Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Доклад на тему "Яңа стандартлар-ФГОС"

Доклад на тему "Яңа стандартлар-ФГОС"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

2009 елның 6 октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы(№ 373 ) белән башлангыч гомуми белем бирү стандартлары расланды.

Яңа уку елыннан Россиядә барлык 1 сыйныф укучылары яңа стандартлар нигезендә укуга күчте.Бу уңайдан Татарстанда яңа программа,дәреслек,методик кулланмалар төзелде. Грамотага өйрәтү программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып,үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган “Перспективалы башлангыч мәктәп”концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

Курсның максаты-укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү-1 сыйныф укучысының төп бурычы.Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре(аваз,сүз,сүзтезмә,җөмлә,текст)турында күзаллау туа,фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә.Алар ,беренчедән,төрле шартлы модельләр(квадрат,түгәрәк)һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу;икенчедән,сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү;өченчедән,сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген,ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр.Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне,аларны иҗекләргә,сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

Әлифба һәм шулай ук язу дәфтәрендә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклеге татар графикасының позицион(иҗек)принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә,чөнки алар иҗек төзи,шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә.Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле.Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә,ә бу үз чиратында хәрефләрнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә,мисалларга таянып,балалар язуда тартыкларның калын һәм нечкә әйтелешләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

1 сыйныф укучылары кыска вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне,текстларны укырга өйрәнә,нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

Әлифбада уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш,балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр:шигырь,табышмак,мәкаль ,әйтем,тизәйткеч,сынамышлар да урын алган.Громатага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне “үстерү” һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә.

Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла,бу-укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәртүне күзәтергә мөмкинлек бирә,мәсәлән :көн-төн,бала-балан һ.б .

Бу этапта 7 яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып,басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур –системалы якын килү нәтиҗәсендә,хәрефләрне төзү максатыннан,аларның элемент-өлгеләре эшләнгән.Аларны кулланып,укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзү алуга ирешә.

1 сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә.Укудан аермалы буларак ,язу кул хәрәкәте компоненты булып тора.Язуның график күнекмәләре(хәрефләрнең рәвешләрен,тоташ язу,язу тизлеген үзләштерү)-хәрәкәт күнекмәләренең бер төре.Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга,бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп,шул хәрефне дөрес язарга кирәк.Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак,язуны автоматлаштыру дәрәҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.

Язарга өйрәтү,уку кебек үк,өч(әзерлек,төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау)этаптан тора.

Әзерлек чорында 1 сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша.Язарга өйрәнүнең төп этабында(ул әлифба чорына туры килә ) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә,сүзләрдә,җөмләләрдә кушып (тоташ )язу күнекмәләрен ала.

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә,график күнекмәләр ныгытыла.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 06.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров146
Номер материала ДВ-035528
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх