри.
Менә, укучылар, юл
йөрү кагыйдәләренең бер өлешенә багышланган кичәбез тәмамланып килә. Әнә
тагын яшел ут кабынды. Инде бу кечкенә сәфәребез турында нәрсә дибез?
7 укучы. Әти-әниләр белсеннәр,
Кайгырмасыннар юкка.
Без барабыз җырлый -
җырлый
Бары тик яшел утка.
1 укучы. Шуңа күрә кыш та, җәй дә,
Безнең күңелләр тыныч.
Чөнки уңнан да, сулдан да,
Һич янамый куркыныч.
ДАИ. Мин сезне юл йөрү кагыйдәләренә карата җыр да
өйрәнгәнсез дип ишеткән идем.
Укучылар. Өйрәнгән идек, өйрәнгән идек.
(“Мактанчык үрдәк” җыры
башкарыла).
ДАИ. Сез дә үрдәк хәленә калмагыз!
Бүген белгәнне онытмыйк,
Кулланма итеп алыйк.
Юлыбызга ак җәймә дип,
Бергә - бергә кузгалыйк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.