Аксубай районы «Иске Кыязлы урта
мәктәбе» муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе.
Җиләк-җимеш, яшелчәләр- витаминнар
хәзинәсе
башлангыч сыйныф укучылары өчен
Башкардылар: Әхмәтҗанова Гөлнур Исмәгыйль
кызы, 2 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Волкова Әлфия Мирзагали кызы, 1 категорияле башлангыч сыйныф
укытучысы.
2016 нчы ел
Без башлангыч сыйныф укучылары белән “Җиләк-җимеш,
яшелчәләр витаминнар хәзинәсе” темасына проект эше эшләдек.Балалар хәзер дөрес тукланмыйлар.Сәламәтлеккә
зыян китерә торган ашамлыкларга өстенлек бирәләр. Шуңа күрә без
яшелчәле,җиләк-җимешле азыкларның витаминнарга бай һәм файдалы булуын
кабатларга булдык.Эзләнү барышында укучылар төркемнәргә бүленделәр.Бер төркем
“витамин” сүзенең килеп чыгышын,бер төркем кайсы продуктта нинди витаминнар
булуын ачыклады.Хайваннардан һәм үсемлекләрдән алынган продуктлардагы витаминнар
күләмен тикшерделәр.8-11 нче слайдлар .Шулай ук төп витаминнар булуының, нинди
продуктларда күбрәк булуын күрсәткән таблица төзеп анализладылар.Слайд №13.Һәр
витаминның кайсы продуктларда туплануын күрсәттеләр.Слайд №14,15,16,17.
Витаминнарның организм буенча сәяхәтен таблицада төзеделәр.Слайд №18.
Укучылар балалар язучылары шигырьләре арасыннан
яшелчәләргә,җиләк-җимешләргә багышланган шигырьләр
эзләделәр,ятладылар,сәхнәләштереп күрсәттеләр,үзләре дә шигырьләр иҗат
иттеләр.Слайд №19,20.
Ике атна дәвамында зарарлы ризыклар
кулланмадылар,витаминга бай яшелчәләр,җиләк-җимеш белән туклану нәтиҗәсендә
сыйныфта авыручылар саны кимеде.
“Витаминнар иле. Нинди ул?” темасына рәсем күргәзмәсе
оештырдылар. Эзләнү барышында витаминнар сәламәтлек өчен бик мөһим булуын
ачыкладык. Укучылар балалар язучылары шигырьләре арасыннан
яшелчәләргә,җиләк-җимешләргә багышланган шигырьләр
эзләделәр,ятладылар,сәхнәләштереп күрсәттеләр,үзләре дә шигырьләр иҗат
иттеләр.Слайд №19,20.
Ике атна дәвамында зарарлы ризыклар
кулланмадылар,витаминга бай яшелчәләр,җиләк-җимеш белән туклану нәтиҗәсендә
сыйныфта авыручылар саны кимеде.
Методик рекомендацияләр
Бу проект кече яшьтәге мәктәп укучыларына
билгеләнә.
Проект балаларны уйларга өйрәтә,сәламәт яшәү
рәвешен алып барырга ярдәм итә, туклану культурасы күнекмәләрен формалаштыра.
Проект балаларга группалап эшләү
күнекмәләрен булдыру мөмкинлекләрен тудыра, информацион технологияләрне куллану
күнекмәләрен үстерә.Проект мөстәкыйльлекне, коллектив белән иҗади шөгыльләнүгә
җаваплылык хисе тәрбияли.
Фаразлау:
Әгәр азык витаминнарга бай булса, ул файдалымы?
Максат:
Витаминнарның кеше сәламәтлегенә йогынтысын ачыклау
Бурычлар:
·
«Витамин» сүзенең килеп
чыгышын ачыклау;
·
Витаминнарның кайсы
продуктларда булуын белү;
·
Витаминнарның кеше өчен
әһәмиятен бәяләү.
Эзләнү барышы
«Витамин» сүзенең мәгънәсен һәм килеп чыгышын ачыклау;
Витаминнарның кайсы продуктларда булуы һәм кеше өчен
әһәмияте турында информация эзләү;
Мөһим витаминнарның кайсы продуктларда булуын
күрсәткән таблица төзү;
«Витаминнар иле» исемле рәсем конкурсы оештыру, алҗбом
төзү;
Витаминнар турында шигырьләрне ятлау.
Үткәрү этаплары һәм вакыты
Проектның темасын сайлау (1занятие).
Группалар төзү һәм вазифаларны бүлү (1занятие).
Мөмкин булган информация чыганаклары турында
фикерләшү. (1занятие).
Группаларда мөстәкыйль эш (2 атна).
Проектны яклауга хәзерлек (материалны тикшерү, укытучы
ярдәме).
Проектны яклау.
Проектның
нәтиҗәсе
Энөиклопедиядән ачыклаганча, «витамин» сүзен америка
галиме Казимир Функ уйлап тапкан. Ул дөге бөртегенең тышчасындагы матдә
(«амин») яшәү өчен кирәкле булуын ачыклаган. Латин телендәге vita («тормыш»)
һәм “амин” сүзләрен кушып, “витамин” сүзе барлыкка килгән. 6-7 яшьлек
балаларга 500-600 г. яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк икән.
Мөһим витаминнарның кайсы туклану продуктларында булуы
турындагы таблицаны анализладык. Витаминнарның безнең организмга кирәк булуын
ачыкладык. Витаминнар күп, ә иң мөһимнәре – А, В, С, D. Без тукланган бик күп
продуктларда алар тупланган.
«Витаминнарның безнең организм буенча сәяхәте» дигән
таблицаны өйрәндек.
Лабиринт юлларын буяп, кайсы витаминның кайсы органга
күбрәк тәэсир итүен күрдек. Витаминнар йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк, алар безнең
сөякләрне нык итә, күз күрүен яхшырта, салкын тиюне җиңәргә ярдәм итә.
«Витаминнар иле. Нинди ул?» дигән темага рәсемнәр
күргәзмәсе оештырдык.
Рәсемнәр аша без «Витаминнар иле»нең бик зур бай һәм
матур булуын күрдек. Бу илдә яшәүчеләр бик кызыклы һәм файдалы.
Нәтиҗә
Эзләнү барышында витаминнар сәламәтлек өчен бик мөһим
булуын ачыкладык.
Күзләр яхшы курсен өчен кишер кирәк!
Таза, көчле булыр өчен бәрәңге кирәк!
Йөзләребез алсу булсын өчен чөгендер кирәк!
Салкын тиюдән саклану өчен сарымсак, суган кирәк!
Температура, тамак авыртуы бетсен өчен кыяр суы,
шалкан кирәк!
Көч, куәт булсын өчен кәбестә кирәк!
Сау-сәламәт булу өчен витминнарга бай
булган яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашагыз!!!
Димәк, безнең
фаразыбыз дөрес!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.