Татар
халык әкияте: “Өч кыз”
Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык
үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Кичәгә әзерлек:
балалар белән татар телендә әни турында җырлар өйрәнү.
Җиһазлау: кичәдә
куллану өчен магнитофон һәм дисклар, тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык
киемнәре.
(Өй күренеше, әни кызлары белән
өйдә)
Алып баручы:
Исәнмесез-исәнмесез,
Утырыгыз матурлап.
Әкият күрсәтәбез
сезгә
Өч кыз килгән
бүген безгә.
Әни: Кызларым,
сез кайда?
Олы кыз:Әни
мин монда. Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!(әнисен кочаклый)
Уртанчы кыз:
Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк! !(әнисен кочаклый)
Кече кыз:
Йокы татлы булсын өчен,әни кирәк! !(әнисен кочаклый)
Бергәләп
җырлыйлар:
Гөлләр чәчәк атсын
өчен,
Бәхет – шатлык
артсын өчен
Әни кирәк, әни
кирәк.
Иң кадерле кеше
җирдә
Әни, димәк.
Өч кыз (бергә әкрен генә
серләшәләр): – Әйдәгез, кызлар, биергә.
“Кызлар биюе”
(Бергә утырып чәй
эчәләр)
Алып
баручы: Көн артыннан көн үткән. Кызлар үсеп буйга җиткәннәр. Бер-бер артлы
туган өйләрен ташлап киткәннәр.
Олы кыз: (Әнисен
кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
Әни: Исән-сау
гына йөр балам! Онытма мине балам!!!
Уртанчы кыз: (Әнисен
кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
Әни: Исән-сау
гына йөр балам! Онытма мине балам!!!
Кече кыз:
(Әнисен кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
Әни: Исән-сау
гына йөр балам! Онытма мине балам!!!
Алып баручы:Кызлары китә. Әни
кеше берүзе ялгызы кала.Еллар уза. Әни чәчәләренә чал төшә.Кинәт кенә әниләре
авырып китә.Ул тиен дустын чакыра.
Тиен:Исәнме
дустым. Хәлләрең ничек?
Әни: Тиен
дустым бар әле, кызларыма әйт әле. Минем хәлемне белергә килсеннәр.
Тиен: Ярар,
ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.(Тиен олы кызның
тәрәзәсен шакый)
Олы кыз: Кем
бар анда?
Тиен: Бу
мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең чирли, сине чакырды.
Олы кыз: Ай
– яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.
Тиен: Ай
– яй, яй! Юньсез кыз! Алайса гомерең буе шул тазларны
чистарт..
Алып баручы: Тиеннең
шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә.(Олы кызга бака битлеге
кидертелә).
(Тиен уртанчы кызның тәрәзәсен шакый)
Уртанчы кыз:Кем
бар анда?
Тиен:
Бу мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең чирли, сине чакырды.
Уртанчы кыз: Ай
– яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Җеп
эрлисем бар.
Тиен: Ай
– яй! Юньсез кыз! Алайса син гомерең буен җеп эрлә!!!
Алып баручы: Тиеннең
шулай, дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә.(Үрмәкүч битлеге
кидертелә)
(Тиен кече кызның тәрәзәсен шакый)
Кече кыз:Кем
бар анда?
Тиен: Бу
мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең чирли, сине чакырды.
Кече кыз: Әнием
авырый? Мин хәзер аның янына барам.
Тиен: И
сөйкемле бала. Гомерең буе игелек кыл. Кешеләр дә сине яратырлар. Кече кыз: Әнием,
әнием…(Кече кыз әнисенә килеп хәлләрен сорый). Әнием, алтыным, син минем
якыным. Хәлләрең ничек? Әйдә
мин сине чәй эчерәм
Алып баручы:
Иң кадерле, иң
хөрмәтле
Булсын җирдә
әниләр.
Әниләрне
кадерләсәк,
Тыныч булыр
ил-көннәр.
Алып баручы: Рольләрне
башкардылар: әни-......., олы кыз-........., уртанчы кыз-......., кече
кыз......, тиен-....
Әкиятне алып барды-........
(Башларын ияләр)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.