Башлангыч сыйныфларда укучыларга һөнәри
белем бирү кирәкме?
Яше җитүгә, һәр
бала мәктәпкә чыгып китә. Димәк, ул белем алырга әзер булырга тиеш. Күпчелек
әти-әни фикеренчә, бала укырга, язарга, мисал-мәсьәләләр чишәргә,
фикерләү-исәпләү дәрәҗәсен һәм сөйләм телен үстерергә, язуны камилләштерергә
тиеш дип уйлый. Арада: “Киләчәккә юл-эшкә өйрәнүдән башлана”, диючеләр дә бар.
Дөрестән дә, урта мәктәпләрдә профильле укыту оештырыла бит дип уйлап,
башлангыч сыйныфларда һөнәрләр белән таныштыруны арткы планга куйсак, без бик
нык ялгышыр идек.
Үзебезнең
укыту-тәрбия планнарын төзегәндә максатларыбызның берсе булып-укучыларны
һөнәрләр белән таныштыру, бу һөнәрләргә кызыксыну уяту, хезмәтнең бөеклеге
турында аңлату, укучыга үзе теләгән һөнәрне сайларга юнәлеш бирү тора. Бу
максатка ирешү өчен без балаларда теге яки бу һөнәргә булган кызыксынуларын
вакытында күреп алып, аны үстерү өстендә эш алып барырга тырышабыз.
Бу эш шәһәр
җирләрендә авыл җиренә караганда бераз җиңелрәк дип уйлыйбыз. Чөнки, анда
каникул вакытларында, җәй көннәрендә төрле профильдәге лагерьлар эшли. Шуның
өстенә төрле профессия кешеләре белән очрашу, аларның эшләгән урыннарына
экскурсия ясау мөмкинлеге зур.
Әйе, кеше һөнәри
эшчәнлеккә төрле юллар аша килә: кайберәүләр гаилә традициясен дәвам итеп,
әти-әниләре һөнәрен сайлый, кемдер, зур сәләткә ия булганлыктан, хезмәт
эшчәнлегендә шул юлны файдалана.
Һөнәр сайлау
юнәлешендәге эшне без дәресләрдә һәм сыйныф сәгатьләрендә күздән ычкындырмаска
тырышабыз. 1-4 сыйныфлардагы уку китабы буенча гына да күпме һөнәр ияләре белән
танышабыз. Укытучы, игенче, сыер савучы, очучы, агроном, язучы, нефтьче, балта
остасы һәм башкалар.Үз чиратыбызда без бу һөнәрләргә өстәмә мәгълүмат бирәбез.
Балалар бит һөнәрләрнең гел тышкы ягын гына күрү, бөтен нечкәлекләрен күреп һәм
аңлап бетерә алмый.
Башлангыч
сыйныфларда һөнәри юнәлеш бирү максатыннан “Минем яраткан һөнәрем”, “Кем
булырга телим?”, “Урман ничек үсә?”, “Беренче укытучым, “Аталар сүзе-акылның
үзе”, “Яраткан әнием” һәм башка бик күп темаларга иншалар язабыз. Рустеле
дәресләрендә төрле һәнәрләргә кагылышлы монологлар, диалоглар төзибез.
Әти-әниләрнең эшләгән урыннарына – трактор паркына һәм фермага экскурсияләр
ясыйбыз. Аларның эш урыннары һәм эшләре белән якыннанрак танышабыз.Чираттагы
экскурсиябез янгын сүндерү частена һәм яңа салынган мегафермага булырга тиеш.
Әйләнә-тирә
дөнья фәненнән “Беренче ярдәм күрсәтү” дәресен медпунктта оештырырга тырышабыз.
Авыл фельдшерының эше һәм эш урыны белән танышабыз. Технологиядән “Табын
әзерләү серләре” дәресен мәктәп ашханәсендә үткәрдек һәм пешекче һөнәре белән
якыннанрак таныштык.
1 сыйныфта
укыганда китапханә эше белән таныштык. Китапханәче Ландыш апабыз китап биреп
кенә утырмый икән.Ул әзерләгән М. Җәлилгә һәм Г. Тукайга багышланган
уен-бәйгеләрдә катнаштык, презентацияләр карадык.Үзе һәм эше турында бик
мавыктыргыч итеп сөйләде.
Болардан тыш
укытучы эшмәкәр, менеджер, программалаучы, дизайнер, референт кебек яңа һөнәрләр
белән дә таныштырырга тиеш.
Көнкүрештә яңа
техника: микродулкынлы мич, аудио-видеоаппаратура, телевизор, чәйнек, иттарткыч
кебек товарларны күпләп сату нәтиҗәсендә яңа һөнәрләр барлыкка килде. Укучылар
болар турында да хәбәрдар булырга тиеш.
Башка илләр
белән бәйләнешләр арту нәтиҗәсендә һәм әле генә санап киткән товарларның
ярлыкларын уку өчен чит телләрне белү ихтыяҗы туа. Бу уңайдан күп еллар инде 2
сыйныфтан инглиз теле укытыла.
Башлангыч сыйныф
укучылары кайбер белгечлекләрнең кирәгеннән артык әзерләнүен дә белеп торырга
тиеш. Хәзерге вакытта икътисадчы, юрист һөнәрләренең чамадан тыш күп әзерләнүен
укучылар белеп торырга тиеш.
Шуларны истә
тотып, укытучыга укучы сайлый торган һөнәрнең кызыклы һәм мавыктыргыч булуын,
сәләтенә һәм сәламәтлегенә туры килүен, һөнәргә хезмәт базарында ихтыяҗ булуын
исәпкә алып оештыру таләбе куела.
Нинди генә һөнәр
сайласаң да, ул белем алуны һәм тырышлыкны таләп итә. Укучылар башлангыч
сыйныфларда ук үзләренең нәрсәгә тартылганнарын ачыклап, нинди һөнәр иясе
булуын ачыклый алса, бик әйбәт. Бу очракта укытучыга да укучыга нинди ярдәм
күрсәтергә кирәклеге ачыклана. Иң беренче чиратта, башлангыч сыйныфлардан ук
үзләренә тапшырылган эшне үзвакытында сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкаруын
таләп итәргә. Ахырына җиткерелмәгән эшне кабат эшләтергә. Килеп чыккан кыенлыкларны
җиңәргә өйрәтү һөм иң мөһиме-вакытны дөрес файдаланырга өйрәтү. Бу күнекмәләр
гаиләдә башланырга тиеш, ә укытучылар мәктәптә дәвам итә. Гади енә мисал:
сыйныфта дежур тору гади генә эш кебек. Бу эшне төрле бала төрлечә башкара.
Җиренә җиткереп эшләү укучыда төгәллек, чисталык, эшне ахырына җиткерү кебек
кирәкле сыйфатлар тәрбияли. Моның өчен укытучының күзәтүчәнлеге, таләпчәнлеге
кирәк.
Мәктәбебездә
һөнәри юнәлеш бирүнең тагын бер өлкәсе бар. Ул Вахит башлангыч мәктәбе
базасында оештырылган Кукмара сәнгать мәктәбенең филиалы. Анда укытучы
Г.Р.Низамиева укчыларның җырга, биюгә булган сәләтләрен ачарга , артистлык
сәләтен үстерергә тырыша.. Кем белә, бәлки бу эшләр кемнеңдер талантын ачар,
һөнәр сайлавына этәргеч булыр. Авыл мәдәният йортында да күп төрле спорт
түгәрәкләре эшли.
Кыскасы,
“Башлангыч сыйныфларда укучыларга һөнәри юнәлеш бирергә кирәкме?”-дигән сорауга
һич икеләнмичә: “ Һөнәри юнәлеш бирелергә тиеш”,-дип саныйбыз.
Безнең татар
халкында уңай сыйфатлар бик күп. Шуларның берсе-хезмәт ярату, һөнәри осталыкка
ия булу һәм вазифаларны югары сыйфатлы итеп башкару. Шундый уңай сыйфатларны
түкми-чәчми балаларыбызда булдыру – укытучыларның изге бурычы.
Укучыларыбыз
кече яшьтән үк белем, әхлак, иман, рухи сафлык белән беррәттән, халык һәм
милләт өчен файдалы, намуслы, сыйфатлы һөнәри эшчәнлекне юлдаш итеп алсалар,
көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.
Гумерова Дания
Мәгъсүм кызы, Кукмара районы Вахит башлангыч мәктәбе.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.