Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыАвторская методическая разработка внеклассного мероприятия на тему "Тукай в наших сердцах" (4-5 классы)

Авторская методическая разработка внеклассного мероприятия на тему "Тукай в наших сердцах" (4-5 классы)

Скачать материал

Бәхетле очрак  “Тукай безнең күңелләрдә”

Кече Шилнә урта мәктәбенең 4-5 нче сыйныф укучылары катнашуында

 ярыш-уен. Татар теле укытучысы: И.Г. Дәүләтова.

Максат : укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбиятына карата аңлы караш булдыру; укучыларның сөйләм телен , дөньяны танып-белүләрен арттыру, баету, үз өсләрендә мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; туган якка  мәхәббәт, бөек шагыйрь  Габдулла Тукайга карата хөрмәт тәрбияләү; шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнергә теләк уяту.

Җиһазлау: төрле сүзлекләр, әдәби китаплар, Габдулла Тукайның китаплары, шигырьләренә иллюстрацияләр, компьютер, экран, проектор, уенга презентация, уен атрибутлары (карточкалар, кәгазь, каләм, саннар язылган мичкәле кисмәк).

Уен тәртибе: жюри сайлана, уенда ике команда катнаша. Өйгә эш итеп,  исем, девиз, капма-каршы командага сораулар әзерләргә  бирем бирелә. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән алдагы дәресләрдә таныштырыла. Уенны ике 6 нчы сыйныф укучысы алып бара. Геймнар тәртибе экранга чыгып бара, сораулар командаларга чиратлап бирелә. Тамашачылар белән дә ярышлар оештырыла (актив тамашачы бүләкләнә).

Музыкаль тәнәфестә концерт номерлары күрсәтелә.

Уен барышы: Залда “Туган тел” яңгырый.  Экранда геймнар язылган слайдлар ачылып барыла. Кара-каршы ике команда утыра. Командалар чиратлап биремнәрне үтиләр, жюри бәяли. Концерт номерлары күрсәтелә, тамашачылар өчен аерым биремнәр тәкъдим ителә.

Соңыннан бүләкләү тантанасы.

1.Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган “Бәхетле очрак” уен-ярышны башлыйбыз.

   Кырлай якларын барып чыксаң,

   Ак каеннар каршы алалар.

   Габдулла да шунда кебек –

   Уйнап йөри гнәни балалар.

 

2. Алып баручы:

     Тукай дигәч килеп баса

     Бөек шагыйрь – зур кеше.

     Бүгенгәчә сакланган бит

     Шигырьләренең көче.

 

 1.Алып баручы :

     Дөньяда бик аздыр ул

     Чын шагыйрь, синдәй, Тукай!

     Син күңелләрне яктырткан

     Сүнмәс кояш, нурлы ай!

 

Хәзер командалар белән танышабыз. Сүз беренче командага бирелә.

 

Безнең исем: ”Шаяннар”.

Безнең девиз:”Уйна да көл, укы да бел”.

 

Сәламләү: Шаяннар күп безнең илдә,

                    Мәктәптә дә шаяннар күп,

                    Әгәр санап карасаң,

                    Бөтен эшләр тиз җиңелә,

                    Матур итеп елмайсаң.

 

1.Алып баручы: Сүз икенче командага бирелә.

2.Алып баручы : 1 нче гейм – “Тел чарлау”.

Беренче командага сораулар бирелә:

1)       Габдулла Тукай кем ул?

2)       Ул кайчан туган?

3)      “Күбәләк”тә юк, “бала”да икәү, ул нәрсә?

4)       Сезнең сыйныфта ничә укучы бар?

5)      Хәзер елның кайсы вакыты?

Икенче командага:

1)      Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?

2)      Габдулла Тукай кайда туган?

3)      Бүген ничәнче число?

4)      Кәҗәнең башында нәрсә бар?

5)      Габдулла Тукай кайчан үлгән?

 

 2.Алып баручы: Залдагы тамашачыларга сораулар бирәбез:

1) Тамашачылар, кем белә, экрандагы һәйкәлләр кемнәргә куелган?

2) Алар кайда урнашкан?

 

Укытучы әйтә: Музыкаль тәнәфес. Кәримова Гөлназ үзе язган шигырьләрен укый.

1.Алып баручы: 2 нче гейм – “Кисмәктәге хикмәтләр”.

Укучылар кисмәктән фишкаларны алалар, номерын татарча әйтәләр, сорауны мин укыйм.

( Беренче командага  биш сорау, аннан соң икенче командага биш сорау сайлап әйтелә).

1)      Татар халкының милли бәйрәме нинди?

2)      Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

3)      Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән?

4)      “Җәй көне эссе һавада мин суда чумам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, башым белән суны сөзәм.”

Бу өзек нинди әкияттән?

5)      “Эссе” сүзенең антонимы ничек?

6)      Татар халкының милли ризыгы нинди?

7)      Әйт әле, нәрсә, сөйләшик бергәләп?

8)       “Кайдан” соравы ничек тәрҗемә ителә?

9)      “Әйтсәм , әйтим, чын атым – Былтыр минем,

Бу егет абзаң булыр, син белеп тор, и урман сарыгы.”

Бу өзек ниниди әкияттән? 

10)   “Матур” сүзенең синонимы ничек?

 

Укытучы әйтә: Музыкаль тәнәфес . Халеева Эльвина, Садриева Резеда “Туган як” җырын башкара.

2.Алып баручы: 3 нче гейм – “Мин – сиңа , син – миңа”.

Командалар бер-берсенә сораулар бирәләр.Һәр команда әзерләп килгән сорауларын каршы командага бирә.

Залдагы тамашачыларга сораулар:

1)      Экранда нинди җәнлекләр сурәтләнгән?

2)      Нинди кошлар сурәтләнгән?

 

 1.Алып баручы: 4 нче гейм – “Алга , алга, алга”.

Бер  минут эчендә күпме дөрес җавап бирерләр?

Беренче команда:

1)      Безнең республиканың исеме ничек?

2)      Тукайның исеме ничек?

3)      “Кәҗә белән сарык” әкиятен кем язган?

4)      Елның соңгы ае?

5)      Атнаның беренче көне нинди?

6)      Мәктәптә балалар укыта. Ул кем?

7)      Түбән Кама – бу нәрсә?

8)      Җәй көне нәрсә ява?

9)      Әнинең әнисе кем ул?

10)  Булат – бу кем?

11)  Чыпчык – бу нәрсә?

 

             2.Алып баручы:

             Икенче командага:

1)      Камазлар чыгарылган шәһәр?

2)      “Туган тел” шигырен кем язган?

3)      Апрель – язның ничәнче ае?

4)      Кама – нәрсә ул?

5)      Уку елы кайчан башлана?

6)      Кайчан ял көне була?

7)      Кыш көне нәрсә ява?

8)      Әнинең әтисе – кем ул?

9)      Куян – бу нәрсә?

10)  Фәридә – бу кем?

11)  “Шүрәле” әкияте кем  турында?

 

Укытучы әйтә: Ә хәзер залдагы тамашачыларга ребус-биремнәр ( дөрес җавап биргәннәргә кәнфитләр тапшырыла). Ребус җаваплары: Алтын, күлмәк, меңьяфрак.

 

 1 .Алып баручы:  Кадерле дуслар, шулай итеп , безнең күңелле уеныбыз ахырына якынлашты. Ике команда да бик актив һәм тапкыр булдылар. Уеныбызга нәтиҗә ясар өчен, сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларын бирәбез.

Жюри уенда җинүче команданы игълан итә. Командаларга бүләкләр тапшырыла, мактау кәгазьләре бирелә.

 

Уен тәмам.

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Авторская методическая разработка внеклассного мероприятия на тему "Тукай в наших сердцах" (4-5 классы)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 052 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.11.2016 427
    • DOCX 21.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Давлетова Ильгина Газинуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Давлетова Ильгина Газинуровна
    Давлетова Ильгина Газинуровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1288
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 127 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 144 человека

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Профессиональное развитие педагога: успехи и карьера в образовании

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Психосемантика и социальная психология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек