Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Башлангыч классларда Тәрбия сәгате "Чисталык".
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Башлангыч классларда Тәрбия сәгате "Чисталык".

библиотека
материалов

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Зарипова Миләушә Васил кызы озынайтылган көн группасы тәрбиячесе

Чисталык – сәламәтлек нигезе”

(Тәрбия сәгате)

Тема: Чисталык – сәламәтлек нигезе. Әйләнә- тирәбезнең матурлыгы.

Максат: укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү;

сәламәт яшәү кагыйдәләрен барлау;

чиста булырга, эш белән ялны аралаштырырга, сәламәтлекне ныгытуда табигать байлыкларыннан киң файдалана белергә өйрәтү.

Укытучы: Хәерле көн, кадерле укучылар. Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. “Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Әйе, саулык – иң зур байлык. Балалар, ата-аналар һәм укытучылар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү – ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш.

Дуслар,кеше нинди булганда гына яши ала?

Укытучы: Әйе. Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Без үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау – сәламәт булып яшәргә тиеш. Сәламәт кеше тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас.

Без сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында әйтемнәр дә беләбез.(Укучылар чирпатлашып сәламәтлек турында мәкаль, әйтемнәр әйтәләр. Слайдлар белән экранда күрсәтелә.)

  • Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

  • Байлыкның башы сәламәтлек.

  • Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

  • Таза булсаң, таш ярып була.

  • Чисталык – сәламәтлек нигезе.

  • Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла!

  • Саулыкны сатып алып булмый.

Укытучы: Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар – сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Ә даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.

Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.

Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга, тешләрне һәркөнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәр яктан үсешен,хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул.

Чисталык, пөхтәлек, сәламәтлек, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында шигырьләр дә бар.

Аппетит белән аша,

Булырсың таза.

Ә чамадан тыш ашау –

Үзе бер бәла.

Иренмим беркайчан да:

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Физзарядка ясагач,

Тәмле була ашарга.

Барыгыз да тырышыгыз,

Физзарядка ясарга.



Сәламәт яшим дисәң,

Гел чиста йөрт үзеңне.

Чисталыкта-пөхтәлектә

Сәламәтлек нигезе.


Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысында кочаклый ул.

Табигать безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешләрен өйрәнә.

Экология – ул яшәгән йорт-җирләребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да, кеше сәламәтлегенең нигезедә. Шуңа да бүгенге сүзебез экология турында. Без әйләнә – тирәлекнең, бигрәк тә һава, су, туфракның пычрануы тереклеккә зарар китерүе турында күп сөйлибез. Әмма кеше үзенең иң күп вакытын ябык бүлмәләрдә үткәрүен онытып җибәрәбез (мәктәптә, балалар бакчасында, өйдә кеше гомеренең күп өлеше үтә). Ә аларның кеше өчен экологик яктан уңай булуы мөһим.

Сез үзегезнең өегездә уңай атмосфера булдырырга, сау – сәламәт яшәргә нәрсәләр ярдәм итә дип уйлыйсыз? Кеше сәламәтлегенә өйнең нинди материалдан эшләнгән булуы, йорт җиһазларының, обойлар, линолиум, пластмасса савыт – сабалар да йогынты ясый.

Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр. Аларның дәвалау, үзлекләреннән дә файдаланганнар. Аларның дәвалау үзлекләреннән дә файдаланганнар. Сезнең дару үләннәре турында да ишеткәнегез бардыр. Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыру өчен кулланыла. Аларны дөрес җыярга, дөрес киптерегә һәм табиб киңәше белән генә эчәргә ярый.

Укытучы: Туклану шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

Көнгә 4-5 тапкыр, билгеле сәгатьләрдә генә ашарга кирәк.

Ризыкны акрын һәм яхшылап чәйнәп ашагыз.

Йокларга ятар алдыннан чәй, кофе эчмәгез.

Шикәрне бал, җиләк-җимеш, яшелчә беләнг алыштырырга тырышыгыз.

Ак ипине мөмкин кадәр азрак ашагыз.

Тозны азрак кулланыгыз.

Ашаганда су эчмәгез.

Ашаганда сйләшү, уку, телевизор карау зыянлы.

Өстәл янына ашыйсы килгәч кенә утырырга кирәк.

Укытучы: Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләрдә, җиләк- җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Викторина сорауларына җавап бирү.

  1. Ни өчен тәмәке тартырга ярамый? (тәмәке тарткан кешенгең тешләре, бармак тиресе саргая, авызыннан тәмәке исе килә, ул еш йөткерә...).

  2. Спиртлы эчемлекләр эчү кешенең сәламәтлегенә һәм тышкы кыяфәтенә нинди зур зыян китерә? (ашказаны, бавыры бозыла, гомере 15-17 елга кыскара).

  3. Башны ничә көнгә бер тапкыр юарга кирәк? (3-4 көнгә бер мәртәбә).

  4. Ни өчен тырнак кимерергә ярамый? (тырнак астында зарарлы микроблар була).

  5. Ни өчен чит кешенең өс, баш, аяк киемнәрен кияргә ярамый? (тире авырулары йогарга мөмкин).

Йомгаклау өлеше. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Шулай итеп, без күп кенә нәрсәләргә тукталып киттек. Ә хәзер әйдәгез, йомгаклап, искә төшереп чыгабыз. Без бүген нинди файдалы киңәшләр алдык? Дәрес сезгә ошадымы?

Дәресебезнең ахырына якынлаштык. Өй эше итеп, анкета сораулары бирелә. Бу сорауларга “әйе”, “юк” дип җавап бирергә.

Анкета сораулары

  1. Син гимнастика белән шөгыльләнү өчен иртән торасыңмы?

  2. Иртән әйбәт тукланасыңмы?

  3. Мәктәптә, тәнәфесләрдә әйбәт ял итәсеңме?

  4. Син сыйныф бүлмәсенең җилләтелүенә каршы түгелме?

  5. Һәр көнне саф һавада иң кимендә 30 минут буласыңмы?

  6. Әгәр дә сиңа дәресләргә әзерләнергә кирәк булса, телевизор карау, компьютерда утырудан аерыла аласыңмы?

  7. Өйгә бирелгән эшләрне көндез үтисеңме?

  8. Дәресләргә әзерләнер алдыннан бүлмәне җилләтәсеңме?

  9. Дәресләргә әзерләнгәндә гимнастика күнегүләре ясау, бүлмә буйлап йөрү өчен тәнәфесләр ясыйсыңмы?

  10. Мәктәптән кайткач һәм йокы алдыннан юынасыңмы?

  11. Витаминнар һәм җиләк-җимешләр ашыйсыңмы?

  12. Үзеңә һәр көнгә план тәзисеңме?







Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-153119

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"