Доклад:"ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү".

Предпросмотр материала:

  “Безнең яңа мәктәп” белем бирү иницитаивасының бер юнәлеше яңа белем бирү стандартларына күчү булып тора.

2011 елның 1 сентябреннән РФ барлык 1 класс укучылары да яңа сыйфатлы белем ала башладылар. Инде менә ул укучылар 4 класска җиттеләр.Яңа стандартның үзенчәлеге, максаты укучының шәхесен үстерү.

       Бу укучыларның портфолиолары булдырылды. Алар турында мәгълүмат тупланды. Шулай ук һәр укучыга диагностик карта булдырылды һәм бу карта чирек саен тутырылып барыла. Укучыларның төрле юнәлештә белем дәрәҗәсе тикшерелә. Бу күрсәткечләр “Лист достижения” бүлегенә  диагностик  картага теркәлеп барыла.

     Дәреслекләр “Перспектива” концепциясенә нигезләнгән һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандартларына туры китерелгән. Хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре, укытучылар өчен методик кулланма белән берлектә бердәм комплектны тәшкил итә.

     2011-2014  нче уку еллары дәвамында ФДББС тормышка ашыру буенча шактый эш эшләнде: ата-аналарга мәгълүмат җиткерелде,  норматив-хокукый һәм методик базаны булдырылды һәм тулыландырылды.

Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең  нәтиҗәле системасын булдыру  - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче  дәрәҗәдәге  бурычы булып тора.  Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт  күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең  билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки  шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә  юнәлтелгән булуы.

Белем бирүнең вариативлыгы үсү белем сыйфатын арттыруда принципиаль яңа проблемалы ситуацияләр тудыра,яңа идеологияне тормышка ашыруда төп шарт булып белем бирү мониторингының эффектив системасын булдыру тора. Ә бу үз чиратында системалы диагностикага һәм укыту эшчәнлегенең соңгы нәтиҗәләрен бәяләүгә бәйле.

Милли белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнары кулланыла башлады

   Соңгы вакытта традицион контроль төшенчәсе, яисә диагностика сүзе урынына мониторинг сүзе кулланыла башлады. Мониторинг – “педагог-укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм вакытында укытучыга кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Мәктәптә укучыларның белемнәрен өзлексез тикшерү, өйрәнү системасы буларак мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә. Бу төр массакүләм эшчәнлек үз эченә түбәндәге этапларны ала:

Тикшерүгә әзерлек;

 аны үткәрү;

 алынган мәгълүматларны анализлау;

      Республиканың белем сыйфатын  мониторинглау үзәге тарафыннан 4 сыйныфта   рус теле, математика, татар теле , әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча  тест үткәрелә .Инде менә быел инглиз теле дә кертелде. Бу тестларга әзерлек эшләре 1 сыйныфтан ук башлана дип әйтсәм ялгыш булмас.Мин үзем һәрбер фәннән һәр тема буенча тест үткәреп барырга тырышыам..Тест нәтиҗәләре буенча һәр укучы өчен аерым анализ ясала һәм гомумиләштерелә, хаталарның тибы билгеләнә, хаталарның сәбәбен, характерын аңлатам. Аннан нәтиҗәләр һәр класс буенча гомумиләштерелә, динамика ачыклана.

     Бу тикшерү алымы нигезендә укучыларның укыту материалын ни дәрәҗәдә үзләштерә алуын ачыклыйм, объектив белемнәрен бәяләп, укучыларның җитешсезлекләрен вакытлы күрәм һәм аларны төзәтә алам.Системалы тикшерү укучыларның нинди тема, бүлек буенча авырлыклар кичерүен аңларга һәм шуларны тулылындыру, төзәтү өстендә эшләүнең иң уңышлы төре. Шул исәптән укытучыга педагогик процессны оештырудагы кимчелекләрне, үз эшемдәге хаталарны да күрергә ярдәм итә. Бу төр тикшерүнең тәрбияви ягы да бар: системалы контроль укучыларны регуляр әзерләнеп йөрергә, дисциплинага өйрәтә.

Шул ук вакытта белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән  белем һәм күнекмәләргә  туры килү - килмәвен чагылдыра.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 Карамасар башлангыч мәктәбенең югары категорияле      укытучысы  Шиһапова Наҗия Наил кызы эше.

                         2014ел.

 

 

 

 

 

 

 

Доклад:"ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү".

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Шигапова Наджия Наиловна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 6 месяцев
  • Всего просмотров: 10481
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 10481
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Шигапова Наджия Наиловна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: