Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Занятие в старшей группе по экологическому воспитанию на тему "Табигать безнең дустыбыз"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Занятие в старшей группе по экологическому воспитанию на тему "Табигать безнең дустыбыз"

библиотека
материалов

«Табигать безнең дустыбыз»


Максат: табигатьнең күпкырлыгы турында балаларның белемнәрен системалаштыру.


Бурычлар: табигатькә карата сакчыл караш, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту буенча белемнәрен ныгыту. Кошлар, хайваннар, гөмбәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрен барлау; танып белү, нәтиҗә ясау, бәйләнешләрне билгеләү күнекмәләрен үстерү; табигатькә карата мәхаббәт хисләре тәрбияләү.


Җиһазлар: «Табигать тавышы», «Кошлар тавышы» аудиоязмалары.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар сез кунакка йөрергә яратасызмы? Мин сезне бүген урманга кунакка алып барам. Киттекме?

Урман турында нәрсә беләсез соң сез? Нәрсәләр үсә урманда? Кемнәр яши урманда? (Урман – ул агачлар, куаклар, үләннәр, җиләк-җимешләр, бөҗәкләр, кошлар, хайваннар)

Балалар, сез беләсезме, урманнар төрле була. Ниндиләр?

Яфраклы - яфраклы агачлар үсә торган урман.

Ылыслы - ылыслы агачлар үсә торган урман.

Катнаш - яфраклы һәм ылыслы агачлар да үсә торган урман. Слайд №1

урманда тавышланма.

бөҗәкләрне кыерсытма.

кырмыска ояларын туздырма.

кыргый хайваннарның балаларына тимә.

агач асларында учак якмавьями.

куакларны тамыры белән өзмә.

кошлар ояларын туздырма.

агачларны сакла (сындырма) .

үзең артыннан чүп калдырма. Слайд №2.

Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен без сезнең белән кабатладык, хәзер барырга була. Сез әзерме? Күзлегезне ябып тыңлагыз. ( «Урман тавышы» язмасы) .

Ишетәсезме, без инде урманда.

Бирем 1. Үсемлекләр.

Тәрбияче:

- ботаклар чыгып торган, каты кәүсәле үсемлекләр нәрсә дип атала? (агачлар). Слайд № 3

- биеклеге буенча агачлардан кыскарак берничә кәүсәле үсемле нәрсә дип атала? (куаклар) Слайд № 4

- йомшак сабаклы үсемлекләр нәрсә? (үлән, чәчәкләр). Слайд № 5

- балалар, ничек уйлыйсыз, ничек шундый зур агачлар һәм нәзек чәчәчкләр җирдә аумыйча торалар? Нәрсә тота аларны? (тамыр) Слайд № 6

_ тамыр үсемлекләргә нәрсә өчен кирәк? (үсемлекләр тамыр аша су "эчәләр" һәм җирдән кирәкле матдәләрне алалар) Слайд № 7

Бирем 2. Кыргый хайваннар.

Балалар, карагыз әле, нәрсәләр бу? (эзләр). Әйдәгез әле, кемнең эзләре икәнен билгеләп карыйк. Җиңелрәк булсын өчен мин сезгә табышмаклар әйтәм:

1) Сорыдыр төсе,

Үткендер теше

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре) Слайд № 8


2) Нечкә билле, көлтә койрыклы.(Төлке) Слайд № 9


3) Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю) Слайд №10


4) Кош  түгел – оча

Ябалактан  курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса урманны яңгырата. (Тиен) Слайд №11


5) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян) Слайд № 12

Тәрбияче: Карагыз әле, куян балалары.Ә нәрсә эшлиләр алар? Алар безне биергә чакыра.

Бирем 3. Физминутка. («Куяннар һәм бүре»). Слайд № 13

Куяннар һәм бүре

Йом –йомшак куяннар (киереләләр)

Йокыдан уянганнар,

Нинди рәхәт аланда,

Шатланалар алар да. (сикергәлиләр)

Тик бүрене күрмиләр, (як-якка караналар)

Читтәнрәк йөрмиләр

Бүре – бик явыз нәрсә, (кулларын, йодрыклап,

Уйлап тормый һичнәрсә, күкрәк турысында

Аланга килеп җитә, әйләндерәләр,

Куянны алып китә. йөгерәләр)

Бирем 4. Кошлар. «Нәрсә тавышы?»

Тәрбияче: Урманда тагын нәрсәләр яши соң? Хәзер беләбез.

Язмада кошлар тавышы:

Тургай – чыпчыктан зуррак уош. Тургай күбрәк очканда сайрый. Түгәрәк буенча өскә күтәрелеп. Аннары кинәт аска төшә. Ул кояш чыкканнан алып кояш баеганчы җырлый. Кайбер вакыт якты айлы төндә дә җырлый. Кышларга тургайлар җылы якка китәләр. Кар эреп бетү белән безнең якка очып кайталар. Слайд № 14


Ябалак – төнге ерткычлар. Көндез алар йоклый, ә төннәрен бөҗәкләргә һәм кечкенә хайваннарга ауга чыгылыр: тычканнар, керпеләр, күселәргә.

Яфбалакның канатларындагы каурыйлары үзенчәлекле, шуңа күрә очканда тавышы чыкмый һәм аның корбаннары килгәнен ишетмиләр. Бары тик ябалак кына башын үзе тирәли бора ала. Аның ишетү сәләте бик көчле.тычканнын кыштырдаган тавышын ишетү белән , ябалак очып барып тырнаклары белән эләктереп ала. Ул беркайчан да ялгышмый. Слайд № 15


Карага – гаҗәеп кош. Кешедән дә озаграк яши. Каргалар бик акыллы кошлар. Алар бишкә кадәр саный белә һәм ират белән хатын-кызны аера. Каргалар усал кешеләрне, таяк белән мылтыкны аера. Алар бер-берсе белән аралаша ала. Слайд № 16


Сандугач күчмә кош. Кышын ул Африка якларын китә. Ә җәен кире әйәнеп кайта. Агачлар яфрак яру белән, сандугач җырларга әзер. Сандугачлар концерты кичке якта һәм төне буе. Аларны һәр көе аерыла. Слайд № 17

Күке - тынгысыз кош, башка кошлар белән аралашырга яратмый. Бу кошлар беркайчан да оя кормый, бала чыгырмый. Үзләренең йомыркаларын башка кошлар оясына салалар. Җирдә йомырка салып томшыгы белән башка кош оясында булмаган чагында салып китә. Слайд № 18

Тукран – бик акыллы кош. Агачка тырышып сукканда, ул бөҗәкләрнең кайда икәнлеген билгели һәм тырышып чокып ала. Агач кортлары. Кырмыскалар аның яраткан ризыгы. Тукранның канатлылыр арасында иң озын теле. Нигә кирәк соң аңа озын тел? Ул бит сөйләшергә яратмый. Тукран озын теле белән агачка зарар китерә торган кортларны ала. Юкка гына тукрыннырны “урман докторы” димиләр. Слайд № 19

Бирем 5. Гөмбәләр.

Балалар, карагыз әле урманда күпме гөмбә. Мин үзем белән кәрзин алдым. Бу гади кәрзин түгел, ә тылсымлы. Аңа бары тик ашый торган гөмбәләр генә салырга була.

1. гөмбәне кискәч, аның рискән сабагы карала. Ә бу гөмбәнеке каралмый. Хәтта киптергәч тә. Бу нинди гөмбә? (ак гөмбә) Слайд № 20

2. Бу гөмбәләр агачларда, яисә агач төпләрендә үсә. Зур төркемнәр белән яшиләр. Кайвакыт бер агач төбеннән бер кәрзин җыеп алырга була. Бу нинди гөмбә? Что за грибы? (баллы гөмбә-опята) Слайд № 21

3. Бик матур гөмбә, ләкин аны ашарга ярамый, озеп ташларга да ярамый. Ул кайбер хайваннарга дәва, ә кешегә агу. Бу нинди гөмбә? (чебен гөмбәсе-мухомор) . Слайд № 22

Бирем 6. «Җиләкләр».

Урман җиләкләре кеше ярдәменнән башка үсә. Алар бакча җиләкләренә караганда хуш ислерәк.

Җир җиләге – вак, бик файдалы һәм тәмле җиләк. Тәме буенча бакча җиләге белән охшаш.. ләкин ул баллырак һәм хуш ислерәк.җир җиләге урман читләрендә һәм болыннарда үсә. Слайд № 23

Караҗиләк бик биек булмаган куакларда үсә. Бу кара зәңгәр җиләк кечкенә генә шарга охшаган. Караҗиләк баллы, файдалы,м хуш исле. Аны җыеп та, киптереп тә ашыйлар. Караҗиләктән сироп, компот, желе, мармелад, кисель һәм варенье ясыйлар. Слайд № 24

Файдалы җиләкләрдән башка урманда агулы җиләкләр дә үсә (мәсәлән: бүре җиләге) шуңа күрә урманда җиләкне бары тик өлкәннә белән генә җыярга кирәк. Слайд № 25

Балалар, урманда кызыкмы? Крманда йөреп сез бик күп белдегез, өйрәндегез. Ошадымы сезгә урманда? Сезгә нәрсә күбрәк ошады? Слайд № 26

Ләкин безгә кире бакчага кайтырга кирәк. Карагыз әле, урман җәнлекләре күчтәнәчләр белән безне озатырга килгәннәр. ( «Маша и медведь» мультфильмыннан аудиоязма). Слайд № 27




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 17.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров76
Номер материала ДБ-198306
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх