Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Конспекты / Күбурынлы саннарны икеурынлы һәм өчурынлы саннарга бүлү һәм тапкырлауны кабатлау. 4 класс (Школа России)

Күбурынлы саннарны икеурынлы һәм өчурынлы саннарга бүлү һәм тапкырлауны кабатлау. 4 класс (Школа России)


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Күбурынлы саннарны икеурынлы һәм өчурынлы саннарга бүлү һәм

тапкырлауны кабатлау. 4 класс (Школа России)

Миннегулова З.М. , ТР Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбе

Максат: 1. Күбурынлы саннарны икеурынлы, өчурынлы саннарга бүлү һәм тапкырлауны, мәйдан табуны ныгыту, мәсьәлә чишү, аңлатмаларның кыйммәтләрен исәпләү күнекмәлә-рен камилләштерү; 2. Укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү; 3. Канатлы дусларга карата кагыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, читлек, йомшак уенчык (“Мырауҗан”), яшелчә бакчасы, агач, куак сурәтләнгән рәсемнәр, магнитлы такта, тест өчен биремнәр, Кызыл ки-тап, презентация.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Психологик уңай халәт тудыру. Укучыларның фикерен дәрескә туплау. Укучылар бе-лән исәнләшү, кош тавышларын тыңлау.

  • Хәерле иртә, укучылар! (слайд 2)

Хәерле иртә һәммәбезгә дә!

Кылган гамәлләребез изге булсын

Изге эшләр кылыйк бүген дә!

Бүгенге дәрес гадәти булмаган дәресләрнең берсе булачак. Күрәсез, дәресебез кош-ларның матур сайравын тыңлап башланды. Бу юкка түгел. Тирә-якка күз салсагыз, яз бе-лән бергә кошлар кайтканын да күрерсез.

Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Җир шарында киң таралган тереклек ияләре. Хәзер аларның тугыз меңгә (9000) якын төре бар. Җирдә барлыгы йөз миллиард (100 000 000 000) чамасы кош яши, дип әйтә галимнәр.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Дәресебезнең темасын белергә телисезме?.. Теләсәгез менә бу мисалларны чишеп, ачкыч ярдәмендә дәресебезнең темасын белербез. (мисалларны чылбыр рәвешендә телдән исәплиләр) (слайд 3)

750 : 50 = 15 - т 3 200 : 800 = 4 - а

560 : 70 = 8 - л 36 ∙ 100 = 3 600 - а

8 050 ∙ 20 = 161 000 - к 1 200 : 20 = 60 - а

100 : 100 = 1 - у 26 400 : 10 = 2 640 - б

  • Килеп чыккан саннарны кими бару тәртибендә язабыз: (слайд 4)

    161 000

    3 600

    2 640

    60

    15

    8

    4

    1

    к

    а

    б

    а

    т

    л

    а

    у

  • Димәк, бүгенге дәрестә без күбурынлы саннарны икеурынлы, өчурынлы саннарга бүлү һәм тапкырлауны, мәйдан табуга бирелгән мәсьәләләрне, аңлатмаларның кыйммәтен табуны, тигезләмә чишүне кабатлап үтәрбез.

  • Менә безнең берничә кошыбызны “Мырауҗан” читлеккә япкан. Әмма безнең песи-ебез дә тәрбияле булып чыкты әле. “Әгәр бу биремне үтәсәгез, мин кошларны иреккә чы-гарам”, - ди.

  • Әйдәгез әле, укучылар, кошларга булышыйк. Булышабызмы?(слайд 5)

hello_html_m62a00377.gifhello_html_m62a00377.gif+ ∆ + ∆ = 24 ∆ =

□ ∙ ○ = ∆ ○ =

24 : □ = ∆ - ○ □ =

  • Укучылар, сез беләсезме кайсы кошлар озак яши? Алар – козгыннар. Читлектә алар 70 ел яшиләр. Иректә ике тапкыр озаграк. Ничә була инде ул?

  • Ә менә тургайлар 13, чыпчык 14, саескан 20, күгәрчен 35, торна, сандугач 40ар ел яшиләр икән.

  • Менә бер кызыклы әкияти мәсьәлә карап китик әле. Кем тизрәк исәпләр икән?! Игътибар белән тыңлагыз. (слайд 6)

Бер карт тавык : “Мин 30 яшькә кадәр яшим”, дип мактана, ди. Аңа үрдәк кушылган: “Мин синнән 10 елга озаграк яшим”, - дигән. Карт каз: “Нигә болай мактанасыз әле? Мин бер үрдәк, ике тавык яшен яшим. Ә син, лачын, нигә дәшмисең, тыңлап кына тора-сың?” Ә лачын: “Мин өчегезнең яше кадәр яшим”, - дигән.

  • Кем тизрәк исәпли? (слайд 7)

Карт тавык - 30 яшь

Үрдәк - ? 10 яшькә >

Карт каз - ? (40 + 2 ∙ 30) яшь

Лачын - ? (30 + 40 + 100) яшь

(Күзгә күнегү ясала)

  1. Теманы ныгыту.

  • Укучылар, кошларның файдасы нинди?(Алар җиләк-җимеш агачларын, яшелчә бакчаларын басудагы игеннәрне корткычлардан саклыйлар.) Безнең якта күренгән тагын нинди кошларны беләсез?

  • Һәр гаиләдә һәм һәр мәктәптә, шулай ук безнең мәктәптә яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар. Хәзер без чишәчәк мәсьәләләребез шушы бакчалар белән бәйле.

  • Һәр кеше үз гомерендә агач утыртырга тиеш. Сез дә үз өлешегезне кертегез әле. Татар халкында: “Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән”, - дигән мәкаль дә бар бит әле. Мин сезгә агач, куак рәсемнәре белән мисаллар өләшәм. Менә бу магнитлы так-тада бирелгән “чокыр”ларга сез туры килгән агач, куакларыгызны “утырта аласыз”. Эшне ярышып башкарабыз. Кайсы рәт өлгеррәк икән?

  • Дәфтәрләрне ачтык, число язып куйдык.

22 680 : 54 = (420) 936 ∙ 23 = (21 528)

7 010 – 3 284 = (3 726) х ∙ 81 = 729 : 3 (х = 3)

х – 640 = 921 : 3 (х = 947) 10 582 : 26 = (407)

7 309 + 85 493 = (92 802) 11 359 : 37 = (307)


  • Хәзер дәреслекләрне ачып, 383нче мәсьәләне укыйбыз. Бер укучы такта янында, калганнар урыннарда чишәбез.

383. Ике тәҗрибә участогының мәйданы бертигез. Бер участокның иңе 60 м, икенчесе-неке – 80 м. Ике участокның буе 150 м икәне билгеле булса, беренче участокның буен тап. Мәсьәләгә сызым сыз һәм аны чиш.

  • Хәзер ял итеп алыйк.Физкультминут.

  • Математик тест эшләп алыйк.(слайд 8,9,10)

  • Укучылар, без бүген сезнең белән “Күбурынлы саннарны икеурынлы, өчурынлы саннарга бүлү һәм тапкырлау ” темасын кабатладык. Шул ук вакытта кошлар турында да бик күп нәрсә белдек. Сез беләсез инде: кошларның күбесе “Кызыл китап” ка кертелгән. Шуның өчен дә безгә кошларны сакларга кирәк. Әйдәгез әле бергәләп кагыйдәләрне искә төшереп алыйк...(слайд 11)

  1. Кошларны рәнҗетмәскә!

  2. Кыш көне җимлек ясап, ашарларына салып торырга.

  3. Яз көне оялар ясап куярга.

  4. Кош балаларына тимәскә.

IV.Йомгаклау.

Билгеләр, тестларны тикшергәч, куела.

Өйгә эш: белем дәрәҗәләре буенча карточкалар өләшенә (сары, зәңгәр, кызыл)






Математик тест ( IV класс).

  1. 36 890 санында 6 цифры кайсы разряд берәмлеген күрсәтә:

а) дистәләр; ә) берәмлек мең; б) дистә меңнәр.



  1. 5 йөз мең һәм 2 дистәдән торган сан кайсы

а) 52 000; ә) 50 020 ; б) 500 020.



  1. 90 000 санын 100 гә кимет:

а) 90 100; ә) 89 900; б) 90 090.



  1. Бүлүче 1000, өлеш 3. Бүленүче кайсы сан?

а) 1003; ә) 3 000; б) 1000.



  1. 81 000 һәм 900 саннарының суммасы:

а) 81 900; ә) 90 000; б) 81 090.



  1. 480 000 саны нинди саннан 800 тапкыр зуррак?

а) 6; ә) 60 б) 600.



  1. 200, 3 һәм 4 саннарының тапкырчыгышы

а) 207; ә) 240; б) 2400.



  1. Кайсы саннарның өлеше 9 га тигез?

а) 3600 һәм 400; ә) 309 һәм 300; б) 1800 һәм 20.



  1. Кайсы сан 270 тән 2 тапкыр зуррак?

а) 272; ә) 540; б) 290.

10.Җавапны 3 йөз булсын өчен 800 не нинди саннан алырга кирәк?

а) 803; ә) 830; б) 1100.

  1. 283 065 санында ничә мең?

28 283 30 3


  1. Кайсы санда 15 йөз?

15 700 157 000 1 563 158


  1. 400587 язылышында 4 цифры нәрсәне аңлата?

4 йөз мең 4 дистә 4 миллион


  1. Ун миллион ике йөз санын цифрлар белән ничек язарга ?


5. Исәплә: 57 653 60 000

82 097 1 874


  1. Мисалдагы беренче сан ничек атала? 627 850 - ?

145 740 - киметүче

482 110 - аерма

Кушылучы Кимүче Сумма Бүлүче


6. Тигезлекне күрсәт. х : 128 х: 128 = 4

128 : 4 = 32 128 х 4 = 512


7. Аңлатмадагы гамәлләр нинди тәртиптә үтәлә?

1 600 – 600 : 20 – 4 х(30 : 6)


8. Машинаның тизлеге 60 км / сәг. Машина 30 минутта ничә кило-метр юл үтә? 60 : 30 60 : 2

60 х 2 60 + 30


9. Урман караучы 10 км юлны 5 км / сәг тизлек белән үткән. Әгәр ул

2 минут туктап ял иткән булса, ул күпме вакыт урманда булган?

2 сәг 40 мин

2 сәг 20 мин 1 сәг 40 мин


10. Әгәр барлык юлны үтү өчен автобус 40 минут вакыт сарыф ит-кән булса, ул 40 км юлны нинди тизлек белән барган?


11. Зурлыкларны бирелгән берәмлекләрдә күрсәт.

  1. м 6 дм 8 см = см 16082 кг = т кг


12. Кысынкы почмаклы өчпочмак сыз.



  1. Йөз егерме миллион санында ничә нуль бар? 6 7 8 9


  1. Җидеурынлы санның язылышында югары разряд ничек атала ?

берәмлек меңнәр берәмлек миллионнар

йөз меңнәр дистә миллионнар


  1. 99999 саныннан соң нинди сан килә? йөз мең ун миллион миллион миллиард


  1. Йөз сигез миллион өч мең биш саны цифрлар белән ничек языла?


5. Исәплә: 40987 401010

3980133 82194


6. 63 : (12 – 3) аңлатмасы ничек атала? Аерма Алу

Бүлү Өлеш


7.Гамәлләрне үтәү тәртибе дөрес билгеләнгәнме?

  1. 0 + 25 (470 – 270 2) Әйе Юк


8. Самолет 900 км / сәг тизлек белән оча. Ул 30 минутта ничә кило-метр юл үтәр?


  1. Поезд беренче сәгатьтә 60 км, икенчесендә 65 км , ә өченче сә-гатьтә 70 км юл үткән. Поездның уртача тизлеге күпме?

60 км / сәг 65 км / сәг 70 км / сәг


  1. 100 м / сәг тизлек белән барып, кыз 1 км юл үткән. Ул күпме вакыт барган?


  1. м / минутларда күрсәт : 6 км / сәг =


  1. Аңлатманы күрсәт: х : 9 = 102 25 – х

  1. : 3 = 42 54 < 67


  1. Тигезьянлы өчпочмак турыпочмаклы була аламы ?

Әйе Юк



  1. Миллион санының язылышын тап.

1000 10000 1000000 100000


  1. 205 мең санын цифрлар белән ничек язарга?

250000 205000 20500 2050


  1. Санаганда нинди саннар төшеп калдырылган?

9999, ---------------------------, 10002


  1. Нинди санда 5 мең 2 йөз 16 берәмлек?


5. Исәплә: 8306 42538

  1. 3519


  1. 50 х 3 = 105 тигезлегендә “3” саны ничек атала?

Кушылучы Бүлүче

Тапкырлаучы Киметүче


  1. (360 + 120) : (5 х 4) – 15 аңлатмасында кайсы гамәл иң соңыннан үтәлә? Кушу Тапкырлау

Алу Бүлү


  1. Юлчы 6 км / сәг тизлек белән хәрәкәт итә. 2 сәгатьтә ул күпме юл үтәр? 12 км / сәг 3 км

8 сәгать 12 км


  1. Машина 120 километр юлны 40 км / сәг тизлек белән үткән. Моның өчен күпме вакыт кирәк булган?

160 км 3 сәг

3 км / сәг 80 км


  1. Укучы мәктәпкә 40 м / мин тизлек белән бара. 200 метр юлны ул ничә минутта үтәр?


  1. Зурлыкларны бирелгән берәмлекләрдә күрсәт.

180 мин = сәг 4 дм 7 мм = мм







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 27.01.2016
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров159
Номер материала ДВ-386297
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх