Инфоурок Начальные классы КонспектыCузык һәм тартык авазларны кабатлау

Cузык һәм тартык авазларны кабатлау

Скачать материал

   

     

Тема: Тамчы шоу.  Сузык һәм тартык авазлар темасын кабатлау.

 

Максат: - сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту, татар сүзләрен һәм             

                    алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәтүне дәвам итү;

-         авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү;

-         мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

 

Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, карточкаларда биремнәр,  рәсемнәр.

 

 

Дәрес барышы.

 

I.      Орг. момент.

1.     Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

-         Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар, исәнләшик әле кунаклар белән.

-         Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

                                     

Аяклар?                                          Идәндә

Арка?                                             Туры.

Куллар?                                         Партада.

Терсәкләр?                                    Парта читендә.

-         Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:

-          Шауламаска!

-         Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

-         Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

-         Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

-         Бүгенге безнең дәресебезнең темасы сузык һәм тартык авазларны ныгыту. Дәресебез гади генә булмас, әйтегез әле сезнең балалар өчен була торган нинди татарча тапшырулар караганыгыз бар? (Күчтәнәч, Тамчы шоу, Яшьләр тукталышы)

-         Балалар өчен нинди яңа канал эшли башлады? (Яшь ТНВ)

-         Бүген безнең дәресебез дә балалар өчен була торган тапшыру “Тамчы шоу” рәвешендә булыр.  Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “Тартыклар”, икенче төркем “Сузыклар” булыр. Мин биргән сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирәбез, кайсы команда беренче кул күтәрә шулардан сорыйм, дөрес җавап өчен сезгә түгәрәкләр бирә барам, дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы түгәрәкләр санына карап билгелибез.

 

II.   Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.

- Бәйгебезне башлап җибәрәбез, урыннан кычкырган җаваплар саналмый, кул күтәреп кенә җавап бирәбез.

1        нче тур. Сорауларга җавап бирү.

- Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)

- Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (авазлардан)

-  Хәреф белән авазның аермасы нәрсәдә? ( хәрефләрне- күрәбез, язабыз, авазларны- әйтәбез һәм ишетәбез)

-  Авазлар нинди ике төргә бүленә? (тартык, сузык)

-         Татар телендә  сузыклар авазлар нинди ике төргә бүленә? (калын, нечкә)

-         Татар телендә бу ([о], [ы], [э(е)] – күрсәтелә) авазлар ничек әйтелә?(тар)

-         Рус теленнән кергән сүзләрдә бу авазларны ничек әйтәбез?(сузыбрак)

-         Каен, бала, балан, карбыз, кабак- сүзләре нечкәме, калынмы??(калын)

-         Ни өчен бу сүзләр калын әйтелешле?(сузык авазлары калын булганга)

-         Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)

-         Яңгырау тартыклар ничек ясала?(азрак тавыш һәм шаудан)

-         Саңгырау тартыклар ничек ясала?(шаудан гына тора)

-         Тартыкларның калын һәм нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?(сузыкларга)

-         Ирен- ирен [w] тартыгы белән ирен- теш [в] тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла? (бер)

-         Татар сүзләрендә бу авазларның кайсысы гына очрый? (w) Ә в авазы рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла.

-         [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? (борын)

-         1 командага сорау: тактага чыгып [а], [у] сузык авазларын язарга.

-         Син нәрсә яздың?

-         Авазлар ничек языла?

-         2 команда: и, о хәрефләрен язарга.

-         Син нәрсә яздың?

-         Хәрефләр ничек языла?

-         Әфәрин, булдырдыгыз, сорауларга  дөрес җавап бирдегез.

2        нче тур. Уртак авазларны табу.

- Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә? (слайдта чыга)

  а) авыл, савыт, тавыш

 б) чаңгы, миңа, зәңгәр

  в) һәйкәл, һәм, һәрбер

  г) җиде, җиңел, җим

  д) үсә, үлән, үрдәк.

 

3        нче тур. Сорау- табышмаклар.

                     - Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

   бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

 

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

  Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)

 

4        нче тур. Артык авазны табу.

              - Артык авазны табарга, ни өчен артык икәнен аңлатырга (слайдта)

1 команда-  [б], [в], [д], [у], [ж]                                

2 нче команда- [а], [к], [о], [ә], [и]

 

5        нче тур.   Буталган хәрефләр: (слайд)

                - Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

 

6 нчы тур.  “Ун, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата:  -у—н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?

7 нче тур. Авазларның парларын табу.

- Мин әйткән хәрефләрнең парларын әйтә барабыз, ахырда нинди сүзләр килеп чыгар икән. (слайдта чыга бара)  Иң беренче борын тартыкларының берсе м хәрефен язып куябыз.

- Борын тартыгы [м]

- [а] авазының нечкә пары?  [ә]

-[г] авазының саңгырау пары? [к]

- [д] авазының саңгырау пары?[т]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- [б] авазының саңгырау пары? [п]

- [т] авазының яңгырау пары? [д]

- [а]  авазының нечкә пары? [ә]

-  калтыраулы аваз? [р]

- [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]

- [з] авазының саңгырау пары? [с]

- Әйдәгез килеп чыккан сүзләрне укыйк инде. “Мәктәп, дәрес” сүзләре. Шушы сүзләрне кулланып дәфтәрләрегезгә җөмләләр языгыз. (1-2 баланың җөмләсе укыту)

8. Физминутка. (Тамчы турында җырга бию элементлары)

9нчы тур.

-  Рәсем буенча эш. Слайдта өч рәсем чыга, балалар нәрсәләр икәнен истә калдырырга тиеш, рәсемнәр югала. 1 нче командага сорау:

- Беренче рәттәге, икенче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (песи балалары һәм  йомгак)

- Сул яктагы беренче йомгак нинди төстә иде?

- “Йомгак” сүзе нинди кушылмадан башлана? (йо)

- О авазы сүзнең кайсы иҗекләрендә языла?

- Икенче командага сорау: -Икенче рәттә өченче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (төлке)

- Бу сүз кайсы кагыйдәгә туры килә? (ө хәрефе беренче иҗектә генә языла)

10 нчы тур. Тылсымлы чылбыр.

-  Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

    1 вариант:   авазирәкагыйдә

    2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

III. Дәреслек белән эш.

- 69 нчы бит, 118 нче күнегүдә бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясау. 1 нче команда беренче ике сүзгә, икенче команда соңгы ике сүзгә. Һәр командадан ике бала тактада эшли.

IV.            Мөстәкыйль эш.

-         Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?

-         Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

-         Бәлки берәрегезнең язган текстын газетага да җибәреп караганы бардыр? Менә безнең мәктәп укучыларының балалар өчен чыга торган газеталарга үзләренең язган хикәяләрен җибәреп караганнары бар. Алар басылып та чыктылар. Без аларны аерым бер папкага җыеп та барабыз. (папканы күрсәтү).

-         Бу язмалар газетага басылып чыкканчы аларны корректор карап чыга.

-         Укучылар, әйтегез әле, корректор кем ул?

-         Без дә бүген дәрестә корректор булып карыйк. Мин ике командага да текст бирәм. (слайдта балалар эшләгәннән соң төзәтелгән дөрес текст чыга) Ул текст хат формасында, ләкин хаталы. Сез корректор буларак, шушы хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.

-         Исәнме Алсу!  Һәтерлисеңме, без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек.

Шуларны искә төшөреп утырдым да, сиңа хат язарга булдым.

 Бездә яңа хәбәрләр юк, һәммәсе дә элеккечә. Үзем хәм энем укыйбыз. Әтием белән әнием эшлиләр. Синең әһәмиятле яңалыкларың бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң, рәхәтләнеп, хоккей уйнар идек.

  Ярар, сау бул, Зөлфия. Һат яз. (эшне ике команда бер- берсенекен тикшерә)

- Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган  вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.

11 нче тур. Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар)

12 нче тур. Бирелгән элементлар эчендә яшеренгән хәрефләрне табу.

- Мин сезгә кәгазь битләрендә ясалган рәсем бирәм, сез шушы рәсем эченә яшеренгән  хәрефләрне табарга тиеш(һәр командадан берәр кеше чыгып, хәрефләрне табып күрсәтә.

13 нче тур. “Баскыч”

- 1 команда “Б” хәрефенә башланган сүзләр төзи; 2 команда- “Д” хәрефенә башланган сүзләр төзи.

 

-         Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер инде түгәрәкләрне саныйбыз. (җиңүче команданы тәбрикләү, бүләкләр бирү)

-         Дәрестә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.

V.               Өй эше бирү.

      -115 нче күнегү.

VI.             Йомгаклау.

-         Укучылар дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-         Сезгә аеруча нәрсә ошады?

-         Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Cузык һәм тартык авазларны кабатлау"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по сертификации продукции

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 015 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.09.2016 3569
    • DOCX 21.6 кбайт
    • 46 скачиваний
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамиева Ляйсан Вазировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Низамиева Ляйсан Вазировна
    Низамиева Ляйсан Вазировна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20595
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 1 263 человека

Курс повышения квалификации

Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе школьного образования в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 531 человек

Курс повышения квалификации

Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 450 человек

Мини-курс

История архитектуры: от классицизма до конструктивизма

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Конкурентная разведка и маркетинговые исследования

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство звука: путешествие по музыкальным жанрам

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе