Инфоурок Дошкольное образование КонспектыЗурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты

Скачать материал

“Әнием- күз нурым”

(Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты)

    Тәрбияче: Әгъләмова Ф. Н.

07.03.2017

 

Максат: Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү. Балаларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: әниләргә багышлап чыгарылган стена газетасы, әниләр турында матур сүзләр язылган плакатлар, балаларның ясаган бүләкләре, котлау открыткалары.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, бәйрәмчә киенгән балалар музыка астында залга керәләр.

Тәрбияче. Хәерле көн, хөрмәтле  әниләр, дәү әниләр, әбиләр, апалар,кызлар балалар бакчасы коллективы! Бүген без 8 – март – халыкара хатын –кызлар бәйрәмен билгеләп узарга җыелдык. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек,озын гомер, куанычлы көннәр, изге ниятләр, гамәлләр, бәхетле тормыш телибез!

 Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

 Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә “әннә” дип ачылган.

       Кем дөньяга кеше бүләк итә,

       Ә кешегә якты дөньяны?

       Тойгылары кояш кебек кайнар

       Эретерлек гранит кыяны?

       Кем күңеле тулган айдай серле,

       Язлар сыман назлы ягымлы?

       Шатлыкларын башкаларга бүлеп

       Кайгыларга түзем, сабырлы?

Җыр. “Әниләр бәйрәме”

Сүзне балалар бакчасы директоры Гөлназ Фирдависовнага бирәбез. Рәхим итегез!

 Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык.Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

1 бала     Март аенда, кар өстендә

                Кояш нурлар тарата.

                Яз килә, каршы алыгыз

                Дигән хәбәр тарата.

 

2 бала     Без беләбез җылы язның

                Иң беренче бәйрәме

                Әниләр, әби-апайлар

                Хатын-кызлар бәйрәме.

 

3 бала   “Әни”- диеп язып куйдым    

                Яңа яуган ак карга    

                Таптамагыз, һич ярамый

                Әни сүзен таптарга.

  

4 бала     Син әнием минем өчен

                Бу дөньяда бер генә

                Елмайганда йөзләреңнән

                Бар өйгә нур бөркелә.

5 бала    Иң кадерле кешебез син

               Сөекле әниебез

               Син булганда без бәхетле

               Тыныч, рәхәт яшибез.

 

6 бала    Әниләр мәнгелек шатлык

               Язгы шатлык, язгы нур

               Әниләргә багышлана

               Дөньяда иң назлы җыр.

 

7 бала     Әниләрне, әбиләрне

                Кадерлибез,зурлыйбыз.

                Чын күңелдән һәммәгезне

                Бәйрәм белән котлыйбыз.

Тәрбияче.

Балалар, тыңлагыз әле мин сезгә бер хикәя сөйлим...

Хикәя: Урамда бер кыз әнисеннән аерылып калган да, адашкан, елый-елый урам буйлап киткән. Үтеп баручы кешеләр аны юатып: “Елама, без сиңа әниеңне табарга булышырбыз. Ә ниндирәк соң синең әниең? – дип сораганнар.

-Сез ничек инде белмисез? Иң-иң матур әни – минем әнием, – дигән кыз.

- Балалар, ә сезнең әниләрегез нинди соң?

Балалар:

-Минем әнием дә бик матур

-Ә минем әнием матур киенә

-Мин авырганда әнием мине дәвалый

-Әнием мине юындыра

-Минем әнием тәмле әйберләр пешерә

-Миңа әнием матур киемнәр ала

-Минем әнием иркәләп йокыдан уята

-Миңа әнием матур бантиклар куя

 Тәрбияче.

Балалар, сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Б-р: Яратабыз

 Тәрбияче.Булдырдыгыз, балалар! Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Елап көйсезләнеп аларны борчымагыз! Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләребез өчен зур шатлык. Әйдәгез, әниләребезне куандырып шигырьләребезне

сөйләп алыйк әле.

8 бала     Мин сине, әнием,

               Үскәч тә сөярмен.

               Әнием-бәгырем,

               Күз нурым, диярмен.

 

9 бала    Әнием, синнән дә яктырак,

               Синнән дә яхшырак,

               Матуррак кеше юк,

               Бөтен җир шарында.

 

10 бала   Күмәкләшеп без дә, дуслар

                Җырлап алыйк, әйдәле.

                Котлы булсын, ямьле булсын

                Әниләрнең бәйрәме.

Тәрбияче:Балалар,карагыз әле, әбиләребез безне оныталар дип борчыла башладылар. Сез әбиләрегезне яратасызмы?

Б: Яратабыз.

Җыр. “Минем әби”

11бала Без әбине яратабыз

            Ул да безне ярата.

            Якты йөзе, йомшак сүзе                    

            Барсы  безгә карата.

12бала Әниемнең әнисе                      

             Әбием була минем              

             Әби генә түгел әле                

             Ул минем дәү әнием.            

 

13 бала Тәмле ашлар пешерә

              Матур гөлләр үстерә

              Өебезнең яме ул    

              Барыбыздан олы ул.     

 

14 бала Әбием шундый җылы,

              Иркәләнәсе килә.

              Яннарында песи кебек,

              Сырпаланасы килә.

 

15 бала Иртән торсам кояш чыгып

      Нурларын сипкән иде.

      Әбиемнең чәе кайнап

      Коймагы пешкән иде.

 Тәрбияче: Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әбиләребез, әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез! Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

Б-р: Булышабыз.

Тәрбияче: Ничек итеп?

Балалар:

-Мин уенчыкларымны җыеп куям

-Мин тәлинкәләрне юам

-Мин тузан сөртәм

-Мин киемнәремне алып куям

-Мин сумкасын күтәреп кайтам

-Мин бәрәңге юам

Тәрбияче. Менә безнең балалар нинди үскәннәр, әниләренә ничек булышалар икән, рәхмәт сезгә, балалар.

(Клоун керә,үз-үзенә шигырь сөйли, хәрәкәтләр ясый,сумкасыннан гөмбәләре, чикләвекләре коелып бара.)

Әнигә булышам

Керләрне юышам

Югачтын әйбәтләп

Чайкатып аламын

Чайкагач, көч белән

Ныгытып сыгамын

Һәм бауга эләмен.

Кипкәчтен, шәп итеп

Үтүкләп куямын.

Клоун. Исәнмесез! Мин шигырь ятлый- ятлый тиен дустым янына бара идем. Ә сез монда нишләп җыелдыгыз?

Тәрбияче. Клоун, бүген бездә зур бәйрәм, әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Әйдә син дә безнең белән күңел ачарсың.

Клоун. Рәхмәт. Балалар,  мин шаярырга, уйнарга, биергә яратам. Әйдәгез бергәләп биеп алабыз.  Түгәрәктә “Әпипә” көенә бию.

Тәрбияче.

Әниләргә булган хөрмәтләү хисләре, халкыбызның иҗат иткән мәкальләрендә дә ачык чагыла.  Әйдәгез әле искә төшереп, мәкаль әйтешеп уйнап алыйк әле.

1бала.  Өйнең яме – ана  белән.

2 бала. Әнкәм йорты – алтын бишек.

3 бала. Бала телен – ана белер.

4 бала. Ана яхшылыгын авыргач белерсең.

5 бала. Ата – беләк – ана йөрәк.

Клоун. Бик дөрес, булдырдыгыз балалар.

Җыр. “Күбәләк”

Тәрбияче.

               Булдырдыгыз балалар.

               Кызып-кызып бәхәсләшә

               Бүген бездә малайлар:

               Рияз, Марсель, Самир,

               Әмир һәм Раиль.

 

16 бала  Минем әни пәрәмәчне

               Шундый тәмле пешерә.

              Телеңне йотарсың малай

              Ашап карасаң, әгәр.

 

17 бала  Өчпочмакка җитми инде

              Ни генә әйтсәгез дә.

              Әнием кебек берәү дә

              Пешерә белмидер дә.

 

18 бала  Камыр тылсымга әйләнә

              Минем әни кулында.

               Кәнфит, прәннек кирәк түгел

               Гөбәдия барында.

 

19 бала Чәк- чәк белән торт ясарга

       Минем әни бик оста.

       Тәмле, татлы ризыкларны

              Әтием дә ярата.

 

20 бала   Мактанмагыз, малайлар,

               Иң оста минем әни.

               Сумса, пилмән, шәңгәләрне

               Вәт пешерә, билләһи.

Тәрбияче:   

       Менә шулай берсен – берсе

       Уздырышып малайлар,

       Тәмле әйберләр ашагач

        Әниләрен мактыйлар.

 

21 бала   Бакчага киткән чакта

                Изгелекләр теләүчем

                Кирәк чакта усаллардан

                Саклаучым һәм яклаучым.

 

22 бала   Яклый безне, назлый безне

                Әниемнең һәр сүзе

                Һәрвакыт шулай ягымлы

                Исән-сау  булсын үзе.

 

23 бала   Әниемнең күзләре

                Йолдызлардан яктырак

                Әниемнең сүзләре

                Бар нәрсәдән татлырак.

 

Җыр. “Яз килә”

24 бала  Алып кил безгә яз

               Чәчәкләр бәйләме

               Килеп җитте матур бәйрәм

               Әниләр бәйрәме.

25бала   Язның беренче бәйрәме

               8 март диләр

               Бәйрәмегез котлы булсын

               Әниләр,апайлар,әбиләр.

 

 

 

26 бала Әнием-кадерлем!

              Син энҗе бөртегем

              Син  хөрмә җимешем

              Син йөрәк җимешем

              Син иң  кадерле кешем

              Әнием,әнием,әнием!

 

27 бала  Безне назлап үстергәнгә

               Әниләр рәхмәт сезгә!

               Һәрвакыт эшчән булыгыз

               Әниләр рәхмәт сезгә.

 

Бергә: Әниләр рәхмәт сезгә.

Җыр “Яраткан безнең әни”

 

Тәрбияче. Хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез. Клоун безгә күңелле уеннар алып килгән, бергәләп уйнап алыйк.

1.     «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен (әниләр өчен).

Музыка уйный башлагач, идәндә сибелгән чәчәкләрне җыярга кирәк. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче. (күзләр бәйләнгән)

2.     Кызлар һәм малайлар белән уен «Кем күбрәк чәчәк җыя?» 

3.     Хәзер әниләрнең тапкырлыгын тикшереп алыйк. “Фикер йөрт дип атала. Сезгә сораулар бирелә. 

1.     Һәркемдә дә бар. (исем)

2.     Күңелсезгә – юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3.     Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4.     Үзе су, су каты. (боз)

5.     Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6.     Нәрсә өстәл янында бик кирәк. (авыз)

7.     Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8.     Сыер ни өчен ярата? (утыра алмаганга)

9.     Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10.Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып алмаганга)

11.Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый? (өстәлне)

    12.Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

 

4.     “Бүләккә чәчәк” уены. (Әниләр әзер рәсемгә, күзләрен бәйләп, чәчәк ясыйлар)

5.     “Тәм- том рекламасы”.  Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә әзерләгән ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.

6.      Ике командага бүленеп шалтыравыклар сүзеннән яңа сүзләр уйлап язарга, кабатлап әйтмәскә.

7.     Командага бүленеп, өч иҗекле сүзләрдән торган кызлар исемнәрен әйтергә.

8.     “Үз балаңны таны”. Балалар түгәрәктә басып торалар,  күзләре бәйләнгән килеш әниләр үз балаларын капшап танырга тиеш.

9.     “Ачык авыз”.

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, клоун. Бик күңелле уеннар алып килгәнсең.

Клоун. Сезнең белән бик күңелле булды. (бәйрәм белән котлый)

Тәрбияче: Балалар, әниләрне тагын ничек хөрмәтләп, шатландырып, үзеңнең яратуңны белдереп була?

 Балалар: Бүләкләр биреп.

Тәрбияче. Балалар, әниләребезне һәрвакыт тыңлап, яратып яшик!

 

 

Хөрмәтле әниләр! Тагын бер кат сезне бәйрәм белән! Шушы нәни балаларыгызга сез, сезнең игътибарыгыз, назыгыз бик кирәк. Алар сезне бик яраталар. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Ә хәзер балалар, сөекле әниләребезгә нәни кулларыгыз белән эшләгән бүләкләрегезне тапшырыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

16 бала  Минем әни пәрәмәчне

               Шундый тәмле пешерә.

              Телеңне йотарсың малай

              Ашап карасаң, әгәр.

 

17 бала  Өчпочмакка җитми инде

              Ни генә әйтсәгез дә.

              Әнием кебек берәү дә

              Пешерә белмидер дә.

 

18 бала  Камыр тылсымга әйләнә

              Минем әни кулында.

               Кәнфит, прәннек кирәк түгел

               Гөбәдия барында.

 

19 бала Чәк- чәк белән торт ясарга

       Минем әни бик оста.

       Тәмле, татлы ризыкларны

              Әтием дә ярата.

 

20 бала   Мактанмагыз, малайлар,

               Иң оста минем әни.

               Сумса, пилмән, шәңгәләрне

               Вәт пешерә, билләһи.

 

23 бала   Әниемнең күзләре

                Йолдызлардан яктырак

                Әниемнең сүзләре

                Бар нәрсәдән татлырак.

 

 

 

 

1бала.  Өйнең яме – ана  белән.

 

2 бала. Әнкәм йорты – алтын бишек.

 

3 бала. Бала телен – ана белер.

 

4 бала. Ана яхшылыгын авыргач белерсең.

 

5 бала. Ата – беләк – ана йөрәк.

 

11бала Без әбине яратабыз

            Ул да безне ярата.

            Якты йөзе, йомшак сүзе                    

            Барсы  безгә карата.

12бала Әниемнең әнисе                      

             Әбием була минем              

             Әби генә түгел әле                

             Ул минем дәү әнием.            

 

13 бала Тәмле ашлар пешерә

              Матур гөлләр үстерә

              Өебезнең яме ул    

              Барыбыздан олы ул.     

 

14 бала Әбием шундый җылы,

              Иркәләнәсе килә.

              Яннарында песи кебек,

              Сырпаланасы килә.

 

 

 

 

 

15 бала Иртән торсам кояш чыгып

      Нурларын сипкән иде.

      Әбиемнең чәе кайнап

      Коймагы пешкән иде.

-Минем әнием дә бик матур

 

-Ә минем әнием матур киенә

 

-Мин авырганда әнием мине дәвалый

 

-Әнием мине юындыра

 

-Минем әнием тәмле әйберләр пешерә

 

-Миңа әнием матур киемнәр ала

 

-Минем әнием иркәләп йокыдан уята

 

-Миңа әнием матур бантиклар куя

 

 

-Мин уенчыкларымны җыеп куям

-Мин тәлинкәләрне юам

-Мин тузан сөртәм

-Мин киемнәремне алып куям

Мин сумкасын күтәреп кайтам

Мин бәрәңге юам

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Юрист

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 334 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.04.2017 696
    • DOCX 55.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аглямова Филиза Назиповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Аглямова Филиза Назиповна
    Аглямова Филиза Назиповна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 33387
    • Всего материалов: 27

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Сурдопедагогика в дошкольном образовании (работа с обучающимися с нарушениями слуха)

Учитель-дефектолог (профиль: нарушения слуха)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 62 человека

Курс повышения квалификации

Простые машины и механизмы: организация работы ДОУ с помощью образовательных конструкторов

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 328 человек

Курс повышения квалификации

Основные направления экспертизы образовательного процесса дошкольной образовательной организации

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Психология детей и подростков с дромоманией

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Электронный архив: нормативно-правовые требования и основы оцифровки

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе