Инфоурок Начальные классы КонспектыКлассный час на татарском языке "Китап тормыш көзгесе"

Классный час на татарском языке "Китап тормыш көзгесе"

Скачать материал

 

 

Тәрбия дәресе

 

Тема. Китап- тормыш көзгесе

 

Максат:  1.  Китапларның килеп чыгу тарихы

                      белән таныштыру.

                 2.  Кәгазь турында белемнәрне ныгыту.

                 3.  Китапларга сакчыл караш, вакытлы

                      матбугат белән кызыксыну тәрбияләү.

 

 

Укытучы:  Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз әле, без бүген нәрсә

турында сөйләшербез икән? Табышмакның җавабын тапсагыз,

белерсез.

Кулдан-кулга йөри ул

                 Бөтен телдә сөйли ул,

                Белмәгәне юк аның,

                Көзгесе ул дөньяның.

Балалар:  Китап.

Укытучы:  Әйе балалар, дөрес. Үзегез китап турында нинди табышмак-

                      лар беләсез?

Балалар:  ...

Укытучы:  Бик әйбәт. Ә китапны нәрсәдән ясыйлар икән соң?

Балалар:  Кәгазьдән.

Укытучы:  Ә кәгазьне.

Балалар:  Агачтан.

Укытучы:  Дөрес балалар, молодцы!  Ә бит бик борынгы заманнарда

                     кәгазь бөтенләй булмаган, язу карасы белән каләм дә булма-

                     ган. Ул вакытта китапны ничек ясаганнар икән соң?

                     Ассириялеләр, мәсәлән, таяк белән юеш балчык плитәләргә

                     язганнар, аннары плитәләрне киптергәннәр. Борынгы мисыр-

                     лылар язу өчен саз үсемлеге – папирус куллана торган булган- 

                     нар. Папирустан киң озын тасмалар ясап, очлы таякны буяуга

                     манып, шуңа язганнар, буяу кипкәч, тасмаларны төреп куй-

                     ганнар. Папирус төргәкләрдән зур-зур китапханәләр туплаган

                     алар. Ә Ауропа кешеләре язу өчен пергамент дигән әйбер уй-

                     лап тапканнар, аны бозау һәм сарык тиресен эшкәртеп ясаган-

                     нар. Борынгы урыслар каен тузына язганнар.

                         Кәгазь дигән кадерле әйберне иң элек Кытайда ясый башла-

                     ганнар, бик борынгы заманнарда ук, икенче гасырда. Тик кы-

                     тайлылар кәгазь ясау серен үзләре генә белгәннәр, яшереп сак-

                     лаганнар. Ауропада кәгазь моннан мең еллар чамасы элек кенә барлыкка килгән. Аны иске чүпрәкләрдән, агач кайрыларыннан, бамбук йомычкасыннан ясаганнар. Кәгазь ясау өчен шулай ук арыш, бодай, солы саламы, кычыткан, суүсемнәр, камыш һәм тагын әллә нәрсәләр кулланылган. Кәгазь эшләп чыгару – зур

                     хезмәт сорый торган авырэш булган. Җитмәсә китапларны кулдан язганнар бит әле. Шуңа күрә китап гаять кыйммәтле 

                     байлык саналган. Аны зиннәтле тартмаларда саклаганнар.

                     Ә сез, балалар, китапларны саклыйсызмы соң?

Балалар:  ...

Укытучы:   Кызганычка каршы, безнеңарада китапны хөрмәт итмәүче, сакламаучы укучылар да бар. Алар менә бүгенге сөйләшүдән соң үзләренең гаепләрен аңларлар, төзәлерләр дип ышанабыз.

 

 

Бер укучы  Х. Шабановның  “Кадерлә син китапны”  шигырен сөйли.

Укытучы:   Балалар, шагыйрь абый нинди киңәшләр бирә?

Балалар:  ...

Укытучы:  Әйе, әгәр дә без бу киңәшләрне тотсак, китапларыбыз һәрчак

тәртиптә булыр. Борынгы китапларны кулдан язганнар, аларны ясау өчен бик күп вакыт һәм эш таләп ителгән, әле аларны бик кыйммәтле тышлар белән тышлаганнар. Мондый китапларны, урламасыннар өчен, чылбырлар белән бәйләп куя торган булганнар. Мондый хәлләр инде 500 еллар элек булган.  

Ә бервакыт Майнце дигән немец шәһәрендә яшәүче Иоганн Гутенберг дигән кеше язу станогы уйлап тапкан. Һәм аңардан күреп, күп кенә шәһәрләрдә китап басу остаханәләре, фабрикалары яки инде типографияләр ачылган. Ул вакыттагы Русия патшасы Иван Грозный (Явыз Иван) Мәскәү шәһәрендә дә типография ачкан. Әле хәзер дә Мәкәүдә тарих музеенда беренче китап һәм аны баскан машина саклана.

  Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь кытлыгы башланган, инде чүпрәк, салам гына җитмәгән. Шуннан соң  кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнардан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар. Хәзер кәгазь эшләп чыгару көннән-көн арта. Әмма планетабызда урманнар азая бара. Болай булса, бервакыт урманнар бөтенләй бетмәсме соң? Шуңа күрә галимнәр агачка алмаш эзлиләр. Кәгазьне пыяла һәм таштан, синтетик җепселләрдән, полимерлардан ясап карыйлар. Тотылган кә-

газь – макулатура да яңадан кәгазь ясау өчен китә. Аннан бик яхшы сыйфатлы кәгазь килеп чыга.

  Китапны машинкада бассалар да, җыюны кулдан башкарган-нар. Бу эш бик ялыктыргыч булган. Ә хәзер инде басу машинкалары да камилләшкән, җыю машинкасы да бар. Күп эшне компьютерларбашкара. Операторларга кнопкага гына басасы. Бөтен эшне дә техника эшли. Шуңа күрә дә хәзер китаплар бик күп, бәяләре дә алдагы заманнардагы кебек үк түгел. Китаплар,  журналлар безгә бик зур ярдәмче бит.  Китап белән дус булсак, гәҗит-журналларга язылсак, өйдән чыкмыйча гына да илләр-җирләр гизәргә, телләр өйрәнергә була. Бер китап һәм аның геройлары турында икенче китаптан шундый кызыклы мәгълүмат алырга була. Менә безнең алдыбызда “Салават күпере” һәм “Ялкын” журналлары. Без алар буенча үзебезнең  яшьтәшләребез тормышы белән таныша алабыз. Үзебез дә төрле мәкаләләр язып җибәрә алабыз.

Бу журналлар сезгә һәрчак килеп торсын өчен элемтә бүлегендә язылырга мөмкин.

Ә сез китапларны күп укыйсызмы?

Балалар: ...

Укытучы:  Нинди китапларны барыгызның да укыйсы килә?

Балалар:  ...

Укытучы:  Кулдан-кулга йөргәч китап нишли?

Балалар:  Таушала, туза.

Укытучы:  Әйе, тузгач аны нишләтергә кирәк?

Балалар:  ...

Укытучы:  Аны дәваларга кирәк.  Безне кем дәвалый әле?

Балалар: Табиб, доктор.

Укытучы: Ә китапларның докторы буламы икән?

Балалар: ...

Укытучы:Кемнәр алар?

Балалар: Без.

Укытучы: Дөрес, балалар. Менә китап докторы турында шигырьтың-

лыйк әле.

Бер укучы Х. Халиковның “Китап докторы” шигырен сөйли.

Укытучы: Менә нинди була икән китапларның докторы. Киләсе дәрестә

без дә китап докторлары булырбыз. Китапханәгә барып, анда-

гы китапларны дәваларбыз.

Ә бүгенге әңгәмәдә сез нинди яңалыклар белдегез?

Балалар: ...

Укытучы:  Нинди кызыклы мәгълүматлар алдыгыз?

Балалар: ...

Укытучы: Бүгенге әңгәмә сезнең өчен кайсы ягы белән файдалы булды?

Балалар: ...

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час на татарском языке "Китап тормыш көзгесе""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 111 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.08.2017 700
    • DOCX 18.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдуллина Аниса Ульфатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Габдуллина Аниса Ульфатовна
    Габдуллина Аниса Ульфатовна
    • На сайте: 6 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 44838
    • Всего материалов: 27

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Мини-курс

Профессиональное развитие бизнеса: стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Профессиональное развитие педагога: успехи и карьера в образовании

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов