Тема: Р.Валиеваның “Туган көндә”
хикәясе (Сингапур
технологиясен куллану)
Максат:
1)
әдәби әсәргә анализ ясау, әсәрнең идеясен билгеләү буенча белемнәрне һәм әхлак
күнекмәләрен камилләштерү;
2) тикшеренү, эзләнү, иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү;
3)
әбиләргә мәрхәмәтле, ихтирамлы булу, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау:
әбиләр турында рәсемнәр, балалар язган иншалар, Р.Валиеваның шигырь
китапларыннан, аудио, видео дискларыннан күргәзмә, магнитофон язмасында әбиләр
турында җырлар, “Әбием, әбекәем” җыры, компьютерда презентация
Дәрес
барышы.
1. Оештыру моменты.
1) сәламләү; - Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн сезгә!
(Хәерле көн) Хәзер бер-беребезгә “хәерле көн”
телик.
2 Белемнәрне
актуальләштерү.
Карга
турында тизәйткечне шат күңелдән әйтәбез. Әзерләндек. Башладык.
Карга
әйтә: “кар. Кар
Өйдә
бәлеш бар бар
Мичтән
бәлеш алыр идем
Өйдә
кунак бар бар.
-
Ни өчен карга бәлешне ала алмый.
(Өйдә
кунак бар)
Безнең
дәрескә дә бүген кунак килгән. Аның исемен белер өчен, ребусны чишегез.
Т хәрефен сызыгыз.
тРтетзтетда
тВтәлтитетвта
3. Максат кую.
-
Димәк, кем кунак безнең дәрестә? (Резеда Вәлиева)
-
Ул кем дип уйлыйсыз? (татар язучысы)
-
Резеда Вәлиева язган хикәянең исемен укыгыз. (Туган көндә)
-
Дәреснең темасын әйтегез. (Резеда Вәлиеваның хикәясе белән танышу)
-
Нинди максатларга ирешергә уйлыйбыз? Нинди бурычлар
куярбыз?
-
Димәк, Р.Валиеваның “Туган көндә” хикәясе белән бүген танышабыз икән.
әсәрнең
идеясен билгеләрбез. Төп фикерен әйтербез.
4. Төп өлеш.
Сез
хәбәрче булсагыз, нинди сорау бирерсез язучыга?
1.Кайчан
туган? Кайда туган? (Когда и где родилась?)
2.Нәрсә
тәмамлый? (Что закончила?)
Кем
булып эшли? (Кем работала?)
Нәрсә
турында язган? (О
чём писала?)
Р.Валиеваның
биографиясе
белән танышу. Сорауларга җавап бирү.
Р.В. 1930елның 1нче маенда Башкортстанда авылда укытучылар гаиләсендә
туа.Казан дәүләт университетын тәмамлый. 30 елдан артык Татар китап
нәшриятында балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире (редактором) булып эшли. Бүгенге
көндә аның 40тан артык шигырьләр,поэмалар, әкиятләр, табышмаклар җыентыгы бар.
Аның иҗатында табигатькә, туган якка мәхәббәт, саф хисләр.
Беренче җыентыгы 1960елда чыга, исеме-“Минем
дусларым” . Аннары “Нәниләргә бүләк”, “Язгы сулар”, “Дәү әнигә барабыз” һәм
башка китаплары. Р.В. – күпсанлы җырлар авторы. Ул шулай ук(такңе) рус балалар
поэзиясен татар теленә тәрҗемә итә.
Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясен
анализлау.
До чтения. Предположение. (антиципация) 2 мин.
Нинди
бәйрәм турында сүз бара?
-
Слайдтагы рәсемгә карагыз, уйлап карагыз әле, әсәрнең эчтәлеге нәрсә
турында? Кем турында? (Минем уем буенча, хикәядә Фәридәнең туган көне туында
сүз бара)
(Рәсемдә кыз матур күлмәктә утыра. Аның алдында торт, чәчәкләр. Читтәрәк әбисе
утыра.
микс . (музыка туктагач
парлап басалар)
-
Сезнең туган көнегез ничек үтә? (күңелле үтә)
Синең
туган көнең кайчан?
Бәйрәм
итәсезме?
Туган
көндә нишлисез?
Туган
көн нинди бәйрәм?
-Ул
көнне нинди уеннар уйныйлар?
5. Ял минуты (укучылар хәрәкәтләр ясап
җырлыйлар)
Фәридәнең туган көненә
Без пешердек ак калач.
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге,
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач.
6. Сүзлектән эш.
Ә
хәзер, хикәяне аңлар өчен, яңа сүзләр белән танышырбыз.
уздырмыйбыз [уздырмыйбыз] не проводим
иске [искэ]-
старый
карт [къаорт]- старый
сүзсез [сүссес] -
без
слов
чыкмасын [чыкъмасын] не выходит
Во время чтения текста.
Чтение вслух с остановками Әсәрне укып чыгу.Подтвердились
ли ваши предположения? Фараз расландымы?
- Бәйрәм нинди булырга тиеш иде?
- Ни өчен бәйрәм булмый?
-Хикәя
сезнең күңелдә нинди хисләр уятты?
-Фәридәнең
әнисен нинди дип әйтеп була? (Тырыш,уңган)
-Аны кем тәрбияләп үстергән? (Аны Фәридәнең әбисе тәрбияләп үстергән.)
-Текстны ничә өлешкә бүлеп була? Ни өчен? (Ике өлешкә, беренчесе-күңелле,
икенчесе-моңсу).
-Әнисе ни өчен үзгәреп киткән? (Чөнки ул кызыннан андый сүзләрне ишетергә
теләмәгән)
-Әсәрнең төп герое кем? (Фәридә)
- Ул нинди? (Ул яшь, кечкенә,матур, ләкин усал)
-Фәридәнең әбисе нинди? (Әбисе карт, яхшы)
-Фәридә гел шулай кечкенә, матур булып торырмы? (Юк.)
-
Ни өчен?
-
Фәридәнең әбисе турында әйткән сүзләрен табып укы.
Төркемнәрдә
эш- образларга кыскача характеристика бирү . Кластер төзү
1 төркем-Фәридә, 2 төркем- әнисе. 3 төркем –әбисе. 4 төркем - әбигә
булышу.
7.Белем-күнекмәләрне ныгыту.
Мэнэдж мэт
-
Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм. Әлеге карточкаларда сораулар язылган. Сезгә
сорауны укырга һәм җавапны кәгазьнең бөкләнгән өлешенә язып куярга кирәк. 5
минут вакыт бирәм.
1)
Әнисе нәрсә теккән? (к ү л м ә к )
2) Әнисе туган көнгә нәрсә пешергән? (т о р т )
3) Чәчәкләрне кем алып кайткан? (ә н и с е )
4) Хикәя авторының исеме. (Р е з е д а )
- Хәзер иңгә-иң утырган иптәшегез белән бергә, башта берегез сорауны укый,
икенчегез җавап бирә. Әгәр дә син укыган сорауга иптәшең җавап бирә алмый икән,
син дөрес җавапны әйтмисең, ә ул исенә төшерә алырлык ярдәмлек сораулар
бирәсең. Аннары икенчегез сорау бирә, син җавап бирәсең. Җавапның дөреслеген
дәреслектән тикшерәсез. 2 минут вакыт бирәм.
8. Йомгаклау өлеше.
-
Фәридә дөрес эшләгәнме?
- Бәйрәм
булсын өчен, Фәридәгә нинди киңәш бирерсез?
- Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?
Укытучы: Әбием! Дәү әнием! Нинди матур сүз бу! Бу сүз әни сүзе кебек үк якын
һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә һәм яратырга кирәк. Әбиләребез сезне
тәрбияләүгә күпме көч куялар. Матур җырлары, әкиятләре аша күңелләргә рухи
байлык иңдерәләр. Шуңа күрә аларны беркайчан да рәнҗетмәгез, авыр сүзләр әйтеп
йөрәкләрен телгәләмәгез! Аларны яратыгыз, хөрмәт итегез!
- Ә сезнең әбиләрегез нинди тәмле әйберләр пешерә?
Укучылар
әбиләре турында иншаларын һәм ятлаган шигырьләрен укыйлар.
Мәкальләрне
уку. Кайсы мәкаль хикәягә килешә.
Өлкәннәргә
игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!
Олыласаң олыны,
олыларлар үзеңне.
Олылар сүзен
тыңламаган орылган да сугылган.
Олы кешегә юл
бирмәсәң, үз юлың бикләнер.
Исәннәрнең кадерен
бел.
9.Өй эше бирү.
Сез
туган көннәрегезне ничек үткәрәсез? Кемнәрне чакырасыз? Шул турыда сөйләргә
әзерләнеп килегез.
10.Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.