Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКВН "Мы - дети природы" на татарском языке

КВН "Мы - дети природы" на татарском языке

Скачать материал

Экологик КВН.

(Зурлар төркеме һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалар арасында)

Тема: Табигатькә сәяхәт.

Максатлар: -балаларның экологик белемнәрен тирәнәйтү;

-табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;

-табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

-​ Хәерле иртә барыгызга да. Без бүген сезне КВН уенына чакырдык. (Клуб веселых и находчивых.) КВН экология темасына багышланган.

Беренчедән - нәрсә ул экология? Экология – ул табигатьтәге тере организмнар белән тирәлек арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнә торган фән. Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәнү - иң мөһим бурычларның берсе.Табигатьнең матурлыгына соклану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Без - табигать балалары. Безгә сәламәт, бәхетле булып яшәр өчен Җир, Су, Һава, Кояш кирәк.
Безнең бүген ике команда (мәктәпкә әзерлек төркем балалары) һәм (Зурлар төркеме балалары) көч сынашачак.
Ә хәзер командалар үзләре белән таныштырып китсеннәр.
“Табигать дуслары - Без”:
Туган җирнең, табигатьнең

Без дуслары булырбыз.

Җир-ананың гүзәллеген

Гел кайгыртып торырбыз.


Яшеллек сакчылары – Без.”

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау-сәламәт буласы:

Без – табигать баласы.


Капитаннар сайлана.

Табигать дуслары” на (Балалар тартмадан кошлар рәсемнәре ясалган кәгазь кисәкләрен алалар, кемгә сыерчык рәсеме эләгә һәм ул кошның исемен танып әйтә, шул капитан була.)


Яшеллек сакчылары” на (Балалар тартмадан агач рәсемнәре ясалган кәгазь кисәкләрен алалар, кемгә имән агачының рәсеме эләгә һәм ул аны танып әйтә, шул капитан була.)



Жюри белән таныштырып үтү.

Алып баручы: - Ә хәзер КВН уенын башлап җибәрәбез.

Беренче сорау ике командага. Кем тизрәк җавап бирә? Кайсы команда беренче җавап бирә, уенны1 балл отыштан башлый.

Нәрсә ул – табигать? (Җир, Су, Һава, Кояш, тереклек)

  • 1 конкурс. Сорау-җавап.

Табигать дусларына» “ ”канатлы дусларыбыз” турында

1. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә?(казлар).

2. Кайсы кош каты тешли?(кошларның теше юк)

3. Сан буенча иң күп таралган кошлар?(чыпчыклар)

4. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый?(күке)

5. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?(кара каргалар)

6. Кошлар турында әзерләгән шигырь сөйләү.


“Яшеллек сакчыларына” “яшеллек – тереклек” турында

  1. Планетаның “үпкәләре” дип нәрсәне атыйлар?(Урманны. )

  2. Ни өчен?( Агачлар кислород бүлеп чыгара)

  3. Агачны куактан ничек аерырга?(агачның кәүсәсе бер генә куакныкы күп)

  4. Агачлар кышын үсәләрме?(юк)

  5. Язның беренче чәчәге? (Умырзая)

  6. Үсемлек турында әзерләгән шигырь сөйләү.

  • 2 конкурс. Танып әйт”

  1. Табигать дуслары” кошлар рәсемен “Яшеллек сакчыларына” күрсәтәләр һәм танып белеп әйтүләрен сорыйлар.

  2. Яшеллек сакчылары” агачлар рәсемнәрен күрсәтәләр һәм танып белеп әйтүләрен сорыйлар.



  • 3 конкурс. “Табышмак – җавап”

(Командаларга табигать турында бишәр табышмак әйтү.)

Табигать дуслары” командасына.

  1. Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала. (Ел фасыллары)



  1. Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан?

  1. Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. ( Яфрак.)

  2. Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән. (Каен агачы)

  1. Җәен дә яшел, кышын да яшел. (Чыршы)


Яшеллек сакчылары” командасына

  1. Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә. (Кояш)

  1. Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагында ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин. (Болыт)

  1. Менә яз җитте

Агачка оя куйдык.

Шул ояга җырчы килде

Без аны сагынып көттек. (Сыерчык)

  1. Чырык-чырык чыркылдый,

Бер жиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

  1. Гөлдер-гөлдер-гөлдергү,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (Күгәрчен.)

  • 4 нче конкурс.

Табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

(күбрәк һәм дөрес әйтеп бирә белүче команда җиңә.)

  • 5 нче конкурс. “Көн – төн” уены.

  1. Көн дигәндә – кулларны күтәрәбез, төн дигәндә – төшерәбез.

( биремне кайсы команда дөрес үти)

  1. Капитаннар көн белән төн рәсеменең берсен сайлап алалар. Игтибар белән рәсемне карыйлар. Рәсемнең өлешләре алынып тартмага куела. 1-2-3 санына капитаннар рәсемдәге өлешләрне яңадан урыннарына төймәләп куярга тиеш булалар. Кемнеке дөрес һәм тиз?

  • 6 нчы конкурс. Табигать турында шигырьләр сөйләү.

  • Ә хәзер, жюри, нәтиҗәләр белән таныштырыр,җиңүче команданы билгеләр.

  • Шулай итеп,безне урап алган тирә-ягыбыз табигать дип атала. Һава, кояш, җир, су, урманнар, диңгезләр, тау-калкулыклар, урмандагы кошлар һәм хайваннар – болар барысы да табигать. Без еш кына «Табигать – безнең туган йортыбыз», дибез. Икенче төрле итеп әйткәндә, безнең яшәү урыныбыз. Ә яшәү урыныбыз тәртиптә булырга тиеш. Елга-күлләр чиста, агачлар, кошлар, җәнлекләр сәламәт булырга тиеш дигән сүз.
    Җирдә тулы тормыш алып бару өчен, табигатьне сакларга, якларга кирәк. Бу турыда һәр кеше уйларга һәм белергә тиеш.
    Сез минем белән килешәсезме?

Уенны төгәлләп, “Туган ягыбыз” турында җыр җырлап алыйк.

Рәхмәт сезгә!










































1.Кайсы кош барысыннан да тизрәк оча?(яр карлыгачы).
2.Яз көне иң алдан чәчәк атучы үсемлек?(үги ана яфрагы).
3.99 авыруда

н шифалы дару үләне?(Мәтрүшкә)
4.Ни өчен наратның аскы ботаклары корый,чыршыныкы яшел булып тора?(Нарат яктылык ярата)
5.Филләр йөзә беләме?(Әйе)

-​ 6.Корабльләр төзүдә нинди агач файдаланыла?(Нарат).
2 конкурс.Сынамышлар.
1.Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә (көн суыта).

-​ 2Кыш карсыз булса-җәй ярлы була.
3.Тавыклар туфракта коенса(яңгыр явачак).
4.Кояш баеганда яңгыр ява башласа(тиз туктар)

-​ 5.Каен суы күп акса(җәй яңгырлы килә)
6.Морҗадан чыккан төтен аска төшсә(көн җылыта)
7.Язгы ташу көчле булса(иген уңар).
8.Кояш кыш көне кызарып чыкса(салкынга)
9.Мәче югары менеп ятса(салкынга).
10.Иртә белән чык күп төшсә(бик эссе булыр)
Безнең жюри һәр конкурска нәтиҗә ясап бара.
А.б. Чираттагы конкурсыбызны канатлы дусларыбызга багышлыйбыз.Без барыбыз да кошларны бик яратабыз,алар кешеләргә,табигатькә зур файда китерә.Кошлар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр,сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр.Хәзер кошлар турында аңлатма укып китәбез,нинди кош турында сүз барганын белергә кирәк.
3 конкурс.Нинди кош.
1.Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши.Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар.Оялары-тәрәзә башында,йорт кыегында,агач куышында.Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара.Җиләк җимеш агачларындагы бөҗәкләр,чүп үлән орлыклары белән туклана. (чыпчык).
2.Бөрчек-бөрчек яшкелт,шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың.Алар дус тату яши.Ул-игенче ярдәмчесе.Җәй буена меңнәрчә корткычны юк итә.Кырлар игеннәрдән бушап калгач,салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач,көньякка китәләр.(сыерчык).
3.Нәни кошчык,парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә,канатларын тиз-тиз җилпеп,зәңгәр күктә югалгандай була.Үзе кеп-кечкенә,ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә.Җирдә-язгы сулар тавышы,һавада аның җыры.(тургай).
4.Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли.Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана.Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра,миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр –унар бала чыгара.Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк.(песнәк).
А.б.Хәзер капитаннарны бәйгегә чакырам.Рәхим итегез!Башта берегез,аннан икенчегез җавап бирер.
1.Дөньядагы иң зур кош нинди?(Африка тәвә кошы)
2.Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә?(казлар).
3.Иң күп ашаучы кош?(песнәк)
4.Кайсы кош каты тешли?(кошларның теше юк)
5.Нинди кош тавышсыз оча?(ябалак)
6.Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга?(саескан).
7.Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә?(карлыгач)
8.Сан буенча иң күп таралган кошлар?(чыпчыклар)
9.Нинди кош үз балаларын бер дә карамый?(күке)
10.Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?(кара каргалар).
11.Сандугачның икенче төрле исеме?(былбыл)
12.Кайсы кошның койрыгы тормышы өчен әһәмиятле?(тукран).
А.б.Ә хәзер жюри нәтиҗәләр белән таныштырыр,җиңүче команданы билгеләр.Табигатьне ярата,аның матурлыгын тоя белгән кеше каты бәгерьле була алмый.Шәфкатьле,миһербанлы,мәрхәмәтле булыгыз.

Саклагыз җир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарын ятлагыз!


Саклагыз җирнең язларын –

Чәчәкле бәйрәмнәрен,

Балан, шомырт, сиреньнәрен

Җирнең гөл бәйләмнәрен.


Саклагыз болын өстендә

Язда тургай тавышын.

Чуер ташлы, көмеш чыңлы

Салкын чишмә агышын.


Саклагыз яфрак очында

Бәллүр чык тамчыларын.

Зәңгәр күкне бизәп үткән

Карлыгач камчыларын.


Саклагыз кырмыска күчен,

Төклетураның йортын,

Чәчәкләрне назлап очкан

Нечкә билле бал кортын.


Саклагыз елганың моңын.

Тынычлыгын, сафлыгын.

Зәңгәр күлне сихри иткән

Аккошларның аклыгын.


Саклагыз имәннәр җырын,

Урманнарның шаулавын,

Океаннарның, диңгезләрнең

Тыныч кына сулавын.


Саклагыз Җирне, саклагыз,

Сугыш уты якмагыз,

Тереклекне бетермәгез,

Утлы корал атмагыз.








Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "КВН "Мы - дети природы" на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Редактор

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Мероприятия, как игры: КВН, викторины очень хорошо раскрывают знания детей. Им очень нравится соревноваться между собой. Экологическая тема особенно интересна. Выявляются дети, которым особо не безразлична наша природа, о которой они ещё многого не знают. Они начали понимать, что эти игры очень серьезные и к ним надо готовиться заранее.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 043 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.04.2018 849
    • DOCX 34.3 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аухадшина Светлана Александровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22967
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Младший воспитатель: участие в планировании и организации повседневной жизнедеятельности детей дошкольного возраста

Младший воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 224 человека из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 1 469 человек

Курс повышения квалификации

Развитие речи у детей младшего дошкольного возраста в рамках группы "Мама и малыш"

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 174 человека

Курс повышения квалификации

Развитие и воспитание детей дошкольного возраста в условиях реализации федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования (ФГОС ДО)

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 220 человек

Мини-курс

Личностный рост и развитие карьеры

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов, критиков и общественных деятелей

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе