Соңгы кыңгырау.
А.Б. Хәерле көн хөрмәтле
кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең
өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген 9нчы сыйныф укучылары
өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау ул - укучыларның яраткан мәктәбе
һәм укытучылары белән хушлашу авазы. Шулай ук ул алдагы көннәрнең гаҗәеп матур
да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Әйдәгез,
чыгарылыш сыйныф укучыларын бирегә чакырыйк.
9нчы сыйныф укучылары керә.
А.Б. Кадерле 9нчы сыйныф
укучылары! Сез мәктәптә уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез.
Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаган. Аның бүгенге тавышы моңлы да,
шатлыклы да. Сезнең тәүге тапкыр зур тормыш юлына аяк басуыгызны хәбәр итә ул.
Чөнки кайсыларыгыздыр укуларын башка мәктәптә дәвам итәр, ә кемнәрдер, бәлки,
техникумнарда, училищеларда белем алырга китәр. Әмма кайда гына булсагыз да,
туган җирне, туган йортны, әти-әниләрегезне, мәктәбегезне онытмагыз.
Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын.
Соңгы
звонок яңгырый, сихри аваз.
Ул
гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый
көн бу, олы бәйрәм үзе
Тик
үзгәртә дә куя язмышны.
Кайчан
гына бу көн бик еракта,
Килеп
җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә
мәктәп балачактан,
Китмәс
өчен кереп уелды.
Соңгы
кыңгырау яңгырый бүген
Яңа
юл яра гомер агышы
Соңгы
кыңгырау - әнкәй догасы
Изге
юл тели аның тавышы.
Ә
хәзер котлау өчен сүзне мәктәбебезнең җитәкчесе Инсапова Ләйлә Таһир кызына
бирәбез.
А.Б.
Котлау өчен сүз бирелә.
А.Б. Мәктәп еллары-кеше
гомеренең кабатланмас матур мизгеле. Күңелдәге мәңге җуелмас истәлекләр нәкъ
менә мәктәп елларында салына. Бүгенге көн сезгә шул бәхетле балачак мизгелләрен
искә төшереп торсын иде.
Динара.
1 укучы. Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак
болытлар – безнең балачак.
Балачаккка кире
кайтып булмый,
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак
болытлар – безнең балачак.
2
укучы.Элвира. Шул кызчыктай уйнап , болыннардан
Ромашкалар
җыйдым бер кочак.
Ялан
аяк басып яр читенә
Кулын
болгый миңа сабый чак.
3
укучы. Зульфия. Бала чагым, җәйге йомшак җилдәй,
Битләремне
назлап сөясең.
Шаян
гына хушлашасың үзең:
“Дәү
булдың ич, китәм”, - диясең.
4
укучы. Айгиза. Йөгерек дулкыннардай ашыгасың
Тукталмыйсың
хәтта беразга.
Ашыкмачы,
зинһар, сабый чагым,
Калчы
әле тагын бер язга.
1
укучы.Лилия. Балачакка илтер юллар буйлап
Бала
булып килә узасым.
Еллар
үткәч килә:
“Исәнме”,
- дип,
Балачакка
кулым сузасым.
2
укучы. Динара. Балачакта зурлар дөньясына
Сайлар
өчен юллар җитәрлек.
Тик
еракта калган сабый чакка
Тапмыйм
юллар килеп китәрлек..
3
укучы.Эльвира. Тапмам микән әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән
эзләп карасам?
Алып
бармас микән үткәнемә
Йомгакларын
сүтеп карасам?
Җыр. “Школа”
1 укучы. Лилия. Беренче укытучымның назлы тавышын
ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз
безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул
безнең өчен янып яшәде, безне намуслы, шәфкатьле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә
беренче укытучыларыбыз, Ләйлә Таһировна һәм Гөлсирин Рәисовна!
Кайларда
гына йөрсәк тә,
Күп
җирләрне гизсәк тә,
Сезнең
керсез, изге исем
Һәрчак
булыр йөрәктә.
А.Б.
Ә хәзер сүз беренче укытучылары Ләйлә Таһировнага бирелә.
Сүз
Гөлсирин Рәисовнага бирелә.
1 укучы. Динара. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм
укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы
класс җитәкчебез! Мәктәп елларында сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй
йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Безгә җил-яңгыр тидермичә, кирәк чакта
ярдәм кулы суздыгыз. Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.
Класс җитәкчесе.
Ә хәзер класс җитәкчесе буларак сүзне үзем дәвам итәрмен. Әле генә шушы балалар
5нче сыйныфка килгәннәр иде. 5ел сизелмичә узып та киткән. Без алар белән бик
тату яшәдек. Мәктәптә оештырылган барлык чараларда актив катнаштылар, тәртипле,
тыңлаулы булдылар. Моның өчен аларның әти-әниләренә рәхмәт әйтәм. Шулай ук
безне имтиханнарга алып барып йөрткән Эльвираның әтисе Наил Фәрит улына,
Лилиянең әтисе Мулланурга, Зөлфиянең бабасы Фәрит абыйга, укытучыларыбыз Ләйлә
Таһировна белән Айдар Шагалиевичларга да бик зур рәхмәт. Балалар, киләчәктә дә
сез тырыш, тәртипле булырсыз, безнең йөзгә кызыллык китермәссез дип ышанып
калам. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзегез теләгән мәктәпләрдә яки уку
йортларында укырга язсын сезгә.
Сезнең алда олы
сынау тора,
Сез торасыз
юллар чатында.
Сезнең алда
төрле юллар ята,
Төрле якка
юллар чакыра.
Кайсы гына юлны
сайласаң да,
Туры юлдан,
бала, туры бар.
Мәктәбеңдә
калган остазларың
Адымыңны күзләп
торырлар.
Эзләмәгез
ераклардан -
Бәхет безнең
үзебездә,
Табигатьтә, эчкән
суда,
Җиребездә,
күгебездә.
Эзләмәгез
ераклардан -
Бәхет безнең
кулыбызда
Телебездә, җырыбызда
Тота белик
кулыбызда.
Җыр “Укытучым”
1укучы.Элвира.
Киңәшчем дә булдың, иптәшем дә,
Авыр
чакта кулың сузучым.
Сезне
мәңге оныта алмам ахры,
Иң
кадерле кешем – укытучым.
2
укучы. Айгиза. Укытучы, язгы кояш кебек,
Күңелемне
назлап җылыта.
Авыр
чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр
сүзе белән юата.
3
укучы.Зульфия. Еллар аша Сезне уйлый-уйлый,
Тормыш
сукмагыннан атлармын.
Сез
күңелемә салган зур хисләрне
Каралтмыйча
җанда саклармын.
4
укучы.Лилия. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек
кенә табыйм сүзләрем.
Менә
бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм
сезгә иң-иң гүзәлен.
Җыр “Рәхмәтлемен ходаема”
А.б.
Әнкәй кулларына сыенып үстем,
Күңелемнең
тоеп аклыгын.
Васыять
итеп алдым юлларыма
Сабырлыгын
аның, сафлыгын.
1 укучы. Динара. Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим
сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан
саклап үстерүегез өчен Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына
илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз
безгә.
А.Б.
Сүз әти-әниләргә бирелә.
Башка
килгән кунакларда әйтәсе сүзләр булса рәхим итсеннәр.
1 укучы. Элвира. Мәктәптә безне тәмле ашлар белән
сыйлаган поварларыбызга, белем йортыбызны һәрчак чиста тоткан техник
эшчеләребезгә дә зур рәхмәт.
Балачактан
ничек аерылырга?
Юллар
кая алып китәрләр?
Язмыш
ишекләре ачылырмы?
Анда
мине кемнәр көтәләр?
Дуслар
белән ничек саубуллашыйм?
Күңелемдә
яна мең сорау.
Сөенермен,
әллә көенермен
Яңгыраганда
соңгы кыңгырау.
Сорауларга
җавап табармынмы?
Тормыш
мең сорамас, бер сорар.
Балачактан
моңсу аваз булып,
Чыңлар
инде, чыңлар кыңгырау.
Вакыт
килеп җиткән түгелме соң
Ялгыз
калып уйлап алырга?
Киләчәктә
безне ниләр көтә?
Кем
булырга? Кая барырга?
Ашыгабыз,
һаман ашыгабыз
Ни
көткәнен белми һичкем дә.
Сезнең
юллар вакыт кулында гел,
Сезнең
юллар язмыш иркендә.
Еллар
үтәр аккан сулар кебек,
Гомер
генә кайтмас кирегә.
Тик
балачак чакырып, әйдәп торыр
Мәңге
серле мәктәп иленә.
Хәерле
юл!
Хәерле
юл сезгә, укучылар!
Максатларга
барып җитегез
Ашкынганда
гомер юлларыннан
Язмышны
да узып китегез!
Бергә.
Сау бул, мәктәп,
Безне
юл көтә.
Канат
үстергән бөркетләр
Оядан
китә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.